Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталыгын формалаштыру
материал по основам финансовой грамотности

Галина Лилия Камиловна

Мәктәптәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталыгын формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл finans_gramotalygy_chygysh.docx18.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

«Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү

бюджет муниципаль учреждениесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс

грамоталыгын формалаштыру

                                                1 нче квалификацион категорияле тәрбияче: Галина Л.К.

2021-2022 уку елы

       Хәзерге тормыш  үз стандартларын күрсәтә: базар икътисады шартларында кеше нинди генә  яшьтә булса да, аңа икътисад ягыннан грамоталы булырга кирәк. Хәзерге балалар тормышта акча роле белән бик иртә танышалар. Чөнки алар көн саен урамда, телевизордан, мәктәптә, өйдә акча турында сөйләшәләр. Инде  балалар кечкенә яшьтән үк акчаның кирәкле әйберне алырга мөмкинлек бирүен аңлый һәм алар белән мөстәкыйль рәвештә эш итә башлавын аңлый башлый. Балалар һәм өлкәннәр акчаны бертөрле ярата, дип курыкмыйча әйтергә була. Бала үсә,  тормыш артыннан күзәтә һәм вакытлар узу белән күп нәрсәне аерым кәгазьләргә алырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килә. Шуңа күрә икътисади белем нигезләрен өйрәтүне балалар бакчасында ук башларга кирәк, чөнки акча һәм аларны куллану турындагы күзаллаулар мәктәпкәчә яшьтә формалаша башлый. Бу эш балалар бакчасында – өзлексез белем бирү системасының беренче звеносында башланырга тиеш.

       Икътисад һәрвакыт кеше тормышының аерылгысыз өлеше булды. Заманча тормыш үз стандартларын әйтеп тора: икътисад шартларында кеше нинди яшьтә булуга карамастан финанс белемле булырга тиеш.  Мәктәпкәчә яшьтә балага финанс грамоталылыгының нигезләре генә салынып калмый, ә аның киләчәк тормышына стимул да барлыкка китерә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен финанс белеме - ул финанс культурасының әхлакый нигезләрен формалаштыруга һәм финанс өлкәсендә стандарт булмаган фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән балаларның финанс-икътисадый белем алуы. Мәктәпкәчә яшьтә финанс грамоталыгы балаларда сакчыл мөнәсәбәт, үз-үзеңне дөрес тоту, хезмәт нәтиҗәләрен бәяләүгә юнәлтелгән.

       Шуңа күрә икътисади тәрбия мәктәп укучыларына һәмстудентларга гына түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кирәк. 

       Финанс белемен формалаштыруның нәтиҗәле чарасы булып уен эшчәнлеге тора, аерым алганда, сюжетлы - рольле уен.Шөгыльләрне балаларөчен уңайлы булган - театраль спектакльләр, әкиятләр, төркемдә тематик уеннар, белембирү веб-квестлары рәвешендә үткәрергә мөмкин. Алар балаларда хезмәтсөючәнлек, булдыклылык, намуслылык, җаваплылык һәм үз-үзләренә ышаныч,ситуациядән иң яхшы чыгу юлларын эзләргә ярдәм итәчәк.

      Менә шуңа күрә дә без күптән түгел мәктәпкәчә яштәге балаларга экономик тәрбия бирү юнәлешендә эшли башладык. 2021- 2022 нче уку елын безнең Пучы балалар бакчасы Республика күләм август конференциясе кунакларын каршы алды.

      Без балалар белән финанс грамоталыгы белемнәрен формалаштыру максатыннан килгән кунакларга нәни төзүчеләр белән “Кирпич сугу” эшчәнлеген һәм “Сандугач” остаханәсендә үз кулларыбыз белән ясаган татар халкының милли баш киеме түбәтәй- калфакларны тәкъдим иттек. Шулай ук нәни төзүчеләребез белән кирпич сугу осталыгын күрсәттек.

        Финанс белеме буенча еллык перспектив план төзелеп, уеннар картотекасын булдырылды. Балалар сюжетлы һәм дидактик уеннарда бик теләп уйныйлар: «Мини - банк», «Кибет», «Кем кайда эшли?», «Нинди һөнәр», «Уенчыклар кибете», «Гном- эконом», «Домино», «Нәрсә очсызрак», «Даруханә», «Кафе» һәм башкалар.

       Интерактив уен - ул заманча алым, бу мультимедиа технологияләре буларак бик кызыклы! Интерактив уеннар һәм эшчәнлекләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсеше өчен тагын да популярлаша бара.

       Өлкән яшь төркемендә интерактив уеннарны төркем формасында да, индивидуаль рәвештә дә эшчәнлекләр уздырган вакытта укыту материалыннан файдаланырга мөмкин.

       Интерактив уеннар укыту процессын төрлеләндерәчәк һәм балаларны финанс дөньясына җәлеп итәчәк. Ә педагоглар өчен теманы тирәнрәк өйрәнү өчен үз уеннарын эшләү мөмкинлеге барлыкка килде.

       Бакчабызда “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның финанс грамоталылыгын формалаштыру буенча иң яхшы дидактик уен” бәйгесе игълан ителде. Бу бәйгедә барлык тәрбиячеләр актив катнашып уңышка ия булдылар. Үзебез ясаган дидактик уеннар ярдәмендә уен почмакларыбыз тулыландырылды.

       Шулай ук “Финанс грамоталыгы- балалар һәм ата- аналар күзлегеннән” дип исемләнгән балалар һәм ата- аналар рәсемнәренә конкурс оештырылды. Һәр төркем дә бик теләп катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экономик тәрбия бирүдә әти- әниләрнең роле бик зур. Әти белән әни үзләренең хезмәте, шул хезмәт өчен акча алулары турында балаларга аңлатып торалар.

          Балаларыбыз гына түгел, тәрбиячеләребез дә шушы өлкәдә үзләренең белемнәрен системалаштырып, методик эшкәртмәләрен рецензияләштерделәр.

      Финанс грамоталыгы юнәлешендә “Гном- эконом янына сәяхәт” дигән спорт күңел ачуы үткәрелде.Бу чарада балалар акча берәмлеген чагыштырып, акчаның ни өчен кирәклеген ачыкладылар.

      Ел дәвамында төркемнәрдә кулланылган батареелар җыеп район күләм “Батареены җыеп тапшыр” акциясендә катнаштык.Ата- аналар белән берлектә макулатура җыеп тапшырылды. Акцияләрдән кергән акчага төркемдәге финанс почмагына дидактик уеннар алынды.

      Бакчабызда “Балалар бакчасында финанс грамоталыгы” дигән темага зона семинары узды. Семинарда Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Актаныш районы балалар бакчалары педагоглары катнашып, үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр, фикер алыштылар.

      Авылыбыздагы оешма- предприятиелар белән даими элемтәдә торабыз. Алар балаларга үзләренең һөнәрләре турында белемнәр биреп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

      Мәктәпкәчә яшьтәге бала бу өлкәне мөстәкыйль үзләштермәячәк, ләкин тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән бергә, бу яңа гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөнья буйлап сәяхәт кылып, ул аңа мөмкин булган белем ала һәм икътисадның әйләнә-тирә мохиттә нинди урын алып торуын аңлый.

        Балалар акча буенча яшәргә, акча эшләгәнгә караганда азрак тотарга кирәклеген белергә тиеш. Аңлашыла ки, акча өчен бәхетне сатып алмыйсың, тик балаларга финанс ресурсларының җитәрлек күләмдә булуы алар алдында шатлык бүләк итәргә сәләтле зур мөмкинлекләр ачуын белү артык булмас. Балалар шәхси, гаилә һәм җәмәгать тормышында акча роле турында никадәр иртәрәк белсә дә, файдалы финанс гадәтләре шулкадәр иртәрәк формалашырга мөмкин.

        Беренчел икътисади күзаллаудан башка финанс грамоталылыгын формалаштыру мөмкин түгел.Икътисади тәрбиянең асылы икътисадка махсус белем бирүне оештырудан түгел, ә балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен икътисадый эчтәлек белән баетудан гыйбарәт. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын гап-гади икътисади мәгълүмат белән баету реаль икътисади фикерләүне формалаштыру алшартлары үсешенә ярдәм итә, бу исә бу процессны тагын да аңлаешлырак итәчәк.Димәк, финанс грамоталылыгы хәзерге вакытта бик актуаль тема дип әйтергә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

"Өлкән яшьтәге балаларда экскурсияләр вакытында табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү"

     Җитәмени  безнең  туган  якка.       Җәен-яңгыр,  кышын-кар  исен       Күкрәгеңә...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дөньяга карашның бер өлеше буларак эстетик-сәнгать идеалы формалаштыру

Максат:мәктәпкәчә яшьтәге балаларның традицион булмаган "ташландык" материалларны иҗади эшчәнлектә куллану юлы белән сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү....