Тел ачкычы-театр
проект по развитию речи (младшая группа)

Хәзерге вакытта безгә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренә, балаларның сөйләм үсеше тоткарлану белән еш очрашырга туры килә. Бу, беренче чиратта,  заманча социум проблемасы: ата-аналар эшкә күбрәк вакыт бирәләр, буш вакытларында компьютер уеннары, социаль челтәрләрдә аралашу белән мәшгульләр.Балалар белән аралашу өчен күпчелек ата-аналарның вакыты җитми, ә һаман азая бара. Моннан тыш,  баланың  сәламәтлегенең биологик һәм психологик бозылу очраклары да бар. Безнең бурыч – балалар белән аралашу телен яхшы белү. Һәр баланың аралашу  ихтияҗы бар , ул канәгатьләндерелергә тиеш. Аның төп критерие – социальләштерүгә нәкъ менә шулай нигез салына башлый: бала әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнә, аралашу күнекмәләрен ала. Ул нәкъ шулай тулы кыйммәтле шәхескә  әверелә.

Театральләштерелгән эшчәнлек-балаларга йогынты  ясауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Анда укыту принцибы – уйнарга  өйрәтү. Билгеле булганча, балалар  уйнарга ярата, аларны мәҗбүр итәргә кирәкми. Уйнаганда, без алар территориясендә балалар белән аралашабыз. Уен аша балачак  дөньясына кереп, без үзебез дә күп нәрсәгә өйрәнә һәм балаларыбызны өйрәтә алабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_achkychy_-_teatr_proekt.docx_sh.docx34.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Мамадыш муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе – «Мамадыш шәһәре 10нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы»

                                                               Проект: “Тел ачкычы – театр”

                                       Проектны әзерләделәр: Шәйхетдинова Гөлчирә Гыйлемхановна, 1 кв.категорияле  тәрбияче

                                                                                 

                                                                              Эчтәлек.

I.Кереш.

Проектның актуальлеге

Проектның максаты һәм бурычлары

Проектны тормышка ашыру методлары

Проект эшчәнлегенең тәэмин ителеше

Көтелгән нәтиҗә

II. Төп өлеш.

III. Йомгаклау

IV.Кулланылган әдәбият

Кушымта

Проектның исеме: “Тел ачкычы - театр”.

Балаларның яше : 3-4яшь

Проектның тибы: эзләнү-тикшеренү

Проектның максаты: театр сәнгате аша балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бурычлар:

  • табигатькә һәм әйләнә – тирәгә карата миһырбанлык хисләре тәрбияләү
  • балаларның эстетик хисләрен, иҗади осталыкларын, кызыксынучанлык һәм  интеллектуаль сәләт үстерү;
  • табигый материаллар һәм сәнгать эшчәнлеге материаллары белән эшләү бәрабәренә вак кул чуклары моторикасын үстерү;
  • эзләп табу  эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру, проблеманы чишүнең бөтен мөмкин булган вариантларын табу;

Вакыты: 1ел

 

   Проектның актуальлеге: 

Хәзерге вакытта безгә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренә, балаларның сөйләм үсеше тоткарлану белән еш очрашырга туры килә. Бу, беренче чиратта,  заманча социум проблемасы: ата-аналар эшкә күбрәк вакыт бирәләр, буш вакытларында компьютер уеннары, социаль челтәрләрдә аралашу белән мәшгульләр.Балалар белән аралашу өчен күпчелек ата-аналарның вакыты җитми, ә һаман азая бара. Моннан тыш,  баланың  сәламәтлегенең биологик һәм психологик бозылу очраклары да бар. Безнең бурыч – балалар белән аралашу телен яхшы белү. Һәр баланың аралашу  ихтияҗы бар , ул канәгатьләндерелергә тиеш. Аның төп критерие – социальләштерүгә нәкъ менә шулай нигез салына башлый: бала әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнә, аралашу күнекмәләрен ала. Ул нәкъ шулай тулы кыйммәтле шәхескә  әверелә.

Театральләштерелгән эшчәнлек-балаларга йогынты  ясауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Анда укыту принцибы – уйнарга  өйрәтү. Билгеле булганча, балалар  уйнарга ярата, аларны мәҗбүр итәргә кирәкми. Уйнаганда, без алар территориясендә балалар белән аралашабыз. Уен аша балачак  дөньясына кереп, без үзебез дә күп нәрсәгә өйрәнә һәм балаларыбызны өйрәтә алабыз.

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

Проект барышында кулланыла торган методик алымнар.

