Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”!
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Нигматуллина Фарида Гусмановна

 

“ТАПКЫРЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ. ”

                     МАКСАТ: Балаларны диңгезгә хас үзенчәлекләр белән

                     таныштыру, 10 га кадәр санау күнкмәләрен ныгыту,

                     мисаллар, арифметик мәсьәләләр чишү, бертөрле мәгъ-

                     нәне белдергән сүзләрне бер сүз белән аңлату,  нәни-

                     ләрнең зиһенен, тапкырлагын, зирәклеген үстерү; ту-

                     ган  як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.                                       

 

                                     Дәрес барышы:

 

 

       Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

       Бүген мин сезгә корбльгә утырып кызыклы сәяхәткә китәргә тәкъдим итәм.

       Корабльгә утырып кайда йөзәргә була?

 

 

      БАЛАЛАР: -Елгада, диңгездә, океанда.

      ТӘРБИЯЧЕ: -Иң элек корабльдә үз урыныгызны алыгыз һәм игътибар белән минем                     кулыма карагыз.Анда сез нәрсә күрәсез?

      БАЛАЛАР: -Глобус

      ТӘРБИЯЧЕ: -Әйе,глобус. Мин аны хәзер әкрен генә әйләндерәм, ул нинди төстә?

      БАЛАЛАР: - Төрле төстә.

      ТӘРБИЯЧЕ: - Әгәр дә аны бик каты әйләндерсәк, ул нинди төскә керә?

      БАЛАЛАР: - Зәңгәр төскә.

      ТӘРБИЯЧЕ: - Ни өчен?

      БАЛАЛАР:-Чөнки,зәңгәр төс бүтән төскә караганда күбрәк.

      ТӘРБИЯЧЕ:-Зәңгәр төс белән нәрсәне билгелиләр?

      БАЛАЛАР: - зәңгәр төс белән елга, күл,диңгез, океанны билгелиләр.

      ТӘРБИЯЧЕ:- Димәк, балалар җир шарында коры җиргә караганда су күбрәк икән,

                             диңгезнең суы нинди булла,ничек уйлыйсыз?

      БАЛАЛАР: - Диңгезнең суы тозлы.

      ТӘРБИЯЧЕ:- Диңгез булгач яхшымы,ни өчен?

      БАЛАЛАР:-  Диңгездә ял итәләр, авыр йөкләр ташыйлар, балык тоталар.

      ТӘРБИЯЧЕ:-Диңгездән безгә нинди һава бөркелә?

      БАЛАЛАР:- Салкын һава.

      ТӘРБИЯЧЕ:- Диңгез гаҗәеп зур мәйданны били,анда атналар буе ярны күрмичә

                            йөзәргә була.

                            -Ә без бүгенге сәяхәтебездә математик биремнәр эшләрбез, әйтегез әле

                             Математика фәне нәрсә ул?

      БАЛАЛАР: - Корабльләр йөртергә,                 

                            Һавада очарга

                            Бик күп белергә кирәк,

                            Шуның өчен ,дуслар

                            Математика фәне

                            Безгә бик кирәк.      

 

 

                           -Бармакларым унау минем,

                            Ун саны бит түгәрәк

                            Математика кызыклы бит,

                            Саныйк әле бергәләп.

 

      ТӘРБИЯЧЕ:- Дөрес әйттегез, балалар, математика төгәллекне сорый торган фән.

                             Без нинди санау төрләрен беләбез?

      БАЛАЛАР: -1дән 10га кадәр уңайга, 10нан 1гә кирегә.

                             Әйдәгез,әле саныйк.

      БАЛАЛАР САНЫЙЛАР.

      ТӘРБИЯЧЕ: -Ә хәзер игътибарыгызны шушы нокталарга юнәлтегез, һәр нокта турында саннар да язылга. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.

      БАЛАЛАР ЭШ БАШКАРАЛАР.

      ТӘРБИЯЧЕ: -Карагыз әле, балалар, барлык саннарны да буталып беткәннәр,

                            әйдәгез әле дөрес итеп саныйк узләрен.

 

 

      “БЕР СҮЗ БЕЛӘН АТАРГА” дигән уен оештыру.

       

      -Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрне бер сүз белән аңлатыгыз.

       Шалкан, Кәҗә белән сарык, Шүрәле - әкият

       Карга,чыпчык, карлыгач, сыерчык –кошлар

       Чия,алма,карлыган,слива –җиләк җимеш

       Бәрәңге, кыяр, суган, помидор –яшелчә

       Аяз, Илназ, Әмир, Гөлназ, Зәлия-исем

       Гарифуллин, Биктагиров, -фамилия

       Чынаяк, тәлинкә кашык –савыт-саба

       Башлык, түбәтәй, яулык-баш киеме

       Куртка, костюм-өс киеме

       Итек, туфли,  тапочка –аяк киеме

       Курчак,машин, туп-уенчык

       Кызыл, кара,  яшел, сары- төс

      Булдырдыгыз балалар, ял итеп алдык ә хәзер мәсьәләләр чишик.

 

 

 

   

      4*3 .Бер агачта 4 алма, икенче агачта 3алма бар.   Кайсы күбрәк ? Зурлык билгесен чыгып куярга кирәк.  

 

 

     

     6*9. Бер агачта 6 груша,ә икенчесендә 9 груша үсә.Кайсы агачта күбрәк,кайсысында кимрәк ?  күрсәтергә.

 

 

 

    7*7.  Бер күлдә 7 үрдәк йөзә, ә икенчесендә дә 7 үрдәк йөзә. Кайсы күлдә күбрәк?

 

   -Менә, балалар, карагыз әле мисаллар әйдәгез укыйк

 

         2+2   5-2  3+1  4-3  5+5  10-2  4+3  7-3

   ТӘРБИЯЧЕ: -Ә хәзер, балалар, су аркылы чыкканда һәм суда йөзгәндә нәрсәләрне истә тотарга кирәк икән, шушы кагыйдәләрне искә төшерик әле.

   БАЛАЛАР: -Машина камерасы белән суда йөзәргә ярамый, чөнки камераның һавасы

                      чыкса, суга батуыгыз бар .

                      -Салкын суда йөзәргә ярамый, салкын тиюе мөмкин.

                      -Олы кешедән башка су коенырга ярамый.

                      -Караңгыда бозда шуарга ярамый.

                      -Боз аша чыкканда билгеләнгән урыннан гына чыгарга кирәк.

   ТӘРБИЯЧЕ: булдырдыгыз, балалар,дөрес.

   

 

 

 

      СУ АНАСЫ КЕРӘ . УЛ БОЛАЙ СӨЙЛӘНӘ

 

  -Мин, -СУ анасы, көне буе суда йөзәм, зурларны һәм кечкенәләрне батып үлүдән коткарам,минем инде моның өчен бирелгән  орден- медалләрем дә бихисап. Ләкин мине бер нәрсә борчый хәзер балалар шуклар, суда да тик тора белмиләр, шаяралар, уйныйлар,

бер-берсен уза-уза йөзәләр, тирәнгә кереп киткәнне сизмилзр, хәлләре бетә һәм бата башлыйлар.Ярый ла әле мин һәрчак аларны күзәтеп торам һәм тиз генә аларга ярдәмгә ашыгам, ә бит бу хәл бик кызганыч тәмамланырга мөмкин, һәм мин сүземне шулай тәмам-лыйм :” балалар, олыларны тыңлагыз суда озак тормагыз һәм бик сак булыгыз”.

МИН СЕЗГӘ МӘСӘЛӘ ДӘ АЛЫП КИЛДЕМ, ТЫҢЛАП КАРАГЫЗ ӘЛЕ.

-Марат белән Самат  күлдә балык тоталар, Марат 3 балык, ә Самат 2 балык тота.

 Марат белән Самат ничә балык тотканнар?

 

-Әнисе улына ит, май, шырпы, сабын алырга кушты.  Улы кибеттән шикәр, сабын, ит сатып алды . Малай нәрсәне алырга оныткан һәм нәрсә артык алган?         

                 Шырпы-оныткан,  шикәр-артык.

 

БУЛДЫРАСЫЗ ИКӘН,БАЛАЛАР, Ә ХӘЗЕР ИНДЕ САУ БУЛЫГЫЗ КИЛӘСЕ ОЧРАШУГА КАДӘР.  Су анасы чыгып китә.

 

 

-Балалар, сезгә сәяхәт итү ошадымы. Балалар дәрес турында фикерләрен әйтәләр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тапкырлар иленә сәяхәт

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Тапкырлар иленә сәяхәт»             (...

Тапкырлар иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ата- аналар һәм тәрбиячеләр өчен танып белү буенча ачык эшчәнлек...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...

Тапкырлар иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика фәне буенча ачык шөгыль конспекты...