"Кышкы пейзаж"
план-конспект занятия по рисованию (подготовительная группа)

Камалова Рузалия Фандусвна

Рәсем ясау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_peyzazh.docx21.88 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү, аның матурлыгын күрә белү һәм рәсемдә күрсәтә белү.

Бурычлар:

1.Тәрбияви:Балаларда матурлык хисе, поэзия, музыка, рәсем аша туган табигатькә, туган якка ярату тәрбияләү; рәсемдә үзләренең тәэсирләрен чагылдыруга кызыксыну тәрбияләү; буяулар белән эшләгәндә пөхтәлек тәрбияләү.

2.Үстерешле: Кәбестә яфрагын төсле кәгазьгә басып төшерү алымы белән таныштыру. Мөстәкыйль иҗадилыкны, кулларның вак моторикасын үстерү, мөстәкыйль эшләгәндә балаларның иҗадилыкларын үстерүне камилләштерү.

3.Белем бирү:Кыш турында белемнәрне ачыклау һәм гомүмиләштерү. Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү.

Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук, кар йомарламы, пумала, кар бөртекләре, зәнгәр төстә кәгазь, ак,яшел гуашь, кәбестә яфрагы, йомарланган кагәзь, су һәм салфеткалар.

Эшчәнлек барышы: -Балалар, кунаклар белән исәнләшик әле. Хәерле иртә телик. Карагыз эле, көн нинди матур, әйдәгез табигать белән дә исәнләшик әле.

Психогимнастика.

Исәнме, зәнгәр һава!

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, иркә җил!

Исәнме, ак кар бөртекләре!

Исәнмесез дип сезгә дәшәм һәм уңышлар  телим!

Балалар, мин бүген хат алдым. Бу хатны безгә Карчәчәк язган.Ул узенең серле бияләен югалткан. Безгә шул бияләйне юллап табарга һәм серен белергә кирәк. (Балалар бияләйне табып бирәләр. Көлгән тавыш ишетелә, балалар , сез ничек уйлыйсыз, бияләй эчендә нәрсә бар икән? Тәрбияче бияләй эченнән серле кар бөртеген табып ала. Менә икән ул серле авазны бирүче. Ул нәрсә?  

Слайдлар: экранда кышкы урман Балалар, мин сезне кышкы урманга сәяхәт кылырга чакырам. - Ә сез ничек уйлыйсыз, урманга ничек барып җитәрбез икән? Безне шушы кар бөртеге серле урманга алып керер. (Серле көй астында кар бөртеге артыннан урманга килеп керү) Серле кар бөртегенә ияреп  очып барырыбыз.. Менә урманга килеп тә җиттек (слайдлар карау) кышкы урман табигатенә соклану. Балалар, карагыз әле, кышкы урман ничек матур. Сез нәрсәләр күрәсез? Урман турында нәрсәләрп әйтеп була, урман нинди?  (бөтен җир ап-ак, юрган япкан күк. Агачлар, куаклар ак шәл ябынганнар, ә чыршылар матур ак күлмәк кигәннәр.)

-Мин сезгә кар йомарламы белән  уйнарга тәкъдим итәм, мин сезгә кар йомарламын ыргытам, ә сез кышка бер сүз белән характеристика бирергә тиеш. Мәсәлән:”Кыш нинди? – карлы, салкын... “ һәм кар йомарламын миңа  кирегә ыргытасыз. Зинһар өчен, әйтегез әле, бездә кыш нинди соң?(Ак, йомшак, көмешсыман, салкын, карлы, матур, тылсымлы, әкияти, суык, буранлы, якты, кырыс, күңелле, серле. - Әйе, балаларр, сез хаклы, чыннан да, бездә кыш бик күңелле. Ул салкын да, җылырак та булырга мөмкин, буранлы  да, тамчылар тамган чагы да бар, ябалак сыман кар да яварга мөмкин, вак кар да явып уза. Менә балалар, без сезнең белән кышка хас нинди күп сыйфатлар бар икәнен белдек.