1. Күзәтү.

2.  Әңгәмәләр .

3. Иҗат эшләре.

4. Әти-әниләр белән эш

Проекттан көтелгән   нәтиҗә:

  • Әкият,шигырь,җырлы-биюле уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү
  • Терек һәм терек булмаган табигать турында беренчел белемнәр туплау
  • Алган белемнәрне мөстәкыйль уен эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта куллана белү.
  • Балаларның  иҗади эшләүләренә ирешү

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.

Проектны үтәү этаплары һәм вакыты.

1 Әзерлек этапы

№ п/п

Эчтәлек

Эшнең формалары

Үтәү вакыты

1

Педагогик шартлар тудыру

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм теле проблемасы буенча педагогик анализ.

Максат һәм бурычларны билгеләү.

тематик план төзү, предметлы –үстерешле мохит тудыру.

Сентябрь 2018ел.

2

Белемнәренә анализ.

Ата-аналарны анкеталаштыру,балалар арасында педагогик диагностика уздыру.

Сентябрь 2018ел

3

Кирәкле информацион материал туплау.

Ата-аналарны проект эшенә җәлеп итү. Информация өчен кирәкле материаллар тәкъдим итү.

Октябрь 2018г.-май 2019г.

2 Практик этап

Проект барышында үткәреләчәк мероприятиеләр планы.

Тәрбияче белән балаларның уртак эшчәнлеге                                    

Предметлы пространствода үзгәрешләр

Ата-аналар белән эш

Сентябрь, октябрь, ноябрь

Д/у  «Бакчада нәрсәләр өлгерде?»,

Максат: Балаларда җиләк-җимеш,яшелчәләр турында күзаллаулар формалаштыру, (формасын, төсен), матурлыкны күрә белү хисе тәрбияләү.

«Яфрак нәрсәгә ошаган?»,

Максат: яфракларның формасын , төсен карау.

«Агачның өлешләре»,

Максат: агачның төзелешенә игътибар белән карап, образлы фикерләүгә этәреш бирү.

Йолдыз «Чүп зары».

Максат:шигырь аша шагыйрәнең ни әйтергә теләгәнен ачыклау.

«Уйный-уйный өйрәнәбез!»

Максат: калдыкларны бер-берсе белән чагыштырып, аерырга өйрәнү.

«Җимеш агачлары»

Максат: балаларга кайсы агачта нинди җиләк-җимешләр булуы турында күзаллаулар булдыру.

    Күзәтү”Агачлар көз көнендә”

Максат: тышкы кыяфәте буенча характерлы үзенчәлекләрен билгеләү һәм кызыксыну формалаштыру.

«Балалар бакчасында үсә торган агачлар»

Максат: безнең балалар бакчасында нинди агачлар үсүе хакында элементар аңлатма бирү.

     Эксперимент үткәрү: «Ни өчен яфраклар кыштырдый?».

     «Бакчада үсә торган агачлар»

       “Кайсы агачлар иң соңыннан яфракларын коя?».

      ”Матур букет җыябыз”

Эксперимент уздыру:  «Үсемлекләргә тамыр нигә?»

    Агачларның кайрысын(тышчасын) карау, ул агачның “киеме”

   Табигый материалдан әйберләр ясау өчен орлыклар, яфраклар, ботаклар һ.б. әзерләү.

  Хезмәт башкару: ябыштыру өчен яфраклар җыю

Максат: балаларны яфракларны аерым билгеләре буенча сайлап алырга өйрәтү(зурлыгы, төсе, формасы),үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләү

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат : әкият аша балаларның сөйләм телен үстерү, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсен күрү, йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Тематик альбомнар: "Көз",

"Яфраклар төрле була ".

“Шалкан” әкияте буенча курчаклар әзерләү.

Консультация: “Бала тәрбияләүдә матур әдәбият куллану”

Күңел ачу:

 «Сөмбелә»

«Җиләк-җимешләрдән күргәзмә” 

Күчмә папка "Көз”.

Книжки –малышки әкиятләр.

Памятка  “Чүп зары-Жалобы мусора”.

Декабрь, январь, февраль

Күзәтү:  «Кышкы табигать”.

Максат:  кышкы күренешләр турында балаларның күзаллауларын үстерү.

«Тәрәз каршымда –ак күлмәкле каеннар».

Максат: кыш көне агачларны күзәтү

«Нәфис ботаклар.».

Максат: кеше белән табигать арасындагы элементар бәйләнеш турында күзаллау тудыру.

«Кыш көне агачны ничек танырга?».

