Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
план-конспект занятия на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mnge_yashi.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Әҗәкүл авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Миннахметова Накия Хамбәл кызының бәйрәм прграммасы конспекты.

Тема: “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә”

 Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларның Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү. Аның әсәрләренә кызыксыну уятып, әсәрләр аша туган телне, туган җирне, кошларны, хайваннарны  яратырга, матурлыкны тоя белергә, алдашмаска, кечкенәдән гел дөресен сөйләргә, кеше әйберенә кагылмаска өйрәтү. Күренекле шәхесләргә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Г. Тукайның портреты, төрле әкиятләргә иллюстрацияләр, ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр, агачлар куела.

-Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар һәм апалар! Кәефләрегез әйбәтме? Шулай булгач бәйрәмне башлыйбыз.

Язның иң матур бер көнендә карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чакта башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Эти-эниле, тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирәләр.

-Балалар, сүз кем турында бара? Әйе, менә бүген без сезнең сезнең белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

Шигырь: ”Бәйрәм бүген!” М.Әндәрҗанова

1 бала. Тал бөреләре ачыла,

Кояш балкый, нурлана

2 бала. Барчабыз бүген шатлана,

Бераз дулкынлана да.

1 бала. Чөнки шундый язда

Бөек Тукай аваз салган

2 бала. Бездәй нәни сабыйларга

Истәлеккә шигырь, әкиятләр бик күп калган.

Г. Тукай 1886 ынчы елның 26 апреленда мулла гаиләсендә дөнҗяга килә. Габдуллага 4 ай булганда әтисе, ә инде 4 яше тулганда әнисе үлеп китә.

Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Уральск (Җаек) шәһәрләрендә уза.

Шагыйрь гомере, ни кызганыч кыска була. Әммә шул кыска вакыт әчендә ул балалар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр иҗат итеп калдыра. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен балаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.

  1. Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады,

Без-”Туган телдән” туганнар

Без Тукай оныклары.

Шигырь: ”Тукай телем” М. Әндәрҗанова сүзләре.

Габдулла Тукайны белмәгән кеше сирәктер. Аның шигырьләрен, әкиятләрен барыбыз да яратабыз. Аның әсәрләрен татар балалары гына түгел, хәтта рус балалары да өйрәнәләр, бик күп кенә чит телләргә тәрҗемә итәләр.

  1. “Безнең гаилә”.
  2. “Бабай”.
  3. “Ак бабай”.

Г. Тукай үзенең шигырьләрендә балаларны хезмәтне яратырга, алдашмаска, ялганламаска, кечкенәдән гел дөресен сөйләргә, кеше әйберенә кагылмаска киңәш биргән.

Шигырь: “Эшкә эндәү”, “Сабыйга”,“Фатыйма белән Сандугач”.

-Балалар, Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел,

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма.

Җыр: ”Тукай абый”.

Тагын нинди шигырьләренә безнең композитор абыйларыбыз көй язган әле? (Туган авыл, Карлыгач һ. б.)

Җыр: ”Уянмас йокы”.

Тукай туган телен генә түгел, туган авылын, аның табигатен, урманындагы кошларын, җәнлекләрен бик яраткан. Без аның шулай икәнен хәзер шигырьләр тыңлап үткәч күрербез.

  1. Туган авыл. 2. Кошларга. 3. Карлыгач.

Ул табигать күренешләре турында табышмаклар язып калдырган. Хәзер балалар шул табышмакларны әйтерләр, ә бер бала чыгып “Бу кайчан булыр?” дигән сорауга җавап итеп тиешле рәсемне күрсәтер.

1 кыз бала керә.

Ай! Нинди матур алар! Нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек, ә җиләкләре...(кулында кәрзин, җиләк җыя)

Күбәләкне күрә.

Ай, нинди матур күбәләк. Сөйләшикче бергәләп.(Күбәләк очып йөри) Кыз аны тотмакчы була.

3) Шигырь:”Бала белән күбәләк”.

Мәтәлчек ата-ата, маэмай булып киенгән бала килеп керә. Малай күренә.

Шигырь:”Кызыклы шәкерт”.

- Балалар, безнең тагын бер кунагыбыз бар икән әле (куянны күрәм, агач төбендә утыра).

Алып баручы: И куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңаясың нинди хәсрәт кайгыдан?

Шигырь:”Бичара куян”.

Шигырь бетүгә ишектән Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Исәнмесез, балалар!

Минем исемем Шүрәле.

Г. Тукай әкиятеннән мин.

Сез белмисездер әле?

Алып баручы: Шүрәле, син безнең белән шаярырга дип килдеңме.

Шүрәле: Юк, юк, сез нәрсә. Мин бит урманда гына шаярам. Ә сезнең балаларыгыз бик матур бәйрәм итеп утыралар.

Алып баручы: Күңелсезләнмә, Шүрәле, әйдә син дә безнең белән ял итеп ал.

Шүрәле: Рәхмәт сезгә, мин бик шат. Мин бик кызык уен беләм. “Без, без, без” дигән. Уйныйбызмы?

Без, без, без идек

Без унике кыз идек.

Барыбызга бер шатлык

Бик кызык уен таптык.

Кем тели, уйнап карый

Кагыйдәсе бик гади.

Әйе-ыһы, димәскә

Сөйләшмәскә, дәшмәскә.

Авызыбызны яптык,

Әйтерсең лә, су каптык.

(Шүрәле балаларны сөйләштереп карый, көлдерә, төрле сораулар бирә, сикерә, мәтәлчекләр ата).

Шүрәле: Кара инде боларны

Чыкмый хәтта тыннары.

Сәйләшмиләр, көлмиләр

Әйе-ыһы димиләр.

