"Кирпич сугу" эшчәнлеге
план-конспект занятия (старшая группа)
Республика куләм август конференциясендә күрсәтелгән чара
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 190.27 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан РеспубликасыАктанышмуниципаль районы «Пучыбалаларбакчасы» мәктәпкәчәбелембирүбюджет муниципальучреждениесе
Нәни эшмәкәрләр
Автор: 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче: Галина Лилия Камиловна
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәр сайлауга башлангыч җирлек формалаштырып, хәзерге заман җәмгыятенә яраклашкан шәхесләр тәрбияләү.
Бурычлар:
-балаларга кирпеч сугу турында төшенчә бирү, белемнәрен киңәйтү. Вак моториканы, финанс грамотлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү.
-төзүчелектә эшмәкәр һөнәре үзләштерүгә теләк уяту, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата соклану хисе тәрбияләү.
-кирпеч сугу ысулы белән таныштыру, балаларда төзүче һөнәренә карата кызыксыну уятып, авыл җирлегендә әлеге һөнәрне пропагандалау.
Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Балалар, без сезнең белән хәзер эшмәкәрләр булып уйнап алыйк. Безнең күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шаймиев ярдәме белән Әнәк авылында “Бабайда кунакта” дип исемлән искиткеч матур парк төзелде.
АЛМАЗ: Дусларым,бу парк тагын да ямьләнсен өчен ниләр төзеп була?
АЙЗИЛӘ:Мин бүләкләр алачыгы төзер идем.
ЗИЛӘ: Мин чәй йорты төзер идем.
ГАБДЕЛГАЗИЗ:Мин матур кошлар утары төзер идем.
АЙСЫЛУ: Дусларым, без уйлаган төзелешләрне кирпечтән эшлик. Ә кирпечне үзебез сугабыз.
БЕРГӘ: Әйдәгез.
АЙЗИЛӘ: Кирпечне балчыктан сугып була. Борынгы заманда безнең әби- бабайларыбыз йортларны, утарларны балчыктан - сәмәннән төзегәннәр.
АЙСЫЛУ(күрсәтеп, эшлэп сөйли):Сәмәнне сугу өчен, 1 өлеш юеш балчыкка 1 өлеш салам салабыз да әйбәтләп изәбез.Әзер измәне калыпка салып тигезлибез дә, бушатабыз. Менә шундый матур кирпеч суктык. Сәмәнне киптерәсе юк, ул үзе кояшта кибә. Сәмән арзанлы материал булып тора. Хәзерге заманда да аны кулланалар.
ГАБДЕЛГАЗИЗ:Ә миңа кызыл кирпечне сугу бик тә ошады. Кызыл кирпечтән мичләр, төрле биналар, коймалар эшләп була.
ЭЛИНА(күрсәтеп, эшлэп сөйли): Кызыл кирпечне сугу өчен 1 өлеш кызыл балчыкка 2 өлеш су. Салабыз да, бутыйбыз, әзер измәне калыпка салабыз, тигезлибез, артык измәне алабыз. Әйләндерәбез, сугабыз, бу кирпечне мичтә кыздырабыз. Менә шундый матур кызыл кирпеч суктык.
АЛМАЗ(күрсәтеп, эшлэп сөйли):Хәзерге заманда технологияләр алга китте. Мин үзем чәй йортын узем суккан керамзит кирпечтән төзер идем. Керамзит кирпечне сугу җайлы ул. 2 өлеш цементка 1 өлеш су, 8 өлеш керамзитны салабыз, әйбәтләп бутыйбыз. Измәне калыпка салабыз, әйләндереп сугабыз. Бу кирпечне мичкә куеп, кыздырабыз.
Тәрбияче:Балалар безнең бүгенгә эшебез тәмам. Без бу проектны ел буена дәвам итәчәкбез, паркны ямләндерер өчен бар көчебезне куячакбыз.


