"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү
план-конспект занятия на тему

Мингазова Зиля Амирзяновна

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_sertotmas_urdk.docx20.52 КБ

Предварительный просмотр:

Максат.1. А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам   итү. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.

2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, әкия геройларының кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм диалогларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү.

4. Әкият геройларының эчке кичерешләрен, үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау, башка персонажлар белән рольгә керә белү күнекмәләре бирү.

5 Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу.

Музыка: “Урман тавышы”

Автор: Бу дөньяда бер серле ил бар,

              Ул әкият дөньясы

              Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

              Күкләр аяз

              Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

              Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Әтәч булып киенгән бала чыгып “Кикирикүк” дип кычкыра, чебиләр һәм үрдәк булып киенгән балалар чыгып басалар, “Чебиләр” биюен башкаралар. (“Чебиләр” көе).

Хуҗа керә.

Хуҗа (Адель) (мылтык аскан, кошларга карап). Мин урманга барып кайтам. Акбайны да үзем белән алам. Безнең өйдә юклыкны берәүгә дә әйтмәгез! (Китә).

Үрдәк (Лилиана)(кош-кортларга). Нигә беркемгә дә әйтмәскә кушты икән?

Музыка: “Төн”.

Кош-кортлар йоклыйлар.

Әтәч (Илдар) (кычкыра). Кикрикүк! Кикрикүк! Кикрикүк!

Кош-кортлар уяналар.

Әтәч. Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Чеби 1. (Радель) Кайчан кайтыр икән ул?

Әтәч. Үрдәк, кил әле. Кара әле сиңа әйтәм. Хуҗабыз һаман күренми. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Чеби 1. Син очасың да, йөзәсең дә, йөгерәсең дә, син бар!

Әтәч. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә әйтмә!

Үрдәк. Ярар, барсам барырмын. (Таякка төенчеген асып китә).

Музыка “Мин урманга барам” (Җырлый-җырлый бара).

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке, бүре, аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан.

        Хуҗабыз этен ияртеп,

        Китте куе урманга.

        Ләкин мин аны табам

        Өемә алып кайтам.

(Каршысына Керпе чыга).

Керпе. Кая барасың болай?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Акбай да аның белән китте. Хәзер йортыбызны саклаучы да юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Керпе. Мин андый усаллардан түгел, сереңне белсәм дә, сиңа зыян салмам. Шулай да син саграк бул! Очраган берәүгә дә серләреңне сөйләмә! Серең эчеңдә торса йортың тыныч булыр, җимерелмәс, нык булыр!

(Китә).

(Үрдәк бара, аңа Куян очрый).

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, зур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аның белән киткән иде. Хәзер өебезне саклаучы да юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак туп-туры безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Куян (икенче якка карап). Алай булгач Хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә). Хуҗаңны күргәнем юк. (Китә).

(Үрдәк бара-бара аланлыкта йоклап яткан аю янына килеп чыга).

Үрдәк (аюны тарткалап). Әй, йокы бәлеше, тор әле! Кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю (ачуланып). Юк, күрмәдем. Урман эченәрәк керсәң табарсың! (Үрдәк китә). Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Китә).

(Үрдәк каршына Бүре килеп чыга)

Бүре. У-у-у, ашыйсы килә. Әллә үрдәк исе килә, инде Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда берүзең курыкмыйча ничек йөрисең?

Үрдәк. Урманда Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, Акбай да аның белән киткән иде.Хәзер йортыбызны саклаучы да юк.

Бүре. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Бүре (тешләрен шыгырдытып). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә) Андый кешене күргәнем юк! (Китә)

(Үрдәк каршына Төлке чыга).

Үрдәк. И-и, матур апакаем, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, матурларның матуры, күрдем мин аны! Янында кәкре ккойрыклы эте дә бар иде. Әйдә, алып барам! (Үрдәкне оясына кертеп яба).

Төлке. Ә үзем авылга барып, тавык ите белән сыйланып кайтйм, әле.

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам таркалган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына карша һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

Залга Хуҗа артыннан тезелеп кош-кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр.

Автор. Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез. Берүк игътибарлы булыгыз.

Рольләрне башкардылар:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

"Кем нәрсә ярата" - татар халык әкиятен сәхнәләштерү

Уртанчы төркем балалары белән татар халык әкиятен сәхнәләштерү.Музыкаль уеннар һәм балаларның сөйләм телләрен устерү.Уткәрелде татар теле атналыгында. Бакча балалары бик яратып карадылар....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....

"Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү,театральләштерелгән әкиятләрдә катнашу теләге булдыру....