ҖЫРЛАП-БИЕП УЙНЫЙБЫЗ Җырлы-биюле уеннар аша зурлар төркеме балаларының музыкаль ишетү сәләтләренә ирешүгә юнәлтелгән проект.
материал (старшая группа)

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

җырлы-биюле уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt.doc217.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы»

                                           

  ҖЫРЛАП-БИЕП УЙНЫЙБЫЗ

Җырлы-биюле уеннар аша зурлар төркеме балаларының музыкаль ишетү сәләтләренә ирешүгә юнәлтелгән

проект.

I квалификацион категорияле

музыка җитәкчесе

 Басыйрова Чулпан Инсаф кызы

      Әлеге җырлы-биюле уеннар балаларга зурлар төркемендә шөгыльләнү өчен тәкъдим ителә. Җырлы-биюле уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Әлеге уеннар музыкаль авазларны тоемлауга ярдәм итәләр, балаларның күңелләрендә нәфислек, матурлык тойгысы уяталар.

       Проект белән кызыксынучы һәм үз эшләрендә кулланучы тәрбиячеләргә иҗади уңышлар теләп калам.

       

       Проектның бурычы:

  1. Зурлар төркеме балаларының музыкаль ишетү мөмкинлекләрен киңәйтү, балаларның ритмны тою сәләтләрен үстерү, аларның музыкаль фразаларга туры китереп кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны үзгәртүләренә ирешү.

       Проектның максаты:

  1. Зурлар төркеме балаларның җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру, рус һәм янәшәбездә яшәүче башка тугандаш халыкларының хәрәкәтле уеннары белән танышу.
  2. Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру.
  3. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

            Проектны тормышка ашыру срогы: сентябрь- август.

Проектның актуальлелеге: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – җырлы-биюле уеннар. Бала тормышын музыкаль уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Халкыбызньщ гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Җырлы-биюле уеннар ярдәмендә бала тырыш,  сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Алар вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Җырлы-биюле уеннар – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Җырлы-биюле уеннарның нәниләрне тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булуын XX гасырның 20 нче елларында, әле татар балалар бакчалары барлыкка килә генә башлаган вакытларда ук, татар педагоглары да билгеләп үткән. Тәрбияче, үзе балалар бакчалары оештырган һәм шуңа җитәкчелек иткән Зөһрә Салихова уеннарга иң беренче чиратта сүз байлыгын арттыру чарасы буларак караган һәм җырлы-биюле уеннарның балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килү принцибын алга сөргән. Ул: “Балаларның шигырь, җыр, уен, музыкалары һәм һәрбер эшләре яшьләренә, телләренә күрә сайланып эшләнгән булырга тиеш”, - дип яза.

 Җырлы-биюле уеннар аша   балаларның музыкаль ишетү сәләтләренә ирешү - ул  аларның хәтерләрен, игътибарлылыкларын, көйне тыңлап хәрәкәтләнүләрен, җырлау һәм бию сәләтен үстерү.

  Баланың кече яшьтән үк музыкага карата кызыксынуы булсын дисәк, баланың яшь үзенчәлекләренә туры килә торган жырлы-биюле уеннарны оста файдалану кирәк. Иң башта музыкаль уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Аларны   сайлаганда, музыка җитәкчесе балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Җырлы-биюле уеннар балаларның күңелләрендә нәфислек, матурлык тойгысы уята.

Җырлы-биюле уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр.

Җырлы-биюле уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә җавап бирә торган план-конспект эшләү, уеннарны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар  куллану уеннарны отышлы итә. Уртак шатлык хисе кичерү, күмәк җырлар, биюләр  башкару балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә.

Әлеге ярдәмлектә күрсәтелгән, җырлы-биюле уеннарны өйдә, бакчада, шөгыльдә, режим моментларында кулланырга була. Бу уеннар зурлар төркеме балалары белән шөгыльләнү өчен тәкъдим ителә. Аларның эчтәлеге М.Васильеваның “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелде.

     

Проектны тормышка ашыруда хәл итәсе мәсьәләләр

Музыка җитәкчесе эшчәнлеге:

Шөгыльләрдә һәм режим моментларында балалар кызыксынырлык җырлы-биюле уеннар сайлау. Балаларда төрле уеннар белән кызыксынучанлык тәрбияләү, аларда рухи күтәренкелек тудыру, актив эшчәнлеккә дәртләндерү, уенны сайлаганда һәм башкарганда мөстәкыйллек үстерүгә игътибар итү, балаларның җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән җырлы-биюле уеннар сайлау. Зурлар төркеме балаларының җырлы-биюле уеннарда җыр һәм биюләрен мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; иҗади лабораторияне  җырлы-биюле уеннар белән тулыландыру.

Балалар эшчәнлеге:

Төрле җырлы-биюле уеннар уйнаганда көйне тыңлап хәрәкәтләр ясау, ритмлы бию һәм җырлау; җырлы-биюле уеннарны чагыштырып карау, танып-белү; музыканың характерын, эмоциональ эчтәлеген хәрәкәтләр аша күрсәтә белү: тирә-юньдә ирекле ориентлашу, гади тезелүләр ясау, музыкаль фразаларга туры китереп кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны үзгәртү; бию иҗатын формалаштыру; рус халык биюләре, түгәрәк уеннары, шулай ук башка халыкларның биюләре белән танышу.

Ата-аналар эшчәнлеге:

Бакчада узган һәртөрле чараларда: бәйрәм, кичә, "Ачык ишекләр” көннәрендә, ярышлар, конкурсларда катнашу; мәгълүмат чараларында һәм ата- аналар почмагында яктыртылган балаларның музыка тәрбиясенә бәйле материаллар белән даими танышып бару.

Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе:

 *Балаларның җырлы-биюле уеннарга кызыксынулары арта;

 *Балаларның җырлы-биюле уеннарда, шөгыльләрдә актив катнашуы, музыкаль ишетү сәләтләре үсә;  

 *Балаларның җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылышлары арта;

 *Ата-аналарның   балаларның шәхес үсешендә    музыка тәрбиясенең  мөһимлеген аңлаулары арта.

Зурлар төркеме балалар өчен җырлы-биюле перспектив планы

Уен төре

Максаты:

Материал

Сентябрь

“Чума үрдәк, чума каз”,

“Зәңгәр чәчәк”,”Ак калач”,

“Агыйдел”

Җырның көенә,  эчтәлегенә туры килә торган  хәрәкәтләр ясау, хәрәкәтләрне уртача тизлектә башкарыру, түгәрәк буенча "гади адым" белән сәнгатьле итеп, гәүдәне төз тотып йөрергә өйрәнү

Мендәр.

Октябрь

“Кояш һәм яңгыр”

“Яшерәм яулык”,

“Тамчы там”.



Бер урында тыпырдап әйләнү хәрәкәте белән танышуны дәвам итү, җырга туры килгән хәрәкәтләр ясау, ирекле бию, сыгылмалы йөреш.

Яңгыр һәм кояш рәсеме, яулык.

Ноябрь

“Үрмәкүч”

“Бу дустың белән күреш”

“Төймә”

Түгәрәк буенча "гади адым" белән сәнгатьле итеп, гәүдәне төз тотып йөрергә өйрәтү (уң аяктан башлап).

Түгәрәккә мөстәкыйль рәвештә басарга күнектерү. Уен сүзләрен күмәк һәм аерым, аңлаешлы, аермачык итеп әйтергә, җырлаганда иптәшләренең дөрес яисә ялгыш җырлауларын аера белергә өйрәтү.

Декабрь

“Кәрия-Зәкәрия”

“Ровным кругом”

“Түгәрәк алан”

Әсәрләрне танып, көй үзгәрүгә хәрәкәтне төрләндерү, характерын билгеләү (салмак, талгын, җиңел, тиз ритмлы), рус халык ьырлы-биюе белщн тагышу.

Январь

“Без-без, без идек”

“Утыр, утыр Мәликә”

Музыканы тыңлап куллар өчен күнегүләр башкару. Хәрәкәтләрне йомшак, сыгылмалы, нәфис итеп башкарырга ирешү.

Февраль

“Паровоз”

“Кунаклар”

“Әйт күгәрчен”

Балаларның образларны күзаллап иптәшләре

алдында гәүдәләндерә белүләренә ирешү.




Март

“Йөзек салыш”.

“Шүрәле, шүрәле”.

“Лавата”.

Музыканы тыңлап, тезелүне үзгәртү, ритмлы йөрү һәм йөгерү.

Йөзек


Апрель

“Тәкыя үрәм”.

“Урманга бару”.

Уенны кызлар - малайлар кара - каршы басып, күтәренке күңел белән, шаян, җиңел итеп башкару

Май

“Төймә, төймә”.

“Башмакчы”,

Балаларны күмәк итеп, иптәшләрен тыңлап, ритмны тигез саклап җырларга өйрәтү

Проектны тормышка ашыруга юнәлдерелгән

чаралар

Җырлы-биюле  уеннардан  торган әдәби-музыкаль

кичә конспекты

Тема: Каз өмәсе

    Максат: Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. «Каз өмәсе», «каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр биюләрен өйрәнү, башкару.Балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.        

Җиһазлау: каурыйлар, канатлар, казлар, көянтәләр, проектор, ноутбук, экран.

Зал бәйрәмчә, өмәчә бизәлгән. Стенага чиккән сөлгеләр, кашагалар эленгән. Җыйнак кына матур авыл өе. Бер кырыйда өстәл, аның өстендә самовар, чынаяклар куелган. Идәндә тукылган палас.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый, бу нәрсә микән? – Каз, әйе, дөрес.

Кыз: Борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Мамыгыннан үрдәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

Җәй көнендә, мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бармы икән? Ә кышкы суыкларда, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр. Җиткән кызы булган әни һәр елны, саклык өчен, берничә каз каклап куйган. Чөнки пар каз – туйның кадерле күчтәнәче.

Малай: Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Өмәдә кызлар осталыкларын, җитезлекләрен күрсәткәннәр. Шаян сүз, уен-көлке белән эш бик тиз эшләнгән. Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге. Без сезгә хәзер каз өмәсе күренешен күрсәтербез, тыныч кына матур итеп карап утырыгыз. Әйдәгез, рәхим итегез каз өмәсенә.

 Җыр: “Каз канаты” (Татар халык сузләре һәм көе).

Кызлар ярымтүгәрәк ясап утырып каз йолкыйлар.

1 кыз. И-и кызлар, быел Рания апаларның казлары бигрәк уңган икән!

2 кыз. Әйе, үзләре бигрәк симез булганнар, нәрсә ашаттылар микән?

3 кыз. Карагыз әле, минеке бигрәк шома булды.

4 кыз. Кызлар, сезнең каз итеннән пешерелгән нинди ризыклар ашаганыгыз бар?

5 кыз.Минем дәү әни каз итеннән бәлеш, өчпочмакны бик тәмле итеп пешерә.

6 кыз. Ә менә коймак һәм тәбикмәкне каз мае белән майласаң, телеңне йотарсың!

 Малайлар килә, ишек шакыйлар.

1 малай: Саумысыз, хуҗалар!

Кыз: Саумысыз, кунаклар!

М: Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Байлык, муллык бәйрәме – каз өмәсе белән котлыйбыз. Йортларыгызга бәрәкәт телибез. Эшләрегез хуп булсын, казларыгыз күп булсын!

Кыз: Теләгегез татлы, йөзегез якты, сезгә бездән ни кирәк?

М: Безгә сездән шул кирәк: сездә каз өмәсе дип ишеттек, дөресме шул?

К: Дөрес, дөрес булмаса килеп тә йөрмәс идегез әле?

М: Каз суючы абыйларны сездә диделәр. Дөресме шул?

Кыз: Дөрес, әллә шулар кирәкме?

М: Алар безгә кирәк түгел. Каз йолкучы казларны сездә дип ишеттек. Безгә шул кызлар кирәк иде.

Кыз: Бер кыз хакы, мең каз хакы. Каз суючы агайлар ни әйтерләр?

М: Йолкынган каз юылырга тиеш, киттек елга буена! Каз өмәсе – байлык, муллык туена. Әйдәгез, кызлар, чыгыгыз!

М: Мине дә алып төшегез әле, мин каз каурыйларын таратыр идем.

Кыз: Әйдә, калма алайса безнең арттан.

“Каз канаты” көенә кызлар, малайлар каз юарга китәләр.

Җырлы-биюле уен: “Канат сату” М.Муллануров көе һәм сүзләре).

 Малай каурый чәчә: Каурый чәчәм, каурый чәчәм. Икенче елга казларыгыз тагын да күп булсын, бер оядан утызар бәбкә чыксын, күп булсын, күп булсын!

Кыз: Ай, рәхмәт, амин яхшы сүзеңә.

Авылларыбызда бүген каз өмәсе

Ак мамыкка донья күмелгән

Һәм әбиләр сүссез генә җырлый

Үз яшьлеге  җырын күңелдән.

М: Бүген бездә каз өмәсе,

Каз өмәсе бүген бездә.

Каз йолкырга килгән кызлар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

Кыз: Авылларда хәзер каз өмәсе,

Уз, рәхим ит, әйдә кунакка!

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка юллап та.

М: Каз канатлары көенә

Безнең күңел сөенә,

Әйдә, кызлар, биик әле

Каз канаты көенә.

Кызлар башкаруында лирик бию.

Кыз: Каз өмәсе ич бездә

Тышта каз түшәкләре

Саклаган бәбкәләрем

Исемә төшәләрме?

М: Эх, сагындыра да соң

Авылның болыннары,

Дәү әнинең ишек алды тулы

Үрдәкләре, казлары.

Малайлар башкаруында музыка уен коралларында “Әпипә”

“Талларым” көенә кызлар җырлый.

Су буенда, болыннарда сезне

Саклап үстердем шул, казларым

Сезне тагын бер күрәсе килә-

Дәү әнинең ап-ак казларын.

                          Казларым, казларым, казларым,

                          Сезне тагын бер күрер идем.

                          Казларым, казларым, казларым,

                          Дәү әнигә бер кайтыр идем.

Тилгәннәрне куа-куа йөрдем

Бер бәбкәне аңа бирмәдем

Бәлки әле очып килеп җитәр

Безнең янга минем казларым.

М: Казлар дигәннән, беләсезме кызлар, Фәнис абый Яруллин казлар турында нәрсә язган?

Кызлар: Я әле, әйтеп карагыз әле, нәрсә дип язган икән?

М: Казлар оча, казлар оча,

Җитте исә көзләр,

Ак болытлар арасында

Сызылып кала эзләр.

К: Гөлсем әби казы оча

Ташкент каласына,

Зифа апа казы оча

Казах каласына.

М: Казлар оча, казлар оча

Өлкәләрне урап.

Йорт казларының юллары

Ерак, ай-яй ерак.

М: Менә ишеттегезме. Шулай булгач, өметне өзмәскә кирәк, кызлар, безгә дә казлар килеп җитәр әле.

М: Әй, дусларым, дусларым,

Дусларым, бәгырьләрем:

Яшь гомерләр ике килми

Белегез кадерләрен.

К: Дуслар, әйдәгез “Куш кулым” уенын уйнап алыйк.

Җырлы-биюле уен: “Куш кулым” (татар халык көе һәм сүзләре).

К: Тыңлагыз әле, Нәҗип Мәдияров казлар турында нәрсә яза:

Беләсезме, безнең казның

Бәбкәләре уникею

- Яхшы карасаң, - ди әни,-

Берсе булыр синеке.

М: Әмма ата каз килешми

Әнинең сүзе белән.

Кырын-кырын карый миңа

Гел усал күзе белән.

К: Өйгә кайтырга вакыт җиткәндер, кайтыр алдыннан әйдәгез “Чума үрдәк-чума каз” уенын уйнап алыйк.

Җырлы-биюле уен “Чума үрдәк, чума каз” (татар халык көе һәм сүзләре).

М: Бәйрәм иттек, эх, дусларым,

Бүген барыбыз бергә.

Килдегез дә карадыгыз,

Рәхмәтләр яусын сезгә.

К: Каз бәлеше пешәр кичкә,

Килегез, чакырабыз.

Ә хәзер сау булыгыз,

Сез кунаклар, барчагыз!

Балалар парлашып “Каз канаты” көенә залдан тезелеп чыгып китәләр.

Тема: Бүген бездә аулак өй.

Максат һәм бурычлар:

  1. Балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү.
  3. Балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү.
  4. Халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларнын, гореф - гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, камилләштерү.
  5. Халык җырларын күмәк өйрәтү.
  6. Бәет, җишек җырларын аккомпониментсыз, төп тональлекне саклап җырларга өйрәтү.
  7. Татар халык бию элементлары белән таныштыруны дәвам итү, бию хәрәкәтләрен өйрәтеп, биюне тигез ритмда башкару.
  8. Түгәрәк уеннары, уен эчтәлеге белән тирәнтен танышу.

