И туган тел, и матур тел
план-конспект урока по логопедии по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

посвещен к праздниванию дня рождения Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

«И туган тел, и матур тел»

Хәерле көн балалар! Бүген бездә зур бәйрәм шигырь бәйрәме.

Мин шигырьләрне, шагыйрьләрне бик яратам. Һәм шуңа күрә шигырь  яратучы балалар белән бик теләп дуслашам. Шигырь бәйрәменә җыелгансыз икән, димәк сез барыгызда

шигырь  яратасыз.

    Дусларым, ямьле  язның матур бер көнендә  без бирегә  Габдулла Тукайны искә алырга,

аның  туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык.

     Тукай- халкыбызның  сөекле шагыйре.Аның туган көнен бөтен татар халкы билгеләп үтә.Тукай турында шагыйрьләребез шигырьләр,композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.

    Хәзер без бергәләп “   Туган  тел” җырын җырлыйбыз.

 И  туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе  әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта  ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән  аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Магнитофон язмасында  “әллүки”  көе  яңгырый. Г.Тукайның балачак тормышы турында

сөйлим.

Татар халык шагыйре  Габдулла  Мөхәммәтгариф улы Тукаев (Габдулла Тукай )  Казан  

Губернасының Мәңгәр волосте, хәзерге Арча районы Кушлавыч  авылында туа. Бала

вакыттан ук ятим калган Габдулла  төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үсә. Бала чакта ук

ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмәгән  һәм тамага ашка

туймаган  сабыйның кулдан –кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә

яра  калдыралар. Уральск  шәһәрендә  татарча һәм русча белем ала.  14-15   яшьләрендә

шигырьләр   яза башлый. Тукай иҗатында бәхетле балачакка, мәхәббәткә  сусау чагыла.

Аның беренче  әсәрләре  Уральск шәһәрендә басыла.  1907 нче елның көзендә  Казанга

кайта, һәм аның  таланты  шушында чәчәк ата.

Габдулла Тукай   - татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

-Балалар, сез аның нинди шигырьләрен беләсез?

-“Бичара куян “

-“Кызыклы шәкерт”

-“ Бала белән  күбәләк”

-“Су анасы”

-“Кәҗә белән сарык”

Аяк тавышлары ишетелә.

-Балалар игътибар итик әле, нинди тавыш ул?

Ишектән  кәҗә белән сарык килеп керә.

-Исәнмесез дусларым.

Кәҗә:  Килдек сезгә кунакка

           “Ак каен бакчасына “

            Тукай китаплары алдык

                       Галинең акчасына.

  ЛОГОПЕД:  Рәхмәт инде кәҗә дус.Әйдә түргә узыгыз.Безнең белән  бергә бәйрәм итегез.

САРЫК: Ә минем бер рәхәтләнеп

                  Китап укыйсым килә,

                  Китаптагы сорауларны

                  Сезгә бирәсем килә.

Нинди савыттан эчеп булмый?

Сыер ни өчен ята?

Төн ни өчен  караңгы?

САРЫК: Рәхмәт  дусларым, сез дөрес җавап бирдегез.Үзем җитез булмасам да сезне  

сыныйсым килә.

“ Кем җитез” уены башкарыла. (коверга  төрле әйберләр куела. Балаларны ике командага

бүлү. Командирлар ковердагы әйберләрне  җыялар. Иң җитез  команданы бүләкләү.

КӘҖӘ: Мә-ә! Мин сез шигырьләр  сөйләгәндә  капчыгыма  тутырып  барырмын, һәм өенә

кайткач үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен.

“ГАЛИ БЕЛӘН  КӘҖӘ”

Безнең Гали  бигрәк  тату  кәҗә  белән,

Менә  кәҗә  карап тора тәрәзәдән

Гали аны  чирәм белән  кунак итә.

Кәҗә  рәхмәт укый: сакалын  селкетә.

