Круглый стол с родителями на тему: “ И туган тел, и матур тел...”
материал на тему

Валиева Эндже Магсумовна

Бүгенге коннәрдә татар халкы өчен иң зур проблема телебезнең югала бару. Бигрәк тә безнең Яшел Үзән шәһәрендә зур проблема булып тора. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word.docx21.9 КБ

Предварительный просмотр:

               Круглый стол с родителями на тему:

                      “ И туган тел, и матур тел...”

  Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле әниләребез! Бүген без сезнең белән чираттагы җыелышыбызга җыелдык. Җыелышның исеме “И туган тел, и матур тел...”

Бүгенге коннәрдә татар халкы өчен иң зур проблема телебезнең югала бару. Бигрәк тә безнең Яшел Үзән шәһәрендә зур проблема булып тора. Юкка гына без туган телебезне - ана теле диеп әйтмибез, чөнки ул ана сөте белән керә. Шуңа күрә телебезне саклау эшен без гаиләдән башларга тиеш һәм балалар бакчасында гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләрне без үстерергә, камилләштерергә тырышабыз. Әмма дә ләкин балалар бакчасына килгәндә сезнең балаларыгыз  бүтән балалар белән аралашканда рус телендә сөйләшә башлый. Шуңа күрә минем ассызыклап әйтәсем килә, ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш.

“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнҗя халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгүрифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Без сезнең белән бүгенге җыелышыбызда татар мөхитендә тәрбияләү, туган телебезне, гөреф – гадәтләребезне саклау турында сөйләшеп алабыз. Алда сөйләп киткән проблеманы, минем сезгә чәк-чәк мисалында аңлатып китәсем килә.

Ни өчен чәк-чәк? Чөнки чәк-чәк  татар халкының кунакчыл булуын символаштыра.Чәк-чәк кечкенә “түгәрәкләрдән” тора. Ләкин чәк-чәкнең тәмен, баллылыгын без бу түгәрәкләр бергә кушылганда гына тоялабыз. Татар телен саклау чаралары шулай ук күптөрле була ала. Әмма да ләкин бөтенесен “кулланган” вакытта гына нәтиҗә була ала.Иң беренче бала тугачтын да без нәрсә эшлибез? Исем кушабыз. Беренче түгәрәгебез татар исемнәрен бирү традициясе. Һәрбер исемнең мәгънәсе бар. Без ничек атыйбыз, балаларның язмышын билгелибез исеме белән. Татар исемнәрен 3 төркемгә бүлеп карап була.

  1. Мөселман исемнәре (гарәп-фарсы). Мәсәлән: Рамазан, Ислам, Сәид,Самат.
  2. Төрки исемнәр (төркиләрдән, мәҗүсилектән )Мәсәлән:
  3. Европа алынмалары.Мәсәлән:Эрик, Эмиль, Азалия, Зарина.

Бар шундый исемнәр бик еш таралган халыкта, ләкин мәгънәләре бик яхшы түгел. Шуның өчен татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исемеңнең җисеменә туры килүен теләгән. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Менә мәсәлән, Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә “ Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу-котычкыч”, диелә.

 Аның икенче өлешен, без фольклор дип атадык. Фольклор халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле, иҗат  җимешләре.

Аның бик күп жанрлары бар. Баланы үстергәндә без төрле жанрлар кулланабыз.

Иң беренче жанр итеп без бишек җырын кулланабыз. Бишек җырын һәрбер кеше сабый чакның якты истәлеге итеп саклый. Ул газиз ана, туган тел, туган ил кебек төшенчәләр белән бергә йөри. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән икәү генә башкарыла.Хөрмәтле әниләр без сезнең белән халыкта еш кулланыла торган бишек җырын өйрәнеп китәбез.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла,йокла, йом күзен,

Йом,йом күзен, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезен.

Әлли-бәлли көйләрмен

Хикәяләр сөйләрмен

Бәхетле бул диярмен

Сиңа теләк теләрмен.

Әфәрин әниләребез, бик матур башкардыгыз, көндә-көн җырлагыз сабыйларыгызга, бишек җыры күңелләрен тынычландырыр.

Киләсе жанр юаткычлар дип атала. Без бу жанрны   баланы тәпи йөрткәндә кулланабыз.

