Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"
консультация на тему

Зямилова Миляуша Галиевна

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләребез, мәк­тәп­кә керер алдын­нан бала инде укый-яза белер­гә тиеш, дип саный. Кайбер мәк­тәп­ләр баланы хәт­та мах­сус имтихан­нар белән кабул итә. Бу сорау бүген­ге көн­дә бәхәс­ле санала һәм һәр­бер мәк­тәп мәсьәләгә үзен­чә карый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balany_mktpk_zerlu_chygysh.docx21.66 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

     Тема: “Баланы мәктәпкә әзерләү”

                       /Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен/

  Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне аңа балалар бакчасы һәм әти-әниләр бирә. Күпләребез, мәктәпкә керер алдыннан бала инде укый-яза белергә тиеш, дип саный. Кайбер мәктәпләр баланы хәтта махсус имтиханнар белән кабул итә. Бу сорау бүгенге көндә бәхәсле санала һәм һәрбер мәктәп мәсьәләгә үзенчә карый.

Баланың мәктәпкә әзерлеге берничә күрсәткечтән тора:

1.Физик яктан әзерлек.

   Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзер-лекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала. Физик әзерлек өчен җаваплылык тулысынча әти - әнигә һәм балалар табибына йөкләтелә. Бала тудыру йортыннан алып мәктәпкә кергәнче бала зур физик үсеш юлы үтә. Һәр бала да сау сәламәт бу-лып тумаска мөмкин. Күп кенә ата – ана беренче урынга баланың сәламәтлеген ны-гытуга, булган авыруларны мәктәпкә кергәнче,  я бөтенләй дәвалап бетерергә, я өлешчә генә булса да уңай якка үзгәртергә тырыша. Бу максаттан чыгып түбәндәге чараларны үткәрү зарур.

*Балалар табибы белән һәрдаим элемтәдә булу.

*Авырган очракта авыруны мөмкин кадәр ахырына кадәр дәвалау. Ягъни хроник авыруга әйләндермәү.

*Шифаханәләрдә дәвалану.

*Дөрес туклануга әһәмият бирү.

*Спорт белән шөгыльләнү.

*Гаиләдә уңай психологик халәт, дуслык тудыру.

*Балага бары уңай яктан үрнәк күрсәтү.

   Шулай ук көндәлек режимны тоту, аны бозмау әһәмиятле. Балалар бакчасына йөргән балалар киенә, савыт-сабаларны дөрес куллана, билгеле вакытта йокларга ятарга, вакытында иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш ашарга, уйнарга, саф һавада йөрергә өйрәнгән. Шул ук режимны бала мәктәптә дә төгәл үтәргә тиеш. Дөрес оештырылган көн  – сәламәтлек нигезе. 6-7 яшьлек бала тәүлегенә 11-12 сәгать йокларга тиеш. Төнге йокы балага алган белемнәрен системалаштырырга, стресслардан арынырга ярдәм итә. Көндезге йокы да бала өчен мәҗбүри.

2.Шәхси әзерлек.

  Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек су-рәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәк-тәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.

*Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызык-сындыру зарури.

*Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.

*Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе.

*Башлаган эшне ахырына җиткерү.

*Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.

*Мәктәп,  «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.

3.Акыл әзерлеге.

Баланың иң беренче мөгаллиме -  ата-ана.

  Гаиләдә әти - әни эчкерсез, еш аралашырга,  сөйләшергә ярата икән, бала да шул сыйфатларны үзенә ала.Сөйләшергә яраткан бала күзәтүчән, кызыксынучан, кеше-ләр белән тиз аралашучан булып үсә.Шуңа күрә баланы мәктәпкә әзерләгәндә аның әйләнә-тирә дөньяга күзаллавын киңәйтергә кирәк:

  1. Ни өчен ел фасыллары үзгәрә?
  2. Агачлар ничек үсә?
  3. Кешегә ни өчен баш, борын, колаклар кирәк?
  4. Ни өчен төрле халыклар була?
  5. Син нинди һөнәрләр беләсең?
  6. Әгәр урамда берәр кеше егылса, син нишләр идең?
  7. «Туган тел» шигырен кем язган? һ.б.

        Шундый сорауларга җаваплар эзләү баланың фикерләү сәләтен үстерә, логик фикер эшчәнлеген арттыра. Сорауларга җавапларны төрле китаплардан, белешмә-ләрдән, интернет челтәреннән табарга мөмкин.

     Балалар һәрвакыт күп сораулар бирергә яраталар.  Әти - әни иренмичә җавап бирсә, бала акыл ягыннан югары үсешкә ия була.

     Бала тууга аның белән авазларны бозмыйча, ягъни олылар белән сөйләшкәнчә сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә кирәк. Баланың авазларны бозып сөйләшүе   4-5 яшькә төгәлләнергә тиеш. Әгәрдә дөрес, ачык итеп сөйләшергә өйрәнмәсә, баланы киләчәктә укуында зур хаталар, кимчелекләр көтә. Үз вакытында яхшы специа-листларга күренү, һәм ярдәм кулы сузу балага яхшы киләчәк фаразлый.

     Баланы мәктәпкә әзерләгәндә: «Әйдә укыйк әле», - дип түгел, ә бәлки «Әйдә уй-ныйк әле», - дияргә кирәктер. Кечкенә нарасый уен аша, кубиклардан иҗек, сүз тө-зергә өйрәнә. Бала ата-ананың укуын ишетеп үсергә тиеш. Бер үк әсәрне бала әллә ничә тапкыр тыңларга теләве бар. Бала шулай акыл эшчәнлеген баета. Хәтер, уй-лау, фикерләү сәләтен үстерә. Матур әдәбият әсәрләрен сөйләргә өйрәнә. Сөйлә-мендә тулы һәм ким җөмләләр куллана башлый.

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра.

Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсе-тергә ярамый.

Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әни кирәк!" дигән темага ата- аналар җыелышы

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналар юыелышы үткәрү өчен материал...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары. Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелә. Җыелышты чыгыш ясау өчен кулланырга мөмкин....

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

ldquo;Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш....

Ата-аналар җыелышы: "Мөстәкыйль тормышка беренче адым"

баланың балалар бакчасына яраклашуы мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик-педагогик культурасын арттыру....