Хәзер көлдерәм мин сезне, көл инде көл, көлле күмәч бирермен. Көл капчыгына салырмын (көлгән балага җәза бирелә, шигырьләрен сөйлиләр).

  1. “Җир йокысы”.
  2. “Арба, чана, ат”.

Алып баручы: Рәхмәт инде, шүрәле, бик кызык уен уйнадык. Син аргансыңдыр, утырып, безнең белән ял итеп ал (физ.минутка).

“Су анасы” әкиятеннән өзек уку, хәрәкәтләр ясау.

Җәй көне (куллар өстә) эссе һавада (кояшка үреләләр)

Мин суда коенам, йөзәм (куллар белән йөзү хәрәкәтләре ясау).

Чәчрәтәм, уйныйм (су чәчрәтү), чумам (суга чуму),

Башым белән суны сөзәм (башларын болгыйлар).

  1. Бу шигырь юллары кайсы әкияттән алынган иде? Әйе, су

анасыннан.

Бүген безнең бәйрәмгә ул үзе килеп җитәргә тиеш иде, нишләптер күренми, әллә Шүрәле икәүләп эзләп китәбезме? (басмада утырган су анасын күреп ала).

Су анасы, нишләп бәйрәмгә килмичә, моңаеп утырасың?

Шүрәле: Әй, син! Су анасы!

Безнең якка карачы.

Утырыйк бергә, сөйләшик

Балалар янына барыйк.

Су анасы: Сезнең беләнме?

Мин бик барыр идем дә

Чәчләрем таралмаган.

Күчтәнәчкә бирер өчен

Бүләгем алынмаган.

Алып баручы: Нишләргә инде хәзер? Белдем-белдем, чәчләреңне мин үрәм. Кайда матур тарагың?

Су анасы: Су төбендә калды.

Шүрәле: Ә мин агачтан таракны

Бик оста ясый беләм.

Күзегезне йомыгыз

Һәм тик кенә торыгыз.

Балалар күзләрен йомалар. Шүрәле зырылдап әйләнә дә, кесәсеннән агач тарак чыгара.

Менә дустым сиңа тарак

Чәчләреңне куйчы тарап (суанасы чәчен тарый, алып баручы үрергә булыша).

Шүрәле: Бигрәк күркәм, күз тимәсен дип куркам.

Су анасы: Сез миңа сокланмагыз,

Мине халыккатудырган

Тукайга сокланыгыз.

Алып баручы: Бик дөрес әйтәсең син, безгә ашыгырга кирәк, безне балалар көтә.

Су анасы: Минем тарагымны урлаган малай монда юкмы соң?

Алып баручы: Юк-юк, безнең балалар бакчасынаәйбәт балалар гына йөри. Хәзер менә сиңа Эльвина “Гали белән кәҗә” шигырен сөйләп күрсәтер.

Шигырь: “Гали белән кәҗә”.

Су анасы: Бәйрәм булгач, аның кызыгы-мызыгы да булыр инде. Бераз исап-хисап тотып алыйк.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән диме?

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән имеш.

Балалар, Галинең мөгезе юк, ә кәҗәнең ничә мөгезе бар? Галинең ике аягы бар, ә кәҗәнеке ничә аяк? Ә өч кәҗәдә ничә мөгез?

Гали аны чирәм белән кунак итә, ди.

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Рәхмәт укый белгәч, акыллы кәҗә була инде ул, әйеме? Ә сез рәхмәт әйтә беләсезме? Рәхмәт дип кайчан һәм кемгә әйткәнегез бар?

  1. Балалар, сезгә дә рәхмәт инде, шулай матур җавап биргәнегез өчен, Г.Тукай әсәрләрен белгәнегез өчен.

Ишектән Сарык белән Кәҗә керәләр.

Кәҗә: Микикики, микикики. Без кая килеп чыктык соң?

Сарык: Бу – урман да түгел, кышкысалкын да сизелми, нишләптер балалар җыелган. Без кайда соң?

Алып баручы: Сез “Каенкай” балалар бакчасында.

Кәҗә: Шулай мени? Сарык абзый, бәлки без дә калырбыз. Миңа бик тә ошап китте бу бакчада.

Сарык: Кәҗә сакалбай, тукта әле, балалар безнең кайсы әкияттән килгәнебезне әйтсәләр калырбыз (балаларның җаваплары).

Кәҗә: Безне таныдыгыз. Хәзер без сезгә табышмаклар әйтеп карыйбыз, ә сез җавапларның Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килгәнен әйтерсез.

  • Кулы юк - балчык ташый

Балтасы юк - өй ясый. (кар).

  • Сакаллы килеш туа

Берәү дә гаҗәпләнми.

  • Чуар йомшак күлмәге

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып

Я кала җирдә посып.

  • Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме аның ничек?

  • Туннарга киндерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык

Исеме аның – сарык.

  • Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”, - дип кычкыра

Туганнарын чакыра.

Ул кем әле?

Алып баручы: Күрдегезме инде, безнең балалар Габдулла Тукай әсәрләрен ничек әйбәт беләләр, чөнки алар аны яраталар.

Тукай! Нинди бөек исем! Аның арабыздан киткәненә бик күп еллар үтсә дә, ул һич тә бездән ерагаймый, һаман якыная гына бара. Ул безнең йөрәкләрдә. Якты йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Карашагыйрҗ, бүген текәлеп.

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган уйларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Портреты янына чәчәкләр куялар. Ә без аны 1 минутлык тынлык белән искә алабыз. Рәхмәт. Ә хәзер Г.Тукайның гимн урынына куллана алырлык

“Туган тел” җырын бергәләп  башкарып, бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....