Тукай безнең күңелләрдә
классный час (подготовительная группа)

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Тукай  мәңге безнең күңелләрдә

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы:Шагыйрь иҗатына мәххәббәт,хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү;

Үстерү бурычы:Иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү;

Белем бирү бурычы: Балаларга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе

 

“Туган тел” көе яңгырый. Бәйрәмчә киенгән балалар залга керә.

Тәрбияче: Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән чыкмый торган

Халык көе туган тел.

Бала:И туган телем.Туган тел.

Сүзең алтын булган тел,

Син татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

Без бит Тукай оныклары,

Туган тел оныклары

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

Тәрбияче:Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.26 нчы апрель көнне аның тууына ... ел була. Бүген без аның туган көн кичәсенә җыелдык, Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр, җырлар  язган.

 

Җыр: “Тукайга”

Бала: Бар күңеллелек дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдәндер? Мин беләм!

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бала: Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм.

Ямьле язлар белән бергә,

Дөньяга килгән – Тукай.

Ул һаман да безнең белән,

Ул һаман да яшь бугай.

Тәрбияче: Әйдәгез, шагыйрьнең гомер юлына күз салыйк.Г.Тукай Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. 4 айлык чагында Габдулланың әтисе үлә.Габдуллага әнисе Мәмдүдә апа бар назын бирә.Әнисе җырларга, шигырьләр чыгарырга яраткан.Кечкенә Габдулланы бишек  җырлары җырлап юаткан.

 

 “Бишек җыры” башкарыла.

Тәрбияче: Бәхетле бул, дип теләкләр теләсә дә, Габдуллага әнисе назында, озак бәхетле булып яшәргә язмаган.Аңа 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе дә үлеп китә. Шуннан соң кечкенә Габдулланың авыр тормышы башлана: кулдан – кулга,авылдан – авылга йөрү, ятимлек, кимсетелүләр... Кая гына барса да, үзенең туган авылы аның күңелендә  бер хатирә булып кала.

 

“Туган авыл” җыры башкарыла.

Гали: - Карагыз әле, бу Акбайны һич тыңламый, һич аңламый.

“Кызыклы шәкерт” ( II кеч.төркеме)

             -Иии, кәҗәкәем син дә биредә мени, кил яныма, якынрак.

“Гали белән кәҗә”( I кеч. төркеме)

Сәхнәгә Күбәләк (Күбәләк  булып киенгән кыз бала) “очып” керә.Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа.Күбәләк чәчәкләр арасында “оча”. Кыз аны куып тота.

Кыз:Нинди матур күбәләк!

Сөйләшик бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарылы ( урт. төркеме)

Кыз урман аланының матурлыгына сокланып йөри.

Кыз:Монда ничек күңелле!Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек.Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый,җиләк җыя.

Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине бик тә яратыр.

Йөгереп җиләк җыям,

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

Кыз җиләк җыя-җыя чыгып китә.

Як-ягына каранып, Шүрәле керә.

Шүрәле үзенең биләмәләрен карап йөри, җимлекләргә җим сала.

-Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимим  сезгә,фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез,мин тимим сезгә, тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

“Карлыгач” (зурлар төркеме)

“Фатыйма белән Сандугач” (зурлар төркеме)

Бала: Күзләрен Аккош күленә

Төбәгән шагыйрь Тукай.

Аккошларны тик агачтан

Ясарга калды бугай.

Аккош күленә төбәгән

Шагыйрь моңсу күзләрен

Ишеткән күк “Аккошларны

Көтәм!” – дигән сүзләрен.

Бала:Аккош күленнән чыккандыр

Су анасы чәчен тарый

Тарагын чәлмәсеннәр дип

Тирә – ягына карый.

Әгәр чын алтыннан булса

Бу кадәр дә зур тарак

Теш саен килер иде

Мөгаен бер йөз карак.

Як – ягына карана – карана, калтырана-калтырана Су анасы чыга.

Шүрәле:Бу тагын кем әй, син кем? Нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы:Ой-ой-ой,зинһар, кычкырма шулай.Күрмисеңме, ничек калтыранам,җитмәсә балыкларымны, кыслаларымны сагындым. Су анасы бит мин, су анасы.

Шүрәле: Су анасы булгач, бар, үзеңнең суыңа элдерт.Минем урманымда рөхсәтсез йөрисез.

