"Әни кирәк!" дигән темага ата- аналар җыелышы
материал (младшая группа) на тему

Залалиева Разина Шамилевна

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналар юыелышы үткәрү өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_kirk.docx16.47 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы

Әни кирәк!

        Максат.

  1. Ата – аналарны “адаптация», «адаптация чоры» дигән төшенчәләр белән таныштыру.
  2. Ата – аналарга үз балаларын аңларга, аларның сәламәтлекләре турында кайгыртырга ярдәм итү.
  3. Гаиләдә матур, дөрес аралашу атмосферасы тудыру кирәклегенә төшендерү

        - Хәерле кич, хөрмәтле әти – әниләр! Ниһаять, без көткән очрашу килеп тә җитте. Сез бу очрашудан үзегез өчен кызыклы һәм кирәкле мәгьлүмәт алып китәрсез, дип ышанам. Ә без, үз чиратыбызда, сездән төрле теләкләр, киңәшләр, бәлки кисәтүләр дә ишетербез.

        Бүген без сезнең белән бераз уйнап та алырбыз, бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле турында да сөйләшербез. Шулай итеп, очрашуыбызны башлап җибәрик.

        Стенага беркетелгән язуларга игътибар итегез әле. Аларда “әйе”, “юк”, “бәлки” дигән сүзләр язылган. Хәзер мин сезгә берничә сорау бирәм, ә сез җавабыгыз туры килгән бер язу янына басасыз һәм үз җавабыгызны аңлатасыз. Кем мин биргән тупны тота, шул ни өчен бу вариантны сайлаганын аңлатып бирергә тиеш була.

  1. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә белем һәм тәрбия мөһим роль уйныймы?
  2. Баланы балалар бакчасына йөртмичә, өйдә генә тәрбияләргә мөмкинме?
  3. Балага яшьтәшләре белән аралашырга кирәкме?
  4. Баланы җәзасыз гына тәрбияләп буламы?

(ата-аналарнаң җаваплары тыңлана)

  • Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

        Ә хәзер минем сезгә Америка философы Дэвид Льюисның “Ничек сәләтле бала үстерергә?” дигән киңәшләрен укып китәсем килә.

*Мин баланың сорауларына намуслы һәм түземле итеп җавап бирәм.

*Мин баланы ничек бар шулай итеп яратам.

*Мин беркайчан да балам башка балаларга караганда начаррак, дип әйтмим.

*Мин көн саен балам белән бергә булыр өчен вакыт табам.

*Мин балама кызыклы урыннарны күрсәтергә тырышам.

*Мин балама шәхес булырга ярдәм итәм.

        Шушы акыллы, гади киңәшләрне сез дә тормышта бала тәрбияләгәндә кулланырсыз дип ышанып калам.

        Хөрмәтле әти-әниләр, бакчада баланы тәрбияләүдә зур рольне тәрбиячеләр уйный дисәм, минем белән ризалашырсыз дип уйлыйм.

        Хәзер мин сезгә яңа бирем тәкъдим итәм. Сез “Тәрбияче нинди булырга тиеш?” дигән темага инша языгыз. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә. (Әти-әниләр язалар)

        - Әйдәгез, сезнең язмалар белән танышыйк.

        Язмалар укыла, фикер алышына, нәтиҗә ясала.        

        - Рәхмәт, минем дә сезгә әйтер теләкләрем бар. Без, балаларны әти – әниләреннән кабул итеп бакчада алып  калганда, сау һәм саләмәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, температурасы югары булса, без баланы алып калырга тиеш түгел. Авырудан сәламәтләнеп килгән баланы табиб биргән справка нигезендә генә кабул итәбез. Бу безнең өчен -  төп кагыйдә. Шулай ук, баланың уңайлы өс киеме, аяк киеме, алмаш киемнәре булырга тиеш. Чөнки төрле вакыт була: балалар тирләргә, юешләнергә мөмкин. Бу очракта баланың сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, без аның киемен алыштырабыз. Кайвакытта авыр хәлдә дә калгалыйбыз, чөнки алмаш киемнәре булмый.

        Баланы һәрьяктан үскән, мөстәкыйль, иҗади һәм сәламәт  шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп максатыбыз. Моңа ирешү өчен эшебезне түбәндәгечә оештырабыз.

        Эшчәнлекләр буенча презентация ярдәмендә чыгыш ясау.

        - Безнең төркемгә йөрүче һәр баланың әти-әнисе бар. Ятимнәр юклыгы безне бик куандыра. Бала өчен әти-әнидән дә газиз һәм кирәкле кеше юк. Сез бит баланы яклаучы да, саклаучы да, юатучы һәм иркәләүче – назлаучы да. Һәрвакытта сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәп, балаларыгызның куанычларына сөенеп яшәргә язсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләреб...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары. Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелә. Җыелышты чыгыш ясау өчен кулланырга мөмкин....

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

ldquo;Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш....

Ата-аналар җыелышы: "Мөстәкыйль тормышка беренче адым"

баланың балалар бакчасына яраклашуы мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик-педагогик культурасын арттыру....