А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufikly_pesi.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Авыл өе күренеше. Мыр-мыр килеп песи йоклап ята.(Күзлеген кигән, кулына кәрзинен тоткан (эчендә йомгаклар) әби килеп керә.Җырлый:

-Песи улы- Мырауҗан.

Әллә бигрәк иркә җан.

Җырламасаң- йокламый.

Җырламыйча туктамый.

Аргансың инде җаным.

Йокла минем Мыр-мырым,

Син йоклаган арада

Мин эш эшләп алырмын.

(Песи киерелеп куя да тагын йоклый.)Әби песие янына килә дә, аңа яратып карап тора, сыйпап куя.)

-Бигрәк әйбәт инде минем песием!

Җырлый:-Минем песи гаҗәп хыянәтсез,

Мулла кебек тәүфыйк иясе.

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,

Һич кенә юк инде тиясе.

(бәйләү бәйләргә утыра)

-Менә ничек матур була. Һии, песием дә уянган икән бит.

(песи сырпалана)

Песи:- Мияу! Мияу!(җырлый)

Минем әби бигрәк әйбәт

Тәмле сөт бирә миңа

Бигрәк ярата мине

Иркәләп кенә тора.

Әбекәй алтыным

Минем иң якыным.

Яратам, яратам,

Мин аны. –Әбием, син нәрсә бәйлисең?

Әби:- Башмак бәйлим песием.

Песи:- Башмакны нәрсәдән бәйлисең?

Әби: -Җептән бәйлим, песием.

Песи:- Ә минем йоныма тимисеңме әбием?

Әби:-Юк ла инде, йомшагым!

(җырлый):Кәрзинемне шунда калдырыйм да

Печән бирим малкайларыма.( чыгып китә).

Песи:- Ә мин әби җаным син кергәнче,

Йоклап алыйм әле тиз генә.

(Әкрен генә аяк очларына басып тычканнар керә):

(Нәфисә, Чулпан, Язилә, Иделия, Иркә)

Тыычканнар:- Чи, чи, чи!

Нәфисә:- Тавышланмагыз, песине уятырсыз.

Чулпан:- Карагыз әле, монда нинди матур йомгаклар!

Иделия- Әйдәгез, йомгак атышып уйныйбыз.

Язилә:- Безне әби күрмәс микән соң?

Иркә:- Күрмиләр инде, күрмиләр!

(Җырлыйлар):

1.-Мияу- мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

-Эх, алмагачлары,

Сайрый сандугачлары.

2.-Песи, песи поскан

Ике күзен кыскан.

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде җиталмый.

3.Безнең песи бигрәк әйбәт,

Замечательная!

Бергә дуслык булу кирәк.

Обязателная!

4.Без- тычканнар, күселәр.

Чи- чи- чи- чи киләбез.

Чоланга керү белән

Майның исен сизәбез.

-Эх, алмагачлары,

Шушы майның исләре.

5.-Ашык әле, ашыйк әле,

Ашыйк әле тагын да.

Ашамас идек тагын да,

Май бигрәк тәмле монда.

-Эх, алмагачлары,

Шушы майның исләре.

(Песинең койрыгыннан тарталар, песи уяна.)

Песи:-Мияу! Мияу! Ах сезне, шаяннар! Ник йомгакларны сүттегез, ә? Җыегыз хәзер үк.

Тычканнар:-Җыябыз! Җыябыз! Менә булды да.

Иделия:- Песикәй, син безгә тимә инде.

Песи:- Ярар, тимим инде, тимим, әйдәгез дус булып яшик! Барыгыз, качыгыз чолан астына. (качалар)

Әби(җырлый):-Чоландагы ак майга,

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Кушам песием сиңа!

Песи, песи, пескәем,

Барчы тизрәк чоланга.

Майны сакла тычканнардан,

Оясыннан чыгарма!

Песи, песи, пескәем,

Колак салчы сүземә

Каравылдан бушагач

Сөт бирермен үзеңә

Песи:- Ярар, әбием, ярар.(әби чыгып китә)

-Һай, бигрәк йокларга яратам шул. Әбием кергәнче тагын әз генә йоклап алыйм әле.

Эт керә:-Күр инде син бу песине. Бигрәк йокы чүлмәге инде. Кай җирен шул хәтле яратадыр инде моның әбекәй?! Бигрәк иркәли инде. (чүлмәккә үрелеп карый)

-Аббау, нинди матур чүлмәк! Оооо! Эчендә тәмле каймак! Ням! Ням!(ялый)- Бигрәк тәмле.( чүлмәкне төшереп вата). –Һау, Һау, әби күргәнче ычкыныйм моннан тизрәк!

(тавышка песи торып утыра)

Әби керәПесигә):

-Менә кем икән ул явыз карак,

Сөт, каймакның башына җитүче,

Менә кем икән ул йортымдагы

Чүлмәкләрне харап итүче.  –Югал күз алдымнан, оятсыз, бар урманга китеп югал. (Песи чыгып китә, әби почмак якка китә)

Эт керә:-Каймагы бигрәк тәмле иде, туйганчы ашап кына булмады. Кая тагын берәр тәмле нәрсә эләктерми әле, тәмле сөякләр юк микән?

(Өстәлдән әйбер урлаганда этне әби күреп ала):

-Менә кем икән ул явыз карак!

Сөт, каймакның башына җитүче

Менә кем икән ул йортымдагы

Чүлмәкләрне харап итүче.  –Ах, нишләдем мин, нишләдем! Бер гөнаҺсызга песиемне куып чыгардым бит! Әй Аллам! Эзлим әле үзен тизрәк!

ПЕСИ ЕЛЫЙ_ ЕЛЫЙ УРМАН ЮЛЫ БУЙЛАП БАРА.Аның янына БҮРЕ килеп чыгаҗырлый):

-Песи нигә елыйсың?

Нигә ямансулыйсың?

Күзләреңә яшь тулган,

Сөйлә ниләр булды соң?

ПЕСИ:-Еламыйча нишлим соң?

Майны маэмай ялады.

Кайда май дип сорагач,

Миңа якты яланы.

КЕРПЕ:-Елама син песикәй,

Елтыр колак диярләр.

Елак диеп үртәрләр

Һәммәсе дә көләрләр.

ТӨЛКЕ:-Гаебең булмаганга

Елап торма син бер дә.

Кем гаепле , табылыр.

Җәзасын да шул алыр.

БҮРЕ:-Еламале син Песикәй, Әбиең сине эзләп табачак әле ул, гаеплене беләчәк, гафу үтенәчәк. Әйдәгез әле дусларым, ПЕСИнең күңелен күрик, аңа матур җыр җырлап бирик.

Бергә җырлыйлар:

1.Иртән торып тышка чыксам

Сыерлар кар көриләр.

Ике Куян мылтык тотып

Бүре атып йөриләр.

-Әй кара каш, кара күз,

Замечательная!

Песи белән дуслык кирәк

Обязательная!

Песи белщн дуслык кирщк,

Обязательная!

2.Безнең песи бигрәк уңган

Тәпәнгә су тутыра.

Бозавыбыз мич башында,

Оек бәйләп утыра.

Әби керә:-Песием! Песием!

Песи:- Әбием! Әбием!

Әби:-Гафу ит мине песием, мин ялгышканмын, каракның кем икәнен белдем мин.

Песи6-Мияу! Мияу!

Әби җырлый:

-Минем песи гаҗәп хыянәтсез,

Мулла кебек тәүфыйк иясе.

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,

Һич кенә юк инде тиясе.   Әйдә песием, кайтыйк. Халыкта бер мәкаль бар:

  • “Җиде кат үлчә – бер кат кис”, - диләр шул.

Тагын берничәне әйтим әле.

Әби: Бер абынган чокырга,

Б- р: 2 абынмыйлар.

Әби: 1 хата,

Б- р: 10 хатадан саклый.

Әби: Ялгышын таныган кеше,

Б – р: Икенче ялгышмас.

Җәнлекләр: - Әйдә әбекәй, бәйрәм ясыйк, бер биеп алыйк.

Җыр: Рафис Корбан сүзләре.

“Көләсе килеп тора” җыры.

СD дискта.

                   

                                Әкият тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

"Кем нәрсә ярата" - татар халык әкиятен сәхнәләштерү

Уртанчы төркем балалары белән татар халык әкиятен сәхнәләштерү.Музыкаль уеннар һәм балаларның сөйләм телләрен устерү.Уткәрелде татар теле атналыгында. Бакча балалары бик яратып карадылар....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү

quot;Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү...