Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpk_z.torkemend_belem_biru_eshchnlege.docx18 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект

 непосредственно-образовательной деятельности

по обучению татарскому языку  

в подготовительной группе №5

на тему «Мияуның туган көне»

воспитателя Рахмановой Г.З.

к педагогическому совету на тему

 «Коммуникативно-речевое развитие»

 для педагогов МБДОУ №6

февраль,  2014г.

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1.  Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, сорау һәм аңа дөрес җавап бирергә күнектерү.

3. Сөйләм әдәбе (туган көн табыны артында) кагыйдәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: туп, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ашамлыклар муляжлары, уенчыклар, проектор, ноутбук, такта.

Белем бирү эшәнлегенең бараышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Сүзле уен “Хәерле иртә”

 (тупны бер-берсенә биреп “хәерле иртә” телиләр)

Сүзле уен “Мин нишлим!?” (туп белән)

Тәрбияче сүзтезмәне рус телендә әйтеп балага тупны ыргыта, бала тәрҗемә итеп тупны кире бирә. М-н: Тәрбияче “Я танцую” ди, бала татар телендә “Мин биим” ди, уен шулай дәвам итә.

Мин җырлыйм, мин утырам, мин ашыйм, мин уйныйм, мин чана шуам, мин йоклыйм, мин сикерәм, мин йөгерәм, мин эчәм, мин юам сүзтезмәләрен кулланып.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Утырыгыз.

Мияу керә.

Мияу: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнме, Мияу. Хәлләр ничек?

Мияу: Әйбәт, рәхмәт.

Балалар: Мияу, с днем рождения. Мияу, туган көнең белән.

“Ак калач”уены

Мияуның туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

Мияу: Зур рәхмәт!

Тәрбияче: Әйдәгез, Мияуга бүләкләр бирәбез! Но прежде чем мы подарим Мияу игрушки, надо про них рассказать.

Сүзле уен “Уенчык нинди?”

 (һәр бала үз уенчыгы турында сөйли)

Мәсәлән: Бу тычкан. Тычкан кечкенә, соры, йомшак. Тычкан ашый. Мияу, мә тычкан.

Уенчыклар: аю, бүре, керпе, төлке, тиен, әтәч, үрдәк, эт, курчак, тычкан.

Мияу: Рәхмәт, балалар.

Тәбияче: Ребята, Мияу приглашает за праздничный стол. Сначала вспомним какие вы знаете продукты питания. Посмотрите внимательно на экран (ашамлыклар, яшелчәләр белән слайдлар)

Тәрбияче: Молодцы. Бик әйбәт.

 Аудио №54

Мияу: Әйдәгез, балалар, утырыгыз. Вы сидите за волшебным праздничным столом, будьте вежливы, угощайте друг-друга.

Мияу: Нәрсә кирәк?

Акбай: Алма кирәк.

Мияу: Нинди алма?

Акбай: Яшел (кызыл, сары), зур (кечкенә), тәмле алма.

Мияу: Мә, яшел алма.

Акбай: Зур рәхмәт.

Мияу: Акбай, син нишлисең?

Акбай: Мин алма ашыйм.

Мияу: Алма тәмле(ме)?

Акбай: Әйе, алма тәмле. Мин алма яратам.

Уен ситуациясе «Сыйланабыз»

Балалар туган көн табыны артында бер-берсен сыйлыйлар.

Катя: Тимур, нәрсә кирәк?

Тимур: Чәй (кофе, сок, сөт, бәрәңге...) кирәк.

Катя: Мә, чәй (кофе, сок, сөт, бәрәңге...) эч (аша)

Тимур: Чәй (кофе, сок, сөт, бәрәңге, пицца...) тәмле. Зур рәхмәт.

Вика: Син нишлисең? (“ашыйм”, “эчәм” кабатлана).

Кирилл: Мин чәк-чәк (өчпочмак) ашыйм.

Вика: Чәк-чәк (өчпочмак) тәмле(ме)?

Кирилл: Әйе, тәмле, баллы.

Балалар: Рәхмәт, Мияу. Бик тәмле.

Сүзле уен “Яратам”

Мин алма яратам. Син нәрсә яратасың?

Мин өчпочмак яратам. Мин әфлисүн яратам. Һ.б. Уен шулай дәвам итә.

Рәхмәт әйтү. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...