Габдулла Тукай әкиятлэре буенча театральләштерелгән күренеш сценарие “Өч теләк”
проект (младшая группа)
Музыкальный руководитель МАДОУ детский сад №6 «Солнышко» г Дюртюли РБ Шакирьянова Эльза Римовна
Cценарий театрализованного представления «Три желания»
по сказкам Габдуллы Тукая для детей старшего дошкольного возраста.
Өч теләк
(Г.Тукайның “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” һәм
“Су анасы” әкиятләре буенча)
Ошбу спектакль-уенда уйнар өчен Малай белән Кызга, Былтыр-Җегеткә, Күбәләккә, Бал кортына, Кәҗә илә Сарыкка, Су анасына, Шүрәлегә, урман ияләренә һәм Алтын балыкка махсус киемнәр кирәк булачак.
Җиһазлар: уенчык чәй тәлинкәләре, самавыр, балта, бүрәнә.
Бизәлеш: 1-2 нче күренештә - урман (ясалма чыршылар, агач төпләре, чәчәкләр).
3 нче күренештә - бүлмә (татар халык стилендә җиһазлана).
Техник җиһаз: магнитофон.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Уен башында магнитофоннан “Алтын балык” дигән җыр яңгырый. Малай белән кыз татар биюен бииләр, җырның кушымтасына кушылалар:
Алтын балык, алтын балык, алтын балык,
Уйный суда, уйный суда, алтынланып...
Янә татар халык көе яңгырый.
Сәхнәдә Алтын балык (кыз бала) пәйда була.
Алтын балык: Сез чакырдыгыз, мин килдем.
Малай белән Кыз: Исәнме, Алтын балык.
Малай: Син шундый матур, ягымлы балык.
Кыз: Без синең акыллы икәнеңне дә, һәммә нәрсәне эшли алганыңны да беләбез.
Алтын балык: Рәхмәт. Мин сезнең өч теләгегезне үти алам.
Кыз: Безнең бик тә, бик тә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләренә сәяхәт кыласыбыз килә.
Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, әмма шундый шарт белән: хәзер шигырь сөйлим, әгәр сез ул шигъри өзекнең кайсы әкияттән икәнен дөрес әйтсәгез, шул әкият дөньясында пәйда булачаксыз. Тыңлагыз:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Малай белән Кыз: Бу «Шүрәле» әкиятеннән.
Алтын балык: Бик дөрес. (Ул шулай ди дә кинәт юкка чыга).
Магнитофоннан урман шавы, кошлар сайраганы ишетелә.
Күбәләкләр, бал кортлары «очып» килә.
Татар халык көе яңгырый, күбәләкләр, бал кортлары бииләр.
Беренче күбәләк:
Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Бал корты:
Ак, кызыл, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Икенче күбәләк: Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,
Киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Икенче бал корты:
Бик куе булганга, монда җеп-пәриләр бар диләр, Т
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.
Бал кортлары белән күбәләкләр, куркыткан булып, очып китәләр.
Кулына балта тоткан Җегет пәйда була.
Малай:
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынын балта берлән тук та тук!
Кыз:
Тукта чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра,
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә.
Малай белән Кыз чыгып китә. Шүрәле пәпда була.
Җегет:
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле:
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бармакларыңны селкет, и Яшь Җегет!
Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
Җегет:
Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын...
Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бер әрчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Шүрәле: Бик авырта кулларым, дустым, зинһар, җибәр...
Ичмасам, әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез!
Кем син? Исмең кем синең?
Җегет: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал: чын атым «Былтыр» минем. (Китә.)
Урман ияләре килә.
Шүрәле:Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине, аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?
Урман ияләре: Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел! И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!
Шүрәле һәм урман ияләре китә.
Татар халык көе яңгырый.
Алтын балык, Малай белән Кыз пәйда була.
Алтын балык: Хәзер сезгә икенче табышмак-шигырь:
Китте болар. Бара, һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Малай: «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Алтын балык: Әйе! (Елмаеп чыгып китә.)
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урман. Бүреләр учак янына тезелешеп утырган.
Кәҗә белән Сарык алар янына килә.
Беренче бүре: Ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да...
Икенче бүре: Менә ничек ит таптык бит боткабызга!
Сарык: Кайгырмагыз, бездә ит күп! (Бүре башын күрсәтә.)
Кәҗә: Микикики! Микикики! Капчыктагы бүре башы бит уники!
(Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.)
Беренче бүре (куркып): Ашау уе качты.
Икенче бүре: Ничек кенә качыйк.
Беренче бүре: Туктагыз, мин тиз генә боткага су китерим. (Китә.)
Икенче бүре: Качты өлкән бүре! Ягез, мин тиз генә аны эзләп килим. (Китә.)
Кәҗә белән Сарык: Качтылар болар, әйдә шәпләп ботка белән сыйланыйк.
Ботка ашыйлар да йокларга яталар.
Кыз белән Малай керә.
Кыз: Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук...
Малай: Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.
Татар халык көе яңгырый. Алтын балык килә.
Алтын балык: Менә сезгә өченче табышмак:
Җәй көне, эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Кыз: «Су анасы» әкиятеннән!
Алтын балык: Бик дөрес! (Елмаеп чыгып китә.)
Малай: Аһ, бәла! Малай тарак чәлдереп чаба.
Су анасы: Качма, качма! Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Бүлмә матур итеп җиһазланган. Ятак. Өстәл. Өстәлдә: самавыр, чынаяк, тәлинкә. Милли ризыклар. Әни өстәл янында чәй эчеп утыра.
Малай (йөгереп керә): Әни, алтын тарак таптым. Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.
Әни, курка-курка гына кулына тарагын ала. Малай чәй эчә дә йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә.
Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә берлән и пычагым кергери?
Су анасы:
Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир!
Бая көндез алып качты синең угълың карак!
Малай: Калтырыйм, куркам, инде мин кайда барыйм?
Әни: Мин сиңа күпме әйттем - тимә кеше әйберсенә.
Малай:
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» - дип, әйберләргә тими башладым.
«Алтын балык» җыры яңгырый. Спектакль - уенда катнашучылар тамашачыларга башларын ияләр.
Тәмам.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.49 КБ |
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая. Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур б...
Театрализованная постановка отрывка из произведения Габдуллы Тукая "Шурале". Муниципальный конкурс мастеров художественного слова, посвященного 133- летию Габдуллы Тукая.
Муниципальный конкурс проходил в центральной городской библиотеке им. Г. Тукая, 22 марта 2019 года....

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты
Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...
Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”
Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...