Балаларның логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
консультация на тему

Хабибуллина Зульфия Рафгатовна

Логик фикер йөртә белү сәләте булачак мәктәп укучыларына да һәм безнең көн өчен дә актуаль. Яхшы логик фикерләү, үсешле фикер йөртә белү сәләте, һәрбер балага да кирәк. Чөнки логик фикерләү, мәктәптә керә торган, математика, химия, физика, грамматика һәм башка мәсьәләләр нигезендә ята. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл logika_ata_analar_ochen.docx19.27 КБ

Предварительный просмотр:

Балачак – ул бөтен психик процессның интеллектуаль үсеш чоры, тирә – юнь белән танышуны тәэмин итү мөмкинлеге.

Мәктәптәге уку программасын уңышлы үзләштерер өчен, балаларга күп белү генә аз, шулай ук эзлекле һәм исбатлы уйларга, логик фикер йөртә белергә дә кирәк.

Логик фикер йөртә белү сәләте булачак мәктәп укучыларына да һәм безнең көн өчен дә актуаль. Яхшы логик фикерләү, үсешле фикер йөртә белү сәләте, һәрбер балага да кирәк. Чөнки логик фикерләү, мәктәптә керә торган, математика, химия, физика, грамматика һәм башка мәсьәләләр нигезендә ята. Шулай булгач, балалар гади логик ысулларны иртәрәк үзләштерсә, мәктәптә өлгерешен югары дәрәҗәгә күтәрәчәк. Укуда гына түгел, хәттә тормышта да төгәл нәтиҗә, нигезле эш йөртә белүчеләр, эзлекле һәм каршылыксыз фикер йөртә белүчеләр, тотрыклы уңышка ия була.

Логик фикер йөртә белү сәләте астында балаларның мөстәкыйль рәвештә гади логик эшләрне башкару (анализлау, синтезлау, чагыштыру, берләштерү, абстрагирование, конкретлаштыру, классификацияләү, нәтиҗәле уйлау), шулай ук логик операцияләрнең составлары (кире кагу, инкарь итү һәм раслау) керә.

Логик фикерләү сәләте үз-үзеннән формалаша алмый. Аның өчен педагокларның, ата-аналарның һәм балаларның максатлы һәм системалы эш алып бару кирәк. Нихәтле эшне иртәрәк башласан (уенар һәм кызыклы биремнәр аша), шул хәтле бала киләчәктә зур уңышларга ирешә ала.

Логик фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшне 2-3 яшьтән дә башласан була.

Ул чорда балалар бөтен әйберне хәрәкәт аша үзләштерәләр. Шуңа күрә биремнәр күрсәтмә-хәрәкәтле булырга тиеш. Өч яшьтәгеләргә (кул һәм күзләр белән уйлый торганнарга) биремнәрне хәрәкәттә башкарыла торганнарны сайларга кирәк. Мәсәлән, предметларны һәм уенчыкларны категория буенча тезәргә, рәтне дәвам итеп , чираттагы картинкаларны куярга. Бик мөхим биремнәрне төрләндерергә, балалар бер урында утырмасын өчен, ә йөгереп, биремдәге бирелгән фигураларны һәм предметларны урындыклар буенча таратып эшләргә.

Уенлы бирем мисаллары:

  1. Предметларны группа буенча бүлү – гомуми классификация. Ике группадан башлап, мәсьәлән җиләк -җимеш һәм савыт-саба, аннан яшелчәләрне, уенчыкларны, кием салымны һәм башканы өстәргә.
  2. Предметларны һәм уенчыкларны билгеләре буенча аеру (төсе, үлчәме һәм нинди материаллардан алар ясалган)
  3. Өлешләрдән бер бөтенне җыю. Катыргыдан шакмакларны өлешләргә кисеп, балаларга аларны җыярга тәкъдим итү. Геометрик фигурыларда төрле хайваннарны һәм предметларны төзү (чыршы яки өй). Пазлллар да логик фикер сәләтен үстерүдә зур әхәмияткә ия.

