Әти-әниләр сезнең өчен Тел ачкычы – сүз (Әти-әниләр өчен консультация)
консультация (старшая группа)

Мусина Тагьсима Рахимулловна

Консультация Тел ачкычы - сүз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsii.docx14.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр сезнең өчен

Тел ачкычы – сүз

(Әти-әниләр өчен консультация)

Сөйләм баланың өлкәннәр белән аралашу өчен төп чара булып тора, чөнки сөйләм аша гына бала үзенең уй-фикерләрен җиткерә ала. Балаларны сөйләшергә өйрәтү бик озак һәм авыр процесс.

Бармаклар белән төрле күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытта ук башларга кирәк. Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”... Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Системага салынган бармак өчен күнегүләр, уеннар, хәрәкәтләр сөйләм үстерүдә зур этәргеч көч булып тора.

Халык әйтемнәрендә, такмак-җырларында, мәкальләрендә тел һәм матур итеп сөйләшүнең әһәмияте турында әйтеп китми булмый, һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә баланың сөйләмен үстерү бурычларының иң әһәмиятлеләреннән берсе - сүз запасын баету, үстерү, активлаштыру.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың төп эше, төп шөгыле уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, күзаллаулары арта, нәкъ шул уен вакытында ул актив, күп сөйләшә.

Баланың сүзлеген фигыль, сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Һәр ата-ана дидактик уеннарны бала белән ирекле аралашу вакытында – өйдә, уен барышында, урамда йөргәндә, кибеткә, базарга барганда уйнарга, белемнәрне ныгытырга, баланың сөйләмен баетырга тиеш.

Әсәрләрне балалар белән сәхнәләштерү, дә зур уңыш китерә. Шуның нәтиҗәсе буларак баланың сөйләме күзгә күренеп матурлана, камилләшә.

Димәк, татар халык иҗатыннан, балалар фольклорыннан һәм танылган татар шагыйрьләре әсәрләреннән алынган сүзле-хәрәкәтле уеннар, ял минутлары һәм бармаклар өчен күнегүләр, табышмаклар, санамышлар, тизәйткечләр, мәкальләр һәм әйтемнәр куллану грамматик категорияләрне һәм авазларның дөрес әйтелешен ныгыта, баланың сөйләмен баета, кара-каршы сөйләм күнекмәләрен үстерә.

Сезгә кирәкле китаплар китапханәләрдә да бар, рәхим итеп язылыгыз, алыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

"Гаилә - бәхет ачкычы"

Әти-әниләр белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе.    Әти-әни һәм балалар – бу бер бөтен гаилә. Гаилә – кешенең бишеге ул, туган йорты, аның  тормыш асылы.  Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, и...

"Әниләр көне белән сезне кадерлеләребез.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  Әниләр көненә багышланган  бәйрәм-кичәсе....

Ата-аналар сезнең өчен !!!!!!!!!

Ата-аналарга кинәшләр...

“Әбиләр, әниләр, апалар! Сезне котлый балалар” (Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)

“Әбиләр, әниләр, апалар!Сезне котлый балалар”(Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)...

тел ачкычы - театр

Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәр...

Тел ачкычы-театр

Хәзерге вакытта безгә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренә, балаларның сөйләм үсеше тоткарлану белән еш очрашырга туры килә. Бу, беренче чиратта,  заманча социум проблемасы: ата-ана...