“АК БАБАЙ”

Бөтен  дөнья  ап-ак  булып  кар яуганда,

Ишегалды, урам , түбә  агарганда,

Ап-ак  булып  акйтып  килә  безнең бабай,

Безгә  төрле-төрле  уенчыклар  алган  да.

“БЕЗНЕҢ  ГАИЛӘ”

Әткәй,әнкәй, мин , апай, әби, бабай,һәм  бер песи-

Безнең  өйдә  без җидәү: безнең  песи җиденчесе.

Бергә  ашый, чәй эчә, безнеңлә  бергә  йоклый  ул,

Хезмәте дә бар: өйне  тычкан  явыздан саклый  ул.

“ТУКАЙ  АБЫЙ  “ З. ТУЙФАЛОВА.

Әле  укый белмәсәк  тә,

“Туган  тел”  не җырлыйбыз.

Бу-Тукай  абый бүләге,

Иң  гүзәл  бер җыр  дибез.

Әкиятләрен  сөйләп ,тыңлап  телләребез  ачыла.

“Су  анасы”, “Шүрәлеләр”-

Безнең  дуслар  барсы да.

“ҖИР ЙОКЫСЫ “ Г.ТУКАЙ.

Кырга  ак  кардан

Юрган ябылган,

Җир  язга чаклы

Йокыга талган.

“КАРЛЫГАЧ”  Г.ТУКАЙ

Күптән  түгел  безнеә  тәрәзә капкачын

Оя итте  минем  сөйгән  карлыгачым:

Ул  көн буе авызы  белән  балчык  ташый,

Балчык   белән  матур итеп  оя ясый.

Күп эшләде  иренмичә,бара-бара

Чыгарды  ул матур-матур  балалар  да.

Ачыксалар   карлыгачның балалары.

Чебен-черки тотып  кайта  аналары.

Кәҗә:Булдырндыгыз  балалар.

ЛОГОПЕД:  Балалар ,  сез  Тукай  әсәрләренә  иҗат  ителгән  җырлар белмисезме?

БАЛА  БЕЛӘН  КҮБӘЛӘК “ җырын  Гарипова Айгөл  белән  Фазылҗанова Әнисә  

башкаралар. (калган  балалар  шушы  көйгә  күбәләк биюен  башкаралар.)

САРЫК: Кәҗә дус, мин дә калмыйм  синнән. Мин  дә  шигырьләр җыям.  Минем  турында  

әкиятләр дә  күп.  Тукай абый да миңа  бер  әкиятен багышлаган,  ә  сез  беләсезме,  

балалар, ул  әкият  ничек  атала?

БАЛАЛАР: Кәҗә  белән Сарык  әкияте.

ЛОГОПЕД:  Ә син сарык дус  үзең берәр әкият белмисеңме?

САРЫК: Әкиятләр беләм !  Ә шигырьләрне  бик аз беләм.Шуңа  өйрәнергә дип капчыкка  

җыйдым  мин аларны.

КӘҖӘ:  Ә шулай да, сөйлә  әле бер генә шигырь  булса да.

                Борын-борын  заманда

                Ерак  кара  урманда

                Яшәгәннәр  җәнлекләр

                Ай күргәч  йоклаганнар

                 Кояш  күргәч  уянганнар,

                  Ашарга   эзләгәннәр.

Балалар  сез Тукай иҗат иткән  әсәрләргә   рәсемнәр  дә ясагансыз. Сез бик тырышкансыз.

Иң матур  рәссамчыларга  үзебезнең  китапларыбызны  бүләк  итәбез. Тукай  абыегызны

онытмагыз. Китапларын  саклагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

И туган тел, и матур тел....

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе....

Круглый стол с родителями на тему: “ И туган тел, и матур тел...”

Бүгенге коннәрдә татар халкы өчен иң зур проблема телебезнең югала бару. Бигрәк тә безнең Яшел Үзән шәһәрендә зур проблема булып тора....

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...

И туган тел, и матур тел,  әткәм-әнкәмнең теле......

И туган тел, и матур тел!

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)...

И туган тел, и матур тел...

И туган тел, и матур тел......