"Куянны сәяхәткә чакырабыз"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Максат: Балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү.
Тәрбия бурычлары: Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: Бер,ике сүз белән сорауга җавап бирүне ,куянның өлешләрен әйтүне ныгыту.Ел фасылына бәйле куянның үзгәрешләре турында белем бирү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: уен,аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, иҗади сәнгать, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материл, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау.
Җиһазлау: агачлар, урман күренеше,йомшак куян,куян рәсеме кышын һәм җәен.
Сүзлек өстендә эш: урман,биек,болыт,очлы, түгәрәк.
Алдан үткәрелгән эш: “Поезд” уены уйнау, куянны тасвирлау.
Эшчәнлек төзелеше:
I өлеш. Кереш әңгәмә.
II өлеш. Хәрәкәтле уен “Поезд”.
III өлеш. Урман турында сөйләшү.
IV өлеш. Урманда яшәүче җәнлекләр.
V өлеш. Дидактик уен “Нәрсәсе бар”.
VI өлеш. Уен”Ак куян”
VII өлеш. Әвәләү”Куянкайга кишер”
VIII өлеш Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
1.Оештыру өлеше: Балалар,карагыз әле,безгә бүген кунакка апалар килгән, әйдәгез әле исәнләшик.Исәнмесез,хәерле көн. Карагыз әле,апалар безгә карап матур итеп елмаеп утыралар,әйдәгез без дә аларга үзебезнең елмаюны бүләк итик,алар безгә карап тагын да куансыннар.
(Поезд тавышы ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме , нинди тавыш килә анда? (поезд) Кайда ишетелә микән ул?Әйдәгез эзләп табыйк әле без аны.(эзләп табалар)
Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Ерак сәфәргә үзебез белән әйбәт кәеф, кояш нурларын юлдаш итеп алыйк.Бүген көн нинди соң,кояшлымы, әллә болытлымы? Ә кояш тагын да нурлырак булсын өчен, “Кояш чык...” эндәшен бергәләп әйтик әле.
Кояш чык,
Болыт кач.
Без уйнарбыз,
Җылыткач.
Ә хәзер әйдәгез, поездга утырабыз да сәяхәткә китәбез.Минем арттан тезелешеп басыгыз,мин поезд булам,ә сез минем вагоннарым булырсыз. Сез ризамы? Киттек.
Хәрәкәтле уен “Поезд”
(Балалар вагончиклар, ә тәрбияче паровоз. Балалар бер-бер артлы басалар. Паровоз гудок бирә, бергәләшеп җырлыйлар).
Безнең поезд бара,
Алга таба чаба.
Ә поездда безнең
Балалар бара.
Чу-чу,чох-чох,
Чу-чу,чох-чох.
Менә тукталыш.
Кинәт тәрбияче туктый.
2.Төп өлеш:
“Тукта!” Поезд алга таба бара алмый. Безнең алда урман. Без кая килеп җиттек инде?(урманга) Урманда нәрсәләр үсә?(агачлар үсә) Агачлар биекме? Әйдәгез әле кулларны өскә күтәреп биек агачларны күрсәтик.Бик яхшы,булдырдыгыз. Балалар ,ә сез беләсезме соң, урманда нинди җәнлекләр яши?(куян,аю,бүре,төлке) Әйдәгез әле ,урман җәнлекләре турында бармак уенын уйнап алыйк.
Баш бармак була бүре,
Имән бармагым-төлке,
Урта бармагым-керпе,
Атсыз бармагым –аю,
Чәнти бармагым-куян,
Куянны кая куям?
Мин сезгә бер табышмак та әйтәм әле,ә җавабын урманнан эзләрбез.
Кишер белән кәбестәне,
Ул бик нык ярата.
Озын колагын тырпайтып
Сикереп урманга кача.(куян)
Булдырдыгыз,бик дөрес әйттегез. Әйдәгез әле куянны эзләп табыйк әле. Менә бит ул агач төбенә поскан. Бүредән курыккандыр ул. Безнең куяннар бик куркаклар,алар гел качу ягын карыйлар.Шуңа күрә куяннарны куркытмаска , аларны сакларга ,рәнҗетмәскә кирәк.Килештекме? Ә беләсезме, мин сезгә өр-яңа әйбер әйтәм. Куяннар яз җиткәнен сизеп туннарын алыштыралар.Кыш көне куяннарның туннары ак төстә була,ә яз көне соры төскә керә. Бу куяннарга дошманнарыннан качар өчен кирәк икән.
Уен”Нәрсәсе бар?” Мин сезгә куян рәсемнәре таратам,сез миңа әйтерсез,куянның нәрсәләре бар микән?(башы,колагы,күзләре, борыны...)Ай булдырдыгыз,молодцы!!! Куянкайның безнең белән уйнап та аласы килә. Уйныйбызмы?
“Ак куян”уенын оештыру.(Музыка астында)
3.Әвәләү”Куянкайга кишер”.
Балалар куянкайның өенә кайтасы килгән. Ә без аны күчтәнәчсез җибәрмибез инде. Куян нәрсә ярата әле? Әйе,кишер-куянның яраткан ризыгы. Менә без пластилиннан кишер әвәләрбез. Без кишерне кызыл пластилиннан ясарбыз.Бу нинди төстәге пластилин булды инде? Карагыз әле кишернең бер башы очлы,ә икенче башы түгәрәгрәк икән. Башта менә шулай таяк тәгәрәтәбез, бер башын очлайтам,ә икенче башын аз гына түгәрәклим. Менә минем кишер килеп чыкты.Мин аны куянкайга бирәм . Бу гына кишер аз була бит,сезнең дә ясыйсыгыз киләие? Әйдәгез ясагыз.
4.Рефлексия.(әвәләнгән кишерләрне куянкай алдына куялар.)Никадәр күп кишер килеп чыкты.Әйдәгез куянкайны кишер белән сыйлыйбыз. Куянкай аша син,аннары сикереп уйнарсың?
Татарстан Республикасы Актаныш районы
“Пучы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү бюджет
Муниципаль учреждениясе
Тема: “Куянны сәяхәткә чакырабыз”
(беренче кечкенәләр төркеме,йомгаклау шөгыле.)
Төзеде:1кв.категорияле
тәрбияче Камалова Р.Ф.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.
Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү....

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Куян кызы
Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".
II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз.
Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге. Тема:Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз."Танып белү","Коммуникация"","Социализация"Бурычлар:Балаларның кышкы урман турында...
