тел ачкычы - театр
проект (младшая группа)

Хафизова Закия Киямовна

Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, риваять, җыр, бәет,матур әдәбият әсәрләрен сәхнәләштерү,уен аша бирелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_achkychy_-_teatr_proekt.docx42.78 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

                                  Эчтәлек.

I.Кереш.

Проектның максаты һәм бурычлары

 Проектның актуальлеге

Проектны тормышка ашыру методлары

Көтелгән нәтиҗә

II. Төп өлеш.

III. Йомгаклау

IV.Кулланылган әдәбият

Проектның исеме: “Тел ачкычы - театр”.

Балаларның яше : 3-4яшь

Проектның тибы: эзләнү-тикшеренү

Проектның максаты: театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү,табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Бурычлар:

  • табигатькә һәм әйләнә – тирәгә карата миһырбанлык хисләре тудыру;
  • балаларның эстетик хисләрен  һәм иҗади осталыкларын үстерү;
  • табигать белән бәйләнешкә кергәндә эзләп табу активлыгын, кызыксынучанлык һәм  интеллектуаль сәләт үстерү;
  • табигый материаллар һәм сәнгать эшчәнлеге материаллары белән эшләү бәрабәренә вак кул чуклары моторикасын үстерү;
  •  УМК һәм төбәк компоненты материалларын кулланып бәйләнешле  сөйләм телен үстерү;
  • эзләп табу  эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру, проблеманы чишүнең бөтен мөмкин булган вариантларын табу;

Вакыты: дәвамлы

 

   Проектның актуальлеге:

Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, риваять, җыр, бәет,матур әдәбият әсәрләрен сәхнәләштерү,уен аша бирелгән.

 Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу "орлыклар" балага киләчәктә  ярдәм итә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булыша. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур сөйләшә белүен таләп итә.Уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.

Алдагыларны истә тотып, балаларга танып белү процессын эчтәлеге буенча да, кулланыла торган метод һәм алымнар буенча да кызыклы итеп балаларга җиткерү бурычы тора.

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

Методик алымнар.

1. Күзәтү.

2.  Әңгәмәләр .

3. Иҗат эшләре.

4. Әти-әниләр белән эш

Проекттан көтелгән   нәтиҗә:

  • Әкият,шигырь,җырлы-биюле уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү
  • Терек һәм терек булмаган табигать турында беренчел белемнәр туплау
  • Алган белемнәрне мөстәкыйль уен эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта куллана белү.
  • Балаларның  иҗади эшләүләренә ирешү

Проектны үтәү этаплары һәм вакыты.

1 Әзерлек этабы

№ п/п

Эчтәлек

Эшнең формалары

Үтәү вакыты

1

Педагогик шартлар тудыру

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сөйләм телен үстерү проблемасы буенча педагогик анализ.

Максат һәм бурычларны билгеләү.

предметлы –үстерешле мохит тудыру.

күрсәтмә материаллар

 (альбом, картиналар, дидактик материаллар), кулланма материаллар

Сентябрь 2016 ел.

2

  Белемнәренә анализ.

Ата-аналарны анкеталаштыру

Сентябрь 2016 ел

3

Кирәкле информацион материал туплау.

Ата-аналарны проект эшенә җәлеп итү. Информация өчен кирәкле материаллар тәкъдим итү.

Октябрь 2016г.-май 2017г.

2 Практик этап  (2017.09-2018.05)

Максат.  Шигъри юллар ярдәмендә балаларның кул, бармаклар хәрәкәтен һәм сөйләм телен көчәйтү, уй- фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

Максат:  кул чуклары хәрәкәтенең

формалашуы

Тәрбияче белән балаларның уртак эшчәнлеге                                    

Предметлы пространствода үзгәрешләр

Ата-аналар белән эш

Сентябрь, октябрь, ноябрь

“Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “

Бармак уены. Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,

Минем улым (кызым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа, кәҗәкәй!

Рәсем:  Тема:” Аяк эзләре ясау”.

Максат:   Бармак белән ясау осталыгын үстерү, рәсем ясау процессына кызыксыну тәрбияләү, төсне аеруда күнектерү

 Әвәләү.Төсле туплар

Түгәрәк формалар ясауны ныгыту. Кулның вак чукларын  үстерү.

