Баланы мәктәпкә әзерләү
консультация (подготовительная группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Ата-аналар өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshe_uz_tormyshynda_bernich_cheterekle_mizgel_kicher.docx15.85 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен чыгыш.

Тема:”Баланы мәктәпкә әзерләү”

  Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти торышын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр.

     Баланы мәктәпкә әзерләү чорында ике зур проблема килеп туа. Бу хәл баланың ата-анасына да, укытучыларга да тынычлык бирми, зур проблема булып тора. Моның берсе – укый белми торган бала, икенчесе – укырга теләмәгән бала. Бу ике очрак та өлкәннәрнең үзләре тудырган проблема, чөнки ата-ана психологик яктан белемле булырга омтылмый. Тәрбиягә кагылышлы барлык мәьсәләләрне дә мәктәп хәл итәргә тиеш, дип саный.

 Психологиядә “сензитив чор” дип аталган вакыт бар. Әгәр бу чор ата-ана тарафыннан үтәлми калган икән, димәк, шәхесне формалаштыру җиңелдән булмаячак, кимчелекләр дә булырга мөмкин. Сезнең Маугли турында да, Һиндстаннан Амала белән Камала турында да ишеткәнегез бардыр. (Искә төшереп алу зарур). Бу балалар, гади кешеләр арасында яши башлагач та, тәрбиячеләр никадәр генә тырышсалар да, нормаль кеше булып формалаша алмыйлар.

“Чананы – җәйдән, ә арбаны кыштан әзерлә”, дигән мәкальне дә без балаларны тәрбияләүдә куллана алабыз. Беренчедән, баланың сөйләме, дөньяны, әйләнә-тирәне танып белүе яшенә туры килергә тиеш. Икенчедән, баланың кеше арасында үз-үзен тота белүе шарт. Ул инде нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын аера белергә тиеш. Өченчедән, баланы мәктәп тормышы җәлеп итәрлек итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Класска аяк атлап кергәнче, ул укуның кирәк икәнен танырга тиеш.

Кагыйдә буларак, ата-ана, көнләшә-көнләшә, үз баласын күрше баласы белән яисә яшьтәшләре белән чагыштыра башлый. “Фәләннең улы инде хәрефләрне таный. Нишләп минеке һаман шуны да белми икән…” Гадәттә, әлегедәй чагыштырулар бала файдасына булмый. Күбрәк мактау сүзләре әйтергә тырышыгыз. Ә менә күргәннәр турында бала белән сөйләшү, бергәләп китаплар уку, рәсем ясау, яңадан-яңа әкиятләр уйлап чыгару тормышка, белем алуга кызыксыну уятачак. Аралашу аркылы 6–7 яшькә бала шактый сүзлек запасы туплый.

Шундый хәлләр дә була: бала укырга өйрәнә башлаган, тик уку аңа авыр бирелә. Авырлыкны ничек җиңәргә икәнне аңламаган сабый, төрле сәбәпләр табып, укуны икенче планга куя башлый. Нишләргә соң? Минем сезгә киңәшем шул: бала белән бергә укыгыз. Ягъни, бер битне – ул, икенчесен сез укыйсыз, әгәр авыр булса, эшне җиңеләйтегез, бер юлны – ул, икенчесен сез укыйсыз.

Мәктәпкә әзерләү чорында башны эшләтә торгән күнегүләр дә эшләү файдалы.

Бервакытта да исегездән чыгармагыз! Әгәр сез балага күп вакытыгызны бирәсез икән – бергә укыйсыз, савыт-саба юасыз, идән юасыз, чүп утыйсыз, маллар карыйсыз – сезнең гаиләдә тынычлык хөкем сөрәчәк. Балагыз үзен чын шәхес итеп тоячак. Ул башка вакытта да сезнең кушкан эшне рәхәтләнеп башкарачак. Аның укуы да уңышлы барачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү....

Ватаны сакчылары көненә бәйрәм иртәсе(мәктәпкә әзерләк төркемендә).

Сценарий праздника посвященного дню защитника Отечества с детьми подготовительной к школе группе на татарском языке....

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Тема:"Баланы мәктәпкә әзерләү"

Ба­ла мәк­тәп­кә керер алдын­нан бил­геле бер күләм­дә әзер­лек­кә ия булыр­га тиеш. Әзер­лек­не аңа балалар бак­часы һәм әти-әниләр бирә. Күп­ләреб...

Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү.

quot;Баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе буларак бәйләнешле сөйләм үстерү"...

Родительское собрание "Баланы мәктәпкә әзерләү"

Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне аңа балалар бакчасы һәм әти-әниләр бирә. Күпләребез, мәктәпкә керер алдыннан бала инде укый-яза белергә тиеш, дип ...