“Батыр әтәч” (татар халык әкияте) (зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)
материал по развитию речи (старшая группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyr_tch.docx27.92 КБ

Предварительный просмотр:

 “Батыр әтәч”

(татар халык әкияте)

(зурлар төркемендә сәхнәләштереп уйнау өчен)

Максат: Балаларда әкият аша әдәплелек тәрбияләү, бер-беренә ярдәм итү теләген уяту, диалогик, бәйләнешле сөйләм телләрен, уйнау осталыкларын үстерү.

Бурыч: Балаларны өйрәнгән әкиятне сәхнәләштереп, рольгә кереп уйнарга өйрәтү.

Җиһазлау: Бабай, Кыз, Кәҗә, Әтәч, Куян, Бүре, Аю, Төлке өчен өс киемнәре, агачлар өчен яфраклар тегелгән киемнәр, маскалар; өстәл, өстәлдә чәйнек, чынаяк, калак, тәлинкә, ике урындык, ашамлыклар, чәчәкле ковер, бөҗәкләр, ноутбук, проектор,кошлар тавышлары аудиоязмасы, таяк, чылбыр.

Катнашалар: Бабай, Кыз, Кәҗә, Әтәч, Куян, Бүре, Аю, Төлке .

Беренче күренеш

(Өй эче. Өстәл, өстәлдә чәйнек, чынаяк, калак, тәлинкә, калак, ике урындык, ашамлыклар).

Алып баручы кыз: Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер Бабай. Бу Бабайның бер Кызы һәм бер Кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.

Бабай таякка таянып чыга.

Бабай: И- и-и, картаелды. Картлык – шатлык түгел шул.

Урындыкка барып утыра, билен уа.

Бабай: Кая соң әле бу кызый (як-якка карана). Алия, кызым, кер әле.

Кыз сикереп килеп керә.

Кыз: Әү, бабакай.

Бабай: Кызым, кәҗәне болынга алып барып ашатып кайтырга иде.

Кыз: Ярый, хәзер алып барам. (чыгып китә)

Кыз кәҗә янына чыга. Кәҗәнең мөгезенә чылбыр тага. Болынга алып китә.

Кыз: Әйдә, кәҗәкәем, киттек болынга.

Икенче күренеш

Матур болын күренеше, чикерткә, күбәләкләр, алтын капка бөҗәкләре куелган. Якында инеш ага. Агачлар, болын чәчәкләре. Кошлар сайрый.

(Агачлар – 9 малай агач булып киенә, 5 – кыз болын чәчәкләре)

Кыз: Нинди матур болын! Кошлар сайрый. Син, үлән аша Кәҗәкәем, мин уйнап киләм.

Кәҗә: Мә-мә-мә. (кычкыра)

Кыз кошлар сайраган тавышны тыңлый. Җырлый башлый.

Кыз:

Минем нәни дусларым,

Кенәриләр кошларым.

Сайрауларын яратам,

Һәркөнне тыңлап ятам. (сикергәләп, чәчәкләр янына килә)

Кыз: Нинди матур чәчәкләр! Чәчәкләр елмаеп, биеп утыралар, талгын гына селкенәләр. (кыз чәчәкләрне исни)

Бу вакытта Кәҗә боллында үлән ашап йөри, инешкә барып су эчә.

Кыз: Нинди хуш ислеләр. Нинди матур төслеләр.

Кыз чәчәкләр арасында йөрүен дәвам итә. Кыз алтын капканы табып ала. Учына ала, такмаклый башлый.

Кыз: Алтын капка оч-оч,

Киявең кайта коч-коч!

– Нигәдер очмый (гаҗәпләнә, тагын кабатлый).

Өф итеп алтын капкага өрә, ул “очып” китә.

Кыз: Кәҗәкәем, өйгә кайтабызмы инде?

Кәҗә ризалаша.

Кәҗә: Мә, мә, мә, – ди.

Кыз Кәҗә мөгезендә уралган чылбырны сүтә, җитәкләп алып кайтып китә. Кәҗәне лапаска кертеп яба.

Кыз: Бабай, алып кайттым Кәҗәне.

Бабай: Рәхмәт, кызым.

Бабай кәҗә янына чыга.

Бабай: Йә, Кәҗәкәем, хәлләрең ничек? Көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең?

Кәҗә: Мә, мә бер яфрак ашадым да, бер кашык чамасы су эчтем.

Картның моңа ачуы килеп:

– И бу кызыйны! Бер Кәҗәне дә туйганчы ашатып кайта алмаган.

Кызын бик каты ачулана.

Бабай: Кая инде, үзем ашатып кайтыйм булмаса.

Кәҗәнең мөгезенә чылбыр тага. Кәҗәне болынга алып китә. Чылбырын ычкындыра (кулына тота). Кәҗә болында йөреп туйганчы ашый, ял иткәләп ала. Бабай агачлар янына барып, болынның матурлыгына сокланып утыра.

Бабай: Күр инде бу агачларны, нинди матурлар, биек булып үскәннәр. (башын чайкый), чәчәкләре ниди матур. (чәчәкләр селкенеп утыралар) Кәҗәкәем дә, үзем алып килгәч, бик рәхәтләнеп, туйганчы ашады әле.