4-5 яшьтәге балалар образлар аша уйлыйлар. Шуңа күрә логик фикерләү сәләтен үстерүче уеннар, күрсәтмә - образлы характер йөртергә тиеш. 4 яшьтәге балаларны образлы үзләштерүгә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә уеннар картинкылар яки схемалы рәсемнәр кебәк була ала. Балаларны мөстәкыйль рәвештә төрле эшләү ысулларын тапсын өчен, биремле уеннарны төрләндерергә омтылырга. Җавабы әзер булгач, нәрсәгә шулай эшләгәнен аңлатырга кушу.

Уенлы бирем мисаллары.

  1. Калган группага туры килми торган предметларны яки картинкыларны эзләү (яшелчәләр, җиләк-җимешләр арасыннан, йорт җиһазлары – уенчыклар арасыннан һәм башкалар.
  2. Ритмны һәм бер-бер артлыкны өйрәтү. Башта балаларга рәсемне дәвам итәргә яки рәтне төзеп бетерергә тәкъдим итү (түгәрәк, шакмак, түгүрәк, шакмак, түгәрәк, .......... яки агач, чәчәк, агач, чәчәк, агач, .........) биремнәрнең мәъгнәсен аңлый башлагач авырыракка күчәргә була. Рәттә җитмәгән фигураны табу (ике фигурыдан башлап биремеәрне авырайту)
  3. Картинкаларны бер-бер артлы тезү (мәсьәлән: орлык, үсентек, бутонлы чәчәк, әчелгән чәчәк)
  4. Табышмаклар да, логик фикерләү үстерүдә зур әһәмияткә ия. Балаларга аларны укырга һәм үзләренә уйлап табырга кушу.

Алты яшьтәге һәм зуррак балалар аңда уйларга сәләтле, ягъни сүзле логик биремнәрне үзләштерергә. Рәсемнәр һәм образлардан аерылып, биремнәрне “аңда” чишү сәләтен үстереп, биремнәрне күбрәк телдән эшдәргә күнектерү.

Уенлы биремнәр мисаллары:

  1. Кирәк сүзне эзләү. Антонимнарны табу : коры – юешь, биек - .....(тәбәнәк). Яшәү урыннарын күрсәтергә тәкъдим итү (эт – будка, кош – оя), яки эш эшчәнлеген күрсәтү (укытучы - укыта, табиб – тазарта, пешекче – ашарга әзерли)
  2. Төрле таблицаларны тутыру да логик фикерләү өчен яхшы тренировка булып тора. Баштарак таблица 9 ячейкыдан да күп булырга тиеш түгел. Аларны төрле биремнәр ярдәмендә, билгеле тәртип буенча, төрле фигуралар белән тутырырга мөмкин. Мәсьәлән: алдан шакмак булып, вертикалҗ рәттә буш ячейкыда нәрсә буларга мөмкин. Горизонталь рәттә бөтен фигуралар кызыл булып, шакмаклар нинди төстә булырга тиеш.  
  3. Өстә уенары, шашка һәм шахматы уеннарына өйрәтү, логик фикерләү сәләтен яхшы үстерә.
  4. Күреп алынган яки укылган буенча фикер алышу, үзенә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирү. Мәсьәлән: нигә малай шулай эшләгән, һәм нәрсәгә ул китереп чыгарга мөмкин.
  5. Әйләнә тирәдәге предметларның һәм күренешләрнең үзенчәлекләре буенча, логик нәтиҗәләр ясау. Мәсьәлән: шырпыны утка китерсән нәрсә була?

Ул уеннарны рәхәтләнеп уйнаганда, балалар үзләре өчен бик мөһим тәҗрибә туплаганнарын (ягъни истә калдыру, логика, игътибарлылык һәм күз алга китерү сәләтен үстерү) сизми дә калалар. Балаларны уйнаганда өйрәтү, уен шатлыгыннан әкренләп уку шатлыгына күчәргә омтылырга кирәк. Мәктәптә уку шатлыклы булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларның логик һәм математик сәләтләрен үстерү

Балаларның логик һәм математик сәләтләрен үстерү(дидактик материал  буларак стена чыгышлары кулланам)...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

"БАЛАЛАРНЫҢ ЛОГИК ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ"

Ата-аналар өчен консультация...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү»

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибәм белән уртаклашу.Бурычлары: Тәрбиячеләргә сөйләм теленең үсешен, актуальлелеген төшендерү;Тәрбиячеләрнең...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү

ldquo;И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята...