Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Программист һөнәре- безнең киләчәк” темасы буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.
план-конспект урока (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Программист һөнәре- безнең киләчәк” темасы буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
Муниципаль казна учреждениясе “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының мәгариф идарәсе”
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Тирсә авылы “Миләүшә” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
“Программист һөнәре- безнең киләчәк” темасы буенча
белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Әзерләде:
Җәлилова Гөлнара Рафис кызы.
Әгерҗе, 2023 ел.
Вакыты: 20 февраль, 2023нче ел.
Үткәрү урыны: Әгерҗе шәһәре.
Тема: “ Программист һөнәре – безнең киләчәк”
Программа: «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» (Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева) гомуми белем бирү программасы.
Балаларның яше: мәктәпкә әзерлек төркеме.
Төп белем бирү юнәлеше: танып белү үсеше.
Интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлекләре: уен эшчәнлеге, коммуникатив эшчәнлек, продуктив эшчәнлек, хәрәкәт эшчәнлеге.
Максат: балаларны программист һөнәре белән таныштыру.
Программа бурычлары:
тәрбияви: һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү;
үстерүче: эшчәнлек барышында мөстәкыйль рәвештә проблемалы хәлләрне чишү юлларын эзләү күнекмәләрен, тоемлауны үстерү, сүзлек запасын активлаштыру;
белем бирүче: һөнәрләр турында белемнәр формалаштыру, программалы уеннар аша балаларның белемнәрен тирәнәйтү, баш миенең ике ягының да эшләвен стимуллаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр: балалар куелган максатка ирешү өчен үзара һәм тәрбияче белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә биремнәрне чиштеләр, һәр бала үзен кирәкле итеп тойды.
Аерым эш: мататалаб белән эшләгәндә аерым ярдәм итү.
Сүзлек эше: программист, мататалаб, адым.
Алдан эшләнгән эш: тәрбияченең атрибутларны һәм презентация әзерләве, күзләр өчен гимнастикага шигырь өйрәнү, һөнәрләр турында әңгәмә.
Методик алымнар: проблемалы хәл, күзәтү, сорау, бирем, үсендерү, мактау, сорауларга җавап, практик эш, сөенеч мизгеле, үзеңә бәя бирү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, флешка, “ Аяк – кул” сукмагы, шар, ноутбук сумкасы, балалар өчен робот мататалаб.
Тарату әсбаплары: һәр балага Фиксик сурәтләнгән нокталы прописи, карандашлар, программистлар мәктәбенә кабул ителү турында сертификатлар.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру моменты.
Балалар залга керәләр һәм җитәкләшеп түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?Минем исемем -Гөлнара Рафисовна була .Сезнен белән танышуыма мин бик шат.
Балалар:
Иртән иртүк тәрәзәгә
Кояш нурларын чиртә.
Күземне ачам, елмаям,
Телим хәерле иртә!
Тәрбияче: Менә бүген иртән сез дә балалар бакчасына килдегез. Әти-әниләрегез кая китте?
Балалар: алар эшкә китте.
Тәрбияче:Әти-Әниләрегез нинди һөнәр ияләре?
Балалар: әти машина ясый, йортлар төзи, әни авыруларны дәвалый, кибеттә сата, аптекада эшли, машина йөртә, таксист, тәрбияче, пешекче, укытучы, программист һ.б.
Тәрбияче:Бугенге көндэ барлык һөнэр иялэренэ эшлэрен жинеләйтергэ нинди техника ярдәмгә килә? Ул безнен өйдә дә, эштә дә бар... Кем белэ, нәрсә ул?
Балалар: Компьютерлар, ноутбуклар, телефоннар...
Бик дөрес, балалар.Ул - компьютер. Сез компьютерларны, ноутбукларны кайда күргәнегез бар.Өйдэ, магазинда , Шифаханэдэ. Банкта...
Э нәрсә өчен кирэк сон ул?
Балалар: Уйнарга , кино карарга, эшләргә....
Ярым түгәрәк ясап утырабыз
Тәрбияче: Балалар, компьтерларны икенче төрле “Акыллы машиналар”, диләр.Ни өчен? Кем белә?
Балалар: Программалар булганга күрә.
Тәрбияче: Бик дөрес, программа нәрсә микән? Ул балалар, командалар тезмэсе (приложения) Мәсәлән , телефоннны алдык( күрсәтү)Телефонда безнен кечкенә генә компьютер.Мондада безнен команадалар тезмәсе( приложения) Бу приложенияләрне кулланып без нәрсә эшлибез?
Балалар: хат язабыз, китап укыйбыз, смскалар җибэрэбез, төрле кибеттән киемнәр сатып алабыз...
Тәрбияче: Бик дөрес. Бу программаны кемнәр уйлап таба?
Балалар: Программистлар.
Тәрбияче: Әйе, балалар , программистлар. Кабатлап алыйк әле. Программистлар...
Тәрбияче: Кем микэн сон ул - программист?
Программист – ул компьютерларга программа төзи, программалаштыру белән шөгыльләнә)
( Который занимается программированием, составляет компьютерные программы)
Алар һәр һөнэр очен махсус программалар булдыралар.
Тәрбияче: Хәтта балалар, Программистлар уйлап тапкан программаларны кулланып , компьютерлар ярдәмендә поездлар өчен расписание төзи, операциялар ясарга ярдәм итә, хэтта космонавтлар белән дә идарә итә.
Программист булмаса нәрсә булыр иде?(Бөтен ноутбуклар , компьютерлар , телефоннар эштэн чыгар иде.кешегә эшләргә бик кыен булыр иде)
Кинәт залга шар очып керә, җепкә флешка бәйләнгән.
Тәрбияче: Карагыз эле нинди матур шар..Анда нәрсәдер исэ эленеп тора.(балалардан эйттеру) Карыйк эле нәрсә микән? Кайсыгыз белә?
Балалар: флешка.
Тәрбияче: Кемнеке икән бу флешка? Флешкада нәрсә барын ничек белергә? Флешканы кая куярга була? Нишләргә?
Б: ноутбукка тыгып карыйлар....
,Әйдәгез, ноутбукка куеп карыйк.. ( экранда бернәрсә дә килеп чыкмый, флешка ачылмый)
Тәрбияче: балалар,безен ноутбугыбыз ачылмый..ни булды ? Димәк, безнен ноутбукта кимчелек бар, безгә аны төзәтергэ кирэк. Без аннан башка берни дэ эшли алмыйбыз .Эйдэгез эле уйлап карыйк? Бу кимчелекне бетерү өчен нәрсә эшләргэ кирәк?
Эйдәгез узебез программист булып карыйк?
Монда ниндидер сукмак күрәм, сукмакны утәр өчен безгэ нинди командалар башкарырга кирэк Әйдәгез, барып карыйк әле.
(Музыка- “тропинка”)
“ Аяк- кул” сукмагыннан үт” уены үткәрелә.Сукмакны үткәч, мататалаб роботын табып алалар.
Сез нинди унганнар , булганнар! Кушкан команданы утәдек, шушы сукмактан утеп чыктыгыз, афәрин балалар!!!
Тәрбияче :Монда безне сюрприз көтә. Нәрсэ икән бу?(Коробканы ачалар)
Балалар: бу- робот.
Робот:Эйе, балалар, мин -Робот.Ноутбукны ватылганын ишеттем дә, мин дэ сезгә ярдәмгә килдем .
Тәрбияче: Рәхмәт робот . Балалар,ул ничек эшли?
Балалар:Робот куелган программа буенча эшне башкара.
Тәрбияче: Балалар , робот программадан башка эшли аламы?
Балалар: Юк, чонки ул команда көтә.
Тәрбияче: Эйе,робот ниндидер эшне башкарыр өчен ин беренче чиратта аны программалаштырырга кирәк. . Команадалар куелгач кына, ул эшли башлый. Эйдәгез әле балалар, без дэ программа төзеп карыйк .
Карыйк эле робот ничек эшли микэн?
Робот хэрэкэт итэчэк КЫР (Поле)
Бу Панель- фишкалар ярдәмендә программа төзи.
Башня- Программаны укый.
Робот – кирэкле команданы ути.
Хэзер Панельне алабыз фишкалар ярдәменәэ схема төзибез.
Оскэ караган ук(алга таба бара) Аска караган ук (артка таба бара) Уңга борылган ук - уңга бару, сулга борылган ук - сулга бару дигән сүз.
Вперёд, вперёд, поворот направо, назад, поворот налево.
Программаны төзедек .Башняны урнаштырабыз. Башня панельда булган программаны укый һәм роботка команда бирэ. Робот бу эшне башкара.
