Йомгаклау план конспекты Тема: “Әбиемнең ишегалдында”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Сафиуллина Гульнур Зиннатулловна

 

Йомгаклау план конспекты

 

Тема: “Әбиемнең ишегалдында”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan.docx22.12 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

                       “Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

Йомгаклау план конспекты

Тема: “Әбиемнең ишегалдында”

Төзеде:

Тәрбияче:Сафиуллина Г.З.

Тема: “Әбиемнең ишегалдында”

Максатлар: йорт кошларының төп билгеләрен әйтеп җөмләләр төзергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру; логик һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; йорт кошларына карата миһербанлык тәрбияләү; дус-тату итеп уйнау теләге уяту, күтәренке кәеф булдыру; тары ярмасын әвәләргә өйрәтү.

Материал: йорт кошлары: әтәч, тавык, чеби, йомырка рәсемнәре белән слайдшоу, йомырка белән тартма, җим ашатучы балалар рәсеме; ак, кызыл тавык рәсеме төшерелгән кечкенә чиләкләр, катыргыдан ак, кызыл йомыркалар(форма), тары ярмасы, пластилин, такта, салфетка.

Алдан эшчәнлек: -йорт кошлары турында альбом карау;

-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап”;-“Чуар тавык” әкиятен уку; чебиләр турында ял минутлары өйрәнү.

Шөгыльнең структурасы:

1. Кереш өлеш: Автобуска утырып авылга кунакка кайту. Йорт хайваннары төшерелгән рәсемнәр карау. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш: Әтәч, тавык, чеби белән танышу.

Сенсорик уен уйнау “ Йомыркаларны аер”.

Ял минуты.

Йорт кошларына ярма әвәләү.

3. Йомгаклау.

Сүзлек: ярма, тавык, чеби, кетәклек, йомырка, йорт кошлары.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:Әйдәгез, дуслар җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп,

Күңелле уйныйк,көлик.

- Балалар бүген без сезнең белән авылга әбигә кунакка кайтыйк.Көн матур,кояш елмая,күңелләр шат,күтәренке.Автобуска утырыйк та,киттек!(Автобуста барган кебек йөриләр,шофёр ролендә Тимур).

Тәрбияче: Автобуска утырдык
Без авылга җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Без авылга җыендык.

Менә авылга да кайтып җиттек.балалар,бу безнең ишегалды.Ишегалдында йорт хайваннары бар.Әйдәгез әле алар белән якыннанрак танышыйк,аларны күзәтик.

- Балалар,монда килегез әле мин монда бер тартма таптым.Аның эчендә нәрсә бар микән ачып карыйк әле. (Тәрбияче тартмадан йомырка ала).

-  Балалар, минем кулда нәрсә бу?

Балалар: -Йомырка.

Тәрбияче: -Дөрес, балалар, йомырка. Карагыз әле, балалар, ишетәсезме, ул тукылдый. Нәрсә булыр икән бу? (Йомырка ватыла, аның эченнән чеби уенчыгы алына).

-Балалар, йомырка эченнән нәрсә килеп чыкты?

Балалар:-Чеби.

Тәрбияче:-Бик дөрес, чеби. Балалар, ә чеби нинди? (Йомшак,сары)

Тәрбияче: -Балалар, ләкин чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә?

Чеби:- Исәнмесез, балалар. Минем үземнең әтиемне, әниемне табасым килә.

Тәрбияче:- Балалар, чебигә әти-әнисен табарга булышабызмы?

-Балалар рәсемгә карыйк әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

-Әйе, бу ишегалды. Анда төрле йорт кошлары йөри. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул?

Табышмак:

Иртән бик иртә тора

Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч).

- Бик дөрес, ул әтәч.

( балаларның игътибарын әтәч рәсеменә  юнәлтәм.)

- Әтәч зур, матур. Әтәчнең кызыл кикриге бар. Койрыгы бигрәк матур! Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: “Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар.”

Балалар,әтәч ничек кычкыра? (“Кикрикү-үк!”)Әйдәгез әтәчкә яратып, иркәләп эндәшик: әтәчем, әтәчкәем!Балалар әтәч нәрсәләр эшли? (кычкыра, кешеләрне йокыдан уята)

- Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, анысы нәрсә турында икән?

Табышмак:

Яшел чирәм өстендә

Корт- корт кортлар.

Канатларын җәеп

Балаларын туплар.

- Нәрсә икән ул? Ул тавык. Әйдәгез әле, бергә әйтеп карыйк. (Бергә һәм аерым – аерым әйтәләр).

Ә хәзер тавыкны карыйк. Тавык әтәчтән кечерәк. Аның әтәчнеке кебек зур кикриге юк. Ә кечерәк. Койрыгы да кечкенә. Ә охшаш яклары нинди икән?

-Икесенең дә күзләре, канатлары, башлары, томшыклары бар.

Тавык белән әтәчнең өе кетәклек дип атала. (кетәклек рәсеме). Кич җиткәч алар шунда йокларга керәләр. Кешеләр аларга таяклардан кунакчалар ясап куялар. Алар шунда менеп йоклыйлар.

Балалар, тавык күп итеп йомырка сала. Ак тавык ак йомырка, ә кызыл тавык кызыл йомырка сала. Менә безнең тартмада да күп йомыркалар бар. Карыйк әле, аларның формасы, төсе нинди? ( Формасы овал, кызыл, ак төстә). Ә хәзер мин сезгә чиләкләр бирәм. Кызыл тавык рәсеме төшерелгән чиләккә кызыл йомыркаларны, ә ак тавык рәсеме төшерелгән чиләккә ак йомыркаларны салырга кирәк. Булдырдыгыз, балалар.

Өй алдында чебиләр.

-Чи-чи-чи, дип йөриләр.

Кечкенә канатлары

Муеннары сап-сары.

Димәк, балалар, чебинең әтисе, әнисе нәрсә була? (Әтәч, тавык).

- Балалар, әтәч, тавык, чеби – йорт кошлары. Алар ярмалар ашыйлар. ( ярма рәсемен карау).

Йорт кошларына сибәргә монда ярма беткән, ә аларның ашыйсылары килә. Әйдәгез әле, башта ял итеп алыйк та , аннан аларга ярмалар әвәләп бирербез.

Ял минуты: «Күңелле ял итәбез»

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче: Хәзер без йорт кошларына тары ярмасы әвәләрбез. Карагыз әле, тары ярмасы түгәрәк, вак. Бер бөтен пластилиннан кечкенә кисәк өзеп алабыз да түгәрәкләп әвәлибез. (Тәрбияче балаларга әвәләп күрсәтә. Балалар белән һавада әвәләп карыйлар. Һәр бала әвәләгән ярмаларын үз савытларына сала.) Менә тары ярмаларын әвәләп тә бетердек. Ә хәзер тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салыйк, ашасыннар. (Балалар үзләре әвәләгән тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салалар).

-Балалар,без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Чебигә әйтик инде, әнисенең, әтисенең исеме ничек була?Аларны нәрсәләр белән сыйладык? Сез бүген бик тәртипле булдыгыз. Ә чебине үзебез белән төркемгә алабыз. Аннары аны әнисе килеп алачак. Шөгыль тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....