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр.

Әби: Бабай, әйдә кунакка барабыз?

Бабай: Ярар соң, әбием, әйдә!

Әби урамда уйнап йөргән кыз белән малайны чакыра.

Әби: Улым, кызым, керегез әле!

Кыз белән малай йөгереп керәләр.

Бабай: Кызым, улым! Без кунакка барабыз! Тату торыгыз! Тәртипле булыгыз!

Әби: Үзебез генә калдык дип,

          Яшь җилкенчәк җыеп ятмагыз!

Кыз: Ярар, әби. Сау булыгыз!

(Әби белән бабай музыка астында залдан чыгып китәләр).

Кыз: Әйдә, Азамат, син дус малайларныңны чакыр!

Малай: Әйдә, Алия, син иптәш кызларыңа эндәш!

(тамашачыларга борылып басалар, кулга – кул тотышып)

Бергә: Бергәләп күңел ачыйк,

           Аулак өй оештырыйк!

Малай залның бер ягыннан чыгып китә, кыз залның икенче ягындагы өй тәрәзәсенә килеп кызларга эндәшә.

Кыз: Кызлар, керегез!

Музыка астында кызлар өйгә керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче кыз: Исәнмесез, дусларым!

                   Хәерле кичләр булсын!

2 нче кыз: Уен – көлке, җыр – моңнан

                   Күңелләребез тулсын!

3 нче кыз: Бүген сездә аулак өй дип

                   Дусларымнан ишеттем,

                   Йомгагымны чорнарга дип

                   Мин сезгә килеп җиттем.

Хуҗа кыз: Исәнмесез! Хәерле кич!

                   Рәхим итегез түрдән!

Кунак кызлар идәнгә чүгәләп утыралар, кул эшләренә тотыналар.

“Әйт күгәрчен” (татар халык җырлы-биюле уены уйныйлар.

4 нче кыз: Мин кечкенә чакта әнием,

                   Изге теләкләр теләп

                   Тибрәтә иде бишектә

                   Бишек җырлары көйләп

                   Моңаеп утырмагыз,

                   Җырларымны тыңлагыз.

“Бишек җыры” (Г.Тукай сүз.,халык көе) җырлый башлый, кызлар дәвам итәләр.

Җыр бетүгә тәрәзә янынныан егетләр тавышы ишетелә.

Малай: Менә дңуслар серле өй

              Бүген монда аулак өй,

              Ишекне ачтырыр өчен

              Кирәк аңа матур көй.

Малайлар җырлап керәләр. Залның бер ягына кызлар, икенче ягына малайлар тезелеп басалар, кара – каршы җырлыйлар.

 “Челтәр элдем читәнгә” җырлы-биюле уены башкарыла               ( тат.х.җ.).

Малай: Исәнмесез, кызлар – йолдызлар!

             Хәерле кич сезгә бу җирдә!

Кыз: Барчагыз яраткан аулак өйгә

         Чакырабыз хәзер сезне дә!

Малайлар кызларны, баш иеп, биергә чакыралар.

Лирик бию “Бормалы су” ( З.Хәбибуллмин көе) башкарыла.

Кызлар биеп бетергәндә малайлар белән парлашып калалар.

Кыз: Таныштык та, дуслаштык та

          Урыннарга утырыйк

          “Йөәек салыш” уенын

           Бергәләп уйнап алыйк!

“Йөзек салыш” уены уйнала.

1 нче отылган бала шигырь сөйли:

Әбием аулак өйләрдә                                

Халык җыры җырлаган

Халык җыры - бай мирас, дип                  

     Бу көнгәчә саклаган!

2 нче отылган бала җыр җырлый:

“Ай, йолдызым” җырлы-биюле уены башкарыла (тат.х.җ.).

3 нче отылган бала бәет көйли:

Ә минем әбием калфагын

Аулак өйдә кич утырып,

Бәет сөйләп, мөнәҗәт көйләп,

Асыл җеп белән чиккән.

Көйләп карыйм бер бәет

Әгәр ялгышлык җибәрсәм

Эзләмәгез сез гаеп.

“Сак – сок” бәетеннән өзек көйләү.

1 нче бала: Татар халык иҗатында

                     Кешенең һәр эшенә

                     Әйтеме, мәкале бар.

2 нче бала: Әйтем – сүзнең бизәге,

                     Мәкаль – сүзнең җиләге

                     Әйдәгез әле, дуслар

                     Мәкальләр, әйтемнәрне

                     Искә төшерик әле.

Мәкальләр әйтешү.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Егет – йортның терәге, кызлар – йортның бизәге.
  3. Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.
  4. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
  5. Ялгыз агачны җил сындыра.
  6. Китап – белем чишмәсе.
  7. Икмәк – иң зур байлык.
  8. Иң татлы тел – туган тел

    Анам сөйли торган тел.

3 нче бала: Һич моңаеп утырмыйк

                    Бер уйнап – җырлап алыйк

                   “Яулык салыш” – кызык уен,

                    Ул сизгерлекне сорый

                    Дуслар ярышкан вакытта

                    Кул чабып тормый булмый.

“Яшерәм яулык” уены уйнала.

Беренче җәза – тәрбиялек турында шигырь сөйләргә.

Яулык салучы: Бирәбез сиңа җәза

                          Тәрбиялек турында

                          Әниең нәрсә өйрәтте?

                          Сөйләп бир әле безгә!

Җәза үтәүче бала: Кунак булсаң, тыйнак бул син

                                  Олылырга үзең башлап сәлам бир.

                                  Электән иң олы нигъмәт – ипи,

                                  Ипидән өстен бернәрсә юк, ди.

4 нче бала: Әдәплелек, әхлаклелек

                    Тәрбиялек турында

                    Әбинең нигъмәтләрен

                    Тагын кайсыгыз белә?

5 нче бала: Өстәл артында ипле бул,

                    Ипекәй коеп ашама

                   Аягыңны селкетмә!

6 нчы бала: Тәмле пешкән ризыкка

                     Хәер – дога кылмыйча

                    Табыннан торып китмә!

2 нче булып отылган бала иптәшләренә үзе шигъри юллар белән җәза бирә:

Игътибар белән тыңлагыз

Җәзаны үзем бирәм

Матур – матур сүзләрне

Кайсыгыз күбрәк белә.

Түгәрәккә утырган балалар чиратлашып матур – матур сүзләр әйтәләр: алмам, күгәрченем, былбылым, йолдызым, матурым, алтыным, чибәрем, йомшагым һ.б.

3 нче отылган бала: Кунак килсә сый – хөрмәтсез

                                     Камыр – ашсыз булмый бит.

                                     Кем нинди ашамлык белә?

                                     Я, дуслар, әйтеп карыйк

                                     Татар халык ашларын

                                     Без тукталмыйча саныйк.

Балалар халык ашларын әйтешәләр: чәк – чәк. өчпочмак, коймак, тәбикмәк, бәлеш, кыстыбый, кош теое һ.б.

7 нче бала: Таң атар, чыгар кояшы

                    Өйләргә таралышыйк

                    Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

                    Дусларым саубуллашыйк!

Ярымтүгәрәк ясап басалар, “Аулак өй” көенә җырлыйлар.

  1. Уйнадык та, җырладык та

     Бүген бездә аулак өй,

    Аулак өйдә булмаганнар

    Безнең күңелне аңламый.

2. Татар халык иҗатын

         Милли гореф – гадәтен

         Тугры халык антларга

         Сүз бирәбез сакларга!

Көй уйный. Алга бер бала чыга:

Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.

Тема: Нәүрүз килә, яз килә.

 (Залга милли киемнәр кигән кыз белән малай керәләр.

K ы з. Исәнмесез, кунаклар! Менә көткән бәйрәмебез дә килеп җитте. Нәүрүз бәйрәме башлана!

Малай. Кадерле кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! (Кызга карап.) Әйдә әле, шушындый матур залда бергә күңел ачарга кунакларны да чакырыйк. Кыз белән малай кунаклар чакырырга китәләр. Бер кырыйда басып торган малайлар янына киләләр.

K ы з. Исәнмесез, егетләр. Без сезне бәйрәмгә чакырабыз. Сез бәйрәмгә ничек әзерләндегез?

Бала. Без бәйрәмгә үз кулларыбыз белән бүләкләр әзерләдек. (Бүләкләрне бирәләр.) Залның икенче башында торган кызлар янына киләләр.