Э хәзер сез үзегез роботны программалаштырып карагыз
Рәсем ясау ( үрнәк буенча)
Робот: Булдырдыгыз, балалар,Афәрин. Бу ясаган рәсем кайсы геометрик фигура- Өчпочмак. Мин Сезгә аны буләк итәм.
Балалар: Рәхмәт бик зур!
Робот без программалаштырган барлык командаларны да башкарды.
Тәрбияче:Балалар , эйтегез әле зинһар , компьютер артында, телефонда озак утырырга ярыймы? (юк)
Ни өчен?Чөнки кузләргә бик зыян килә
Күп эшләдем, күп күрдем,
Арыдылар күзләрем.
Йомам күзем, ял итсен,
Ачам күзем, күп күрсен.
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да, бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур түгәрәк сызам.
Тәрбияче: күзләребез ял итте. Бу флешканы кемнэр жибәргэнен белер өчен бер команда үтәргә кирәк. Аркаларыгызны төз итеп, өстәлләр артына кереп утырыгыз. Өстәлдәге кәгазьне әйләндереп куегыз, анда нокталар белән нәрсәдер ясалган. Ике кулның да имән бармагын, югары кызыл ноктага терәп ,нокталар өстеннән берьюлы йөртеп чыгабыз. Рәсем ясауны өстән аска таба башкарабыз. Шуннан соң карандашларны уң һәм сул кулга тотып, өстәге кызыл ноктага терәгез һәм рәсемне нокталар буенча берьюлы йөртеп чыгыгыз (Талгын музыка)
Тәрбияче балалар белән өстәл арасына утыра.
Переверните листок, и на листках точками что то нарисовано.Проведите одновременно указательными пальцами по этим точкам.Начинаем рисовать сверху вниз. А сейчас в правой и левой руках одновременно держим фломастеры, и этими фдломастерами наводим на верхнюю красную точку и начинаем обводить рисунок
Тәрбияче: Балалар, сез шулхатле тырыштыгыз, ике кул белән берьюлы рәсем ясау ошадымы?Команаданы утәдек. Нәрсә килеп чыкты?
Балалар: Фиксик.
Игътибар экранга (фиксики аудио язма)
Тәрбияче: “Кадерле, балалар!. Без сезне бик озак күзәттек һәм бик акыллы, зирәк, игътибарлы һәм тырыш, сабыр икәнегезне белдек. Ботен биремнэрне дэ бик яхшы , дорес башкардыгыз, Афэрин!Шунын очен без сезгэ ярдәмгә килдек Ноутбугыгызны төзәттек. Сез булачак яшь программистлар. Ноутбугыгызны ачып карагыз эле.Эшлэр дип ышынып калабыз.
Тәрбияче: хәзер эшлиме икән ноутбук? (Балалар ноутбук кырыена киләләр..) Ноутбукта эшләп китте.УРРРААА...
Ә хәзер аркаларыгызны төз итеп, җайлап кечкенә мендәрләргә утырыгыз һәм экранга карагыз.
( мультфильмнан өзек карау)
Отрывок из мультфильма «Фиксики» Программа ( Комьютер – это железка , а умным его делает компьютерная программа , который занимается программист, набор команд, который компьютер делает по очереди одну за другой, программы еще называют приложениями их в компьютерах телефонах очень много, именно программы делают технику умной..
Тәрбияче:Хәрбер компьютер, телефондагы программалар эшләсен өчен программистлар зур көч куеп шундый кирәкле программалар язалар.
Тәрбияче: Фиксиклар Сезгә программаларны урнаштырып,командаларны яхшы үтәгән өчен сез “Яшь программистлар” мәктәбенә кабул ителдегез , дигән сертификатлар калдырганнар.
Сертификат тапшыру.
Рефлексия.
Тәрбияче:
Сез килэчэктэ узегез кайсы һөнәр ияләре булыр идегез? Нинди генә һөнәр сайласагыз да барлык һөнәр бик кирәкле. Һәм эшегездә программистлар төзегән компьютер программалыр һәрвакыт ярәмгә килер. Ә бүген үзегезнен алган белемнәрегезне ныгытыр өчен бүләккә уен алып килдем.Кайткач, Әти-Әниләрегез белән уйнап карап- бугенге алган белемнәрегезне ныгытырсыз дип ышанып калам.
Саубулыгыз!!!
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)
«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...
“Танып белү” белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты “Кошлар-безнең дуслар”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)
Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...
"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"
Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....
«Әкиятләр илендә кунакта» мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Төркем: мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь).Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.Интегратив белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.Максат: информ...