Рөстәм, сиңа туп бирәм,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Х/у “Тәгәри китте йомгагым”

Тупны тоту ,ату.        Тупты атарга аткан тупны тотарга өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар:  “Чебиләр.”

Бармак уены.

Кычкырып  әтәч  җырлый,

Тычкан  өй җыештыра.

Песи үзенә ыштан тегә,

Ә тавык чүлмәк төбен кыра

Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү

УМК Рәсем № 8 “Тупны коткарабыз ” картинасы. Максат: рәсем буенча әңгәмә  кору, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм телен үстерү

Сикерүле уен: “Соры куян юына”. Максат: образга кереп, хәрәкәтләрне төгәл, нәфис итеп башкарырга өйрәтү

Традицион һәм традицион булмаган бармак уеннарының картотекасын төзү.

“Бармак уеннары” күчмә папка

 “Төсле карандашлар”.М: Карандашлар белән  сызыклар сызарга

Бармакка гимнастика “Бу бармак-бабай...” Максат:  бармакларны дөрес хәрәкәтләндерә алуларына ирешү, уенга кызыксындыру

Декабрь, январь, февраль

Туп белән күнегүләр.

Рәсем:  Тема:” Кошчык өчен агач”.

 Максат: Пумаланы дөрес тотарга, аны буяуга тидереп

алырга, контур эчен буярга өйрәтү.

рәсем ясау процессына кызыксыну тәрбияләү,төсне аеруда күнектерү

Бармак уены.

Кошлар утыра ояда

Алар урамны күзәтә.

Канатларын селкетәләр,

Һәм очып та китәләр.

Х/У«Уенчыкка кадәр үрмәлә»-җитезлек тәрбияләү;

«Кошлар оча» уены.

Туры юнәлешле баудан йөрергә өйрәтү

Бармак уены. “Песи-песи нечкә бил”

Зур мыеклы песи

Бакчада йөри.

Зур мөгезле кәҗә

Песине күзли.

Тәпие белән песи

Иренен буйый.

Кәҗә сакалын селкетә,

Белмим ни уйлый?

Максат: Йорт хайваннары белән танышуны дәвам итү,әсәрнең эчтәлеген  аңлый алуларына  ирешү, тавышлары буенча йорт хайваннарын аера алырга өйрәтү

Әвәләү. Тема:” Куян өчен кишер”

Кызыл төсне  аера белергә өйрәтү.

 Уч төпләрендә түгәрәк форма ясарга өйрәтүне дәвам итү;

Аз хәрәкәтле сүзле уен “ Ак куянкай утырган...”

        Әвәләү. Аю өчен савытлар         форма әвәләү; бармаклар белән уем ясарга өйрәтү;     Әвәләүгә кызыксыну уяту.

    Соклана белү хисе, кулның  вак чукларын үстерү.        

Бармак уены.

Күпердә очрашты ике кәҗә,

Мөгез белән сөзештеләр.

Кинәт егылып киттеләр

Елгага килеп төштеләр

Җимлекләр ясап өй тирәләренә урнаштыру

Телшомарткыч

“Кара карга кардан бара...”

Уен

Зайка серый умывается,

Видно в гости собирается,

Вымыл носик,

Вымыл хвостик,

Вымыл ухо,

Вытер сухо!

Соры куян юына,

Кунакка ул җыена,

Борынын юа,

Койрыгын юа,

Колагын юа

Һәм матур итеп киенеп куя.

Март, апрель, май

Бармакларга теш щеткасы белән массаж ясау.

Бармак уены.

Дуслар- бармаклар

Эшкә тотындылар:

Сиңа утын ярырга,

Сиңа мичне ягарга,

Ә син  суга барырсың,

Ә ашарга син пешерер,

Нәнине йоклатырга да өлгер

Әвәләү. Тема “Җиләкләр”

Кызыл төсне  аера белергә өйрәтү.

 Уч төпләрендә түгәрәк форма ясарга өйрәтүне дәвам итү;

Җырлы такмаклы уен :“Җиләк  җыям” җырлы такмаклы уен уйнау

Төймә белән уеннар

“Күлмәк юабыз”” уены уйнау

Рәсем. 