Максат: кыш һәм кышкы обьектлар турында күзаллауларны тудыру.

 “Колобок- Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерү.

“Колобок кышкы урманда” .Аермалар табу.

Максат:әкият аша балаларның сөйләмен үстерү,кыргый хайваннар турында белемнәрне барлау миһырбанлылык хисләре тәрбияләү.

Лэпбук  

«Туган ягым – яшел бишек”.

Альбом

"Чыршы бәйрәмендә".

“Йомры икмәк” әкиятенә курчаклар әзерләү.

Консультация:

”Уйнап үсәбез”

Күңел ачу.

“Теремкәй”

Ата-аналар почмагын экологик темага әзерләү «Җир елый...»

Март, апрель, май

Күзәтү .Тал ботагы белән эксперемент «Кайда тизрәк яфраклар барлыкка килә?»

Максат: үсемлекләр дөньясында сезонлы үзгәрешләр турында күзаллауларны үстерү.

 «Кайсы агачлар тизрәк уяна?»

«Агачлар һәм куакларны чагыштыру».

Максат: тышкы кыяфәтләре буенча агачлар һәм куакларны танып атый белүне формалаштыру.

«Төрле агачлар ничек чәчәк ата»

Максат: табигатьтәге матурлыкны чагылдыруга теләк формалаштыру.

«Агачлар һәм куаклар утыртабыз»

Х/у "Бу кайчак була?"

Максат: сүз белән аңлатманы уйлап җавап бирергә өйрәтү.

Яз турында әңгәмә.

Максат :яз фасылының характерлы үзлекләре турында белемнәр булдыру

“ Курочка Ряба” проект.

 Презентация "Ел фасыллары".

Максат :балаларның табигать күренешләре турында күзаллауларын үстерү.

“Зәңгәр чәчәк” җырлы-биюле уен.

Максат: уен аша сөйләм телен баету,халык уеннарына кызыксындыру тәрбияләү.

Альбом “Без –Тукай оныклары ”

Консультация “Без алар өчен җаваплы”

Ата-аналарны “Тәрәзә төбендә бакча” темасына оештыру эшләренә тарту. «Үз кулларыбыз белән сыерчык оялары ясау».

 Конкурс

«Әкияттә кунакта»

Участокны яшелләндерү. 

«Агачлар һәм куаклар безнең белән бергә үсәләр»

3 Нәтиҗә ясау этабы

№ п/п

Эчтәлек

Эшләү формасы

Үтәү вакыты

1

Белемнәренә анализ ясау.

Балалар өчен педагогик диагностика

Апрель 2019

2

“Яшәгән ди бер...”

Әкиятне сәхнәләштерү

Май 2019

 

Кулланылган әдәбият:

1. Аникина В. П. «Живая вода» - устное народное творчество// «Детская литература», 1975.

2. Виноградова Н. Ф. «Наша Родина»// «Просвещение», 1984.

3. Виноградова Н. Ф. «Умственное воспитание детей в процессе ознакомления с природой»// Москва, «Просвещение», 2001.

4. Воронкевич О. А. «Добро пожаловать в экологию»// Санкт-Петербург, «Детство – Пресс», 2004.

5. Дыбина О. В. «Неизведанное рядом: занимательные опыты и эксперименты для дошкольников» // Москва: ТЦ Сфера, 2005.

6. Дыбина О. В. «Ребенок и окружающий мир. Программа и методические рекомендации» // Москва: Мозаика – Синтез, 2006.

7. Жуковская Р. Н., Виноградова Н. Ф. «Родной край»//Москва «Просвещение», 1985

8. Журналы «Дошкольное воспитание» №7, 2003.; №7, 2005 г. ; №7, 2006 г. ; №10, 2009 г. ; №3, 7, 2010 г.

9. Зубарева Е. Е. «Хрестоматия по детской литературе»// Москва, «Просвещение», 1988.

10. К.В.Закирова “Балачак аланы” балалар өчен хрестомация

11. Короткова Н. А. «Познавательно-исследовательская деятельность»// «Дошкольное воспитание» №7, 2002

12. Г.Тукай “Сайланма әсәрләр”

13. Новикова Е. Н. «2000 пословиц, поговорок, потешек и скороговорок»// ООО «Фирма «Издательство АСТ»», 1999

14. Плешаков А. А. «Мир вокруг нас»// Москва, «Просвещение», 2005.

15. Сахипова З. Г. «Читаем детям»// «Просвещение», 1987.

16. Энциклопедии


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тел ачкычы - театр

Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәр...