И туган тел, и матур тел....
материал (старшая группа) на тему

Галина Лилия Камиловна

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshyna.docx25.39 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципиаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе

И туган тел, и матур тел….

                                                                         Галина Лилия Камил кызы

2015 ел

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.

Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мәҗбүри итеп каралырга тиеш.

Борын-борыннан ук билгеле: тәрбия, бала тугач та башлана һәм баланың киләчәктә үз- үзен тотышындагы, яшәвендәге кыенлыклар, көйсезлекләр, тискәрлек, үзсүзлелек, елаклык, сүз китермәү, сүзендә тормау – начар тәрбия нәтиҗәсе.

Балага туган телне яхшы камилләштерүченең беренче чарасы булып уеннар тора. Уен – нәни шәхеснең әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмебез. Чөнки алар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның аның, физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерер.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Башта сайлап алабыз, балалар түгәрәккә тезелеп баса да, шуннан соң санамыш үткәрәбез. Бер бала да рәнҗерлек булмасын өчен санамыш үткәрәбез.

Мәсәлән: Әке, бәке, ыскылаган сәке

                 Карга, чыпчык, син кал, бу чык.

Балаларның яшь зурлыгына туры китереп санамышлар куллану мөмкин.

Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”. Уеннардан балалар уңай тәәсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.

Балаларда әдәплелек, әхлаки яктан камил булып үсеннәр өчен бик еш төрле әңгәмәләр үткәрәбез, мәсәлән, “Без кунакта”, “Безнең гаилә”, “Матур сүз әйт” һ. б.

Шулай ук сабыйлар өчен төрле альбомнар әзерлибез. Бу “Милли бәйрәмнәр”, “Серле сандык” – анда халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, ашъяулыклар, тарихи булган урыннар сүрәте, туган якка багышланган альбомнар да ясала.

Ел да балалар белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез: “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Яңгыр боткасы” – балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында саклана.

Балаларны сатира, юмор, үртәвечләр, үчекләүләр белән таныштыру аларның сөйләм телен үстерә, җор телле, тапкыр сүзле булырга да өйрәтә. Шуңа күрә өйдә дә балалар белән күбрәк ана телендә аралашырга, ана теленә мәхәббәт, ихтирам, соклану хисен тәрбияләүгә игътибар итәргә кирәк. Ә алдагы тормышта бу бердәм хезмәт үзенең нәтиҗәсен безнең йөрәкләргә татлы бимеш итеп җиткерер.

Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

         Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күзәткәнегез бардыр: аларның кулларында я уенчык ату коралы - бертуктаусыз атышалар, я машиналарын дөбер-шатыр бәрелештерәләр. Һәрберебезнең өендә әллә ничә телевизор. Кайсы гына каналны ачма – атыш.

Балалар өчен фильмнар эзләп, төймәләргә бассак,бик күп каналлар чыга.Мәсәлән: “Карусель” каналы. Тик нигәдер ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен генә, ахры. Көне буе мультфильм күрсәтелә. Ә без карап үскән, безне тәрбияләп үстергән фильмнарны ник күрсәтмиләр? “Тимур һәм аның командасы”н карап, үзебез дә караучысыз әби-бабайларга ярдәм итә идек. Ә бүгенге балаларның вакыты юк, эшләсә дә, ул аны акчага гына эшли. Каналлар бик күп бит, берәрсеннән без мәктәп елларында карап үскән киноларны гына күрсәтсәләр иде. Карар идек рәхәтләнеп. Әйе, без карар идек тә, ә безнең балалар... карарлармы соң бу киноларны? Кызыкмы бу фильмнар алар өчен? Юктыр. Алар бит бөтенләй башка төрле шартларда тәрбияләнә, башка фильмнар, башка әдәби әсәрләр үрнәгендә. Менә бер генә мисал: без Һади Такташның “Нәни разбойник” шигырен укып үстек, ә бактың исә, бүгенге тәнкыйтьчеләр фикеренчә, ул урлашырга (“Зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым”), сугышырга өйрәтә икән (“Сагынып сөйләр өчен ядкарь итеп, муллаларын кыйнап китәрмен”).Чынлап та бик куркыныч яңгырый, әмма укучы малайларның әтәч урлап йөргәннәрен дә, мулла кыйнауларын да хәтерләмим, елмаеп, яратып укый идек без бу шигырьне. Ә бит мәктәп ишегалларында ук үз сыйныфташларын типкәли-типкәли кыйнаган кызлар да, кечкенәләрнең телефоннарын, төшке ашка дигән тиеннәрен елатып алучы үсмерләр дә андый шигырьләр укымаган. Дөрес булса, барыбызның да, хәтта бүгенге көн бала-чагасының да яраткан мультфильмы ”Ну, погоди!” да балаларга кире тәрбия бирә: шешә тоткан, тәмәке капкан бүре балаларны эчәргә, тартырга өйрәтә икән, имеш. Ул чагында бүгенге көндә балалар карый торган фильмнар турында ни-нәрсә әйтә алабыз соң?! Алар нәрсәләргә   өйрәтә? Нинди тәрбия бирә? Кемнәрне тәрбияли?