Яшел чирәм.Максат: пумала белән өзек кыска сызыклар сыза белергә өйрәтү. Бурычлар:пумаланы дөрес тотып эш итә белүне ныгыту;яшел төсне тану, аеру

Җырлы такмаклы уен: “Урманда кечкенә өй бар”

Бармак уены «Яңгыр ява»

Белемнәренә анализ ясау.

Бармак театры.

“Бу бармак бабай...”

ИКТ уеннар

Балалар өчен педагогик диагностика

Раз, два, три, четыре, пять

Вышли пальчики гулять.

Раз, два, три, четыре, пять

В домик спрятались опять.

        Бер, ике, өч, дүрт, биш

Бармаклар чыкты һавага.

Бер, ике, өч, дүрт, биш

Качтылар  тагын, кай арада?

“Карга әйтә” эндәше

2018 апрель

Ачык ишекләр көне

2018 май

3  Нәтиҗә ясау этабы(2018.09-2019.05)

Проект барышында үткәреләчәк мероприятиеләр планы.

Тәрбияче белән балаларның уртак эшчәнлеге                                    

Предметлы пространствода үзгәрешләр

Ата-аналар белән эш

Сентябрь, октябрь, ноябрь

Д/у  «Бакчада нәрсәләр өлгерде?»,

Максат: Балаларда җиләк-җимеш,яшелчәләр турында күзаллаулар формалаштыру, (формасын, төсен), матурлыкны күрә белү хисе тәрбияләү.

«Яфрак нәрсәгә ошаган?»,

Максат: яфракларның формасын , төсен карау.

«Агачның өлешләре»,

Максат: агачның төзелешенә игътибар белән карап, образлы фикерләүгә этәреш бирү.

Йолдыз «Чүп зары».

Максат:шигырь аша шагыйрәнең ни әйтергә теләгәнен ачыклау.

«Уйный-уйный өйрәнәбез!»

Максат: калдыкларны бер-берсе белән чагыштырып, аерырга өйрәнү.

«Җимеш агачлары»

Максат: балаларга кайсы агачта нинди җиләк-җимешләр булуы турында күзаллаулар булдыру.

“Күңелле хәрәкәтләр” уены.
“Хайваннар дөньясында” көенә импровизация.
Хәрәкәтле уен “Маэмай”

    Күзәтү”Агачлар көз көнендә”

Максат: тышкы кыяфәте буенча характерлы үзенчәлекләрен билгеләү һәм кызыксыну формалаштыру.

«Балалар бакчасында үсә торган агачлар»

Максат: безнең балалар бакчасында нинди агачлар үсүе хакында элементар аңлатма бирү.

     Эксперимент үткәрү: «Ни өчен яфраклар кыштырдый?».

     «Бакчада үсә торган агачлар»

       “Кайсы агачлар иң соңыннан яфракларын коя?».

      ”Матур букет җыябыз”

Эксперимент уздыру:  «Үсемлекләргә тамыр нигә?»

    Агачларның кайрысын(тышчасын) карау, ул агачның “киеме”

   Табигый материалдан әйберләр ясау өчен орлыклар, яфраклар, ботаклар һ.б. әзерләү.

  Хезмәт башкару: ябыштыру өчен яфраклар җыю

Максат: балаларны яфракларны аерым билгеләре буенча сайлап алырга өйрәтү(зурлыгы, төсе, формасы),үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләү

Тавышны үзгәртүгә күнекмәләр “Хайваннар тавышы”
“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат : әкият аша балаларның сөйләм телен үстерү, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсен күрү, йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Рифмада уеннар.
3.Эмоция тәрбияләү өчен күнекмәләр(шатлану, шаккату)

Тематик альбомнар: "Көз",

"Яфраклар төрле була ".

“Шалкан” әкияте буенча курчаклар әзерләү.

Консультация: “Бала тәрбияләүдә матур әдәбият куллану”

Күңел ачу:

 «Сөмбелә»

«Җиләк-җимешләрдән күргәзмә” 

Күчмә папка "Көз”.

Памятка  “Чүп зары-Жалобы мусора”.

Декабрь, январь, февраль

Күзәтү:  «Кышкы табигать”.

Максат:  кышкы күренешләр турында балаларның күзаллауларын үстерү.

«Тәрәз каршымда –ак күлмәкле каеннар».

Максат: кыш көне агачларны күзәтү

«Нәфис ботаклар.»

Пантомимик этюдлар “Кар бабай ясыйбыз”, “Карлы Уены” 
Уен “Кар бабай яса”
Уен “Көзге”
“Насос”, “Куык” күнегүләре.
Мини-этюдлар “Бармак театры”

Максат: кеше белән табигать арасындагы элементар бәйләнеш турында күзаллау тудыру.

«Кыш көне агачны ничек танырга?».

Максат: кыш һәм кышкы обьектлар турында күзаллауларны тудыру.

 “Колобок” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат:әкият аша балаларның сөйләмен үстерү,кыргый хайваннар турында белемнәрне барлау,миһырбанлылык хисләре тәрбияләү.

Артикуляцион гимнастика.
«Ишарә» тәшенчәсен бирү.
Уен “Ишарәне танып бел”

Лэпбук  

«Туган ягым – яшел бишек”.

Альбом

"Чыршы бәйрәмендә".

“Йомры икмәк” әкиятенә курчаклар әзерләү.

Консультация:

”Уйнап үсәбез”

Күңел ачу.

“Теремкәй”

Ата-аналар почмагын экологик темага әзерләү «Җир елый...»

Март, апрель, май

Белемнәренә анализ ясау.

Балалар өчен педагогик диагностика

Апрель 2019

“Яшәгән ди бер...”

Әкиятне сәхнәләштерү

Май 2019

 

                                        Йомгак.

Проект азагына балаларның сөйләм теле сизелерлек үсте.Әкиятләрне сәхнәләштерү барышында барлык сөйләшә белгән балалар да катнашты.

Бу эшчәнлек аша,балаларның фикерләү дәрәҗәсе,хәтере яхшырды, иптәшен тыңларга өйрәнделәр. Куелган максат,бурычларга ирешелде.

Балалар актив,кыю.Сөйләм эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.

ИКТ уеннар файдаланылды.

Кичәләр яхшы кәеф тудыручы атмосферада, балалар һәм әти-әниләрнең активлыгы белән үтте.

Кулланылган әдәбият:

1От рождения до школы.Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования./ Под ред. Н.Е.Вераксы , Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой. М.:МОЗАИКА-СИНТЕЗ,2014
2.Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма/ К.В.Закирова Казан, 2013
3.Үстерелешле уеннар: методик кулланма /З.М.Зарипова, Р.С.Исаева.Казан,2013
4.Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан РИЦ,2011
5.Әй уйныйбыз,уйныйбыз...Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Казан ,2013

6.Уйный-уйный үсәбез.К.В.Закирова Казан:Мәгариф,2005

7.Зөлфәт. “Матур бабай”., 2012.
8.Зарипова З.М., Хәмитов И.М. “Бал бабай”.
9.Исмәгыйлова С.Г. “Туган тел-очар канат”, 1994..

10. Дыбина О. В. «Неизведанное рядом: занимательные опыты и эксперименты для дошкольников» // Москва: ТЦ Сфера, 2005.

11. Дыбина О. В. «Ребенок и окружающий мир. Программа и методические рекомендации» // Москва: Мозаика – Синтез, 2006.

«Дошкольное воспитание» №7, 2002

12.  Интернет ресурслар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.

Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.:    Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...

Детско-родительский проект "Театр! Театр! Театр!"

В проекте  рассказывается об истории создания кукольного театра С.В.Образцова.О работе ребят в группе, показ сказки "Заюшкина избушка",коллективной поделки "Афиша"и создании макета часов с ф...

"Гаилә - бәхет ачкычы"

Әти-әниләр белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе.    Әти-әни һәм балалар – бу бер бөтен гаилә. Гаилә – кешенең бишеге ул, туган йорты, аның  тормыш асылы.  Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, и...

Тел ачкычы-театр

Хәзерге вакытта безгә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренә, балаларның сөйләм үсеше тоткарлану белән еш очрашырга туры килә. Бу, беренче чиратта,  заманча социум проблемасы: ата-ана...

“Квест-уен “Алтын ачкыч”

Татар телен укыту буенча рус телле мәктәпкә әзерлек төркеме балалар белән дәрес....

“ АЛТЫН АЧКЫЧ” МОГҖИЗАСЫ

1СЫЙНЫФКА   БАГЫШЛАУ   БӘЙРӘМЕ...