математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx19.37 КБ

Предварительный просмотр:

“Йомры икмәкә ярдәм итик”. Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу.

Максат:  балаларда  үз ара ярдәмләшү хисе уяту;

Сюжетлы  уеннар аша  балаларның иҗадилыкларын  үстерү;

Саннар, геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру;

Тирә –юньдә ориентлаша белү күнекмәсен ныгыту;

Материал: маскалар ,саннар ,карточкалар,бау ,таякчыклар,обруч ,туп,

Барышы: Балалар бүген сез йоклаганда минем янга бер әйбер килде. Балалар мин сезгә табышмак әйтәм ,тыңлагыз әле :

Амбар төбеннән себерелгән,

Иләктән иләнгән ,мичтә пешерелгән

Тәрәз төбендә суытылган.

Балалар бу нәрсә микән? (Йомры икмәк) ,дөрес балалар,(шакмаклы йомры икмәк күрсәтәм). Ул безнең авылга әкияттән килгән. Аның туган көне икән ул безне үзенә чакырырга килгәнәрсә микән ул? Йомры икмәк түгелмени?  Бу нинди соң? (шакмаклы)   Ә икмәк нинди формада  була?(түгәрәк)

 Ә менә монда качып тора икән безнең кунагыбыз,(йомры икмәкне алып күрсәтә)  Исәнләшәләр.  Аңа килгәндә бик күп җәнлекләр очраган ул кире өенә кайтырга куркып тора икән ,әйдәгез  бергәләп барганда юл куркыныч булмас  

Тәрбияче  Балалар барасы юл ерак без анда поезд белән барырбыз. Менә монда поезд туктаган ,ләкин карагыз әле балалар аның вагоннары аз,ә без никадәр соң ?(күп).

Бу балалар хикмәтле поезд, вагоннарын дөрес итеп тезеп куюга,кирәк җиргә илтеп куя икән,(вагоннар 4 саннары куелган,балалар тезәләр поезд тавышы килеп тора). Менә балалар сез вагоннарны дөрес итеп тезгәч поезд безне бик тиз генә алып килеп җитте.

Балалар карагыз, нинди матур аланга килеп җиттек, монда агачлар,гөмбәләр үсеп утыра, һавасыда нинди саф.(тирән итеп сулыш алалар). Әйдәгез бер матур итеп җырлап алабыз ,арыганыбызда бетәр.

Җыр “Урмандагы аланда”

Тәрбияче :кайда микән безнең йомры икмәкнең яшәгән җире. Урмандагы җәнлекләр килеп чыкканчы барып җитәргә кирәк.(саескан килеп керә,канат астында конверт)

Саескан : Исәнмесез балалар ,сез мине таныдыгызмы? (балаларның җаваплары) Сезнең  йомры икмәкне озата килүегезне миңа урмандагы хайваннр әйттеләр,алар  йомры икмәкнең тәмле исен сизгәннәр.Аларнын аны ашыйсы килә.  Нинди хайваннар икән беләсезме?

Тәрбияче: Курыкма йомры икмәк без сиңа ярдәм итәрбез

Саескан :Алар миңа конвертлар бирделәр ,ләкин алар гади конвертлар түгел,аларныәң эчендә биремнәр бар,шуларны  үтәсәгез генә йомры икмәкне коткара алачаксыз.

Тәрбияче: Безнең балалар бик күп беләләр,үзләре бик тату,дуслар күп булганда бөтен каршылыкларны җиңеп чыгарга була.

Саескан :ярар .мин карап торам

Тәрбияче: Беренче конвертны ачып карыйк.  Монысы куяннан  Буталган саннарны дөрес итеп тезәргә(саннарны тезәләр),нинди сан күрсәтәм шул санда сикерергә.(балалар эшлиләр)

Саескан : Булдыргыз ,хәзер икенче хатны ачып карыйк ,бу аюныкы

Тәрбияче:Аю нәрсәләр кушты икән ? Төремкәйнедә ваттым,миңа таякчыклардан өй төзеп күрсәтегез, (балаларның эшнен күзәтә). Шул чак күк күкри ,яңгыр ява башлый,балалар яңгырдан качалар

Уен:”Үз өеңне тап” (геометрик фигуралар)

Саескан: булдырдыгыз бигрәк уңган балалар булдыгыз ,өченче конвертны ачабыз,бүренеке

Тәрбияче :Нәрсә  кушты микән  балалар?  Җәймәмне бизәп куегыз (Геометрик фигуралрны тезү) Рәсемдәге хаталарны тап

Саескан : Булдырдыгыз .Соңгысы төлкене.

Тәрбияче Төлке бик хәйләкәр инде нәрсәлә кушты икән.Табышмак, Үзе түгәрәк ,тәгәридә ,сикерәдә.  Нәрсә микән бу балалар, (туп), шигырь сөйләргә. Балалар туп  нинди формада соң әле ул ? (түгәрәк) Балалар әйдәгез”түгәрәк “дигән җырны җырлыйбыз,саескан синдә безгә кушыл

Җыр :Түгәрәк    (ишектән тәлке килеп керә)

Төлке: Бигрәк тәмле инде йомры икмәкнең исләре, аю,бүре ,куянны алдап качтым әлә, хәйләкәр бит инде мин.     Саескан безнең кушканнарны үти алдылармы?

Тәрбияче: бер генә бирем калды төлке ,балаларның уйнаганын карап торы

 Уен: Киресен әйт (туп белән уен)

Тәрбияче :балалар сезнең кушканнарның барысында үтәделәр,сез йомры икмәккә тимәгез инде. Әйткән сүздә торырга кирәк

Төлке :Ярый инде ,бик ашыйсы килсәдә,тимим йомры икмәккә,мин хәйләкәр булсамда үз сүземдә торам ,сау булыгыз.

Тәрбияче: Тукта әле ,бүген бит йомры икмәкнең туган көне. Әйдәгез бергәләп аны котлап “Ак калач “ уйныйк

Уен: “Ак калач”  

Тәрбияче: Балалар безгә кайтырга вакыт, поезд чакыра,бабай белән әби күренми,эзләп йөриләрдер инде. Йомры икмәкне өенә кертеп куябыз ,саескан әби белән бабайга аның кайтканын әйтер .Йомры икмәк белән саубуллашыйк(өйгә кертеп куялар)

Тәрбияче: балалар ,карагыз әле поездның вагоннары дөрес тезелгәнме?

Балала бер –бер артлы тезелеп залдан чыгалар

 Җыр “Поезд из Ромашкино


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математическое развлечение для детей средней гр"Теремок"

Развлечение для детей с родителями "Теремок"...

Конспект математического развлечения в средней группе «Путешествие снеговика»

Конспект математического развлечения в средней группе «Путешествие снеговика»Цель: закрепить умение детей размещать предметы по величине от самого большого до самого маленького. Развивать умение...

Математическое развлечение в средней группе "Ярмарка"

Развлечение направленное на закрепление усвоенного материала...

Сценарий математического развлечения в средней группе

Сценарий математического развлечения в средней группе...

математическое развлечение в средней группе

                   Математическое развлечение в средней группеЦель: Систематизировать представления детей в математическом образовании и развит...

Конспект занятия " Математическое развлечение в средней группе"

Конспект развлечения по элементарной математике «По страницам сказок» для детей 4-5 лет....