Тапкырлар иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Зарипова Рамиля Равиловна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика фәне буенча ачык шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpk_zerlek_torkemend_matematika.docx44.66 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика

фәне буенча

ачык шөгыль конспекты

Тема: Тапкырлар иленә сәяхәт

Максат: Ел дәвамында алган белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар:

Белем бирү:

  • 20 эчендә санау күнекмәләрен (1-20, 20-1), математик гади мәсьәләләр төзи белүне, сөйләм телләрен ныгыту.
  • Картина белән эшләү, тулы җөмләләр белән җавап бирүне, таратма материаллар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерелешле:

  • Логик фикерләүне, гади математик  мәсьәләләр чишә белүне, дәфтәр битендә ориентлашуны ныгыту.
  • 10 эчендәге саннарны    «<», «>», «=» тамгалары кулланып чагыштыра белүне үстерү.
  • Фонематик ишетү,игътибарлылык, хәтер, кабул итү, зирәклелек, тапкырлык кебек күнекмәләрне  үстерү.

Тәрбияви:

  • Туган  як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
  • Бер- береңне тыңларга, ишетергә өйрәнүне дәвам итү, үз-үзеңә бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.



Җиһазлар: Экран, рәсемнәр; математик биремнәр белән таблицалар, таратма материаллар, дәфтәрләр, карандашлар.

Эшчәнлек төрләре:

  • Уен
  • Коммуникатив.
  • Танып белү.
  • Фронталь.
  • Музыкаль.
  • Төркемләп
  • Үзлектән

Шөгыль тибы: кабатлау, ныгыту, йомгаклау

Шцгыль этаплары:

  1. Оештыру өлеше
  2. Максат һәм бурычлар кую.
  3. Төп өлешт- балалар белән эшчәнлек.
  4. Йомгаклау – нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,
 балалар, мин сезне сәяхәткә чакырам. Барырга телисезме? Без бүген туган ягыбыз табигатенең иң гүзәл урыннарында булырбыз, табигать кочагында төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр үтәрбез. Әйтегез әле, математика фәне нинди фән ул?

Б: (Җаваплар)

Тәрбияче. Дөрес әйттегез, балалар. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. (Балаларның игътибарын каршыда торган тактага һәм андагы нокталарга, цифрларга юнәлтә.) Монда нокталар куелган; һәр нокта турына 1 дән 9 га кадәр саннар язылган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк. (Бер бала чыгып, барысы да күрерлек итеп, карандаш белән нокталарны тоташтыра.)

http://tvov.ru/tw_files2/urls_1/31/d-30423/30423_html_m754ed3aa.jpg

Тәрбияче, Балалар, без сезнең белән шушы корабка утырып, җырларда макталып җырланган ямьле Чулман  елгасы буйлап сәяхәт итәрбез. Туган ягыбызның иң матур, иң ямьле урыннарына тукталып, ял итеп алырбыз. Тукталышларда биремнәр үтәрбез.

(Корабка капитан, капитан ярдәмчесе билгеләнә; аларга моряк күлмәге, кепка кидерелә.)

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, урыннарга утырыйк, сәяхәткә чыгып китәбез. Кузгалдык. (Слайд №1 – су шаулавы ишетелә) Күңелле итеп, беренче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк әле:

— Без кайсы республикада яшибез? (Татарстанда.)

— Туган шәһәребезнең  исеме ничек? (Алабуга)

— Хәзер елның кайсы вакыты? (....)

— Нинди ай? (....)

— Бер елда ничә ай? (12: январь ... декабрь.)

— Ничә ел фасылы бар? (Дүрт: яз, көз, кыш, җәй.)

— Бер атнада ничә көн? (7: дүшәмбе ... якшәмбе.)

— Бүген атнаның ничәнче көне? (....)

— 7 нче көннең исеме? (Якшәмбе.)

— Без кайсы төркем балалары? (Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

— Мәктәпкә барырга ничә ай калды?


Менә, балалар, беренче тукталышка килеп тә җиттек.

Балалар алдында экран, экранда чәчәкләргә күмелгән алан рәсеме . «Күңелле санау» тукталышы. Слайд №2

Тәрбияче:. Балалар, нинди матур алан. Исеме дә язылган  (бер бала укып күрсәтә).

Биремнәр:

1. Без нинди санау төрләрен беләбез?(Бер бала уңайга — 1 дән 20 га кадәр, икенчесе кирегә — 20 дән 1 гә кадәр саныйлар.)

2. Дидактик уен: «Кайсы сан юк». Тактага түбәндәге бирем беркетелгән. Балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны атыйлар, язалар.

а) 7 .  9 ( 8)

б). 9 . (8,10)

в) .5 . (4,6)

г) 6 . 8 (7)


3. Саннарны чагыштыру. > , < , =

5    2              8     10

6    9             4        1

7   7               3       0

4. Рәсем белән эш. Слайд №3.  (Рәсемдәге кошларны, кешеләрне,агачларны, чәчәкләрне санау, сорауларга җавап бирү)

-Елның кайсы фасылы? (балаларның җаваплары)

- Каян белдек?

