Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша
материал (средняя группа) на тему

Юрикова Эльмира Рустамовна

 

 “Теремкәй дә Көз”

Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teremky_d_koz.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

А.Б. Балалар, мин сезне көзге урманга чакырам. Аның юлы озын, без поезд да барабыз.

Балалар тотынышып басалар, поезд шикелле  баралар да сөйлиләр:

Алга таба барабыз. Тик так - так

Гөрләп чаба паровоз. Юл тап – тап

Ак тетен артта кала, пух-пах-пух.    

Вагоннар җырлап чаба, Ах-ах-ух.

Бик күп җырләрне үттек, чын-чын-чын.

Урманга килеп җиттек. Дын-дын-дын.

А.Б. Килеп  җиттек, карагыз әле балалар, көзге урман бигрәк тә матур, яфраклары төрле- төрле төскә бизәлгән, аяг астында шыбыр – шыбыр киләләр, янгыр шикелле явалар, әй өчалар да, өчалар. Кызыл яфрак, сары яфрак- бигрәк матур. Кем урманны бизәде?  Балалар:  алтын Көз.

Көз. (чыга)  Иссәнмесез, нәни дусларым!

          Мин – Көз булам

          Көзге байлык кулымда.

          Муллык белән, байлык телим

          Кем очраса юламда.

Бал.   Иссәнмесез  алтын Көз.

А.б. Балалар җил күтәрәлде, яфраклар белән уйный. Әйдәгез без дә җырлап биеп алыйк әле.

Җыр белән бию башкарыла “ Яфраклар бәйрәме”

Көз утыра балалар янына

 А.Б. Карагыз әле балалар Теремкәй тора! Кем яши ми кән анда? Бакчасы да бар, яшелчәләр дә үсә! Шакы Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Ишетәсезме? Кемдер килә! Табышмакка җавап бирегез:

Үзе кечкенә, төсе сор, нечкә тавышлы

Оясыннан балаларга кары. ( тычкан)

Балалар. Тычкан.

Тычкан чыга да сөйли:

Иссәнмесез, балалар! Мине чыкырдыгызмы? Ой .... нинди матур Теремкәй! Шакы. Терем- теремкәй! Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Мин шунда яши башлым, бакчада бәрәнге казым, кәбестә, кишер җыям. Кышка әзерлим. Теремкәй эченә керә.

А.б.  Тычкан Теремкәйгә кереп шунда яши башлый. Ишетәсезме балалар, кемнеңдер аяк тавыши ишетелә. Менә тагын бер табышмак.

Ул өстендә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия

Шулай да аны әнкәсе  

“йомшагым” диеп сөя ( керпе)

Бал. Керпе.

Керпе чыга

Мин Керпе  күрегез,

Энәләрем никадәр!

Уйнар идем сезнең белән,

Шундый булмасам әгәр. Иссәнмесез балалар. Бу нинди матур Теремкәй? Әйтегезче кем анда яши? Нарат астында бакчасы да урнашкан.Терем – теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тыч. Мин Тычкан – чыелдык! Ә син үзең кем буласын?

Кер.  Мин Керпе энәле як булам. Керт мине үзең белән яшәргә.

Тыч. Кертүен кертермен, ә кышка нәрсәләр әзерлисең?

Кер. Утыралар урманда

        Ап – ак эшләпә киеп

        Киптерәм дә, кыздырам да

        Кышка бәлешләр пешерәм.

А.б. Балалар, нинди гөмбәләрне беләсез

Бал. Ак гөмбә, опята, майлы гөмбә, лисички, грузди.

А.б. Балалар, әйдәгез керпегә гөмбәләр җыярга булышыйк.

Уен – 2 бала корзингә гөмбәләр җыялар. Кем күбрәк.

 А.б. Менә күпме гөмбәләр җыйдек. Яшәргә керпене кертәсәңме?

Тыч. Әйдә кер, бергә торырбыз.

А.б. Керпе  Теремкәй эченә кергән, шул көннән алар Теремкәйдә икәу бергә яши башлаганнар. Тагын кемдер йогереп килә, ишетәсезме?

Үзе кардай ап – ак ул,

Озын колаку бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә? ( куян)

Бал. Куян. Куян  сикереп керә

Куян. Бик йомшак кына,

           Бик куркак кына

          Колагым озынкай гына

          Аягым мамыктай гына. Иссәнмесез балалар! Урманда болында матур Теремкәй тора. Кем Теремкәйдә яши, бакчасын да кем корый?

Тыч. Мин Тычкан – чыелдык.

 Кер. Мин Керпе, ә син кем буласын.

Куян. Мин Куян- курккак җан. Кертегез мине яшәргә. Бакчада мин булышырмын: кабестә, кишер җыярмын.

Кер.  Ярдәмчеләр кирәк безгә.

А.б. Балалар, әйдәгез куянга кишер җыярга булышырбыз.

Уен – 2 бала  савытка кишер җыялар. Кем тизрәк.

Куян. Рәхмәт балалар, ярдәмегез өчен. Ә хәзер уйнап алыйк.

Уен “Ап-ак куян утыра”уйнаган чагында телке чыга, куяны эзли,  балалар кочалар, хайваннар Теремкәйгә керәләр.

Телке. Куян исен сизәм. Иссәнмесез балалар. Ишетәм сездә кызык икәнең. Теремкәйдә бәйрәм, мени? Мине дә үзегезгә яшәргә аласызмы? Күнелсез булмас минем белән. Биермен дә, җырлармын да. Әйдәгез әле бергә биеп алыйк.

Бию әйлән-бәйлән бергә.

Керпе. Әйдә кер алайса. Ышаныйк сиңа.

А.б. Телке- хәйләбай да теремкшйгә кереп урнашкан. Менә тагын кемдер килә? Кем соң бу? Табышмак: Сорыдыр төсе, үткәндер теше. Урманда йөри, бозаулар күзли. бүре

Бал. Бүре. Бүре чыга

Бүре. Иссәнмесез балалар. Бу нинди матур Теремкәй, янында бакчасы. Ашысым минем килә, эчем минем акыра! Кара  бәрәңге дә өлгергән! Ашар идем! Теремкәйгә шакы.  Хуҗасы кем моның?

Хайваннар Теремкәй эченнәң: Теремкәйгә кем шакый?

Бүре: Мин бүре – сорыколак булам. Кертегез мине Теремкәйгә. Мин эштән курыкмым. Бәрәнге казырга булышам.

А.б. Әйдәгез балалар, бүрегә бәрәнге җыярга булышыйк.

Уен: Бәрәнге җыю. 2 бала бәрәнгене бакчадан беремләп чиләккә ташыйлар. Кем тизрәк.

Телке: Яшелчәләрне да җыеп бөтердек, хәзер бераз ял итеп алсак та була. Әйдә кер, безнең янга.

А.б. Ишетәсезме балалар, тагы кемнеңдер аяк тавыши ишетелә. Табышмак. Асрамый да умарта, балны бик тә ярата. Кышын сөя йокыны, язгача тормый ята. Аю

Бал. Аю. Аю керә.

Аю. Иссәнмесез балалар. Җавапны дөрес әйтегез. Мин урманда ялгыз яшим. Берүземә күнелсез, кемгә кунакка барым микән. Ой, карагыз, Теремкәй. шакый Теремкәйдә кем яши?

Хайваннар: - Мин Тычкан- чыелдык,

                       Мин Керпе энәле як,

                       Мин Куян – курккак җан,

                       Мин Телке – хайләбай

                       Мин Бүре – сорыколак. Ә син кем буласын?

Аю. Мин Аю- камытаяк, мине урманга кумагыз, Теремкәйгә кертегез. Балымны да алып килдем, кышка запас әзерләдем.

Бүре: Кер әйдә, Аю өйгә, күнелле булыр безгә.

Аю. Сез үзегез чыгыгыз. Балаларны сыйларга булышыгыз.

Хайваннар чыгалар Теремкәйдән, булышалар Аюга.

 А.б. Ошадымы сезгә аюның күчтәнәче!.. Хайваннар бергә Теремәйдә яши башлаганнар: Тычкан белән Керпе бәлешләр пешерәләр, Куян белән Телке җырлар җырлылар, ә Бүре белән Аю тәртипне күзәтәләр.  Менә бетте безнең маҗарабыз кезге урманга. Кайтырга да выкыт җитте.

Балалар “паровозика“ тотынышип, баралар.

Әлмәт районы муниципаль

мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениясе

 “Теремкәй дә Көз”

(Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша)

Эшченлекне  төзеде һәм уздырды:

Әлмәт районы Бишмунча авылы

“Алтынчәч” муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү

балалар бакчасының музыка җитәкчесе:

Юрикова Эльмира Рустамовна.

2013 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәяхәтче әтәч- театральләшкән тамаша

Балаларны театр сәнгатенә тарту, кызыксыну тәрбияләү .Әдәби рольгә кереп, геройның кичерешләрен йөз мимикасы, аяк-кул хәрәкәте белән артистларча сурәтләргә өйрәтү . Балаларның үзара аралашып...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Театральләштерелгән тамаша "Кем әйтте Мяу?"

Театрализованное представление на татарском языке "Кто сказал Мяу?" на основе сказки В.Г.Сутеева. Очень простое и позновательное представление для средней группы....

Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)

Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк.                                ...