Мухамадиева Эндже Рафисовна

Сайт воспитателя детского сада

Тырышкан табар, ташка кадак кагар!

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Психолого-педагогическое консультирование родителей

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Старая Салаусь, Балтасинский район.

Место работы: МБДОУ "Салаусский деткий сад"

Звание, ученая степень: Казанское педагогическое училище

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/enje1967
Тәрбия өчен озак вакыт түгел, бәлки аз вакытны акыл белән файдалана белү бик мөһим!
А.С.Макаренко

О себе

Мин Мөхәммәдиева Энҗе Рафисовна Балтач районының Иске Салавыч авылында туганмын. Бүгенге көндә җирле балалар бакчасында тәрбияче булып 26 ел хезмәт куям.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.С. Нуриев, М.Ф. Кашапова "Сөйли белгән морадына ирешкән"

М.Ф. Кашапова "Иң татлы тел - туган тел"

К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова "Әхлак нигезе - матур гадәт"

 

Мой взгляд на мир

Абынсаң да, егылма син, "Беткән бу", димәсеннәр,
Нык тор тирә-юньдәгелэр, "Көчле" дип сөйләсеннәр.
Еласаң да, яшьсез ела, дус-дошман сөенмәсен,
Үтәренә ышан ныклап, бу "пәри өермәсен".
Шатлыклар гына бертөрле, кайгылар алар үзгә,
Аларны да вакыт юа, сары сукмасын йөзгә.
Хисләренне чәчмә җилгә, бәлки булышыр диеп,
Аллаһ кына хәлгә керер, сорасак башны иеп.

Моё портфолио

 

Ни өчен мин тәрбияче һөнәрен сайладым? Дөресен генә әйткәндә, мәктәпне тәмамлаганда үк нинди һөнәрне үзләштерергә икән дигән сорау тормады. Чөнки үзем балалар бакчасына йөргәннән тикле тәрбияче булырга хыялландым. Шуңа күрә тормышымны балалар белән бәйләүне язмыш дисәм тә ялгыш булмас.

Яңа кешеләр белән танышканда алар гел эшең турында сорыйлар. “Син кем булып эшлисең?” диләр. Мин бу сорауга “тәрбияче” дип тыйнак кына җавап бирәм. Юк, хәзерге көндә бу һөнәрнең абруйлы булмаганы өчен түгел. Шәхсән минем өчен тәрбияче булу һөнәр генә түгел, хобби да, эш тә...

Тәрбияче булу – тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе. Мин тәрбияче булып эшләмим, мин тәрбияче булып яшим, бу эш белән шөгыльләнү миңа бик ошый. Гәрчә бу эшнең төрле яклары булса да, үз эшемә гашыйкмын, чөнки балаларны тәрбияләүдән дә тагын нәрсә яхшырак була ала? Үземнең сүзләрем, гамәлләрем, күрсәткән үрнәкләреп белән кечкенә генә баланың “күзләрен ачам”, тормыш серләренә төшендерәм.

Билгеле, эш һәр көн саен бәхет китерми, чөнки төрле холыклы балалар белән эш итәргә туры килә. Ачу да чыккалый, башка эшкә күчәсе килгән мизгелләр дә бар. Бу сер түгел. Әмма баланың елмаеп җибәрүе була, һәм нәкъ шул вакытта аңлыйсың: син аңа хыянәт итә алмыйсың. Юкка гына кече төркемдә йөрүче балалар безгә кайчак “әни” дип эндәшми. Бу хезмәт күрсәткече, нәтиҗәсе түгел мени?

Күренекле педагоглар тәрбиячеләрне түбәндәге сүзләр белән тасвирлый.

А.С. Макаренко

“Тәрбия процессы һәрвакытта бара, хәтта сез өйдә булмаганда да”

“Тәрбияче үз-үзен тәрбияли торган гамәлләрне башкарырга тиеш, вакытында ни эшләргә кирәклеген яисә, киресенчә, кирәкмәгәнен белергә мәҗбүр. Әгәр тәрбияче боларны эшләмәс, ул кемне тәрбияли алыр?”

М.Э. Эшенбах

“Үзенең бала-чагын хәтерләмәгән кешедән начар тәрбияче чыгачагы аерым-ачык билгеле”.

Ш.А. Амонашвилли

“Безнең һәммә нәрсәбез: елмаю да, җитдилек тә, сабырлык та, тыйнаклык та, зәвыклы кием дә, эчкерсезлек тә, зыялылык, аралашучыанлык һәм тормышка мәхәббәт тә кешеләрне сокландырсын. Безгә кешеләргә ошый торган барлык уңай сыйфатлар хас булырга тиеш”

К.Д.Ушинский

“Педагогикада үз-үзенә юл салучы табигый тәрбиячелек сәләте, башка сәләтләргә караганда, сирәгрәк очрый, шуңа күрә мең укытучы тәлап ителгән җирдә аларга өметләнергә ярамый”

Э. Чэннинг

“Баланы тәрбияләү өчен дәүләт җитәкләүгә караганда көчлерәк фикерләү, төплерәк акыл кирәк”.

Ходай миңа иң зур бүләкләрнең берсен тапшырды. Көн саен диярлек мин илнең киләчәген тәрбиялим. Һәр яшь кыз әни булу мизгелләрен зарыгып көтә, ә инде баласы тугач, ул кешедән дә бәхетле кеше юктыр. Ә миңа бу бәхет көн саен тәтеп тора. Мин үземне горурланып, зур хәрефтән “Әни” дип әйтә алам! Чөнки минем тәрбиядә йөзләгән бала үсте һәм үсүен дәвам итә, аларның һәрберсе минем өчен кадерле, һәрберсенә яратам, һәрберсенә күңелемнең бер китеген, йөрәгемнең бер өлешен алып бирергә әзер.  Кемдер әле мәктәптә укый, кемдер югары белем ала, ә кемдер инде үз балаларын булдырды. Һәр бала минем хәтеремдә калды. Һәм алар тормышта ирешкән уңышларда минем дә өлешем бар дип саныйм.

Дөньяда төрле һөнәр ияләре бар. Әмма Тәрбияче булу шуның иң яхшысы. Чөнки бу һөнәрне сайламыйлар, ул сине үзе сайлый. Читтән килгән кеше балалар белән эшли алмый. Бу эшкә мәхәббәт белән карарга кирәк.

Һәр иртә эшкә килгәндә мин балаларның күзләренә игътибар итәм. Берсендә - сакчылык, икенчесендә - кызыксыну, өченчесендә - өмет, ә кайберсендә - хәтта битарафлык. Балалар шуның кадәр төрле! Һәр баланың эчендә үз фикерләре, җимереп булмый торган аерым дөньясы, киресенчә, бу дөньяны ачарга, үстерергә кирәк. Мин балаларны ничек бар шулай итеп ярату яклы. Аларда әхлак, җаваплылык, әдәплелек тәрбияләү мөһим. Вакытында мактап, ярдәм итеп, ә кирәк вакытта орышып, әрләп алу да кирәк. Ягъни бала тирәсендә уңай мохит тудыру зарур...

Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга кирәк. Аның юмартлыгын,самимилеген саклап кына калу түгел, ә аны үстереп җибәрсәм, шуннан да зур уңыш булмас, мөгаен. Балаларны мәрхәмәтле, ярдәмчел, олысын олы итәргә, кечесен кече итәргә, кешеләрне хөрмәтләргә өйрәтәм. Кечкенәдән үк балада киләчәктә ярдәм итәчәк холык тәрбияләргә тырышам. Туган телгә, туган җиргә, Татарстанга, әти-әнисенә хөрмәт хисләрен тәрбиялим. 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы