Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
консультация на тему

Зямилова Миляуша Галиевна

    Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар тудырырга тиеш.
        Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarnyn_logik_fikerlu_slten_usteru.docx19.42 КБ

Предварительный просмотр:

           Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү
                         (Ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар тудырырга тиеш.
       Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.
Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Балагызга 14 яшь тулыр да, анда олы кешеләргә хас булганча фикерләү барлыкка килер дип уйлау зур хата. Баланың логик фикерләвен мәктәпкәчә яшьтән үк үстерергә кирәк. Кечкенә балага логик фикерләү нигә кирәк соң? Эш шунда, балада һәрбер яшь этабында, этажлап йорт салган кебек, алдагы яшь этабы өчен кирәк булган психик функцияләр үсеш ала. Бала мәктәпкәчә яшьтә үзләштергән белемнәр, күнекмәләр аның мәктәпкә укырга кергәч белем алуы һәм сәләтләре үсеше өчен нигез булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән күнекмәләрнең иң мөһиме – логик фикерләү күнекмәсе, икенче төрле әйткәндә "акыл белән уйлап эш итү сәләте”. Мәктәпкәчә  яшьтә логик фикерләү ысылларын үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.
        Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә.  Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.
Әти-әниләр алдына иң еш килеп басучы сорау: "Баланы нәрсәгә өйрәтергә һәм ничек өйрәтергә?”  Күпчелек очракта әти-әниләр балаларын төрле түгәрәкләргә, студияләргә йөртә башлыйлар, төрле үстерешле уеннар алып кайтып бирәләр, баланы укырга, санарга өйрәтә башлыйлар. Ә кирәкме соң боларны эшләү?
Баланың логик фикерләве  3 стадиядә формалаша:
•    күрсәтмәле-гамәли (наглядно-действенный);
•    күрсәтмәле-образлы (наглядно-образный);
•    сүзле-логик (словесно-логический).
      Иң кечкенә яшьтә баланың дөньяны танып белүе хәрәкәт аркылы һәм тоемлау органнары аркылы башкарыла. Бала һәр предметны тотып карарга омтыла. Чын мәгънәсендә бала дөньяны "тотып карап таный”. Предмет белән күбрәк хәрәкәт башкарган саен , бала аның үзлекләре турында күбрәк төшенә. Бу фикерләү төре – ул сынаулар һәм хаталар ысулы. Кулына эләккән һәр предметны сабый кабып, тешләп карарга, аны бәрергә, әйләндерергә тырыша. Бала предметны тотып карап өйрәнгәндә, аны рәсеме буенча өйрәнүгә караганда, предмет, аның үзлекләре турында күбрәк төшенә, күбрәк информация ала икәнлеге ачыкланган. Шуңа күрә балагыз дөньяны тизрәк танып белергә өйрәнсен дисәгез, аны үзегезнең эшкә җәлеп итегез: ул сезгә бар эшегездә "булышсын”. Әлбәттә, баланың эшендә хаталар бик күп булыр, ләкин ул шулар нигезендә дөнъяны танып белергә өйрәнә.
Фикерләү үсешенең икенче баскычына бала 3-4 яшьтә ирешә һәм ул 6-7 яшькә кадәр дәвам итә. Бу чорда баланың фикерләве күрсәтмәле-образлы була. Бала әкренләп предметның үзе белән хәрәкәтләр башкарудан предмет образлары белән эш итүгә күчә. Бала инде күпмедер тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул хәзер предметны күз алдына китерә ала, предметны алмаштыручылар белән эш итә белә. Мәсәлән, бала кулындагы кубик – машинага, таякчык – кашыкка әйләнә һ.б. Бу яшьтә баланың фантазиясе зур үсеш ала. Баланың фантазиясе зуррак булган саен, аның фикерләү дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була. Бик күп әти-әниләр балаларына алып кайтып бирә торган буяу(раскраска) китаплары бу яшьтәге бала өчен зыянлы да булырга мөмкин. Чөнки бала барысын да өлге(шаблон) буенча гына эшләгәндә, аның үзенең фикерләү сәләте үсми.
     6-7 яшькә җиткәндә бала инде күп предметларның исемен белә, аның сүзлек запасы зур була. Ул инде абстракт төшенчәләр белән эш итә һәм гомумиләштерә белә. Бу яшьтә баланың фикерләве өченче стадиягә – сүзле-логик фикерләүгә күчә. Мәсәлән, 3 яшьлек балага "диван” дип әйтсәң, ул залда торучы предметны күз алдына китерәчәк. Ә 6-7 яшьлек бала аны шундый ук үзлекләргә ия булган мебель рәтенә кертеп куячак. Чөнки балада инде абстракт фикерли белү нигезләре формалашкан була. Бу яшьтәге балаларда предметларның, күренешләрнең гомуми характеристикасы формалаша. Тик балада ясалма юл белән сүзле-логик фикерләү булдыру кирәкми. Бала төрле уеннар, күнегүләр аша, проблемалы  ситуацияләр тудыру аша үзе шушы фикерләү этабына ирешергә тиеш.
       Һичшиксез, баланың әйләнә-тирә дөнья турында күзаллавын үстерү, баланы санарга, үлчәргә, исәпләргә һ.б. өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта баланы логик фикерләргә, дөньяны мөстәкыйль танып белергә өйрәтү бик мөһим. Бала информация алырга, синтезларга, анлизларга, тирә-юньдәге предметларны, күренешләрне чагыштырырга, нәтиҗәләр чыгарырга һәм закончалыкларны ачыкларга, гомумиләштерә һәм конкретлаштыра белергә, төшенчәләр һәм күзаллауларны классификацияли белергә тиеш.
     Шушы максатларны күздә тотып, без бу уку елында зурлар-мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән логик уеннар уйнау белән  шөгыльләнәчәкбез. Балалар логик уенга өйрәтү максатыннан төрле интеллектуаль уеннар уйнаячак: "Пифа-гор”, "Танграм”, "Колумб йомыркасы”, "Монгол уены”, "Вьетнам уены”, "Тыл-сымлы түгәрәк” уены, хәтерне, игътибарны үстерүче лабиринт, логик домино, дидактик уеннар "Артык предметны тап”, "Нәрсә җитми”, "Квадратны тутыр”, "Исәпләп тап”, "Кибеттә”, башваткычлар, табышмаклар чишү һ.б. Шушы уеннар балаларның фикерләү сәләтләрен үстерергә булышыр дип ышанып калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларның логик һәм математик сәләтләрен үстерү

Балаларның логик һәм математик сәләтләрен үстерү(дидактик материал  буларак стена чыгышлары кулланам)...

Балаларның логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

Логик фикер йөртә белү сәләте булачак мәктәп укучыларына да һәм безнең көн өчен дә актуаль. Яхшы логик фикерләү, үсешле фикер йөртә белү сәләте, һәрбер балага да кирәк. Чөнки логик фикерләү, мәктәптә ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләреб...

"БАЛАЛАРНЫҢ ЛОГИК ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ"

Ата-аналар өчен консультация...

Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары. Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелә. Җыелышты чыгыш ясау өчен кулланырга мөмкин....

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

ldquo;Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш....