Тапкырлар иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Галина Лилия Камиловна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ата- аналар һәм тәрбиячеләр өчен танып белү буенча ачык эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tapkyrlar_ilen_syaht.docx19.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү бюджет муниципаль учреждениясе

 

                                     

                 

“Тапкырлар иленә сәяхәт”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә ата- аналар һәм тәрбиячеләр өчен ачык эшчәнлек)

                                   

                                         Уздырды: тәрбияче Галина Л. К.

Апрель, 2017 уку елы

Бурычлар:

1. Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт, уңышларың белән өлкәннәрне сөендерү һәм математика шөгыленә кызыксыну тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.

3 Балаларны шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар ясарга өйрәтүне, кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атауны, 1-10 га кадәр һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү, рәт һәм кире санауны, геометрик фигураларны ныгыту; кушу, алуга гади күнегүләр эшләү. Куелган сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирүне булдыру.

Материаллар:        

1. Күрсәтмә – Проектор, математик биремнәр белән таблицалар,

2. Таратма – гади карандашлар,  сары карандаш, дәфтәр битләре, 1-10 га кадәр саннар карточкалары

 

Оештыру өлеше.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, хәерле көн.

Балалар: Хәерле көн миңа

Хәерле көн сиңа

Хәерле көн безгә

Хәерле көн һәммәбезгә.

Балалар, бүген безгә кунакка әниләребез килгән. Әйдәгез әле, алар янына барып исәнләшик, аларның хәлләрен срыйк.

-Балалар, сез бүген почта ящигын карамадыгызмы. Берәр хат юк микән безгә. Карыйк әле. (Почтаны карау, хат алу)

Безгә математика патшабикәсеннан хат килгән. Ул безне үзенең патшалыгына чакыра. Барырга телисезме? Без сезнең белән тапкырлар иленә сәяхәткә барырбыз. Төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр чишәрбез. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. Монда нокталар куелган һәр нокта турысында 1 дән 9 га кадәр саннар язылган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.

(Балалар бер – бер артлы чыгып саннар тоташтыралар).

Шөгыль барышы.

 (СЛАЙД 1) Балалар, без сезнең белән шушы автобуска утырып тапкырлар иленә сәяхәткә китәрбез. Мин сезгә билетләр таратам, анда саннар язылган, сез шул саннарга карап үз урыннарыгызны табып утырырга тиешсез.

Ә хәзер, балалар, урыннарга утырабыз, сәяхәткә китәбез. Кузгалдык. Беренче тукталышка чаклы әйдәгез сөйләшеп барыйк.

Мин хәзер сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә җавап бирерсез.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, сез тиздән балалар бакчасыннан китәсез, аннары 1 сентябрьдә сез кая барачаксыз? (Мәктәпкә) 

Тәрбияче: -Мәктәпкә баручы балаларны кем дип атыйлар? (Укучылар)

Тәрбияче: Укучылар нинди билгеләрне бик яраталар? (4, 5 билгеләрен)

Тәрбияче: Туган көн елга ничә тапкыр була? (1)

Тәрбияче: Бер атнада ничә көн?

Тәрбияче: Бер елда ничә көн?

Тәрбияче: Бер кулда ничә бармак бар? (5)

Тәрбияче: Өчпочмакның ничә почмагы бар? (3)

Тәрбияче: Өч мәченең ничә борыны була? (3)

Тәрбияче: Ике тычкан баласының ничә колагы була? (4)

Тәрбияче: – Куаклыкта 6 колак күренеп тора. Анда куяннар яшеренгәннәр. Ничәкуян? (3)

 (СЛАЙД 2) Менә, балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек. Безнең беренче тукталышыбызнең исеме “Күңелле санау” дип атала. Безгә монда төрле биремнәр бирелгән, шушы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк.

 Биремнәр.

1. Без сезнең белән нинди санау төрләрен беләбез? 1-10 га һәм кирегә. (Берничә бала санап күрсәтә)

2. Дидатик уен “Кайсы сан юк?”.

Тактага түбәндәге биремнәр беркетелгән. Сез буш шакмакларда булырга тиешле саннар язарга тиеш.

7         9                      2        4

1        3                      6        8

5        7

 

3. Киләсе бирем “Саннарны чагыштыр”.

5>2       6<9       7=7    4<8      9>3   3=3

 

Тәрбияче: Менә, балалар, без беренче тукталыштагы биремнәрне үтәдек. Юлыбызны дәвам итәбез. (СЛАЙД 3) Икенче тукталышка килеп җиттек. Безнең икенче тукталышыбызның исеме “ Зирәкләр” дип атала. Монда без мисаллар чишербез. Игътибар белән тыңлагыз. Җавапларны сез алдыгыздагы карточкалар белән күрсәтерсез.

 

2+1;   3+2; 6+3;   5-2;   9-4;   8-1;   10-5;

-Әйдәгез, балалар, бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә саннар әйтәм, сез шул санның  күршеләрен әйтергә тиешсез. Балалар түгәрәккә басалар.

 

 (СЛАЙД  4) Өченче тукталышыбызнең исеме “Тапкырлар” дип атала. Бу тукталышта без сезнең белән  математик мәсьәләләр чишербез.

1)Азатның 5 конфеты бар иде. Аның икесен ул дустына бирде. Азатның ничә конфеты калды? (Шарт, сорау, чишелеше, җавап). Мәсәләне нинди математик гамәл кулланып чиштек?

2)Комлыкта 4 бала уйнап утыра. Алар янына тагын 4 бала килде. Комлыкта барысы ничә бала уйный? Мәсәләне нинди математик гамәл кулланып чиштек?

3)Каен агачында 8 ромашка чәчәге үскән. Аның 2 сен өзеп алганнар. Ничә ромашка калган?

4) Әнисе улына кибеттән ит, май, ипи, алма алырга куша. Улы кибеттән ит, алма, май, туп ала. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсәне артык алды?

5) Куянның 6 кишере бар иде. Аның янына дусты керпе килде һәм ул аңа 3 кишерен бирде. Куянның барлыгы ничә кишере калды?

6) Коймада 3 чыпчык утыра. Алар янына тагын 4 чыпчык килеп утырды. Барлыгы ничә чыпчык булды?

 Дүртенче тукталышыбызнең исеме “Серле фигуралар” дип атала.

Безгә бу тукталышта геометрик фигуралар турында белемнәребезне күрсәтергә туры киләчәк. Мин сезгә дәфтәр битләре таратам, сез шул дәфтәр битенә геометрик фигуралар ясарга тиешсез. Дәфтәр битенең уртасына – түгәрәк, өстә уң якта – овал, аста уң якта – өчпочмак, өстә сул якта – квадрат, аста сул якта – турыпочмак. Афәрин, балалар, сез барлык биремнәрне тырышып башкардыгыз. Әгәр дә сез математика патшабикәсенә ярдәм иттем дип уйлыйсыз икән дәфтәр битегезгә сары карандаш белән кояш рәсеме ясагыз. Ә хәзер безгә кире кайтырга вакыт җитте.

 

Шөгыльгә йомгак ясау.

  • Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Без кемгә ярдәм иттек? Сез мәктәпкә барырга үзегезне әзер дип уйлыйсызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”!

“ТАПКЫРЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ. ”                     МАКСАТ: Балаларны диңгезгә хас үзенчәлекләр бел...

Тапкырлар иленә сәяхәт

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Тапкырлар иленә сәяхәт»             (...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Иң тапкырлар hәм уңганнар бәйгесе конспект развлечения по родному языку в старшей группе №6

Иң тапкырлар hәм уңганнар бәйгесеконспект развлечения по родному языкув старшей группе №6...

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...

Тапкырлар иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика фәне буенча ачык шөгыль конспекты...