Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геометрик фигураларны танып белү, иҗади фикерләүләрен үстерү, санау шөгыленә карата кызыксыну уяту, балаларның дөньяга карата күзаллаула-рын киңәйтү, геометрик фигуралардан аппликация төзергә өйрәтү, чиста, пөхтә эшләргә күнектерү.                                                              

                         ДӘРЕС БАРЫШЫ:

Тәрбияче:  Нинди рәхәт урман аланында! Карагыз, әле карагыз! Анда агач артында

                   Куян дускайның колагы күренә бугай.

                   Әй куянкай, матуркай.

                   Кил бирегә, йомшаккай!

                   Курыкма син, калтырама

                   Без балалар, оялма!

Куян:     Куркам, куркам, балалардан.Кичә генә бер шук малай, борды минем колагымнан.

          ( КАЛТЫРЫЙ )

Тәрбияче: Кил куян дус, безнең балалар бик акыллы, алар сиңа тимәсләр.

                  Ягез, әле куян дуска шигырь сөйләп курсәтик.                    

                                        “ Бакчабыз.”

Һәр көн безне каршы ала                       Бакчабызның каеннары

Күңелле бакчабыз                                   Безне бик иркәли

Хәерле иртә-дип сайрый                        Без тыңлыйбыз ә апабыз

Кошлар агачта                                         Әкият сөйли

Бакчабыз, бакчабыз!                               Аллы гөлле чәчәкләре 

Сине бик яратабыз,                                 Хуш ис тарата

Һәр көн килеп бакчабызда                     Күбәләкләр канат җилпеп

Күңел ачабыз.                                         Безне озата.

Тәрбияче: Хәзер инде безнең балалар ягымлы сүзләр белән эндәшерләр.

Балалар:    Хәеле иртә!            Тыныч йокы!           Зур рәхмәт!

                   Хәерле көн!           Зинһар өчен!            Исән бул!

                   Хәерле кич!           Сәламәт бул!            Ашыгыз тәмле булсын!

                                               Хушыгыз, сау булыгыз!

Куян: Ай-яй нинди акыллы зур балалар,ничек итеп ягымлы сүзләр беләләр. (сөенә)

Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз белә икән быел безнең нинди ел дип игълан ителде.?

Балалар: 2011ел- Куян елы, Тукай елы дип атала.

Куян : Минем ел икәнен дә беләләр, бигрәк акыллы зур үскән балалар!

Тәрбияче: Балалар., куян нинди була ул, ( кышка нишли, ничек итеп үзгәрә )

Балалар: Йомшак, куркак.

              Ул соры тунын салып, ак тунын кия кышка.  

Куян: Дөрес, дөрес. (куана, сикерә )

Ә мин бик күп табышмаклар беләм сезгә дә алып килдем, яле сынап карыйм   үзегезне .

Берсе яшел келәм тукый,        Берсе ак мамыгын түши,

Берсе сарыга мана.                   Ә берсе җыеп ала.                                      

Балалар: Ел фасыллары.

Куян: Белдегез бит, менә мин сезне елфасыллары илендә сыныйм да инде.

Кырлар буш кала,          Һәр көн диярлек

Яңгырлар ява,                Елап яшь коела,

Җир дымлана-               Килгән кошларны

Бу кайчак була.              Көньякка куа, бу кайчак?

Балалар:  Көз ае.

Тәрбияче: Безнең балалар көз фасылы турында сөйли беләләр.

Балалар:  Яфраклар саргая, коела.                       Җиләк җимешләрне җыеп алалар.

                 Көннәр салкыная, яңгырлы.                  Кошлар җылы якка китә.

Куян:  Кырга ак кардан    Җир язга чаклы

           Юрган ябынган      Йокыга талган.

Балалар: Кыш ае.

Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз әйтер икән кыш көне көннәр нинди була.?

Балалар:  Җир өстенә ап-ак мамык белән каплана,

                Агачлар яфраксыз калсалар да бәс белән капланалар,

                Кошларга җимлекләр эләбез.

Куян: Боз һәм кар эреде,         Көннәр озая,

          Сулар йөгерде                төннәр кыскара

          Егълап елгалар,             Бу кайсы вакыт

         Яшьләр түгелде.            Я, өйтеп кара.

Балалар: Яз ае.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез хәзер куянга язны тасвирлыйк.

Балалар:  Көннәр озая, төннәр кыскара,  кояш җылыта, кар эри,

                Гөрләвекләр ага, кошлар җылы яктан кайта.

                Табигать-җанлана.

Тәрбияче: Яз айларын саныйк әле бергәләп.

Балалар: Март, апрель, май.

Тәрбияче: Куян,безнең балалар яз ае турында мәкаль,сынамышлар беләләр,әйдә таныш әле.

Балалар: Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килер.

               Яз иртә килсә , ашлык уңар.

              Кара карга килгәч, җиргә төшсә, яз кыска килер, ояга төшсә, яз озын килер.

Тәрбияче: Мәкаль искә төшерик.              Язгы көн ел туйдыра.

                                                                      Яз сөрсәң-көз урырсың.

                                                                     Язгы хезмәт-көзге хөрмәт.

Куян: Мин дусларым сезгә кошлар турында табышмаклар да алып килдем;

1.Иртә яздан килә ул,                       2.  Агач башында йорты,

   Барлык коштан кара ул,                 Эчендә яши җырчы.      (СЫЕРЧЫК.)

  Суалчан ярата,                                3. Таң атканда бер җырчы, 

  Аның исеме:  (КАРА КАРГА)          аны ничек күримче.   (САНДУГАЧ.)

4.Бер кошым бар: тынмый   Өе-җирдә,

   Агачка оя кормый,             Җыры-күктә. (ТУРГАЙ)

Куян:  Җитез балалар.

