Әнием- күңелем кояшы
методическая разработка на тему

Музыкальное развлечение посвященное ко Дню Матери

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_-_kunelem_koyashy.docx176.97 КБ

Предварительный просмотр:

"Әнием- күңелем кояшы"

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Сәхнә түренә түбәндәге шигъри юллар язылган  плакат эленә.

                                                              "Күңелегездә  сезнең кояш яна

                                                               Нурлы йөзегездә - яз яме,

                                                               Җирдә яшәү җырга әверелсен,

                                                               Котлы булсын әни бәйрәме!"

Әниләргә багышлап балалар ясаган рәсемнәрдән, кул эшләреннән күргәзмә оештырыла. Талгын гына "Әниемнең җылы кочагы" җыры (М.Мазунов сүзләре, Ә.Бакиров көе) уйнатыла.

1 нче Алып баручы   Хәерле кич хөрмәтле кунаклар, әниләр,  апалар . Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктырып торучы мәңге сүрелмәе кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.  Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы  сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләребез өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Матур булсын,  котлы булсын бәйрәмегез!

2 нче Алып баручы

Ана - гүя дала -

Колачы киң, йөзе кояшлы

Ана җирдә бөтен игелекнең

Изгелекнең тугры юлдашы.

Ана булу - изгелекнең таҗы,

Дөньядагы иң олы дәрәҗәдә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

1 нче бала

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

2 нче бала

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганда без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

3 нче бала

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бакчабыз хезмәткәрләре башкаруында.

Җыр: " Ак яулыклы әнием минем "

Алып баручы  Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч, йомшак куллары белән сыйнап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы,  яшәргә көч-дәрт  бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр.

             Көнгә ничә тапкыр "Әни" дибез,

             Рәхәт тә соң "Әни" диюләр

             Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

             Бүләк итик матур биюләр.

Сезнең хөрмәткә кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар башкаруында җыр "Вышла курочка гулять"

Җыр "Вышла курочка гулять"

Алып баручы     Кем куллары өйне, җирне ямьли,

   Изгелеге үлчәү тапкысыз?

           Ул әлбәттә,- яшәү чыганагы,

           Тормыш яме, әнкәй  - хатын- кыз.

Кичәбезне дәвам итеп, 3 нче төркем балалары башкаруына  "Гномиклар" биюен тәкъдим итәбез. Бииләр: Салахов Руслан, Шакиров Владик  һәм Махаметзянов Даниил.

Бию "Гномиклар"

Алып баручы:  Бәйрәмегез котлы булсын

                             Елмаеп көлеп торсын

                             Язгы кояш нурларыдай

                             Зур эшләргә рухландырсын.

Шигырь "Иң матур әни" Ә.Шәрифуллина.

Укый- 7 нче төркемгә йөрүче Ибраһимова Айгөл

Минем әни бу- дөньяның

Иң чибәре, сылуы

Нинди бәхет - һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине

Елмаеп, көлеп  йөрсен

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Алып баручы:  Әни җирдә иң газиз, иң якын кеше. Чөнки ул безне тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә

сеңдергән. Әниләрнең безгә кылган изгелеген татар халкы үзенең мәкальләрендә чагылдырган.  

Мәкальнең башы минем тел очымда - ахыры кемдә икән?

1.Ана җылысы -................... (кояш җылысы)

2.Ана күңеле балада - .........(баланыкы далада)

3.Дөньяда  иң йомшак нәрсә -....... (әнием кулы)

4.Әни суккан - .....................(авыртмый)

5.Ата-ананы тыңлаган адәм булган.

   Тыңламаган -................... (әрәм булган).

Нинди оста әйткән безнең халык.Барыбыз да әти-әни канаты астында үсик.

Алып баручы:  Ана!

                           Йөрәкнең ул иң мөкәддәс хисе

                           Күңелнең ул иң-иң түрендә

                           Ул - салкында сине җылытучың,

                           Юанычын авыр көнеңдә

Хәзер сезнең игътибарга,  җыр түгәрәгенә йөрүче уртанчылар төркеме балалары башкаруында җыр "Каз бәбкәләре"

Җыр "Каз бәбкәләре"

Алып баручы:  Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы- хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Сәйфи Кудашның шигьри юлларын  искә төшереп үтик.

Иң изге кеше - әни икән,

Ул синең өчен генә яши икән.

Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм

Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Әнкәйләрнең бөеклеген.

Яши-яши аңлыйбыз- дип яза  Р.Миңнуллин.  Әлбәттә шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга,  ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк . Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик.

Алып баручы:  Әниләр хөрмәтенә җыр "Кыш көне"

Җырны уртанчылар төркеменә йөрүче балалар башкара.

Җыр "Кыш көне"

Алып баручы:  Ана күңеле кебек җылы нурлы

                             Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

                             Ана сөюе кебек чиксез тирән.

                             Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

 Синең өчен кайгыртучы әниең булуы ннинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә , сүзен тыңларга, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Ә хәзер кадерле әниләр,  сезгә багышлап зурлар төркеменә йөрүче балалар башкаруында  "Осень"  җырын тәкъдим итәбез.

Җыр "Осень"

Алып баручы:  Әни сүзе - иң бөек сүз

                             Юк аңа һичбер алмаш

                             Иң-иң әйбәт кешеләрдә

                             Әни кебек була алмас.

Кадерле әниләр! Сезне тагы бер кат бәйрәм белән котлап, сезнең  игътибарга "Дуслык" дип аталган заманча бию тәкъдим итәбез. Җитәкчесе Кадырова Гөлнара Фәнис кызы.

Алып баручы:  Кадерле әниләр

        Бәйрәмегез сезгә бәхет,

        Сәламәтлек китерсен,

        Көнегез гел шат булсын,

        Елның һәрбер көне, Сезгә

        Әниләр көне булсын!

Алып баручы:  Чәчәк букетлары  бүләк итсәк

        Чәчәк букетлары корыр ул,

        Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

        Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт сезгә әнкәйләр! Без Сезнең алда баш иябез!

P1000157.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)

ldquo;Әнием син якты кояшым”Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,...

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...

Әниләр көненә багышланган “Әнием кояшым”дип исемләнгән кичә

Әниләргә, әбиләргә  карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык  кебек хисләр тәрбияләү;  әбиләрне, әниләрне  бәйрәм  белән  тәбрик  итү. Җырлар , шигырьләр аша  бала...