Әниләр көненә багышланган “Өч кыз” татар халык әкияте буенча төзелгән театральләштерелгән тамаша
план-конспект занятия (подготовительная группа)

конспект развлечения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon och_kyz_ekiyate_-_kopiya.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр көненә багышланган

“Өч кыз”  татар халык әкияте буенча төзелгән

театральләштерелгән тамаша

Авыл өе күренеше: мич, стеналарга татар бизәкләре төшкән сөлгеләр эленгән, бай итеп корылган өстәл, урын-җир өеп куелган сандык.Сәхнәнең бер өлешендә өч кыз өчен өйләр куелган. Арткы планда урман күренеше. Уртада өч кыз татар халык “Без, без, без идек...” уенын  уйнап утыралар. Әни табын әзерли, өй җыештыра.

Катнашалар:

Алып баручы
Ана
Олы кыз
Уртанчы кыз

Кечкенә кыз

Тиен

Кияүләр

Ведущий. Хәерле көн хөрмэтле әнилэребез, килгэн кунаклар!

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

Ведущий. Добрый день, уважаемые гости! Мы рады приветствовать вас в нашем уютном, тёплом зале. Сегодня мы собрались для празднования Дня матери! Со словом «мама» мы связываем и начало жизни и уверенное настоящее и надежду на будущее. Материнская любовь делает нас сильнее, помогает преодолевать невзгоды, вселяет веру в успех. От всей души хочется поздравить всех мам. Желаю вам счастья, здоровья, благополучия, добра и тепла вашему дому!

Ведущий. әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Әниләргә бүген безнең Иң кадерле сүзебез. Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны Сезгә дип әзерләдек. рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Татар халык әкияте “Өч кыз”башлана

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал каптык,

Келәткә кердек май каптык;

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

М-м-м        

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була.

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер хатын. Аның булган,  ди, өч кызы. Әниләре кызларын бик тә яраткан, алар матур, тыңлаучан булып үссеннәр өчен барысын да эшләгән.

Олы кыз : Гөлсылу син көлдең?

Уртанчы кыз: Алдашма! Син ул беренче авызыңны ачтын.(кызлар төртешә башлыйлар)

Кечекенә кыз : Туктагыз инде апалар.Дус кына уйнык.(кыз апаларын кочаклап ала)  Бүген бездә бәйрәм- әниләр көне бит.Туктагыз эле кызлар, ниндидер таышлар ишетелә түгелме?

БАЛАЛАР ЧЫГЫШЫ

 Алып баручы: Шулай тыныч кына ел артыннан ел үткән, кызлар бер-бер артлы буйга җиткәннәр, ди. Бер битләре ай, бер битләре кояш шикелле. Буй-сыннары карлыгачтай сылу булган, ди.

Әни: Кызларым, сез инде зур үстегез! Өйдә үзегезне генә калдырам, тәртипле булыгыз! Егетләр кертә күрмәгез! Карагыз аны! /әни китә/

Кызлар: (бергә, шатланып) Ярар, әнием! Сау бул!

Олы кыз : Әни китте, әйдәгез әле кызлар кич утырырга күрше кызларын чакырыйк. Кызлар, әйдәгез, аулак өйгә рәхим итегез!

Сәхнәгә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары  керә һәм эскәмиягә утырып кулъяулык чигә башлыйлар. Моңлы көй яңгырый. Шулвакыт ишек артында тавышлар ишетелә.Кызлар җырлаудан туктыйлар. /Көй “Яулык чигәм асыл җепләр белән...”/

БАЛАЛАР ЧЫГЫШЫ

ЕГЕТЛӘР-МАРИ,РУС,ТАТАР КИЕМЕННӘН)

Егетләр ишек шакыйлар. Арадан берсе:

-Кызлар,егетләр килгән , кертикме?

Кызлар: Юк кертмибез.

Айгөл: Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк.

Кызлар: Нәрсәгә соң ул кирәк?

Егетләр: Әнигә килен кирәк. Кызлар, ачыгыз инде ишекне. (Егетләр гармун тотып өйгә керәләр)

Кунак кыз: Кызлар, егетләр, әйдәгез уйнп алыйк алыйк. КАПКАЛЫ (Уен башкарыла.) ҖЫР “ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ” 

 Сәхнәдә  өч кыз һәм алар сайлаган өч  егет кала. Калганнар чыгып китә)

Алып баручы: Көннәрдән бер көнне, кызларны кияүгә сорап, егетләр килгәннәр. Кызлар кияүгә чыгып, бер-бер артлы йорттан  китеп  тә барганнар.(Сәхнәдә әни кызлар, өч егет кала)

1пар : Сау бул әни!

Әни: Бәхетле булыгыз балакайларым, бәхетле булыгыз!

2пар : Авырма, әнием!

Әни: Бәхетле булыгыз, тату торыгыз!

3пар : Әнием, елап калма, без гел килеп торырбыз!

Әни: Бәхетле булыгыз балакайларым, сау булыгыз!

Фәрхән: Әни шундый матур, эшчән, акыллы кызлар үстергәнең өчен сиңа рәхмәт. Сиңа бүләк итеп бер җырлыйм эле,әни. (ФӘРХӘН ҖЫР-БЕР КЫЗ БАЛА ҖЫР ЧЫГАРГАН)

  /Егетләр кызларны алып китәләр һәм һәрберсен аның өчен әзерләнгән өйдә калдыралар.Сәхнәдә әни өй җыештырып йөри)

Алып баручы: Көн артыннан көн үткән,ел ратыннан ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, кызларның әниләре авырып киткән.

Ана: Һай, нигәдер кәефем китеп тора әле. Нәрсә килешмәде икән? Кызларымны борчымаска иде инде. Булмаса, ятып торыйм, терелеп китмәмме.(сандыкка  ята)

Залга сикерә-сикерә Тиен керә. Тиен килеп тәрәзәдән карый

Тиен:/Як-ягына карана./---Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде.

            (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә.Тиен тавыш килгән якка йөгерә)

Тиен: Дустым, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.

Ана:Рәхмәт, Тиенкәй.Үзем дә сине көтеп ята идем әле.

Тиен: Нәрсә булды? Авырыйсын мәллә?

Ана:Сиңа үтенечем бар иде, Тиенкәем.Менә авырып киттем бит әле.Зинһар өчен кызларыма хәбәр итә алмассыңмы? Хәлемне белергә килмәсләр микән.

Тиен: Ярар, ярар, дускаем. Хәзер барып әйтермен үзләренә. /Тиен чыгып китә һәм олы кыз янына йөгерә./

  (Өй күренеше. Олы кыз кер юа .Татар халык җыры “Ай былыблым!” башкарыла)

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнен камышы;

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнен камышы

Тиен: Исәнме, Миңсылу!

Олы кыз Айгөл: Исәнме, Тиен! Нәрсә булды?

Тиен: И сөекле балам, әниең авырып китте. Хәлен белеп кайтырга сине чакырды.

Олы кыз Айгөл:Һааай! Бик барыр идем дә, кер юып  бетерәсем бар шул.Эшем бик күп. Бара алмыйм.

Тиен: Алайса, сиңа карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәк булса, мин сине ташбакага әверелдерәм. Ләгәннәреңнән мәңге аерылма.

Кыз бакага әверелә (маска кия).Тиен уртанчы кыз янына йөгерә

Тиен:Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм әле. (Тиен уртанчы кыз янына йөгерә. Гөлсылу җырлый-җырлый җеп эрләп утыра.Тиен тәрәзә шакый.)

Тиен: Исәнме, Гөлсылу!

Уртанчы кыз Диләрә:Кем бар анда?

Тиен:Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты – Тиенкәй! Әниең авырып урын өстендә ята. Хәлен белеп кайтырга сине чакырды.

Уртанчы кыз Диләрә:Һааай! Бик барыр идем дә, ярминкәгә кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул. Эшем бик күп.

Тиен:Игелексез бала икәнсең.Ана кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Кыз үрмәкүчкә әверелә.(маска кия) Тиен кече кыз янына йөгерә. Кече кыз – Айсылу җырлый-җырлый камыр баса./

Тиен: Исәнме, Гөлсылу!

Кече кыз Гүзәл:Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?

Тиен:Әйе шул, әниең авырып китте. Хәлен белеп кайтырга сине чакырды.

Кече кыз Гүзәл: Әнием авырый! (кайгыра). Әйдә, ашыгыйк ,Тиенкәй, әнием көтәдер.

Кече кыз,йөгерә-йөгерә,әнисе янына китә.

Тиен : И, сөекле бала! Гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит.Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

                     /Әниләре янына килеп җитәләр./

Кече кыз Гүзәл:Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр үзеңә.

Әни: Рәхмәт балакаем!Хәлем бик авыр иде. Менә сине күргәч, хәл керде. Тиенкәй, Миңсылу белән Гөлсылу кызым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен:Чакырдым, дускаем. Тик алар үзләренең эшләрен калдырып китә алмадылар . Мин олы кызың Миңсылуны ташбакага, ә уртанчы кызың Гөлсылуны  үрмәкүчкә әверелдердем.

Әни: Һай, дөрес эшләмәгәнсен, Тиенкәй.

Кече кыз Гүзәл:Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни син менә монда утыр.Тиен, син дә кил,бергәләп чәй эчик. Апаларсыз бик күңелсез... (көрсенеп өстәл янына утыра)   /Шулвакыт “гафу ит” дигән тавышлар ишетелә./

Олы кыз Айгөл:Әнием, гафу ит! (бака кыяфәтендәге олы кыз чыга)

Әни: Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таныган. Гафу итәм балам, гафу итәм.

    /бакага әйләнгән олы кыз ташбака маскасын салып, калфак кия./

Олы кызАйгөл:---Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам.Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

    /Шулвакыт, тагын  “гафу ит” дигән тавыш ишетелә./

Уртанчы кыз Диләрә:---Әнием, гафу ит!(үрмәкүч кыяфәтендә уртанчы кыз чыга)

/ Үрмәкүчкә әйләнгән уртанчы  кыз үрмәкүч  маскасын салып, калфак кия./

Әни:--- Гафу итәм балакаем, сине дә гафу итәм.

Кече кыз Гүзәл:---Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.

Әни: Хәлем яхшырып китте.Балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт, сезгә балакайларым!

 Сәхнәгә өч егет керә.

-Әби хәлләрең ничек?- дип сорыйлар.

Ән и: Бик яхшы балакайлар.Өстәл янына утырыгыз, бергәләп чәй эчик.

Кече кыз Гүзәл:Әйдәгез әнинең кәефен тагын да яхшыртыйк. Бер биеп алыйк. Гармуннар белән татар халык биюе башкарыла.

Алып баручы: Шулай дус булып ,җырлап ,биеп гомер кичергәннәр алар. Кызлар әниләрен бүтән үпкәләтмәгәннәр.Гел хәлләрен белеп кунакка килеп торганнар.

Алып баручы:Хочу пожелать вам, дорогие мамы, чтобы в вашей жизни и в вашей душе никогда не заканчивался праздник. Пусть ваши лица устают только от улыбок, а руки – от букетов цветов. Пусть в вашем доме царит уют, достаток, любовь и счастье! А сейчас дети вручат вам набольшие подарки, которые они сделали своими руками. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...