Алдагы жанр әйтенүләр. Баланың авырткан җире булганда кулланабыз.

Мавыктыргычлар: Бармак уеннары. Иң популяр бармак уены:

Бу бармак – бабай

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни

Аның исеме – чәнти.

Эндэшлэр: Яңлырга, кояшка эндэшүлэр. Без аны Нәүрүз, Карга боткасында кулланабыз.

Кояш чык-чык-чык

 Майлы ботка бирермен

 Майлы ботка казанда

 Тәти кашык базарда.

Такмаклар: Бию вакытында, күңел ачканда  җырланып яки речетатив белән әйтелә торган әсәрләр.

Һәм башка күп-күп жанрлар.

Алдагы түгәрәгебез – татар милли орнаментлары.Чэчэкле үсемлек мөһим урын алып тора.Мәсәлән:Ләлә, зәңгәр чәчәк, мәк, кәнәфер,кыңгырау,гөл җимеш.

Мин сезгә бер уен уйнап алырга тәкъдим итэм. Сез алъяпкыч, түбәтәй, читекне бизәргә тиеш буласыз. Әфәрин ханымнар, шушы уенны балаларыгыз белән бергэ уйнагыз, татар халкының милли орнаментларын белсеннәр һәм онытмасыннар.

Хәзерге вакытта татар телен өйрәнү ыссуллары бик күп. Заман алга таба бара, технологияләр үсә, үзгәрә, алар белән берлектә татар телен өйрәтү дәресләре үрелеп бара. Без  туган телебезне телевидиния, радио, интернет челтәре аша өйрәнә алабыз.

Э бит телнең нечкәлекләрен белү  һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Бөек шәхес Садри Максуди менә нәрсә дигән: “Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”

Без-татарлар. Татар миллэтенең өмете безгә-киләчәк буынга төбәлгән. Безгә телне сакларга, бердәм сафка тезелеп, аны якларга да кирәк булачак. “Син кем?”-диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: Мин-татармын!”-дия белергә кирәк. Әйдәгез, милләтебез киләчәктә дә чәчәк атсын өчен булдыра алганның барысын да әшлик.

Менә безнең кечкенә чәк-чәгебез җыелды, әмма дә ләкин мондый түгәрәкләр әле бик күп (милли кием, милли җырлар,шигырьләр һ.б.) Без алар турында алдагы очрашуларда сөйләшербез.

        

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Круглый стол с родителями по теме: "Воспитание любви к малой Родине"

Семья и детский сад выполняют свои уникальные функции. Заменить друг друга они не могут, но, если мы стремимся к полноценному развитию ребенка, детский сад и семья должны взаимодействовать. Семь...

Круглый стол с родителями на тему: "Как провести выходной с ребенком"

1 ноября 2012 год.Тема круглого стола для родителей средней группы №5, «Как провести выходной день с ребенком?» Цель: Сблизить родителей и детей, побудить к совместным действиям, научить ро...

ЗАСЕДАНИЕ «КРУГЛОГО СТОЛА» С РОДИТЕЛЯМИ НА ТЕМУ: «НЕГАТИВНОЕ ВЛИЯНИЕ ТЕЛЕВИДЕНИЯ НА ДУХОВНО-НРАВСТВЕННОЕ ВОСПИТАНИЕ РЕБЕНКА»

Как известно, воспитание это и целенаправленная деятельность спе­циалиста, и стихийное усвоение социокультурных норм.Если раньше в основном объектами подражания становились родители, родственник...

«Круглый стол» с родителями по теме: «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (старшая группа).

laquo;Круглый стол» с родителями по теме: «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (старшая группа)....

«Круглый стол» с родителями по теме: «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (средняя группа)

Цель: познакомить родителей с особой ролью семьи в воспитании у детей трудолюбия Задачи:• познакомить родителей с особенностями трудового воспитания детей в семье и детском саду;&bull...

«Круглый стол» с родителями по теме: «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (старшая группа).

Цель: познакомить родителей с особой ролью семьи в воспитании у детей трудолюбия Задачи:• познакомить родителей с особенностями трудового воспитания детей в семье и детском саду;&bull...

«Круглый стол» с родителями по теме «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (старшая группа).

laquo;Круглый стол» с родителями по теме: «Роль родителей в трудовом воспитании детей», (старшая группа)....