Театральләштерелгән тамаша "Кем әйтте Мяу?"
методическая разработка по развитию речи (средняя группа)

Вильданова Гульназ Наиловна

Театрализованное представление на татарском языке "Кто сказал Мяу?" на основе сказки В.Г.Сутеева. Очень простое и позновательное представление для средней группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл театр34.12 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий – әкият  «Кем әйтте «Мяу»? (Уртанчы төркем балалары өчен).

Катнашучылар:

  • Алып баручы: Гулназ Наиловна Вильданова
  • Эт баласы - Раиль.
  • Песи - Амиля.
  • Әни эт - Амина.
  • Әтәч - Замир.
  • Тавык - Аида.
  • Чебиләр – Тимур, Илназ, Язиля.
  • Сыер – Айлин
  • Бозау - Данис
  • Бакалар – Владик, Рамазан, Закир.
  • Бал корты - Ярина
  • Балыклар – Алмаз, Ислам, Айбулат.
  • Кубәләкләр – Айгуль, Ралина, София, Диана.
  • Эт - Айнур
  • Тычкан баласы – Камилла

Зал үзәгендә  йорт тора. Йортның  болдыры янында коврик ята . Койма буенда – күл һәм эт оясы урнашкан.

Алып баручы В. Сутеев әкиятләренең зур китабын ача:

Ул илдә яши сихерле

Төрле-төрле хайваннар.

Йөгерешә җилаяклар,

Чакмый торган чаяннар.

Анда яши Камыр-батыр,

Көчле ул һәм хәйләле.

Очрый тагын Зирәк-батыр,

Һәм дә елан, Шүрәле.

Йоклар алдыннан киләләр

Алар сезгә кунакка.

Нинди ил икән ул шундый?

Әлбәттә, әкият дөньясы.

Бик борын заманда түгел,

 Безнең көннәрдә генә,

 Булган, диләр, алга таба

 Сөйләнәчәк вакыйга.

Безгә бүген кунакка килгән  Владимир Григорьевич Сутеев әкияте «Кем әйтте  Мяу?»

Кечкенә өйендә яши бер эт

Шаярырга бик ярата

Безнең нәни көчек.

Һич туктамый сикерә ул,

Алга-артка төшеп.

Юри генә тешли кулны,

Ялый борын очын.

Күнегүләр ясый шулай,

Тизрәк үсәр өчен.

(Әни эт чыга)

Әни эт:

 Минем улым -  маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә…

— Ул бит маэмай, ул бит маэмай:

Нау-һау! — ди, —

Минем эшем сезнең өйне

Саклау,— ди.

(Эт баласы йөгереп чыгы)

Эт баласы:

Гав, гав! Беләм, беләм, әни.

Әйдә, уйныйбыз.  

 Бергә йөгерергә, бергә сикерергә.

Бергә уйнау күңелле.

Кайчан башлыйбыз соң?

(Әни эт бн Акбай бииләр)

Алып баручы:

Безнең Акбай бик шаян

Бик җитез һәм олгер.

Ул арып, авыз ачып

Паласка йокларга ятты.

(Әни эт Акбайны бишек җырын җырлап йокларга яткыра. Акбай палас өстендә йоклап китә. Әни эт чыгып киткәч, песи кереп, эт баласы янына килә)

Песи:

Йокларга ятты Акбай

Уятыйм әле аны.

Минем җаным, котеп тор

Шаяртып алам мин сине

Мяу-мяу! (песи кача)

Эт баласы уяна:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Алып баручы:

Ул вакытта

Өй алдында чебиләр:

– Чип-чип-чип! – дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

Күпереп тора йоннары,

Ул – аларның туннары.

Әтәч:

Ко-ко-ко, Ку-ка-ре-ку!

(Әтәч чыга, аның артыннан тавык чыга, чебиләрен чакыра. Бергәләшеп бию бииләр) 

Эт баласы :

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Әтәч:Иртән бик иртә торам,

Канат кагып кычкырам:

– Кикрикүк! Кикрикүк!

Тор иртәрәк: эшең күп…
Ку-ка-ре-ку дип мин кычкырам,

Башкача әйтә алмам.(үпкәләп кереп китә)

Тавык:

«КО-КО» мин әйтәм

ерак йөрмәгез,

җирне таратыгыз,

Селәү эзләгез.

Чебиләр:

Без әлегә сөйләшмибез,

Бары күңелле чыныйбыз: «ПИ-ПИ».

(Тавык чебиләр бн чыгып китә)

Алып баручы:

Бик моңсуланды Акбай,

Аның тизрәк беләсе килә.

Кем әйтте “Мяу”?

(Эт баласы чыга өй алдына. Өй артыннан песи башын чыгарып мияулый һәм кача)

Песи: “Мяу” 

(Эт баласы ян-якка карый , эзли кем әйтте “Мяу”. Караса, бозау йори үлән ашап)

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Бозау: Я Милый маленький бычок,

Светло-желтенький бочок

Ножками ступает, головой качает.

Где же стадо?

Му-у, му-у! Очень скучно одному.

 Бедный маленький бычок

Лег тихонько на бочок,

Замычал упрямо:

Му-у! А где же мама?

(Сыер чыга)

Сыер: Мин -  сыер өебезне яхшы беләм,

Көтүдән мин мөгри-мөгри кайтып керәм.

 «Мине каршы алыгыз! — дим,

— Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» —дим.

(Сыер Акбайга сөт сала, бозауна кәрзиннән улән бирә. Биеп чыгып китәләр)

(Тычкан баласы чыгып бии һәм өй пөчмагына кереп кача)

Песи: Мяу.

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

(Эт баласы эзли-эзли  өй янына килеп, өй почмагын чокый башлый)

Алып баручы:

Кечкенә тычкан баласы чыкты,

Акбай аны уянтты,

Тычкан эт алдына басты,

Һәм көлә башлады…

Тычкан: Пи-пи-пи, пи-пи-пи,

Син үзеңне күрдең ме? (көлә)

Пычрак борын,

Пычрак тәпи,

Койрыгын да пычыранган!

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Тычкан: Ой-ой, миңа куркыныч,

 Мин хәзер үк качам.

(Тычкан өй артына йөгереп кача, Эт баласы эскәмиягә утыра)

Алып баручы:

Тычкан оясына кереп качты,

Акбай эскәмиягә утырды,

Аның юка тавышын

Эт һич тә оныта алмады.

(Акчай колагын кашып утырганда, песи йогереп килә эт оясы янына һәм мияулый)

Песи: мяу

Алып баручы:  Эт оясы янына

Йогерде Акбай алга

Һәм гаҗәпләнеп калды.

Ул кичә, оя янында,

Күңел ачып йоргәндә,

Олы этне күрмәде.

Ул шундый зур иде,

Ырылдап, өреп җибәрде.

Эт: Р-р-р-р-р-р-р-р

Кем тавышлана анда?

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Эт:(олы эт Акбай остенә басып)

Мин? Эллә син көләсең ме миннән?

Миңа кабатларга кирәкми:

 "Мяу» димим!

Бары тик Ырылдыйм һәм өрәм.

(Акбай куркып, йогереп бара һәм кача агач артына, ә олы эт ырылдап, ореп кереп китә оясына. Ә песи агач артыннан башын чыгарып мияулый)

Песи: Мяу.

Алып баручы:

Уңга карады кочек,

Сулга карады кочек.

Караса, бал корты йори очып

Чәчәкләрдән татлы бал җыеп.

Ә күбәләкләр биеп,

Күңел ачып,

Бал кортына

Очалар булышып.

 (Күбәләкләр бию башкаралар бал корты бн)

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Күбәләкләр:

1)Без сөйли белмибез,

Очып кына йөрибез.

2) Пышылтыйбыз без җилгә,

 Тавыш бирү юк бездә!

3) Бал кортлары белән без дус,

 Бал барысына да бик кирәк!

4) Кара әле син күбәләккә,

Матурлык бик күп бездә.

(Чыгып китәләр)

Бал корты:

Ж-ж-ж. , син мине үпкәләтмә,

Үзеңнең  борыныңны сакла.

Ж-ж-ж Тик, юкка гына безгә тимә,

 Бал кортларына ташланма.

Мин сине хәзер чагам!

(Бал корты Акбайның борынын чага да, очып китә)

Эт баласы: Ай-ай-ай, минем борыным!

Алып баручы:

Очып китте усал бал корты.

Акбай башын төшерде.

Ни күрсен, аның алдында

Балыклар суда йөзә.

Уйныйлар, шаяралар,сикерәләр,

Шунда ук күренеп тора-күңел ачалар.

(Балыклар җыр җырлыйлар.

Без балыклар, балыклар,

Бик шаяннар, шаяннар.

Конне буе йозәбез

Һич йозүдән туймыйбыз )

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Балыклар:

1.Син безгә сүз бирәм, димә.

Елгада суны тимә!

 Ә табышмакларга җавап бир,

Яки син безне куып җит.

2. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(Су)

Эт баласы: Мин белмим...

 Балыклар:

3. Суда йөрми түзә алмый,

Су өстендә түзә алмый.

Йөзми түзмәс кем булыр?

Көмеш күлмәк-шул булыр.

(Балык)

Эт баласы: Мин белмим...

(Эт баласы җилкәләр күтәреп кенә куя, җавап белмәгәч)

Балыклар бергә:

Син берни дә белмисең –

"Җитезләр» уенын уйныйсың!

(Балыклар су астына качалар эттән, ә ул аларны тотам дип, суга суга тәпие бн)

Алып баручы: 

Камышлы күлдә,

Куак төбендә

Ята быгырдап

Зур башлы бака.

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып,

Тынмый кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Бакалар:

1.Ква-ква-ква, нинди кызык,(көлә)

Барлык бакалар ква диләр.

Мяу дип әйтә белмиләр.

2. Мин Яшел корсаклы,

Йомшак Бака.

Кем сораса да ,

җавап бирәм кыенсынмыйча

Ква-ква-ква!

3. Телисеңме, без сиңа биибез,

Күрсәтәбез, Ничек күңелле яшибез?

(бакалар бииләр һәм чыгып китәләр)

  Алып баручы:

Җавапны көчек тапмады,

Сәер хайван, кайда син, кайда?

Һәм ул тагын арып-талып,

Паласка йокларга ятты.

(эт баласы паласка ятты)

Урады песи көчекне,

Аның янында бераз утырды.

Башын, аркасын сыпырды

Һәм юына башлады.

Песи :

“Мияу-мияу-мыр, – дидем,-

Акбай,  тор, – дидем,-

Тор, йокыңны ку, – дидем,-

Ку – битеңне ю”, – дидем.

Уянырга һәм торырга вакыт, мяу!

(Көчек сикереп тора)

Эт баласы:

Мин хәзер иң бәхетсез,

Әнине ярдәмгә чакырам.

Әни барысын да дөньяда белә,

Минем сорауга да җавап бирә.

Әни! Әни!

Әни эт:

Ни булды улым?

Эт баласы:

Кем әйтте “Мяу”?

Кем йокларга бирмәде?

Әни эт:

Тәрәзәгә син кара әле,

Күрәсең, бу безнең мәче!

Песи:

Мур-мур, мяу.

(песи эт баласы янына килә)

Алып баручы:

Безнең көчек сикереп торды,

Мәчегә каты караш белән карады,

Мәче дә тик тормады.

“Мяу” дип ягымлы  эндәште,

Ә Көчекнең ачуы чыкты…

Эт баласы:

Димәк, “мяу” син дидең,

Бу син миңа йокларга бирмәдең?

Гав- гав — гав!
Песи : фыр — фыр — фыр (тәпи белән болгый. Акбай песине куалый)

Әни эт:

Чу, җитте, ызгышмагыз,

Икәүләшеп бергә уйнагыз!

Сез  дуслар чакырыгыз,

Бергәләшеп күңелле яшәрбез!

(әни эт һәм акбай дусларын чакыралар, белгәләшеп “всем советуем дружить” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая.  Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур б...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)

Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк.                                ...

Сәяхәтчеләр - театральләштерелгән әкият

 Рәсимә Галиеваның “Сәяхәтчеләр” шигыре буенча сәхнәләштерелгән әкият. (Уртанчылар төркеме)                        ...