-Ничә агач? (5)

- Ничә кош? Уң һәм сул якта ничә? (1, 2)

-Ничә бала? (2)

-Нинди чәчәчкләр?

 5. «Күңелле санау» уены.


1


7


17


8


10


11


16


6


2


12


18


15


3


9


5


4


13


19


20


14


(Балалар саннарны табып, рәттән санап баралар.)

Тәрбияче: Менә, балалар, без беренче тукталыштагы барлык биремнәрне үтәп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка кадәр ял итеп, җырлап барыйк, һәр кешегә үзе туган яклар матур да, якын да,кадерле дә. һәркемнең туган ягы  турында мактап сөйлисе, җырлыйсы килә.Без дә үзебезнең туган ягыбыз турында җырлап алыйк әле. “Гүзәл туган ягыбыз” җыры

Икенче тукталыш:  
«Тапкырлар» дип язылган. (Бер бала тукталыш исемен укый.)

Слайд №4

 Биремнәр үтәлә:

1. Мисаллар чишү. 

Тәрбияче мисал әйтә: мәсәлән, 2+1. Балаларның өстәлендә конверт эчендә 1 дән 10 га кадәр саннар бар. Балалар аларны өстәлгә тезеп куялар. Тәрбияче мисалны әйткәч, балалар җавапны уйлап, тиешле цифрны күрсәтәләр.

1+2    5-2     10-2

2 + 2    9-4    5+5

3 + 1   8-1    6 + 3    
4 + 3    7-3    4+3

2. Мәсьәлә чишү. Рәсем буенча мәсьәләне төзү, шартын,соравын аерып күрсәтү.

Ике бертөрле участокта 2 трактор җир сөрә. Беренче трактор бу җирне  5 сәг эшләп бетерә, ә икенчесе 3 сәг тизрәк эшли. Икенче трактор ничә сәг эшләп  бетерә?

- Мәсьәләнең шартын әйтегез.

- Сорауны кабатлыйбыз.

Чишелеш:  5-3=2 (сәг)

3.Табышмак әйтү. 

На тарелочке семь слив,
Вид их очень красив.
Съел четыре сливы Павел.
Сколько мальчик слив оставил? (3 сливы)

Три бельчонка маму-белку
Ждали около дупла.
Им на завтрак мама-белка
Девять шишек принесла.
Разделите на троих -
Сколько каждому из них? (по три ореха)

Пять ребят в футбол играли
Одного домой позвали.
Он в окно глядит, считает,
Сколько их теперь играет? (4 ребят)

4. Логик фикер йөртү өчен биремнәр.

1) Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга кушты. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык алды?

2) Ике йорттан балалар уйнарга чыкты. Беренче йорттан — Азат, Алсу, Марат; икенче йорттан Дамир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?

Тәрбияче. Менә, балалар, икенче тукталыштагы биремнәрне дә үтәп чыктык.
Юлыбызны дәвам итәбез.

Экранда «Зирәкләр» дип язылган. (Тукталыш исемен бер бала укый.) Слайд №5
Биремнәр:
1. Геометрик фигураларны дәфтәр бите өслегенә урнаштырыгыз, һәр бала дәфтәр бите ала, тәрбияче әйтүе буенча карандаш белән фигураларны урнаштыра. Уртага — түгәрәк, өскә – квадрат, аска  - турыпочмак, уң якка  - овал, сул якка – өчпочмак, өстә уң якта — ромбик, , аста уң якта машина,  өстә сул якта – чәчәк, аста сул якта – исемне язарга.

Тәрбияче: Эйдәгез, балалар кайтыр юлга кузгалыйк. Күңелсез булмасын өчен аралашып кайтыйк.

Уен “Гомумиләштереп әйт” (туп белән паласта)

-Март, апрель, май -  ...  (көз айлары).

-Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе  -  ... (атна көннәре).

-1,2,3 - ... (цифрлар).

-Кыш, яз, җәй, көз - ... (ел фасыллары).

-Иртә, көндез, кич, төн - ... (тәүлек өлешләре).

-Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмак - ... ( геометрик фигуралар).

-Ручка, дәфтәр, бетергеч, әлифба, пенал - ... (мәктәп кирәк-яраклары).

Тәрбияче: Менә, балалар, туган ягыбыз буйлап сәяхәтебез төгәлләнде дә. Сәзгә сәяхәт ошадымы? Кайсы тукталыш аеручы ошады? Сезгә мәктәптә билгеләр куячаклар, ә мин сезгә йолдызлар таратам. Рәхмәт Сезгә. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”!

“ТАПКЫРЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ. ”                     МАКСАТ: Балаларны диңгезгә хас үзенчәлекләр бел...

Тапкырлар иленә сәяхәт

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Тапкырлар иленә сәяхәт»             (...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Иң тапкырлар hәм уңганнар бәйгесе конспект развлечения по родному языку в старшей группе №6

Иң тапкырлар hәм уңганнар бәйгесеконспект развлечения по родному языкув старшей группе №6...

Тапкырлар иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ата- аналар һәм тәрбиячеләр өчен танып белү буенча ачык эшчәнлек...

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...