Тәрбияче: Табигатьтә яз аенда кайсы язучыбыз туган көнен билгеләп үтәбез.

Балалар: Күренекле шагыйребез Г.Тукай бабай.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар язучыларыбыз арасында Тукай бабай адашкан, әйдәгез,

               эзләп табыйк үзен. Бу рәсемнәрдә кайсы әкиятләре сүрәтләнгән.        

Балалар: эзлиләр, әкиятләрнең исемнәрен әйтәләр.

Куян: Кигән киеменең бизәге

            Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.

Балалар: җәй фасылы.

Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез, җәйне тасвирлыйк.

Балалар: Җәй көне урманда, кошлар сайрый, аллы-гөлле чәчәклә үсә, күбәләкләр оча.

Куян:  Ямь яшел куе булгач,         Кызарып җиләк пешә,

           Һәркем ярата аны                 Чикләвекләр өлгерә.

           Анда бик күп агачлар,          Санап бетереп булмый,

           Җыр суза сандугачлар         Нәрсә соң, ул, кем белә.

Балалар: Урман.

Тәрбияче: Әйе, 2011 ел әле, Тукай елы гына түгел,урманнар елы да итеп игълан ителде. Шуның өчен урманнарны сакларга кирәк.Без сезнең белән “Урманда йөрү” кагыйдәләрен  беләбез әйдәгез әле бергәләп искә төшерик.

Балалар: Агачларны сындырмаска      Кош ояларын туздырмаска.

               Чәчәкләрне өзмәскә.              Кырмыска ояларын туздырмаска.

              Үләннәрне таптамаска.          Урманнарны чүпләмәсә, ут якмаска.

Тәрбияче: Әйдәгез  ял итеп “ СОРЫ КУЯН ЮЫНА”

                 Хәрәкәтле уен уйнап алыйк.

Уенның кагыйдәсе: Куян хәрәкәтләрне текстка туры китереп башкарырга тиеш һәм ике аякта сикерә-сикерә генә йөрергә тиеш.  

Бу уен ярдәмендә балаларның текстка ярашлы хәрәкәт башкара белүләре үстерә. Балалар ике аякта сикерергә күнегәләр.

Тәрбияче: Хәзергә туктап торыйк.

Куян: Карагыз әле, мин сезгә кызыклы тартма алып килдем , анда нәрсәләр ябыштырылган.

Балалар: геометрик фигуралар ( өчпочмак, овал, түгәрәк. )

Куян: Туктагыз әле, дусларым сабыр итегез, мин сезгә мисаллар мәсәләләр алып килдем.

Мисаллар мәсәләләр чишү.

Ак каенда 5 чыпчык                               Алсу бакчага керде,

Ояда 1 серчык,                                        5 кызыл алма күрде,

Кайсыгыз әйтер икән,                            2сен өзеп алды,

Барысы ничә кошчык. ( 6 )                    агачта ничә калды. ( 3 )

 

Җәеп куйсаң 5 була,                               Ике корсак

Җыеп алсаң 1 була.(йодрык)                 4 почмак. ( мендәр )

 

Кошларның ничә канаты бар  ( 2 )      Бер елда ничә ай ( 12 )

 

Карагыз әле монда ничә чыршы үсә. (10) кайсыгыз кирегә саный.

Ә бу карточкада ничә гөмбә үсә. (5) кирегә санагыз ....

 

Тәрбияче: Хәзер, без сезнең белән куян алып килгән геометрик фигуралардан  КУЯННЫ  ябыштырыйк.  Ә син куян дускай безнең балалар эшләгәнне карап тор.

              БАЛАЛАР БЕЛӘН КҮМӘК ЭШ.

Куян: карагыз әле нинди уңганнар мине дә геометрик фигуралардан ябыштырдылар.

         ( сөенә ) Искиткеч матур килеп чыкты.

 Дәрескә йомгак.

Тәрбияче: Куян фигурасы ничә өлештән тора. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр искә төшердек.

Балалар: Ел фасылларын,  Табигатьне саклау кагыйдәләрен,

              10 га кадәр санадык, кирегә,

              5 эчендә , геометрик фигуралардан куян ябыштырдык.

Тәрбияче: Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә.Ни өчен икән, сез белмисезме.?

Балалар: Алар табигать – анага буйсыналар, аны тыңлыйлар.Ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кызындыра, суларында йөздерә, урман болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез: сулыкларны, әйләнә-тирәне чистарту, кошларга ярдәм итү, агач , чәчәк-ләр утырту.

РӘХМӘТ БАЛАЛАР. Шуның белән дәрес тәмам.

             Кулланылган әдәбият.

Р.А.Борһанова , К.В.Закирова “ Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү ” программасы. – Казан Хәтер нәшрияты 2000.

К.В. Закирова, Р.А. Низамов “ Көч һәм рух тамырлары ” 

Казан Мәгариф 1998.

Г.З. Гарәфиева “ Сөмбеләне кем белә ” Казан Мәгариф 2003.

К.В. Закирова “ Күңел ачыйк бергәләп ” Мәгариф нәшрияты 2003.

Ф. Җ. Ибраһимова “ Табигать бизәкләре ”

Казан мәгариф нәшрияты 2002

Х.Ш.Мәхмүтов  “ Ел тәүлеге 12 ай ”  халык календары битләреннән.

Казан тат. кит. Нәшрияты 1991.

Ачык дәрес   2009 ноябрь.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары (Времена года)

конспект занятия...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация...

Ел фасыллары төрле

Ел фасыллары төрле...

«Светофорда кунакта» исемле ачык эшчәнлек күрсәтелде.

laquo;Светофорда кунакта» исемле ачык эшчәнлек күрсәтелде....

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...