Тукай - безнең күңелләрдә
материал (развитие речи, старшая группа) по теме

Мухамадиева Эндже Рафисовна

 

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:  Язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып. Туган ягыбызга ямьле апрель ае килде. 26 нчы апрель көнне безнен яраткан шагыйрьебез Г.Тукай дөньяга аваз сала. Габдулла Тукай- өлкәннәрнен дә, балаларнын да яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарын ишетеп үскән. Ул бик аз яшәгән. Ләкин, ул безгә зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                      Тукай - безнен күнеллэрдэ.

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:  Язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып. Туган ягыбызга ямьле апрель ае килде. 26 нчы апрель көнне безнен яраткан шагыйрьебез Г.Тукай дөньяга аваз сала. Габдулла Тукай- өлкәннәрнен дә, балаларнын да яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарын ишетеп үскән. Ул бик аз яшәгән. Ләкин, ул безгә зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

Тәрбияче:  Әкиятләрдәге Шүрәлеләр Кырлаенда яши бүгендә Шигырь, чишмәләрен җырга күчеп ,яшь сандугачлар телендә.

Ничә буын сина ин кадерле, бер кешесе итеп сагына. Син остаз да мөгаллимдә булып, яшисен күк туган ягында.

1. Салкын кышлар үтеп яз килгәндә, Җылы яктан кошлар кайтканда, Туган көнен синен бөек Тукай, Тугры халкын итә тантана.

Тәрбияче: Бүген без Г.Тукайнын тормышы хәм иҗаты турында сөйләшергә җыелдык-шигырьләрен, җырларын тынларга, әкиятләрен искә тошерергә.

2. Г.Тукай Арча районы Кушлавыч авыланда туган. 5 яшеннән әти-әнисез ятим кала. Тугыз яшенә кадәр авылда яши - малайлар белән су коенырга, балыкка йөри, өлкәннәргә булыша. Бала чага ятимлектә үтә. Зуррак үскәч күп итеп шигырьләр, әкиятләр яза. Без аларны яратып өйрәнәбез. Хәр елны Г.Тукайнын туган көненә багышлап бәйрәм кичәләре, рәсем күргәзмәләре оештырабыз. Бөек шагыйребезне зурлыйбыз, искә алабыз. Ул бик яшьли үлсәдә, әммә әсәрләре-озын гомерле.

Җыр "Туган тел".

З.Илдә кояш, җирдә кояш, йөздә кояш, күздә кояш, Көндәгечә көлә кояш, әмма бүген үзгә кояш.

4. Илдә кояш, җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне-безнен бәйрәм.

5. Бәйрәмнәрен алда икән әле, кара шагыйр бүген текәлеп. Халкын килде, сина мәхәббәтен ал чәчәкләр белән белдереп.

  1. Заман башка, әмма халкы анын сөйләшә гел сине телендә. Җырлап яши алар җырларыңны юк белмәгән сине илендә.
  2. Син күрмәгән яна буын килде котлап бүген туган көненне, Киләчәккә барган улларыннан ишетәсен "Туган тел"енне.
  3. Хәр яз саен изге туфрагында гөлләр чәчәк ата бер дигән. Синен арттан Такташта и туган тел матур тел дигән.

Көй янгырый залга күбәләк очып керә, бии. Биеп бетергәч кыз күбәләкне тотмакчы була куып йөри.

Җыр :"Бала белән күбәләк". ( Г.Тукай сүзләре, З. Хәбибуллин көе)

Залга Шүрәле керә кыз кача. Шүрәле бии, кызны эзли.("Пар ат" көе уйный. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, агач чабарга тотына. Шүрәле анын янына килә.

Шүрәле: Әй, егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы? Б: Мин -Былтыр. Ә син кем? Шүрәле: Мин Шүрәле. Әйдә уйныйк инде.

Балалар: Әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар, син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.

(Шүрәле тыга, кулы кысыла). Шүрәле: (елый). Бармагымны Былтыр кысты, ярдәм итегез. Тәрбияче: Балалар, Шүрәле кызганыч бит, ярдәм итәбезме? Балалар: Итәбез(Шүрәленен кулын тартып алалар)

"Шүрәле" уены оештырыла. Шүрәле уртада.

Балалар:Ачуланган, турсайган, Шүрәлене күр әле, Онытырга вакыт инде былтыргы үпкәләрне. Әй Шүрәле, Шүрәле безнен янга кил әле, Син яхшы бит, син әйбәт бит, бергәләп көлик әле.

Шүрәле: Бигрәк озын кулларым, күзләрем йөреп тора. Килеш килбәтемне күргәч, көләсен килеп тора. Мин Шүрәле, Шүрәле, чакыргач килдем әле, Онытып үпкәләрне көлдереп алыйм эле.

Шүрәлене кытыклый ,балалар көләргә тиеш түгел.Бию беткәч Шүрәле баларга рәхмәт әйтеп чыгып китә.

Мин сезгә бик рәхмәтле,хәрчак шулай Шүрәлегә

Булыгыз мәрхәмәтле.

Тәрбияче: Ишетәсезме урман ягыннан су аккан тавыш ишетелә, басмада кемдер утыра- су анасы икән бит.Кулында алтын тарак ялтырый.

Су анасы: Суларга карыйм әле чәчемне тарыйм әле,Чумып бакалар белән бер уйнап алыйм әле. (Су анасы чәчен тарап бетергәч суга чума)

Малай (күл янына килә)

Су анасы ,су анасы,су астында ниләр бар? Әйдә бире чык әле, безгә сөйләп бир әле. (Су анасы уртага баса ,күзен бәйлиләр .Су анасы күзен бәйләгән килеш йөзү хәрәкәте ясый,баларны капшап карый , кем икәнен әйтә).Уен беткәч су анасы басмага килш , малай таракны алып качкан була. Су а-сы :Качма, качма,тукта ,карак

Ник аласын ,ул бит минем алтын тарак. (Балалар эт булып өрәләр.Су анасы кире китә.) Малай: Әни ,алтын тарак таптым ,сусадым ардым ,

Мин бик озак чаптым. Әни: Аргансын улым ,ят йокларга.

Ишек шакыйлар.әни тәрәзәдән карый. -Ни кирәк ,кем бу,кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы: Су анасы мин, китер кая минем алтын тарак ? Бир!Бая көндез качты синен углын, карак!

(Әни тиз генә таракны тәрәзәдән ата,малаен орыша)

-Нигә сорусыз кеше әйберсенә тиясен? Ах, юнсез ,малай!Бүтән

болай эшләмә анладынмы мине?

Малай:Анладым әни ,бүтән тимәм.

“Су анасы” әкияте ( Г.Тукай)

Ишектән Гали белән кәҗә керә хәм сарык Кәҗәнен авызында печән.

Гали: Микикики кәҗәкәем, кер инде, тәмле печән белән сыйлыйм

                                 “Гали белән кәҗә” шигерен сөйли. (Г.Тукай)

Кәҗә: Гали мине бик ярата ,печән генә ашатып тора.(Сарык ка төртә

-мә печән аша ,ярый гали бар ,ул булмаса кем печән ашатыр иде .Әбинен печәне бетте ,чыгарып җибәрде бит безне.

Кәҗә белән сарык :Сандугачнын балары өздереп сайрый усакта.

Бүреләр дә качып беттеҗуркып кәҗә сарыктан. -Балаларга табышмак әйтик тә ,әбине сагындык -бә-бә, мики-ки-ки.

Кайтыйк инде

Туннарга киендерә ,җылыта сөендерә,

Тоягы анын ярык .исеме анын ....(сарык). Тәрбияче.: Балалар. Сез Г. Тукайнын нинди шигырьләрен беләсез?, тынлый әле.

Сарык : -Ә мин аларны капчыгыма тутырам да әбиемә сөйләрмен. Кәҗә белән сарык китә.

Кәҗә белән Сарык әкияте ( Г.Тукай.)

Тәрбияче.:Г.Тукай кечкенә чагында бик монлы булган.,үзе дә көйләргә сүзләр чыгарган, тынлап үтик әле.

Музыка җитәкчесе  баянда,     курайда көйләр уйный.

Әни бала йоклата, җырлый: йокла балам, мин хәзер, ашарга гына пешерәм.

Кыз: Әни, минем уйнарга чыгасым килә.

Әни: башта китабынны укы, аннан чыгарсын.

Кояш: әйдә чык, уйныйбыз.

Кыз: эш беткәч кенә уйнарга ярый.

Малай белән маэмай керә.,чаба, өрә.

Малай:Кая йөгерәсен кып тотып булмый ,тукта! Маэмай: Тагын ойрәтә башлыйсын бит инде! Малай: Тынла сүземне ярдәме тими калмас. -Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшләй,-зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар эш белү у найсыз ул!

(Эт ике аягында басып тора) Тәрбияче: -Әйе балалар кечкенә вакытта хэр нәрсәгә өйрәнеп үссәгез ,зур үскәч үзегезгә җайлы була.

Тәрбияче:-Яраткан шагыйребез "Әпипә " көенә дә биергә яраткан .Әйдәгез биеп алыгыз әле.(Бииләр)

"Туган телне" яттан сөйләп ,үсеп җиткәнбез шулай, Барлык татар балалары ярата сине Тукай. Апрель җитсә исеменне җырына куша тургай. Милләтемнең кояшы син .и монлы нурлы Тукай. Җыр: " Тукай абый". ( З.Туфайлова сүзләре, М.Шамсетдинова музыкасы)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Балаларның  Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...