"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

 

Әнием син якты кояшым”

Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,сүзлек запасын арттыру,шигырьләр,җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Музыка астында балалар залга керәләр.

Тәрбияче: Исәнмесез,дибез бүген Сезгә,

                  Бәйрәм белән газиз әниләр!

                  Юллар ерак булса,җырлар белән

                 Якынаер бүген аралар!

    Хәерле кич,безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, дәү әниләребез, апаларыбыз   кызларыбыз! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – 8 Март халыкара хатын –кызлар көне белән тәбрик итәбез.

    Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, җанга ял бирә.Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

    Әни.Әнкәй...Бу якты дөньяга килгәч тә безне,йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы,яшәргә көч-дәрт бирүче ул.

    Әни.Әнием!Кадерләп, назлап әйтәбез.Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып, кайгылары-    бызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Булышсам ничек шатланасың,

Бүләк дип кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем.

 

Наз гөлләре үсеп чыга

Синең җылы куллардан

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

 

Март,и солнце ярко цветит!

От души желаю я:

Будь счастливей всех на свете,

Мама милая моя!

 

Әкрен генә карлар ява,

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

 

Җыр: “Яз җитә”

Әни – җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давылдан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Бәхеткә,шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә,хөрмәткә төренеп,

Яшәгез мәңгелек нур булып.

 

Уен: “Сыер сава әниләр”

 

Иң-иң сабыр,иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле,мәрхәмәтле

Алар безнең Әниләр!

 

В Марте есть такой денёк

С цифрой, словно кренделёк.

Кто из вас, ребята, знает,

Цифра что обозначает?

Дети хором скажут нам:

Это праздник наших мам!

 

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әниемә

Рәхмәт әйтәсем килә.

 

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның әрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.

 

Җыр: “Әиләр бәйрәме”

 

Они такие разные,

Но всё же все прекрасные!

Душевные, простые,

Немного озорные.

 

Җылы наз ул,әнием синдә генә,

Иркә сүзләр – синең телдә генә,

Матур хисләр,уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием теләгең дә!

 

Бию: “Шляпа”

 

Ни старости не зная,

Ни покоя каждый час,

День и ночь родная мама

Всё тревожится о нас.

Нас баюкала, кормила,

У кровати пела нам,

Первой нас она учила

Добрым радостным словам.

 

Яңгырасын көйләр,шат көлүләр,

Тирә-юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

 

“Әннә”диеп тел ачылган,

Чыкмас ул һич исемнән,

“Әни” дигән бөек сүзгә

Һичкайчан тап төшермәм!

 

Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

 

Җыр: “Әни кирәк”

 

I love my dear Mummy,

I love her very much.

And do you live your Mummy?

Of course, and very much!

 

My dear, dear mommy,

I love you so much!

I want you to be happy

On the 8th of March!

 

I like the way you look,

I like the way you cook,

Now I want to say:

“Happy Mother’s Day!”

 

That is your mother,

I agree, she is fine.

You love your mother,

And I love mine!

 

Бию: “Чәчәкләр”

 

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый,саклый.

 

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын

Бар яктылык көнгә әйләнеп.

Тырыш, назлы,гүзәл әнием,

Котлы булсын язгы бәйрәмең.

 

Ягымлы бер сүз белән

Елмайтыйм әле сине.

Мин яраткан ул сүзне –

Иң кадерле зур сүзне

Сез дә аны беләсез,

Мөмкин түгел белмәскә!

Әниеңә сыенып

“Әни,әнкәй”димәскә.

 

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

“Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый нәниләргә”.

 

Җыр: “Иң якын кешем”

 

Нынче праздник, нынче праздник,

Праздник наших милых мам!

Этот праздник, нежный самый,

В марте приходит к нам.

 

Йөрәгем тибешен

Тәүге кат тоючы,

Җаныма,күңелемә

Канатлар куючы...

Күземнең төсләрен

Тәүге кат күрүче,

Өзелеп яратып,

Тәүге кат үбүче...

 

Уен: “Идәнне җыештыр”

 

Тәрбияче: Иң кадерле,иң хөрмәтле

                  Булсын җирдә әниләр

                  Әниләрне кадерләсәк,

                  Тыныч булыр ил – көннәр.

  Бүген безнең бәйрәмебезгә оныкларының чыгышларын карарга,аларның котлауларын кабул итәргә дип дәү әниләр дә килгән.Әйдәгез балалар, әбекәйләребезне хөрмәтләп, бәйрәм белән котлап шигырьләребезне сөйлик.

 

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

 

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү –

Әниемнең уенда

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында.

 

Тәрбияче:С праздником, Вас, дорогие мамы!

Наши мамы – наша радость,

Слова нет для нас родней,

Так примите благодарность

Вам, от любящих детей!

Праздник наш уже кончаем

И еще хотим сказать.

Разрешите на прощанье

Вам здоровье пожелать!

Не болейте, не старейте,

Не сердитесь никогда.

И такими молодыми

Оставайтесь навсегда!

 

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны.

Хәзер менә күрерсез!

Үз кулларыбыз белән без,

Тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә.

 

(Балалар әниләренә бүләкләрен тапшыралар.Егетләр кызларны котлыйлар.)

 

Иң газиз кешеләребезгә бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә:

-Миңа гомер биргән өчен,

-Кадерләп үстергәне өчен,

-Назлы карашларың өчен,

-Пешергән ашларың өчен,

-Йөрәк җылыларың өчен,

-Шәфкатьле кулларың өчен,

-Барсы,барсы, барсы өчен

(бергә) – Рәхмәт сиңа, Әнием!

 

 

Җырлы-бию: “Мама”

 

Хөрмәтле әниләр! Балалар бергә әзерләнгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын өйрәткәнегез өчен, алар авырып ятканда, күкрәгезгә кысып, “Җан җимешем, балам”- дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

   Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, апалар Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба даяхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Әнием- күңелем кояшы

Музыкальное развлечение посвященное ко Дню Матери...

Татарның якты кояшы - Тукай

Русс телле,  4-5 яшьлек балаларга Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Татарның якты кояшы- Тукай" исемле кичә.  "Тылсымлы куллар" балалар журналында 2013 елның 4 санында басылып чыкты....

Сценарий "Кадерле әнием " (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү....