Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр” темасына план – конспект
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Гилазова Гузель Сабирзяновна

Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;

                 2) кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү;

                 3) эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.

Бурычлары:

-        гөмбәләр турындагы белемнәрен арттыру,

-       гөмбә төзелешен өйрәтү,

-       агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында мәгълүмат бирү,

-       гөмбәлек, гөмбәче кебек яңа сүзләр өйрәнү,

-       кәгазьдән гөмбә кисәргә өйрәнү,

-       табигатькә сак караш тәрбияләү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2018_plan-konspekt_zanyatiya.docx16.56 КБ

Предварительный просмотр:

33 нче номерлы балалар бакчасы

Кисеп - ябыштыру  шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр”

темасына план – конспект

Тәрбияче:

                                                                              Гыйләҗева Г.С.

                                                             

Түбән Кама, 2018 ел

Тема:   Кәрзинемдә гөмбәләр.

Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;

                 2) кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү;

                 3) эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.

Бурычлары:

  •  гөмбәләр турындагы белемнәрен арттыру,
  • гөмбә төзелешен өйрәтү,
  • агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында мәгълүмат бирү,
  • гөмбәлек, гөмбәче кебек яңа сүзләр өйрәнү,
  • кәгазьдән гөмбә кисәргә өйрәнү,
  • табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар: темага кагылышлы рәсемнәр, керпе (йомшак уенчык), төслеһәм ак кәгазьдән турыпочмаклыклар, клеенка, клей, пумала, салфеткалар.

                                         Шөгыль барышы:

  1. Дидактик уен “Гөмбәләр җыю”
  • Балалар, без бүген урманга сәяхәткә барабыз.
  • Хәзер елның кайсы вакыты? (Көз)
  • Урман нинди? (Көзге, тыныч, алтын...)
  • Көн нинди? ( Болытлы, яңгырлы, кояшлы...)
  • Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар, җиләкләр, гөмбәләр)
  • Әйе, көзге урманда бик күп гөмбәләр табарга була.
  • Табышмак тыңлап китик

Яңгырны бик яратса да,

Эшләпә кия көн дә.

Аягы аның бер генә,

Аумый тора. Ул ........(гөмбә)

В глухом бору стоять привык,

 На толстой крепкой ножке я.

Найти попробуйте меня.  (Гриб)

Гөмбә рәсемен күрсәтү. Презентация карау.  Әңгәмә үткәрү.

Ак гөмбә- Бик тәмле, итле гөмбә. Аны киптереп тә, тозлап та ашыйлар. Эшләпәсе – караңгы кызгылт, аягы аксыл сары.

Каен гөмбәсе – каен агачы төбендә үсә, эшләпәсе күк, аягы зәңгәрсу. Киптергәндә карала, шуҗа күпчелек кыздырып ашыйлар.

Чебен гөмбәсе - агулы гөмбә, ләкин бик матур. Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар.  Кешегә зарарлы булса да, хайваннарга дару буларак үсә. Бигрәк тә пошилар ашарга яраталар.

  1. Физкультминут.

Җырлы уен “Гөмбәләр биюе” Түгәрәктә җырлап биеп әйләнү.

  • Балалар карагыз әле, күпме гөмбәләр үскән. Кәрзингә гөмбәләрне җыю, санау. Төсләренә һәм формаларына игътибар итү.
  1. – Балалар карагыз әле, кем агач төбендә качып утыра?
  • Керпе.
  • Тик нишләптер ул бик моңсу. Кәрзине дә буш. Дусты тиенкәйгә кышка гөмбәләр әзерләшергә теләгән, ләкин бер гөмбә дә тапмаган. Балалар, керпегә булышабызмы? Әйдәгез, керпене үзебезгә кунакка чакырыйк. Ә кәрзинен үз кулларыбыз белән ясагангөмбәләр белән тутырырбыз.
  1. Аппликация.

(Балалар урыннарга утыралар).

  • Бүген без сезнең белән гөмбәләр кисәргә һәм  керпенең кәрзиненә ябыштырырга өйрәнербез.
  • Карагыз әле, гөмбә нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

  • Эшләпәдән һәм аяктан тора.
  • Эшләпә нинди формада, ә аяк?
  • Ярымтүгәрәк, овал рәвешендә.
  • Өстәлдәге савытка карагыз. Нинди фигуралар күрәсез?
  • Турыпочмаклыклар.
  • Эшләпәсен  нинди турыпочмаклыктан ясап була? (Көрән төстән)
  • Ә аякларын (ак турыпочмаклыктан)
  • Карагыз, безнең кайчыларыбыз ярдәмендә ничек итеп эшләпә ясарга була. Моның өчен мин турыпочмаклыкның ике ягын кисеп алам һәм эшләпә барлыкка килә.
  • Ә хәзер ак турыпочмаклыктан аягын кисәбез һәм ике өлешне бергә ябыштыру нәтиҗәсендә гөмбә барлыкка китерәбез.
  • Әйдәгез, сез дә эшкә тотыныгыз. Кайчылар белән сак кына кулланыгыз. Киселә, төртелә күрмәгез.

( Балалар гөмбәләр кисеп ясыйлар, ябыштырып, аны  олы кәрзингә салалар, ябыштыралар.

5 Анализ.

  • Балалар, карагыз әле. Керпе ничек шатлана. Тиеннең кышка азык запасы да булды. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Аңа китәргә вакыт.
  • Сау бул, керпе.  

6.Йомгаклау.

- Балалар, сез бүген гөмбәләр турында нәрсәләр белдегез?

(Балаларның җаваплары.)

  • Сез бүген бик яхшы тырыштыгыз. Афәрин! Мин дә сезне тылсымлы гөмбәләр белән сыйлыйм әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

"Кәрзинемдә гөмбәләр" темасына план-конспект

Тема:   Кәрзинемдә гөмбәләр. Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....