Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.
консультация на тему

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру буенча консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmt_trbiyase.docx18.25 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар.

Без бүген “Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру” дигән тема буенча семинарга җыелдык. 

Хезмәт тәрбиясенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Хезмәт-дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул.

Хезмәт- кешенең үзенең, башка бер шәхеснең яки кешеләр җәмгыятенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатына юнәлтелгән аңлы эшчәнлеге.

Хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга өйрәтелергә тиешле төп бурычларның берсе булып тора. Хезмәт тәрбиясе бирү элек тә, хәзер дә бик актуаль.

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмияте бик зур: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар.

“Хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя”.( А.С.Макаренко)

                                                   Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары                  

                                                 Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә

                                                 ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә

                                                 ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап

                                                 билгеләнәчәк.                         (А.С. Макаренко)

Үзенең эчтәлеге буенча хезмәт 4 төргә бүленә:

  1. Хуҗалык-көнкүреш хезмәте
  2. Табигатьтә хезмәт.
  3. Кул һәм сәнгать хезмәте.
  4. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү.

Хезмәткә күнектерү балалар бакчасында бик мөһим һәм алыштыргысыз этап. Нинди генә эшчәнлек булмасын, бигрәк тә хезмәт, ул бездән күнекмәләр булуны сорый. Хезмәт әхлак тәрбиясенең чарасы булсын өчен балага хезмәт турында сөйләп кенә булмый, без аларны хезмәткә тартырга, кызыксындырырга, аларның ярдәменә мохтаҗлыгыбызны күрсәтергә тиешбез. Шуңа күрә без үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез. Хезмәт эшчәнлеген рациональ оештыру максатыннан, кечкенә балалар белән төрле сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз, курчакларның күлмәкләрен, кирәк-яракларын һәм уенчыкларны юабыз, өлкәннәрнең эшен күзәтү максатыннан экскурсияләргә йөрибез. Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле нәрсәләр белән кызыксыну даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Хезмәт тәрбиясе биргән вакытта ул системалы алып барыла, һәрбер нагрузка баланың яшь һәм индивидуаль үзенчәлеген күз алдында тотып эшләнелә, занятия вакытында мотивация, кызыксындыру чаралары кулланыла.

Үзебезнең балалар бакчасында без хезмәтнең төрле формаларын кулланабыз:

  1. Табигать почмагында хезмәтне оештыру: гөлләргә су сибү, яфракларын, тузаннарны сөртү, яз көннәрендә суганнар утыртып аларны карап үстерү.
  2. Прогулка вакытында хезмәт күнекмәләрен формалаштыру: кош оялары, җимлекләр кую, аларга көндәлек җимлек салу, участокны тәртиптә тоту, уенчыкларны җыю, юу.
  3. Занятие вакытында хезмәтне оештыру: занятигә материаллар әзерләү, эшләп бетергәннән соң өстәлне тәртипләп калдыру, чиста-пөхтә итеп эшләү.
  4. Режим моментларында балаларны хезмәткә тарту: көндәлек дежурлар билгеләү, аларны пөхтәлеккә өйрәтү. Зур балаларның үз урыннарын җәеп-җыештыру, урамга чыккан вакытта олы балаларның кечкенәләренә булышуы аларны хезмәткә өйрәтә.

Хезмәт ярдәмендә бала ник? ни өчен? нәрсәгә? ничек? Дигән үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба. Бала үзеннән –үзе кайбер кагыйдәләргә төшенә:

  1. Һәр кешенең кичектереп булмый торган үз эшләре бар.
  2. Башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерергә кирәк.
  3. Эшләп бетергәннән соң үзеңнең артыңнан һәрвакыт җыештырып алырга.

Әгәр бала шушы 3 кагыйдәгә төшенсә, ул инде хезмәт тәрбиясе белән таныш дигәнне аңлата.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыруны кече яшьтән үк башлау отышлы....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Әти-әниләр өчен консультация: Балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру

Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр   белән  туа,  ләкин  аның нинди  булып үсүе  тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык  үзенчәлекләре, тирә-юньдәге  кешеләргә һ...