Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.
план-конспект занятия по математике (младшая, средняя, старшая группа) по теме

Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна

Катнаш төркемдә

төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_matem.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

 

 Тема: Төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Программаның эчтәлеге: 

2 нче кечкенәләр төркеме:

  • 5 кә кадәр санарга өйрәтү;
  • Төсләрне белүләрен ныгыту; вак моториканы ныгыту;
  • Сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Уртанчылар төркеме:

  •  5 эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне дәвам итү, тәртип санын һәм микъдар санын аеру;
  •  “Ничә”, “Ничәнче” сорауларына җавап бирү.
  •  Геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат турындагы белемнәрен ныгыту, уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Мәктәпкә әзерлек төркеме:

  • Үрнәк буенча санауны ныгыту, уңайга һәм кирегә санауны  камилләштерү;
  • Арифметик мәсьәләләр төзеп чишәргә өйрәтүне дәвам итү, мәсьәләнең җавабын язу һәм уку;
  • Мисаллар чишкәндә нинди математик билге (+ яки -) язуны билгеләргә өйрәтүне дәвам итү;
  • Игътибарлыкларын арттыру.

Белем бирү өлкәләретанып белү, иҗтимагый- коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау. Акыл бабай курчагы, үрдәк уенчыклары (әнисе һәм биш баласы), төсле коробкалар,  борчаклар (папье - маше ысулы белән ясалган) , төлке һәм әтәч битлекләре,  санлы карточкалар, төсле карандашлар, магнитлы такта, магнитлы саннар, ноутбук, презентация.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче. Балалар карагыз әле, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Исәнләшик әле.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Ә хәзер бер- беребезгә карап елмаейк та, бер- беребезнең кулларын тотыйк. Сездәге яхшы кәеф иптәшләрегезгә дә күчсен!

1. Балалар игътибар белән тыңлагыз да сорауларга җавап бирегез. Бүген атнаның нинди көне була? Иртәгә нинди көн була? Ә кичә нинди көн иде? Хәзер кайсы ел вакыты? Кыш айларын әйтеп бирегез әле? Көз айлары нинди?  

2. Балалар, бүген безгә кунакка Акыл бабай килгән. Ул бик күп белә икән. Акыл иясе булганга аны Акыл бабай дип атаганнар.

Акыл бабай. Исәнмесез балалар!

Балалар. Исәнмесез, Акыл бабай!

Акыл бабай. Балалар мин инде картаеп киләм. Шуңа күрә белем сарае ачкычын акыллы, күп белүче балаларга тапшырасым килә. Сезне бик тырыш балалар дип ишеткән идем. Ләкин белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә. Белем сарае ачкычы салынган тартмамны алу өчен, сезгә бик тырышып барлык сорауларга да дөрес җавап бирергә кирәк. Менә сезгә биремнәр китабы (күрсәтә). Ә мин сезнең җавапларны игътибар белән тыңлап торырмын.

Тәрбияче. Ярый бабай. Балалар, Акыл бабайның серле китабын алыйк әле. (беренче битне ача). Анда үрдәк   ясалган. Без хәзер сезнең белән үрдәк бәбкәләрен суда йөздереп уйныйбыз.(Икенче кечкенәләр төркеме өчен уен.)  Гадел белән Галия (зурлар төркеменнән) безгә зәңгәр шакмаклардан елга төзеп күрсәтерләр.(балалар зәңгәр шакмакларны парлап елга ясыйлар)

Тәрбияче: - Гадел, син шакмакларны ничек итеп тездең?

  • Мин шакмакларны парлап тездем.
  • Галия  шакмаклар ничә пар булды?
  • Шакмаклар биш пар булды.
  • Әдилә (зурлар төркеменнән), бу шакмаклар нинди геометрик фигурага ошаган?
  • Квадрат фигурасына.
  • Алсу(мәкт. әзерлек төркеме) шакмакларны икешәрләп санап күрсәт әле, зинһар өчен.(Алсу саный: 2,4,6,8,10)

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер кыска хикәя төзим: “  Биш бәбкәсе белән бер үрдәк яшәгән (өстәлгә   әни үрдәк белән 4 бәбкәсен куя һәм икенче кечк. төркемендәге балаларга бирә.) Алинә бер үрдәк бәбкәсен алды (бер үрдәк бәбкәсен Алинәгә бирә). Икенчесен Алмаз алды. (Алмазга бирә), өченчесен Динария алды (Динария үрдәк бәбкәсен ала), дүртенчесен Рүфинә алды. Үрдәк елга буена килә дә бәбкәләрен чакыра.

- Зәринә, үрдәк бәбкәләрен ничек итеп чакыра икән?( “Бак-бак-бак”). Алинәдәге үрдәк бәбкәсе әнисе янына “йөзеп” килә.( Алинә бәбкәне елгага “куя”), аннан икенче бәбкә “йөзеп” килә (Алмаз бәбкәне елгага “куя”).

  • Ничә үрдәк бәбкәсе әнисе янына йөзеп килде?
  • Ике.
  • Үрдәк тагын бәбкәләрен чакыра. Ничек итеп чакыра ул аларны? (Балалар: бак-бак-бак) Ни өчен чакыра икән Ислам?
  • Чөнки барлык бәбкәләре дә әниләре янына килеп бетмәде.(Динария үрдәк бәбкәсен “елга”га куя)
  • Барысы ничә үрдәк бәбкәсе әнисе янына йөзеп килде? (Өч).
  •  Ә ничек итеп өч булды ул?
  • Чөнки, Динария тагын бер үрдәк бәбкәсен куйды. Рүфинәдәге үрдәк бәбкәсе дә әнисе янына йөзеп килә. Хәзер ничә бәбкә булды Ралинә? –Дүрт булды. -Ә ничек итеп дүрт булды соң ул  Ралинә? -  Чөнки, Рүфинә тагын бер бәбкәне куйды.
  •  Барысы да килеп беттеме?(Әйе, барысы да.)

Тәрбияче: - Үрдәк дүрт бәбкәсен ияртеп елгага киткән, ә бер бәбкәсе  адашып өйдә калган булган. Ул соңрак  килеп кушылган. Бу үрдәк бәбкәсе ничәнче булып килеп кушылган? Хәзер безнең үрдәк бәбкәләре ничә булды, әйдәгез саныйк әле!(Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр төркеменнән теләге булган балалар килеп саныйлар.)

Ял минуты. “Үрдәкләр” уены.

3. Тәрбияче. Балалар икенче биткә карыйк ( анда саннар ясалган).

  Балалар, Акыл бабай сезгә кызыклы бирем җибәргән, әйдәгез өстәлләр янына күчеп утырыйк әле (мәктәпкә әзерлек төркеме һәм зурлар төркемендәге балалар өстәл артына утыралар.) Һәр балага биремле карточкалар өләшенә, алар мөстәкыйль эшлиләр.)

 Уртанчылар һәм кечкенәләр төркемнәре белән эшләү.

Тәрбияче борчаклар салынган кечкенә тартманы ала, аның төсен һәм формасын сорый (балалар тартманың нинди төстә икәнен һәм квадрат формасында икәнен әйтәләр). Тәрбияче тартманы эчендә әйбер барлыгын балалар ишетелерлек итеп селки. Балалар тартмачык эчендә нәрсә барлыгын белергә тырышалар. Тәрбияче тартмачыкны ача да, борчак бөртекләрен ала, балалар: “Бер, ике, өч, дүрт, биш” дип саный бара. Тәрбияче   балалардан: “Бу бөртекләрне чүпләр өчен ничә үрдәк бәбкәсе йөгереп килергә тиеш?” – дип сорый. Балалар: “ Биш”, - дип җавап бирәләр.

Тәрбияче әни үрдәкне  ала да бөртекләргә якын китерә, шул вакытта бер бөртекне яшереп өлгерә: “Берсен ашады, тагын ничә калды?”-

 “ Дүрт”.- “ Үрдәк тагын бер бөртекне чукыды, барысы ничә бөртекне ашады?”- “Икене”.- “Ашаганнан әзрәк калдымы әллә күбрәкме?”-

 “ Күбрәк”. Үрдәк калган өчесен дә ашый, һәм балалар бер бөртек тә калмавын әйтәләр.

 Бер бала барысына да тартмачыклар таратып чыга, балалар кызыксынып селкетеп карыйлар (һәр тартмачык эчендә бишәр  борчак салынган). Тәрбияче үрдәк белән рәтләр буенча йөри һәм әле бер баланың, әле икенче баланың тартмасыннан  борчаклар чүпләтә, ә балалар ничә  борчак калганын әйтә барырга тиеш.  

 Ял минуты. 2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре белән“Төлке һәм әтәч”сүзле уенын уйнау. М.Ф. Кашапова “Иң татлы тел- туган тел” 282 бит.

 Кечкенәләр төркеме һәм уртанчылар төркеме балаларына Акыл бабайның серле тартмасыннан бүләк бирелә һәм алар чыгып китәләр.

Тәрбияче зурлар һәм мәктәпкә чыгучылар төркемнәренең  биремнәрне ничек үтәүләрен тикшерә. (Һәр бала үзенең нинди  сан буявы, санның саннар рәтендәге урыны, санның күршеләре турындагы сорауларга җавап бирә. Берничә бала уңайга һәм кирегә санап күрсәтә). 

4. Китапның алдагы битен ачалар (Анда зур сорау билгесе)

Тәрбияче. Балалар, Акыл бабай бик күп мәсьәләләр белә, сезне сынамакчы була. Экраннан мәсьәләгә туры килгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар бу мәсьәләне чишкәч, җавапны магнитлы тактага магнитлы саннар ярдәмендә язалар. Соңыннан мисалның дөреслеген экраннан карап  тикшерәләр. Шулай ук рәсемгә карап балалар үзләре дә уйлап мәсьәлә төзиләр һәм чишәләр.

5. Ял минуты. Хәрәкәтле уен “Без инде хәзер зурлар”

 Зурлар төркеме балалары белән йомгаклау әңгәмәсе оештырыла.

Аларга Акыл бабайның серле тартмасыннан бүләк алып бирелә, чыгып китәләр.

6. Тәрбияче. Китапның соңгы битен ачабыз, анда микрофон рәсеме. Акыл бабай, бу микрофон нәрсәне аңлата?

Акыл бабай. Сезнең төркемдә балалар матур, дөрес итеп сөйләшергә өйрәнәләр икән дип ишеткән идем. Ә Кукмара радиосына татарча матур итеп сөйләүче кирәк. Иң матур сөйләүчегә конкурс игълан итәм!

(Тәрбияче экраннан рәсемнәр күрсәтә. Һәр бала микрофонга рәсемгә туры килгән тизәйткечне әйтә).

Тизәйткечләр.

 Эчтем, эчтем, су эчтем.

Чәй эчмичә су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә

Бик авыртты шул эчем.

Шакир алган башмагымны

Шаһидә син яшердең.

Соңга калам инде эшкә,

 Башмагымны бирегез!

Без, без, безелдек,

Без бер рәткә тезелдек.

Биибез дә уйныйбыз,

Бер дә оялып тормыйбыз.

Мич башында биш мәче.

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Кара карга баскан карга,

Карга баскан ак карга.

Шул карганы карар өчен,

Карга җыелган карга.

Саран Сара сарыгына

Саный- саный салам сала.

Саран гына сарыгына

Саламны да санап сала.

Акыл бабай. Телләрегез шома икән, тизәйткечләрне бик әйбәт әйттегез. Мәктәптә укып белем алгач сезне Кукмара радиосына эшкә чакырам.Балалар, сез бүген бик тырыштыгыз, дөрес җаваплар бирдегез, матур итеп сөйләдегез. Ә сезгә минем китабым ошадымы соң? Сезгә кайсы биремнәр бик ошады? Сез аны кемнәргә өйрәтер идегез? (Балаларның җаваплары тыңлана). Минем серле тартмамда сезгә бүләкләр бар. Сезгә матур яза, “5”леләр генә алдыра торган тылсымлы ручкалар белән  блокнотлар бүләк итәм.

Балалар. Рәхмәт, Акыл бабай! Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Янсыбы авылы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Катнаш төркемдә

төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.

          

       

 

                                             

                                                             

                                                              тәрбияче Шаймарданова Г.Г.

                                           

 

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

Катнаш төркемдә чыгарылыш кичәсе.

Көй яңгырый. Залга кечкенәләрне җитәкләп мәктәпкә әзерлек төркеме керә. (һәр бала каршында –зурлар өчен кашыклар, кечкенәләр өчен шалтыравыклар ята)...

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру буенча консультация...

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план...