Бабай: Кәҗәкәем, кайтабызмы инде?

Кәҗә: Мә, мә, мә.

Кайтып китәләр. Лапаска ябып куя.

Бабай: Көне буена болында йөрдең, ни ашадың, ни эчтең, тукландынмы инде, Кәҗәкәем?

Кәҗә аңа:

- Бер яфрак ашадым да, бер кашык чамасы су эчтем, – ди.

Бабайның моңа бик ачуы килә.

Бабай: Гаеп кызда түгел, бу Кәҗә үзе бик ялганчы икән. Ялганчы хайван миңа кирәкми. Бар чыгып кит моннан!

Кәҗәне куып чыгара. Кәҗә чыгып китә.

III күренеш

Бара-бара барып җитә бу кечкенә генә бер өйгә. Бу  Куян йорты икән. Барып керә. Өй эчендә беркем дә юк. Бу барып кергәндә, Куянның чыгып киткән вакыты булган икән.

Куян сикерә-сикерә өенә кайтып керә. Керсә, ни күзе белән күрсен, теге Кәҗә түр башына менеп, мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп утыра. Куян, моны күреп, бик каты курка. Алдына-артына карамастан, урманга таба торып чаба.

Урманга барып керә. Куянга Бүре очрый. Бүрене күрү белән Куян акырып елый башлый.

Бүре: Нигә елыйсың, сиңа ни булды? – дип сорый икән.

Куян моңа: Нигә еламаска, көне буена урманда йөреп, өемә әйләнеп кайтсам, түр башында бик куркыныч бернәрсә утыра, күрү белән йөрәгем ярыла язды, – ди.

Моны ишетү белән Бүре батырланып:

– Әйдә киттек, без аны хәзер куып чыгарабыз.

Китәләр.

Куян өенә барып җитү белән, Бүре үзе дә курка-курка гына ишекне ача. Караңгы өйдә зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗә башын күрү белән Бүренең дә коты оча. Бүре тиз генә өй ишеген яба да урманга карап сыза. Куян аның артыннан китә.

Куянның урманга барып керүе була, моның каршысына лап-лап басып килә бер Аю. Аюны күрүгә, Куян тагын кычкырып елый.

Куян: – Коткарыгыз, харап булдым, өемә куркыныч бернәрсә кергән, – ди.

Аю бик батырланып:

Аю: – Ташла әле, юкка-барга елап күз яшеңне әрәм итмә, без аны хәзер куып чыгарырбыз.

Китәләр. Караңгы төшүгә Куян өенә барып җитәләр. Аю, бик батырланып өй ишеген ачып җибәрүгә, сәке өстенә менеп утырган зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗәне күрү белән, бик каты куркуга төшә. Аю да куркуыннан алдына-артына карамый урманга чаба. Куян – аның артыннан. Куянның урманга барып керүе була, Төлке очрый.

Төлке: Нигә елыйсың куян? Ни булды?

Куян: Менә минем өемә бер кур кыныч нәрсә кереп утырды, өйгә кайтырга куркам.

Төлке дә бик батырланып бара. Караңгы бүлмәдә кукраеп утырган Кәҗәне күрү белән, Төлкенең дә коты оча.

Төлке: Матур тунымны әрәм итәсем килми. (кача)

1 слайд. Кич.

Алып баручы кыз: Куян нишләсен, йорт-җирен калдырып чыгып китә урманга. Төнне агач төбендә йоклап үткәрә.

2 слайд. Таң ата.

Алып баручы кыз: Таң атып яктыра башлауга, барып җитә бу бер урман каравылчысының йортына. Бу йортның койма башында утыра икән, ди, бер Әтәч.

Әтәч: Ки-кри-күк. (койма башынан сикереп төшә)

Әтәчне күрү белән, Куян, гадәтенчә, тагын да кычкырып елап җибәрә.

Әтәч: Нигә елыйсың соң син, Куянкай?

Куян: Нигә еламаска, менә минем өемә бер кур кыныч нәрсә кереп утырды, аны үзем дә, Бүре белән Аю да, хәтта Төлке дә куып чыгара алмады, – ди.

Әтәч: Юкка елама, Куянкай, әйдә киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәрмен.

Китәләр. Куян өенә барып җитүгә, Әтәч әйтә инде Куянга:

Әтәч: Миңа өй ишеген ачу гына кыен булыр, син, ишекне ачып, мине кертеп җибәрерсең, калганын үзем белермен.

Өй янына барып җитү белән, Куянның ишекне ачып җибәрүе була, Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗәне чукый башлый. (бу вакытта өй селкенеп тора) Кәҗә бернәрсә эшли алмый. Чыгып кача Куян өеннән. Әтәч аны бик еракка хәтле куып бара. Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны ялганчы Кәҗәдән коткарган, ди.

Кулланылган әдәбият: К.В.Закирова «Балачак аланы» Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Казан. РИЦ нәшрияты. 2011.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

"Өч кыз" татар халык әкияте (интеграцияле дәрес)

Конспект интегрированного занятия с элементами нетрадиционного рисования...