Ипи кадерен белегез
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Мухамадиева Эндже Рафисовна

 

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү, сенсорика, һәм әвәләү буенча интеграль шөгыль конспекты.

Максат: кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру, татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйләм телен үстерү , хезмәт кешесенә һәм икмәккә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  Серле капчык, ипи, оннан пешкән ризыклар, ясалма йомры икмәк.

Сүзлек: он, икмәк, ипи, күмәч, келәт, иләк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ipi_kaderen_belegez.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Ипи кадерен белегез.

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү, сенсорика, һәм әвәләү буенча интеграль шөгыль конспекты.

Максат: кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру, татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйләм телен үстерү , хезмәт кешесенә һәм икмәккә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  Серле капчык, ипи, оннан пешкән ризыклар, ясалма йомры икмәк.

Сүзлек: он, икмәк, ипи, күмәч, келәт, иләк.

Шөгыль барышы.

  1. Исәнмесез балалар, хәерле иртә сезгә. Әйдәгез исәнләшеп алыйк әле.
  2. Исәнмесез
  3. Ә хәзер бармаклар белән исәнләшик. Кулларыгыз әзерме?
  4. Исәнмесез күзләр ( куллар белән күзләргә кагылу) .
  5. Исәнмесез колаклар (куллар белән колакларга кагылу)
  6. Исәнмесез куллар (кулларны алга сузу)
  7. Исәнмесез аяклар ( куллар белән аякларга кагылу)
  8. Күзләр карый ( учлар белән капланган күзләр ачыла)
  9. Колаклар тыңлый (колаклар ачыла:)
  10. Куллар чәбәкли, яклар тыпырдый
  11. Бик яхшы.
  12. Менә балалар исәнләшептә алдык, ә хәзер исемнәребезне әйтик әле.

“Бармаклар” уены.

Бу бармак –  бабай. Бу бармак-әби. Бу бармак-әти. Бу бармак-әни. Ә минем исемем-Ильназ. ( Һәр юлны әйткәндә бармаклар бөгелә, ахыргы юлда балалар чиратлашып үз исемнәрен әйтәләр)

  1. Менә без матур итеп исәнләштек, исемнәребезне әйттек, тагын да күңелле булсын өчен, бер-беребезгэ елмаек әле (балалар бер-берсенә карап елмаялар)

 Ишек шакыган тавыш ишетелә.

  1. Балалар ишек шакыйлар ,кем килде икән карыйм әле (ишек төбендә зур капчык)
  2. Балалар, кемдер серле капчык калдырган килгез әле булышыгыз, капчык бик зур, үземнең генә көчем җитми (балалар йөгереп килеп капчыкны өстери башлыйлар. Тәрбияче капчыкны сикертә)
  3. Капчык чыннанда серле икән. Ничек итеп сикерә. Балалар  шыпырт кына барыйк да, капчыкны чишеп карыйк әле. ( балалар  капчык тирәли идәнгә утыралар)

 Тәрбияче капчыкны чишә һәм йомры икмәкне ала.

  1. Нәрсә бу?
  2. Йомры икмәк
  3. Менә  ни өчен сикергән икән бу капчык. Балалар йомры икмәк кемнән качкан??
  4. Аюдан, әбидән, бабайдан, куяннан.
  5. Ә сез аю бүредән куркасызмы?
  6. Куркааааабызз. ( йөз мимикасы белән күрсәтәбез)
  7. Курыкмыыыыыйбыз!
  8. Йомры икмәк тә курыкмаган ,ул ничек җырлаган ( балалар җырлап күрсәтәләр)
  9. Йомры икмәкне кем пешергән?
  10. Әби белән бабай пешергән. Әйе. Ул бик тәмле, хуш исле. Һәр кеше өчен кирәкле ризык ипи ул. Аны сезнең әтиләрегез басуда үстерәләр. Кояш җылыткач, яңгыр яугач, җилләр искәч, игеннәр зур булып үсәләр. Шуннан соң комбайннар аны җыеп алалар һәм машиналар белән ташыйлар, шуннан соң тегермәндә он ясыйлар. Шул оннан ипи пешерәләр. Әби келәттән онны иләп алып кергән ( кул белән иләп күрсәтәләр) , камырны басканнар ( уч топләрен бер берсенә тидерәләр) әвәләгәннәр ( уч төбендә түгәрәкләп әйләндерәләр), һәм мичкә куеп пешерәләр,  менә шул ипи була. Шушы ипи безнең өстәлдә һәрвакыт тора. Сез ипине яратасызмы?
  11. Яратабыз.
  12. Ипиләр нинди булалар?
  13. Зурр, кечкенә ,түгәрәк, озынча, ак, кара. ( балалар күрсәтәләр)
  14. Балалар, өйдә сезнең әниләрегез ниләр пешерә? Сез тагын нинди чәй ризыкларын яратасыз?
  15. Өчпочмак, гөбәдия, перәннек, коймак х.б
  16. Әйе, аларның барысын да оннан пешерәләр. Балалар ,йомры икмәк сезне карап торсын, ә без әби белән бабайга йөмры күмәч әвәлик әле.  Алар бит иписез калдылар. (тәрбияче әвәләү алымнарын искә төшерә,  күрсәтә һәм аңлата, балалар белән бергә уч төбендә әвәлиләр)
  17. Бик тәмле, төрле-төрле икмәкләр әвәләгәнсез, рәхмәт сезгә. Икмәк иң зур байлык ул: аның белән  уйнарга да,  аны ыргытырга да ярамый. Икмәк өстәлнең уртасына куела. Сез дә аны бик яратып ашыйсыз.

                               

Икмәк безнең – кешеләрнең,

Иң беренче изге ашы.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк,

Һәр табыннын тора түрендә .

- Балалар, икмәкне чиста ашъяулыкка төрик тә әби белән бабайга күчтәнәчкә илтеп бирик әле, аларны сөендерик. Серле капчыкка рәхмәт әйтик.  Сау булыгыз!!!