 Бала – чаганы  тәрбиягә, эшкә  өйрәтү  күп  вакытны  ала, түземлек  тә  җитеп  бетми, киребеткән  бала  булса,  аны  җайларга,  көйләргә  кирәк.  Ләкин,  барлык  ата – аналар  да  тәрбия  эшендә  үзенең  нинди  урын  алып  торуы  турында  җитди  уйланамы  икән  соң?

 Уйланучылар  бар  әлбәттә,  халык  педагогикасына  таянып  хәтта  махсус  әдәбият  укып  өйрәнүчеләр  дә  бар.  Шул  ук  вакытта,  үз  өстенә  төшкән  җаваплы  бурычны  аңламыйча  гаиләдә  тавыш  чыгарып (бигрәк  тә  эчкече  ирләр),  үзара  мөнәсәбәтләрдә  тупаслык  күрсәтүчеләр  балаларын  тәрбияләүгә  игътибар  итмәүчеләр  дә  юк  түгел.

   Өендә  дә,  эшендә дә  намуслы,  гадел,  тырыш,  кешеләргә  игътибарлы  ата-аналарның  балаларында  да  шундый  ук  сыйфатлар  формалаша  бара.  

  Ата-аналар  белән  тәрбия  мәсьәләләре  турында  сөйләшкәндә  еш  кына :“Вакыт  юк  “- дигән  сүзләр  ишетәсең.  Әйе,  баласы  йоклаганда,  эшкә  китеп,  ул  йоклагач  кайтучы  әтиләр  дә  бар.  Дөрес,  хәзерге  заманда  вакыт  җитмәүдән  барыбыз  да  зарланабыз  Ләкин,  аз  буш  вакытында  да  бала  белән  бергә  ял  итү,  нәрсәдер   эшләү,  аңарга  игътибарлы  һәм  таләпчән  булу,  тәртибенә, укуына  һәм  үз-үзен  тотуына  контроль  ясау  тәрбия  эшендә  яхшы  нәтиҗәләргә  генә  китерәчәк.

  Гаиләдә  ата- ана  үрнәгенең  тәэсирле  булуы  турында  бик  күп  мисаллар  китерергә  мөмкин  булыр  иде .  5  бала  тәрбияләп  үстергән  үз  әти-әниебез,  мәсәлән,  безнең  өчен  әле  дә  үрнәк.  Алар  әле  дә  безне  гел  яхшылыкка  гына  өйрәтәләр  кебек.

  Безнең  өчен  нинди  зур  ихтирамга  лаеклы  кешләр  алар!  Һәр  әбәт  саен,  ашарга  әзер  булгач:  ”Әтиегезне  чакырдыгызмы,  балалар ?”-  диеп  әни  искә  төшерә  иде.

  Без  үскәндә  әтинең  балаларына  тавыш  күтәреп  тә  әйткәне  булмады,  шулай  да  өйдә  тәртип.  Мәктәптә  укучы  һәр  баланың  үзенең  дәрес  әзерли  торган  урыны   билгеләнгән  иде.  Әти  белән  әнинең  мәктәптә  3-4  баласы  берьюлы  укыган  еллары  да  булды,  ләкин  шулай  булса  да  әти  һәр  кичне  5 сенең  дә  дәрес  әзерләгәннәрен  тикшереп,  кечерәкләренә  чишеп  булмаган  мәсьәләләрне  яңадан  аңлатып,  күнегүләрне  эшләргә  булыша  иде. Шул ук вакытта иң кечкенәләре белән өстәл асларыннан муенына атландырып уйнап йөрергә вакыт та таба иде.

  Әти  белән  әни  тәрбиянең  гади  генә  бу  төрләренең  барлык  нечкәлекләренә   кадәр  аңлап  бетергәннәрдерме,  белмим, ләкин  алар  бездә  үзләренә  карата  хөрмәт,  ихтирам  тәрбияләделәр.

   Ни  генә  әйтсәң  дә, бала  холкына  иң  элек  гаиләдә  нигез  салына. Балаларыбыз итагатьле,намуслы,миһербанлы булып үссен өчен ата-ана иң беренче чиратта аларны татар гореф-гадәтләре белән таныштырырга тиеш.Алда әйтеп үтелгән чыгышта без аларны санап үттек.Шулай ук искәртеп үтәсе килә : авылыбызда ике музей эшләп килә.Әнәк авылында М.Ш.Шәймиев музее һәм үзебезнең мәктәп музее.Әлеге музейлар тулыландырып торыла,балалар музейларга экскурсияләргә йөриләр.Үз республикасының, районының, авылының тарихы турында белемнәрен арттыралар, халкыбызның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Әти-әниләрдән шуны сорыйсы килә иде: музейларга барганыгыз бармы, балаларны да алып барып халкыбызның гореф-гадәтләре белән һәрдаим таныштырып торсагыз иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И туган тел, и матур тел

посвещен к праздниванию дня рождения Г.Тукая...

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

Круглый стол с родителями на тему: “ И туган тел, и матур тел...”

Бүгенге коннәрдә татар халкы өчен иң зур проблема телебезнең югала бару. Бигрәк тә безнең Яшел Үзән шәһәрендә зур проблема булып тора....

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...

И туган тел, и матур тел,  әткәм-әнкәмнең теле......

И туган тел, и матур тел!

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)...

И туган тел, и матур тел...

И туган тел, и матур тел......