Су анасы: Әй,синең урманыңда йөрүе рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас та идем.Ләкин җәй көне, ялгышып, алтын тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты.Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин? Менә мин шул малайны,шул авылны эзлим. Булыш әле миңа, урман хуҗасы.

Шүрәле:Һәй, туганым,аңлыйм мин синең хәлеңне.Беләм мин ул гаиләне.Ул малайның абыйсы – Былтыр – бармакларымны шундый итеп кыстырды.Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф. (бармакларына өрә).

Су анасы:Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Шүрәле: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр...

Ул шул авылда. балалар бакчасына йөри.

Су анасы: Соң әйдә,киттек тизрәк шунда!

Шүрәле белән Су анасы чыгып китәләр.

Тәрбияче: Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның тыңмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

Бергә: Яз тургае булдың син, Тукай!

Тәрбияче:Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Шигъриятең синең шулай бай.

Бергә: Кырлай урманнарыдай иҗатың бай!

“Нәни Апуш” шигыре

Нәкъ Казанның артында –

Әтнә, Арча ягында,

Яшәгән ди, бер малай

Кырлай дигән авылда

Исем аты – Габдулла.

Булган икән малайның:

Үз итеп,Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр сөйләргә яраткан, да

Тыңлаучыларның барсын авызына караткан, ди.

Тәрбияче: Габдулла татар халык уеннарын да яратып уйнаган.Иң яратып уйнаган уены – “Чума үрдәк, чума каз”. Әйдәгез, шушы уенны уйнап алыйк әле.

Җырлы уен: “Чума үрдәк, чума каз”

Тәрбияче: Авыл тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән беркөнне әтисе ягыннан туган Газизә апасы Уральск ( Җаек) шәһәренә алып китә.Берничә елдан соң Тукай  Казанга китә. Шулай итеп ул сезгә, нәни дусларым, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә башлый.

“Эш беткәч уйнарга ярый” ( мәкт. әзерлек төркеме)

Тәрбияче: Балалар, бу шигырьне тыңлагач, хезмәткә кагылышлы татар халык мәкальләрен искә төшереп алыйк әле:

-“Эше юкның .... (ашы юк)”

-“Аз сөйлә ... (күп эшлә)”

-“Агач җимеше белән .... (кеше эше белән) көчле”

-“Кем эшләми ... (шул ашамый)”

-“Агачны яфрак бизәсә, ...(кешене хезмәт бизи)”.

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Г.Тукай да үзенең шигырьләрендә балаларны хезмәт яратырга өндәгән.

                   Г.Тукай халык көйләрен дә бик яратып тыңлаган. Хәзер аның яраткан “Әнисә” көенә татар биюен карап үтәрсез.

“Әнисә” көенә татар биюе башкарыла

Тәрбияче: Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тургай!

-Әйдәгез, балалар, инде гимныбызга әйләнгән “Туган тел”не җырлап алыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла

Тәрбияче:Туган телне күңел гөле итеп

Саф көенчә сакла гомергә

Рухи кыйблаң булсын татар теле

Илең йөрсен уйда гел бергә.

-Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, шуның белән безнең шигырь бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

“Яңа ел кичәсе”

 

Зал бәйрәмчә бизәлә.Яңа ел турында салмак кына көй яңгырый.

Хәйләкәр төлке керә:

-Уф бәйрәмгә әзерләнгәннәр,(телефонны ала).Алло,Аллао. (ашыга).Мине убырлынская белән тоташтырыгыз әле? – Алло, синме бу?Монда бәйрәм башланырга тора, куян баласы дуслары белән бәйрәмгә килергә чыккан, тиз арада тоткарла! (телефонны куя).Уф, җитештем, җитештем.Аллага шөкер! Тукта әле,чыршының да утларын сүндереп китим.(чыршының утын сүндерә).(Чыгып китә).

 

Алып баручы: Хәерле көн,кадерле балалар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны даякынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез.

Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,

Якты булсын бәйрәм көннәре!

Бәхет бураннары алып килсен

Яңа елның карлы җилләре.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы: Балалар, әйдәгез,бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк, биик, шигырьләр сөйлик, уйныйк.

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

 

Алия Ф.: Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Матур ул һаман да.

Эльза: Чыршы, чыршы бизәлгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә,

Алып килгәнсең.

Диана: Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра.

Алия Р.: Күрегез чыршы апаны

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Аяз: Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә,нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Әмир:Әйдә, чыршы, түрдән уз,

Туңгансыңдыр тиз җылын.

Җырла безгә быелгы

Дәртле Яңа ел җырын.

 

Җыр: “Кечкенә чыршы”

1.Урманда чыршыга

Кыш көне салкын.

Алып кайттык өйгә

Ул тора басып.

 

2.Өскә куйдык йолдыз

Барсы да булды

Шулай каршылыйбыз

Без яңа елны

 

Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркесегә атланып Убырлы килеп керә.Себерсен тыялмыйча интегә, чыршыны урап чыга.

 

Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп).Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Төлке килеп керә

Төлке: Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тарталармы? Мин списокка кердем микән?

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр. (Шулвакыт кесәсендә телефон шалтырый).

-Алло-алло, тавышланмагыз.Нәрсә? Кыш бабай белән Кар кызы, яңа ел бәйрәменә юлга чыкканнар дисеңме?

Төлке: Дуслар! Кыш бабай белән Кар кызын, яңа ел бәйрәмен каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы: Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен. (Себеркесенә утырып китә).

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, без алар килгәнче чыгышларны дәвам итик.

Сөләйман: Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң

Битләр кызара

Кар бөртекләре

Өстеңә куна

Үзләре матур,

Һәм салкын була.

Нәзирә: Төрле-төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп,

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Рамзан: Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән бәйлән.

Әхмәт:Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Алинә: Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбездә.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы: Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары  оча. (Ишеккә бара).Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай: (ерактан) Э –һе – һей! (залга Кыш бабай керә.)

Исәнмесез, балалар! Яңа ел котлы булсын!

Яңа ел белән, нәниләр, тәбриклим мин дә сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне!

 

Чыршы тирәсендә Кыш бабай белән бию.

 

Кыш бабай: Кар кызы, күр, ничек үсеп киткәннәр.Зур балалар булганнар!

Балалар, һөнәрләрегезне дә күрсәтегез инде.

Зәлинә: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Безнең сөйгән кунак син

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

Ясминә: Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Инзил: Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабызны

Сагынып көттек.

 

Уен: “Өшетәм”

 

Уен: “Кар көрибез”

 

Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә,чыршы астын барып карый.

Алып баручы: Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай: Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы: Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай: Һм-м...Килмәде дисең инде алайса. Төлке дус, кил әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Кар кызын алып кил.

 (Төлке чыгып китә)

Алып баручы: Кыш бабай, кара әле, безнең кечкенә куяннарыбыз да бар, әйдә алар турында бер матур җыр тыңлап кит әле.

Җыр: “Ак куян”.

1.Ак куян, йомшак куян

 Безгә кунакка килгән.

 Койрыгы кыска гына,

 Колагы җиргә тигән.

2.Әйдәгез кунакларны

           Кишер белән сыйлыйбыз.

               Тыпыр-тыпыр-тыпыр-тыпыр

    Сикерешеп уйныйбыз.

(Кар кызы белән Төлке керә.)

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Яңа ел белән сезне, Яңа бәхетләр белән!Яңа елда зур үсегез, көн дә артсын көчегез.Яңа елда уңышлар телим сезгә мин, дуслар!

Балалар: Рәхмәт, Кар кызы.

Мәрьям Г.: Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә.

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки, биерсең син дә.

(Кар кызы белән Кыш бабай бии).

Кыш бабай: Уф, арыдым! (Егыла). Кар кызы белән алып баручы күтәреп утырталар.

Алып баручы: Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер балаларның шигырьләрен тыңларсың.

Кәрим: Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Зәринә: Кыш бабай килгән

Ап – ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Мәрьям Ю.: Чыксаң өшетә

Битне чеметә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Азамат: Җырлый-җырлый әйләнәбез

Чыршы синең тирәңдә.

Кунак булып ак сакаллы

Бабаебыз килгәнгә.

Хоровод “У меня, у тебя”

 

Гадел: Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгә.

Кунак булырсың

Кер өебезгә.

Зиннур: Кыш бабай мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Җыр: “Дед Мороз”

1.Дед Мороз,Дед Мороз

     Деткам елочку принес./2

                                                     А ней фонарики

                                                  Золотые шарики /2

2.Дед Мороз,Дед Мороз

          Деткам сладости принес. /2

       Вафли ароматные

            И конфеты мятные /2

Алып баручы: Рәхмәт бабай,сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем,дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кар кызы: Болай гына булмый инде,Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай: Өләшербез, әлбәттә.Кая соң  әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли).Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (таягын болгый). Ярый алайса, бик әйбәт, хәзер капчык та керер.Күчтәнәчеңне алып, атлап түгел, йөгереп кер, капчыгым, тизрәк!

Алып баручы: Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Адилә: Яңа бәхет,яңа шатлык

 Алып килсен Яңа ел.

  Яңа җиңүләре белән

 Котлы булсын Яңа ел.

Бераз гына моңсуда

Ник икәнен мин беләм.

 Хушлашабыз, чөнки без

Бүген иске ел белән.

Рамазан:Яңа ел килә диеп,

Урман, кыр куана.

Чыршылар, усаклар,

Ак карга коена.

 

 Җыр: “Чыршыкай”

1.Ямь – яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай./2

 

2.Сиңа килгән кунаклар,

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай./2

 

Капчык керә. (аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра)

Кыш бабай: (капчыктан бер пакет бүләк ала). Капчык эченнән клоун килеп чыга. Кыш бабай белән клоун чыршы төбендәге капчыктан күчтәнәчләр алалар. Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшәләр.

Кыш бабай: Бәйрәм үтте, сәгать сукты

-Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Кар кызы: Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр.

 

Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр.

 

Алып баручы:

Сау булыгыз.

Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил!

Сине каршылый

Бөтен Туган ил.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_kunellrd1.docx24.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы бюджет

 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

“Тукай безнең күңелләрдә”

(мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә бәйрәм иртәсе)

Төзеде: тәрбияче Мирзаһитова Г.Р.

Актаныш,2020

Тукай  мәңге безнең күңелләрдә

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы:Шагыйрь иҗатына мәххәббәт,хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү;

Үстерү бурычы:Иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү;

Белем бирү бурычы: Балаларга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе

“Туган тел” көе яңгырый. Бәйрәмчә киенгән балалар залга керә.

Тәрбияче: Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән чыкмый торган

Халык көе туган тел.

Бала:И туган телем.Туган тел.

Сүзең алтын булган тел,

Син татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

Без бит Тукай оныклары,

Туган тел оныклары

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

Тәрбияче:Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.26 нчы апрель көнне аның тууына ... ел була. Бүген без аның туган көн кичәсенә җыелдык, Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр, җырлар  язган.

Җыр: “Тукайга”

Бала: Бар күңеллелек дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдәндер? Мин беләм!

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бала: Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм.

Ямьле язлар белән бергә,

Дөньяга килгән – Тукай.

Ул һаман да безнең белән,

Ул һаман да яшь бугай.

Тәрбияче: Әйдәгез, шагыйрьнең гомер юлына күз салыйк.Г.Тукай Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. 4 айлык чагында Габдулланың әтисе үлә.Габдуллага әнисе Мәмдүдә апа бар назын бирә.Әнисе җырларга, шигырьләр чыгарырга яраткан.Кечкенә Габдулланы бишек  җырлары җырлап юаткан.

 “Бишек җыры” башкарыла.

Тәрбияче: Бәхетле бул, дип теләкләр теләсә дә, Габдуллага әнисе назында, озак бәхетле булып яшәргә язмаган.Аңа 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе дә үлеп китә. Шуннан соң кечкенә Габдулланың авыр тормышы башлана: кулдан – кулга,авылдан – авылга йөрү, ятимлек, кимсетелүләр... Кая гына барса да, үзенең туган авылы аның күңелендә  бер хатирә булып кала.

“Туган авыл” җыры башкарыла.

Гали: - Карагыз әле, бу Акбайны һич тыңламый, һич аңламый.

“Кызыклы шәкерт” ( II кеч.төркеме)

             -Иии, кәҗәкәем син дә биредә мени, кил яныма, якынрак.

“Гали белән кәҗә”( I кеч. төркеме)

Сәхнәгә Күбәләк (Күбәләк  булып киенгән кыз бала) “очып” керә.Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа.Күбәләк чәчәкләр арасында “оча”. Кыз аны куып тота.

Кыз:Нинди матур күбәләк!

Сөйләшик бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарылы ( урт. төркеме)

Кыз урман аланының матурлыгына сокланып йөри.

Кыз:Монда ничек күңелле!Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек.Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый,җиләк җыя.

Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине бик тә яратыр.

Йөгереп җиләк җыям,

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

Кыз җиләк җыя-җыя чыгып китә.

Як-ягына каранып, Шүрәле керә.

Шүрәле үзенең биләмәләрен карап йөри, җимлекләргә җим сала.

-Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимим  сезгә,фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез,мин тимим сезгә, тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

“Карлыгач” (зурлар төркеме)

“Фатыйма белән Сандугач” (зурлар төркеме)

Бала: Күзләрен Аккош күленә

Төбәгән шагыйрь Тукай.

Аккошларны тик агачтан

Ясарга калды бугай.

Аккош күленә төбәгән

Шагыйрь моңсу күзләрен

Ишеткән күк “Аккошларны

Көтәм!” – дигән сүзләрен.

Бала:Аккош күленнән чыккандыр

Су анасы чәчен тарый

Тарагын чәлмәсеннәр дип

Тирә – ягына карый.

Әгәр чын алтыннан булса

Бу кадәр дә зур тарак

Теш саен килер иде

Мөгаен бер йөз карак.

Як – ягына карана – карана, калтырана-калтырана Су анасы чыга.

Шүрәле:Бу тагын кем әй, син кем? Нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы:Ой-ой-ой,зинһар, кычкырма шулай.Күрмисеңме, ничек калтыранам,җитмәсә балыкларымны, кыслаларымны сагындым. Су анасы бит мин, су анасы.

Шүрәле: Су анасы булгач, бар, үзеңнең суыңа элдерт.Минем урманымда рөхсәтсез йөрисез.

Су анасы: Әй,синең урманыңда йөрүе рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас та идем.Ләкин җәй көне, ялгышып, алтын тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты.Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин? Менә мин шул малайны,шул авылны эзлим. Булыш әле миңа, урман хуҗасы.

Шүрәле:Һәй, туганым,аңлыйм мин синең хәлеңне.Беләм мин ул гаиләне.Ул малайның абыйсы – Былтыр – бармакларымны шундый итеп кыстырды.Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф. (бармакларына өрә).

Су анасы:Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Шүрәле: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр...

Ул шул авылда. балалар бакчасына йөри.

Су анасы: Соң әйдә,киттек тизрәк шунда!

Шүрәле белән Су анасы чыгып китәләр.

Тәрбияче: Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның тыңмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

Бергә: Яз тургае булдың син, Тукай! 

Тәрбияче:Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Шигъриятең синең шулай бай.

Бергә: Кырлай урманнарыдай иҗатың бай!

“Нәни Апуш” шигыре

Нәкъ Казанның артында –

Әтнә, Арча ягында,

Яшәгән ди, бер малай

Кырлай дигән авылда

Исем аты – Габдулла.

Булган икән малайның:

Үз итеп,Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр сөйләргә яраткан, да

Тыңлаучыларның барсын авызына караткан, ди.

Тәрбияче: Габдулла татар халык уеннарын да яратып уйнаган.Иң яратып уйнаган уены – “Чума үрдәк, чума каз”. Әйдәгез, шушы уенны уйнап алыйк әле.

Җырлы уен: “Чума үрдәк, чума каз”

Тәрбияче: Авыл тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән беркөнне әтисе ягыннан туган Газизә апасы Уральск ( Җаек) шәһәренә алып китә.Берничә елдан соң Тукай  Казанга китә. Шулай итеп ул сезгә, нәни дусларым, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә башлый.

“Эш беткәч уйнарга ярый” ( мәкт. әзерлек төркеме)

Тәрбияче: Балалар, бу шигырьне тыңлагач, хезмәткә кагылышлы татар халык мәкальләрен искә төшереп алыйк әле:

-“Эше юкның .... (ашы юк)”

-“Аз сөйлә ... (күп эшлә)”

-“Агач җимеше белән .... (кеше эше белән) көчле”

-“Кем эшләми ... (шул ашамый)”

-“Агачны яфрак бизәсә, ...(кешене хезмәт бизи)”.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Г.Тукай да үзенең шигырьләрендә балаларны хезмәт яратырга өндәгән.

                   Г.Тукай халык көйләрен дә бик яратып тыңлаган. Хәзер аның яраткан “Әнисә” көенә татар биюен карап үтәрсез.

“Әнисә” көенә татар биюе башкарыла

Тәрбияче: Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тургай!

-Әйдәгез, балалар, инде гимныбызга әйләнгән “Туган тел”не җырлап алыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла

Тәрбияче:Туган телне күңел гөле итеп

Саф көенчә сакла гомергә

Рухи кыйблаң булсын татар теле

Илең йөрсен уйда гел бергә.

-Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, шуның белән безнең шигырь бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...