"Әниләр көне белән сезне кадерлеләребез.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  Әниләр көненә багышланган  бәйрәм-кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme_kichse.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме кичәсе

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

1/Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз!

Кошкай, син дә җырлама! Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама, акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк! Әниемә ял кирәк!

2/Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер әни ял итсен әле!

4Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.

“Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!” – диербез

5: Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң  әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

6Безнең газиз әниләр! Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр! Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз, көлегез, безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген сезнең ул һәм кызларыгыз!

Җыр «Рәхмәт әнием!”

8Әни безне тудырган, әни безне үстергән,

Ана сөте гомерлеккә җитә торган көч биргән.

Авырсаң янда тора ул, төне буе керфек какмый,

Үз саулыгын да кызганмый ул безне саклый-саклый!

9Әнием, син бер генәм, иң якыным, гөл генәм,

Дөньяларда иң яраткан якын кешем, якты кояш,

Гөлҗимешем син генә!

10Әниемнең йөзләреннән кояш нуры бөркелә,

Әниемнең кулларыннан җылы икмәк исе килә.

Сабыр да син, ягымлы да, кадерле һәммәбезгә.

Синдәй әниләр барында нур иңәдер өйләргә.

11Әни диеп язып куйдым йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә, белик кадерен генә.

Яратамын әниемне, йомшак аның куллары.

Битләремне сыйпаганда җанга рәхәт буладыр.

12: Нинди назлы, нинди эшчән синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә сине зурлап, әнием!

Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!

13Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый – беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар, әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, теләгем бар минем дә,

Мәңге шулай кояш кебек балкы күңел күгемдә!

Җыр ”Кояш гомере телим”

14: Әнием, кадерлем! Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем, син йөрәк тибешем.

Мин сиңа багышлап сөйлим бу шигыремне,

Мин сиңа бу шигырьдә ачам бар җанымны,

Мин сине яратып, иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта таяныч булырмын

15: Елмайса йөзеннән аңлыйм әнкәемнен телэген.

Дөнья киңлегенэ тиңлим әнкәемнен йөрэген,

Әнкәй, сиңа булэк итәм бөтен дөнья гөллэрен.

Юллар кебек озын булсын, әнкәем, гомерләрен.

Ай нурыннан да нурлырак әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй куңелемдә әнкәемнең сузләре.

16: Әни утыртты гөлләр, алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм яки иртән, я кичен,

Әниемә булышам эше азайсын өчен,

Хуш исле нәфис гөлләр үсәрләр биек булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

17: Без сине, әнкәй, яратабыз, яратачакбыз һәм яратырбыз!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне яшәткәнең өчен!

Балам диеп, күз нурларың жәлләмичә,

Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен!

18: Мин әнине яратам, “әнием” дип җан атам,

Аның кочагында үсеп, канатларым ныгытам.

Әнине әби үстергән, мине әни үстерә,

Тормышта яшәр өчен алар миңа көч бирә.

“Әннә” диеп тел ачылган, чыкмас ул һич исемнән,

“Әни” дигән бөек сүзгә һичкайчан тап төшермәм!

Җыр: “Әни кирәк ”

Бию “Полька ”

19: Кто так много успевает, кто красивей всех поет,

С нами вместе поиграет, всех простит и всех поймет?

20Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

21/Почему сегодня всюду и улыбки, и цветы,

Почему смеется солнце, знаю я и знаешь ты!

22Поздравляю тебя, мама, и желаю тебе я,

Чтобы вечно, словно солнце, ты светила для меня!

23Яблочко румяное

Есть одна не стану я,

Половинку яблочка

Дам любимой мамочке.

24Мамочка родная, я тебя люблю,

Я сорву цветочки, тебе их подарю!

25Поздравляю вновь и вновь милых бабушек и мам,

Я им нежную любовь и букет цветов отдам!

26.Радмир

Презентация карау “Әниеңне сөйлә”

“ Өч кыз “ әкиятен сәхнәләштерү

26Бәйрәм киче бетеп килә, әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет, шатлык телик, һич белмәсен борчуларны,

Әниләрнең һәрбер көне бәхет, шатлык белән узсын!

27Бәйрәм бүләксез булмый ул, барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны хәзер инде күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән без тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне бик зур көч куеп кына.

Әниләргә бүләкләр өләшү

Бию “Чума үрдәк чума каз» (әниләрне чакырып)

Күмәк татар биюе

Чәй эчү

Бәйрәм тәмам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар сезнең өчен !!!!!!!!!

Ата-аналарга кинәшләр...

"Безнең кадерлеләребез"

( уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы)Исәнмесез, дип сүз башлыйм,Бәйрәмнәр бит шулай башлана.Исәнмесез, дип сүз башласамБәхетем арта, күңел шатлана.-Хәерле кич, хөрмәтле...

“Әбиләр, әниләр, апалар! Сезне котлый балалар” (Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)

“Әбиләр, әниләр, апалар!Сезне котлый балалар”(Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)...