уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә кисеп  ябыштыру буенча

белем бирү эшчәнлеге  конспекты.

Тема: Түбәтәй һәм калфак бизәү.

Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.

Җиһазлау: сандык, түбәтәй, калфак, магнитофон, проектор, мольберт, ИКТ кулану, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы,  сихри сандык, лалә  чәчәге, калфак, түбәтәй.

Эшчәнлек төзелеше: 1. Балалар өчен сюрприз. 2. Алъяпкыч турында әңгәмә. 3. Түбәтәй турында әңгәмә. 4. Уен “Түбәтәй” 5. Калфак  белән түбәтәйне бизәү. 6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар,бүген нинди кояшлы,  матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте. (Шакыган тавыш ишетелә)

 -Тавышны ишетәсезме, балалар? Кем икән анда? (Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый)

- Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр.(Матур,серле,бизәкле, тылсымлы, агачтан эшләнгән сандык)

Тәрбияче балаларга сандык турында шигырь укый:

 Селе сандык, матур сандык,

Кызыктыра безне күптәннән.

 Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм-берәм алып күрсәтә: Бу нәрсә? Ничек бизәлгән?

 -Калфак.(Бу калфакның лалә чәгәкләре һәм яфраклар белән бизәлгәнен ачыклау.

Тәрбияче: Эльвина шигырь дә белә әле.”Энҗе мәрҗән калфагым” Р.Валиева шигыре.

Тәрбияче: Ә бу нәрсә?Ничек бизәлгән?

 - Түбәтәй.Бизәкләре- чәчәк, яфракла, сабаклар,  

Тәрбияче: Айдар түбәтәй турында шигырь өйрәнде.

 -Әнием туган көнемә

 Бүләк итте түбәтәй.

 Шундый матур түбәтәемIMG-20200325-WA0027

Үзем кебек бәләкәй! 

 Татар бизәкләре белән слайдлар карау.

 «Түбәтәй» уены»

 Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

 Төскә матурлыгың белән

 Шаккатырыйм, дигәнсең.

 Туп-туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Тәрбияче: Елаган тавыш ишетелә, сез ишетәсезме? Бу тавыш бит сандыктан килә. Нәрсә бар икән, карыйк әле. Монда калфак  белән түбәтәй елый икән. Сез белмисезме,ник елый икән алар? (җаваплар)

Тәрбияче: Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән. Калфак  белән түбәтәйнең кәефләрен күтәрү өчен, аларга бизәкләр кисеп ябыштырырга кирәклеген ачыклыйлар Ә хәзер сез үзегезгә нәрсә ошый түбәтәйме,калфакмы алып бизәргә утыра аласыз.

Балалар   ябыштырган вакытта тактага лалә, канәфер, кыңгырау чәчәк, яфрак үрнәкләре куела. Такта янына  тәрбияче чәчәк кисү алымнарын искә төшереп күрсәтелә. Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.

Тәрбияче:  Балалар, күрәсезме? Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Берсеннән-берсе матур  калфак һәм түбәтәйләр булды.

Бала: Алъяпкычымның бизәге

         Әллә кайдан күренә.

         Матур лалә чәчәк төшкән

          Бик ошады үземә. –

Тәрҗбияче: Балалар, серле сандыкның башка балалар янына да барасы бар, әйдәгез, аңа рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр” темасына план – конспект

Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;                 2) кайчыны дөрес тот...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....