"Йомры икмәк" әкияте.
материал (младшая группа) на тему

"Йомры икмәк" әкияте. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әниләр бәйрәмендә сәхнәләштерелгән "Йомры икмәк" әкияте конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk_kiyaten_nilr_byrmen_shnlshteru.docx19.53 КБ

Предварительный просмотр:

Йомры икмәк әкиятен әниләр бәйрәменә  сәхнәләштерү.

Рольләрне башкаралар:

  1. Бабай – Ильяр
  2. Әби – Дилә
  3. Йомры икмәк –Азалия
  4. Куяннар – Диана, Энҗе
  5. Бүре – Б.Камиль, Б.Камиль, Б. Адель
  6. Аю балалары – Мирасов, Самир, Ильмир
  7. Әти аю - Бабнищев
  8. Төлке – Элен
  9. Әкият сөйләүче – тәрбияче

1 нче пәрдә.

Өй янында әби белән бабай эскәмиядә утыралар. Бабай чыбык чистарта, әби бәйләп утыра.

Тәрбияче:

  • Яшәгәннәр ди әби белән бабай. Алар бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә әйтә икән:

Бабай: - Карчык, икмәкпешерер идең?

Әби: - Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: - Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Әби: - Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә.

(Бабай чиләк алып чыгып китә.)

Әби үз алдына сөйләшеп:

  • Канатымны алып, әрҗә төбен, бура почмакларын себереп карыйм әле. И-и, менә, бер-ике уч он да җыеп алдым бит әле.

(Шул вакыт бабай чиләк белән су алып кереп эскәмиягә куя, утын ваклый башлый).

Әби үзенең эшен сөйләп эшли:

  • Кәстрүлгә су, тоз, әзрәк чүпрә һәм җыеп алган онымны салам да, әйбәт итеп туглап камыр басармын. Алла бирса бик тәмле булып пешәр әле, бабакай. Син пичкә яга тор.

Бабай утынын салып пичкә ягып җибәргән кебек була һәм әбигә карап: - Булды бу, карчык, мин кәҗәгә су эчертеп керим  әле. Икмәк пешкәч тә, мине чәй эчәргә чакырырсың. (Чиләк алып чыгып китә).

(Әби табага камырны әвәләп салып пичкә утырта, өйне җыештыргалаган була. Самаварны, чынаякларны өстәлгә куя да иснәнгән булып, тирән сулыш алып:

 -Ай-яй, тәмле ис чыкты!- дип пич янына килә.

- Ай-яй ипекәй ничек кызарып пешкән, әзрәк суынсын әле, -дип, эскәмиягә сөлге җәеп, ипине суынырга куя. (икмәк (Резидә) өй артыннан чыгып тиз генә эскәмиягә барып утыра.)

- Мин бабакайны чакырып керим әле, - дип,әби чыгып китә.

Йомры икмәк (Азалия) эскәмиядән сикереп тора, киерелә дә:

  • Суынсын дигән булалар. Алар мине ашарга телиләр ахрысы? Хәзер менә, шушында үземне ашаганнарын көтеп ятыйммы? Качыйм әле үзләреннән.

2 нче пәрдә.

Урман күренеше.

Түгәрәк икмәк урманда җырлап йөри:

  • Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым

Үземне ашатмадым.

Чыршы төбеннән икмәк каршына куяннар килеп чыга.

Куян (Диана): -  Ай-ай, куркыттың. Син кем буласын?

Куян баласы (Энҗе): - Безнең урманда нишләп йөрисен?

Йомры икмәк:- Кем,кем дип  торасың. Түгәрәк икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Куян:- Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле ис тә аңкый үзеңнән. Ммм, ашыйм әле мин сине.

Йомры икмәк:- Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, ә сездән куян, качам да качам инде. (Чабып китә. Куян аның артынныан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына бүреләр килеп чыга.

1 нче бүре: Булатов Адель: - Бу нинди хайван? Син кем буласын?

2 нче бүре (Б.Камил): Безнең урманда нишләп йөрисен?

3 нче бүре (Рәис): Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып ашыйкәле үзеңне!

Йомры икмәк: - Куып тотсгыз  ашарсыз. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнән бүреләр, качам да качам инде. (Чабып китә. Бүреләр аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына аюлар килеп чыга.

1 нче аю баласы (Мирасов Ислам): - Әти, монда кемдер бар. Мин куркам!

2 нче аю баласы (Ильмир): - Хайван дисәң хайван түгел, кем соң син?

Әти аю:  -Бу нәрсә инде тагы? Хайванга охшамаган. Үзеңнән бик тәмле ис килә? Ашыйк әле  без сине!

Йомры  икмәк: - Ашамыйча гына торыгыз әле менә! Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым,бүреләрдән дә качтым, ә сездәнаюлар, качам да качам инде. Куып тотып карагыз әле менә. (Чабып китә. Аюлар  аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Йомры икмәкнең каршысына койрыгын болгап төлке килеп чыга.

Төлке (Элен): - Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдә дус булабыз!

Йомры икмәк: - Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкән дә. Әле мин җырлый да беләм. Менә тыңла:

  • Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда  басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Куяннан да качтым,

Бүредән да качтым,

Аюдан да качтым,

Үземне ашатмадым.Ә син, төлке, миңа бик ошыйсың!

Төлке: - Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы бер җырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минеп колакларым бик ишетеп бетерми.

Тәрбияче: -Йомры  икмәк җырларга гына җыена, төлке авызын зур итеп ача башлый, ләкин

төлкенең  хәйләсен аңлап ала һәм тизрәк йөгереп китә. Йомры икмәк ашыга –ашыга әби-бабайсы янына кайта!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

Йомры күмәч

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам                  ...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль.

Йомры икмәк әкияте буенча  ачык шөгыль....

“Йомры икмәк әкияте –геометрик фигуралардан”

Дети из геометрических фигур ,составляют любимую сказку " Колобок"...