"Тукай - безнең күңелләрдә"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Насрыева Ландыш Нуровна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_beznen_kunellrd.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

“Тукай  безнең күңелләрдә”.

Максат:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърияткә  кызыксыну тәрбияләү.
  2. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
  3. Шагыйрьгә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Музыка астында балалар залга кереп утыралар.

Татар өенең күренеше. Бер ана бишек тирбәтә. Үзе бишек җырын җырлый:

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдәрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач

Галим булып китәр бу.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом күзеңне йолдызым.

Кичтән йокың кала да

Йоклап үтә көндезең.

Әлли-бәлли, көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул,диярмен.

Алып баручы:- Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Г.Тукай Арча  районының Кушлавыч авылында туган. Г.Тукай кечкенәдән ятим, әти-әнисез калган, чит кешеләр кулында ачлы-туклы яшәгән. Ул бик күп авырлыклар, рәнҗетүләр күрән. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.

Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Г.Тукай шигырьләре балаларны укуны, эшне яратырга , табигатьне сакларга өйрәтә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә.

1 нче бала:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

2 нче  бала:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне- безнең бәйрәм.

                   “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

3 нче бала:

Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Матур итеп биик без.

                                 Бию  татар

Алып баручы:

Яз һәм Тукай...

Гел янәшә атлый,

Шау чәчәккә төреп җиһанны,

Язлар белән җирдә яшәү туа.

Тукай белән- шигъри моңнары,

Күпме буын “Туган телен”ен тыңлый,

Моңайганда –көйләп юана...

Әкиятен, шигырен укып,

Бик күп сабый бала куана.

       “Яз” җыры башкарыла.

Алып баручы: - Г.Тукай авылны бик яраткан, кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигать сөюче бала булган. Ул һәр бөҗәк, һәр үлән яфрагы, һәр чәчәк белән серләшкән. Сезгә дә, балалар, табигатьне яратсыннар дип бик күп матур шигырьләр, әкиятләр калдырган.

Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйлиләр:

“Карлыгач”

“Бала белән күбәләк”

“Гали белән кәҗә”

“Кызыклы шәкерт”

“ Фатима белән сандугач”

“Кызыклы шәкерт”

“Кошларга”

“Ел фасыллары”

“Безнең гаилә”

“Эшкә өндәү”

Шүрәле балеты көенә, Шүрәле керә, төрле хәрәкәтләр ясый, балаларны кытыклаган кебек кылана, сикерә.

Шүрәле:

Ого, күпме балалар,

Кети-кети уйнысы килә

Минем алар белән,

Әнә теге кыз белән,

Менә бу малай белән.

Куып тотам мин аларны,

Яратам шул аларны,

Барммакларым бик озын,

Ә мөгезем, койрыгым,

Һайран калырлык үзем.

(Шүрәле балетының икенче өлеше яңгырый, Былтыр керә)

Былтыр: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Былтыр, таныдыгызмы? Мин кайсы әкияттән?

Балалар: “Шүрәле” әкиятеннән.

Шүрәле: (Агачлар артына кача, сикереп чыга)

Һоп, менә мин, күптән көттем мин сине,

Әйдә-әле егет кети-кети уйныйк без

Шулай күңел ачыйк без.

Былтыр: Әй, урман сарыгы син,

Мактанчык, тагын нинди явызлык белән,

Балалар янына килдең әле син?

Бармакларыңны кыстырганны

Күптән оныттыңмы син?

(Шүрәле кача Былтыр куып тота)

Шүрәле: Былтыр, гафу ит, җибәр мине, тимә син,

Башка беркемне дә кыерсытмам,

Явызлыклар һич эшләмәм.

Былтыр: Әйдә,әйдә, күп сөйләмә,

Кача алмассың син бүтән.

Шүрәле: Тыңла әле, Былтыр мине...

Балалар бакчасына килдем мин,

Г.Тукай бәйрәменә

Берсенә дә тимәдем,

Берсен дә кытыкламадым,

Ник миңа ышанмыйсың?

Ник мине тыңламыйсың?

Былтыр: Г.Тукай бәйрәменә дисеңме? Алдашмыйсыңмы?

Шүрәле: Юк,юк.  бәйрәмгә килдем.

Былтыр:- Ярый алай булгач, мине урманда бик күп эшләр көтә. Балалар, Шүрәлене сезнең янда калдырам. Бергә күңел ачыгыз, бергә бәйрәм итегез. Сау булыгыз.

Алып баручы: татар теле минем туган телем,

                           Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

                           Шул телдә әкият сөйлим мин.

                            Шул телдә җырлар җырлыйм мин.

         Җыр “Шүрәле”.

Шүрәле:

 Мин Тукай әкиятеннән килдем сезгә кунакка,

Китаптагы сорауларны сезгә бирәсем килә.

Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә башы булган?

кемнең алтын тарагын урлаганнар?

Кайсы шигырьдә куян яшь балага үзенең хәсрәтен сөйли?

Авызы белән балчык ташый, матур итеп оя ясый, нәрсә ул?

Шүрәле:

Рәхмәт, балалар, сез бик күп беләсез икән.

Бәйрәмгә мин буш кул белән килмәдем,

Күп-күп кызыклы уеннар алып килдем.

Уен: “Кайсы әкияттән”.

Шүрәле:

Рәхмәт сезгә, балалар,

Бик күңелле үтте бәйрәм,

Җырладык та, биедек тә,

Бер капчык шигырь

 өйрәндем  сезнең белән

Хәзер китим урманга

Җәнлекләр көтә анда.

Алып баручы:- Сау булыгыз. Балалар, шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...