Балалар, ә сезгә кышкы урман ошыймы соң?.Әйдәгез бүген урманда күргәннәрне, шушы матур табигатьне рәсемлик. Мин сезгә рәсемне гади булмаган ысуллар белән ясарга тәкъдим итәм. Карагыз әле, сезнең өстәлләрдә ниләр бар? (кәбестә яфраклары, йомарланган кәгазь, ак гуашь) Карагыз әле, кәбестә яфрагының арткы ягы нәрсәгә ошаган? Әйе, агачка ошаган. Башта кәбестә яфрагын ак буяу белән буйыйбыз һәм кагәзьгә куллар белән бастырып алабыз. Карагыз безнең агачыбыз әзер,ботакларын һәм кәүсәсен пумала белән ачыграк итеп буйыйсы калды. Ә чыршыны, кәбестә яфрагын яшелгә буяп, аскы якка каратып куллар белән бастырып алабыз. Инде хәзер, йомарланган кагәзь ярдәмендә, кар өемнәрен ясарга була. Аңладыгызмы балалар?

Эшкә тотынганчы ял итеп алыйк.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Без кар әвәлибез ич,

Түгәрәк ул, шома ул

Ашарга ярамый шул!

Бер дигәчтен атабыз,

Ике дигәч тотабыз,

Өч дигәч төшеп китә,

Ватыла, эреп бетә.

Бүген без рәсемне  “Кыш” музыкасы астында ясарбыз.

Булдырдыгыз! Ә хәзер инде эшкә тотыныйк. Балаларның музыка астында эшләүләре. Әйдәгез, әзер рәсемнәрне карап, кышкы урман белән хозурланыйк! Күрегезче, нинди матур кышкы урман килеп чыкты. Әйдәгез, кунакларга да күрсәтик әле. Молодцы, балалар! Бүген сез нинди яңалык белдегез? Яле Нәзилә үзеңнең эшеңә бәя бир. Ә Самат үзенең эше турында ни дияр? Зилә, сиңа кемнең эше ошады?

Иии, балалар онытып җибәрә язганбыз, безгә бияләйне Карчәчәккә тапшырырга кирәк. Менә тиз генә телефоннан номерын җыеп чакырабыз хәзер. Яле Нәзилә Карчәчәк белән сөйләш.(Исәнме Карчәчәк. Без сезнең бияләйне таптык. Безнең “Сандугач” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменә кил.) Карчәчәк килеп керә .

-Исәнмесез балалар. Кунаклар! Мин серле бияләемне югалткан идем, Нәзилә таптык дип шалтыратты. Миңа бу бияләй бик кирәк, чөнки озакламый Яңа ел бәйрәме җитә. Бу бияләй эченә бик күп серләр яшерелгән. Күрәм, инде сез бер серен белгәнсез. Ә менә икенче сере, ул сезне бүлмәгә кайтырга ярдәм итәр, тылсымлы сүзләр әйтеп бүлмәгә кайтырга булыша. Балаларның эшен мактап,саубуллашып чыгып китә.

Саубуллашып хәзер төркемебезгә кайтабыз. Рәхмәт сезгә, балалар!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия в старшей группе «Природа и живопись. Пейзаж в творчестве русских художников. Зимние пейзажи».

Знакомство детей с картинами русских художников-живописцев с прослушиванием музыкальных произведений и художественная деятельность....

Конспект интегрированного занятия в старшей группе «Природа и живопись. Пейзаж в творчестве русских художников. Осенние пейзажи»

Знакомство детей с картинами русских художников-живописцев с прослушиванием музыкальных произведений и художественная деятельность....

Конспект интегрированного занятия в старшей группе «Природа и живопись. Пейзаж в творчестве русских художников. Летние пейзажи».

Знакомство детей с картинами русских художников-живописцев с прослушиванием музыкальных произведений и художественная деятельность....

Конспект интегрированного занятия в старшей группе «Природа и живопись. Пейзаж в творчестве русских художников. Весенние пейзажи»

Знакомство детей с картинами русских художников-живописцев с прослушиванием музыкальных произведений и художественная деятельность....

НОД по рисованию в старшей группе по теме «Зимний пейзаж». Нетрадиционное рисование в технике «Гризайль» Композиция «Зимний пейзаж» .

Данный мастер-класс предназначен для педагогов, родителей, детей  младшего  школьного возраста.Цель: создание композиции «Зимний пейзаж» в нетрадиционной технике ...