Малай. Кызкайлар, дускайлар,

Җитте ич Нәүрүз айлар,

Эшегезне ташлагыз,

Бәйрәмгә ашыгыгыз.

Исәнмесез, кызлар!

Без сезне бәйрәмгә чакырабыз. Бәйрәмгә нинди бүләк әзерләдегез?

1 нче кыз. Без бәйрәмгә ботка пешердек.

2 нче кыз. Быгыр-быгыр ботка пешә,

 Килгән кунак безгә төшә.

Безгә төшми, кемгә төшсен,

Бездә тәмле ботка пешә.

«Ботка пешерү» уены.

Балалар бер кулның уч тобендә икенче кулның бармагы белән «ботка болгаталар».

Малай. Менә җыелып та беттек. Бәйрәмне башларга вакыт, минемчә.  

«1 нче бал а. Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Нәүрүз бәйрәме килә,

 Безнең җырлыйсы килә.

«Яз килә» җыры (халык сүзләре, Л. Хәйретдинова кое) башкарыла.

Яз килә, яз килә,

Яз килә, яз килә,

Кояш нурларын сибә.

Сыерчыклар кайталар.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Аларга оя ясыйлар

Инде кар эреп бетә.

Мәктәптәге балалар.

Сыерчык, сыерчык,

Сайра талларга кунып.

Ояңны да син күреп чык

Язның хуҗасы булып.

 2 нче бала. Әй дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Түгәрәктә бию башкарыла.

K ы з. Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Залга башына чәчәк-такыя, остенә яшел күлмәк кигән, кулына яшел таяк тоткан Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүз. Исәнмесез, кадерле балалар!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин яз кызы - Нәүрүзбикә. Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

Түгәрәктә «Яз килә» дигән әйлән-бәйлән уены уйнала. 

Нәүрүз. Йә, балалар, карагыз,

Тышта әнә килә яз.

Балалар. Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

3 нче бала. Сорыйбыз сездән, Нә.рүз,

Яз турында сөйләгез Нәүрүз.

Канат кагып ерактан

Кояш көлә биектән,

Кошлар кайта көньяктан.

Сөңге бозлар кыектан

Тамчы тама тып та тып,

Җиргә төшә сикереп,

Булмый аны туктатып.

Уйныйсылары килеп. » —   

««Тамчылар бии» җыры (3. Нури сүзләре, A. Батыршин кое) башкарыла. Карыйм да карыйм, сокланам,

Бу нинди иртә икән?

 Ьәрбер түбәдән су тама,

Каян су җитә икән?

Тамчылар бии тын та тын,

Тамчылар сикерәләр,

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Малай. Безнең кызлар суга бара,

 Чиләкләре алмалы.

Алмалы чиләкләренә

Кунмаган кош калмады.

«Чиләк-коянтәле бию». 

Нәүрүз. Мине сагынып, көтеп алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бигрәк уңган балалар икәнсез! Җырлыйсыз, биисез. Күңелле итеп бәйрәм итәсез. Минем, балалар, шундый шигырь ишеткәнем бар:

Биергә дә мин оста,

Җырларга да мин оста,

Әти-әни эшкә кушса,

Мин — авыру, мин — хаста.

Сезнең арада шундый балалар юкмы?

Балалар. Ю-у-ук!

Нәүрүз. Булмасын. Чөнки тырыш, хезмәт яраткан кеше-ләрнең генә теләкләре Нәүрүз бәйрәмендә кабул була. Хезмәт, тырышлык турында халкыбызның күп кенә мәкальләре бар. Ә сез аларны беләсезме?

Балалар мәкальләр әйтәләр.

♦ Эше барның ашы бар.

♦ Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

♦ Эш беткәч уйнарга ярый.

♦ Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

♦ Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй һ. б.

 4 нче бала. Нәүрүзбикә, без биедек тә, җырладык та, хәзер син безгә үз һөнәреңне күрсәт инде.

Нәү.үз. Ярый, балалар, бик рәхәтләнеп мин сезнең алда биермен Мин биюгә иптәш кызларымны да чакырам.

5 нче бала (биюче кызга). Котлап бүген бәйрәмне,

Яулыклар да чиктек без.

Хәзер шул арны тотып,

Матур итеп биибез.  

«Кулъяулыклар белән бию башкарыла. 

Нәүрүз. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

«Без-без, без идек» уены.

K ы з. Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

Бәйрәм «Яз җыры» (M. Әндәрҗанова сүзләре һәм кое) белән тәмамлана. Кояш сибә җылы нурын

Болын, кырларга.

Без җыйналдык, язны мактап,

Биеп җырларга.

Кушымта: Яз! Яз! Яз!

Син кояшлы яз.

Яз! Яз! Яз!

Нурга юмарт яз.

Син елмайгач, гөрләп ага

Елга, инешләр.

Син елмайгач, сайрый башлый

Нәни кошчыклар.

Кушымта. Яз нурлары — көмеш нурлар

Сибелсен җиргә.

Яз шатлыгы, яз бәхете

Телибез сезгә.

Кушымта.

Проект буенча җырлы-биюле уеннар

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач           (каравай)

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге.

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

Коймаклар

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

 

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп ңырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

Ефәк элдем читәнгә

 Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Йөзек салыш

Уйнау тәртибе

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

Ике аккош

Уйнау тәртибе

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Ике бала уртада кала. Алар «аккошлар» була. Балалар түгәрәк буенча бер якка хәрәкәт итеп җырлап әйләнәләр. Җырның һәр ике юллыгы да икешәр мәртәбә җырлана:

Очалар ике аккош,

 Алар кечкенәләр.

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Утырып ял итәләр.

(«Аккошлар» чүгәлиләр.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем,

 Алар бара торгач,

 Салют бирешәләр.

(«Аккошлар» салют бирә.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Иптәш сайлашалар,

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

Аккошлар түгәрәктән ике иптәшен сайлап алып, уртага үз урыннарына куеп, түгәрәккә басалар. Уен шулай дәвам итә.

Там, там, тамчы, там

Уйнау тәртибе

Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар хор белән түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (алга баралар).

 Тамганыңны яратам. (артка таба чигәләр).

 Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып

 Мин җырларга яратам. кул чабалар).

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тама, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Кулланылган әдәбият:

  1. К.В.Закирова. Уйный-уйный үсәбез. Балалар бакчасында уеннар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты 2005.
  2. К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак. Балалар бакчасында уеннар. Казан. 2012.
  3. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Васильева.

Эчтәлек

Проектның бурычы, максаты, акиуальлеге

Җырлы-биюле уеннарны өйрәтү этаплары

Проектны тормышка ашыруда хәл итәсе мәсьәләләр.

Музыка җитәкчесе эшчәнлеге:

Балалар эшчәнлеге

Ата-аналар эшчәнлеге

Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе

Зурлар төркеме балалар өчен җырлы-биюле уеннар тематикасы.

Проектны тормышка ашыруга юнәлдерелгән кайбер уеннар .

Җырлы-биюле уеннардан торган әдәби-музыкаль кичә конспекты

Проект буенча җырлы-биюле уеннар

Кулланылган әдәбият

Эчтәлек

Әти-әниләргә бераз җырлы-биюле уен турында


       
Җырлы-биюле уеннар алар бала тормышында бик зур роль уйный. Балалар үзләре дә аны бик яратып, теләп өйрәнәләр һәм башкаралар, аларның кәефләре күтәрелеп китә. Җырлы-биюле уеннарны өйдә әти-әниләр белән берлектә дә уйнарга була. Балалар бакчасында бер бәйрәм дә, кичә дә җырлы-биюле уенсыз үтми, алар бәйрәмгә ямь өсти.

Җырлы-биюле уенарны өйрәтү этаплары

Җырлы-биюле уенның көе һәм сүзләре белән танышу

Уенның сүзләрен

өйрәнү

Уенның хәрәкәтләре белән танышу, элементларын эшкәртү, ныгыту, чыгыш ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җырлы-биюле уеннар

Җырлы-биюле уеннар...

Татар халкының җырлы-биюле уеннары картотека

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...

Җырлы-биюле уеннар

Җырлы-биюле уеннар...

Татар халкының җырлы-биюле уеннары

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...

Зурлар төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре

(әти-әниләр җыелышында чыгыш)...

Консультация для родителей "Җырлы-биюле уеннар аша балаларның эстетик зәвыкларын үстерү."

Шөгыльләрдә җырлар һәм биюләр уен аша бирелсә, ул балаларга кызык була һәм аңа ул үзе бер могҗиза булып тора....

Татар халкының җырлы-биюле уеннары

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...