Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план
календарно-тематическое планирование на тему
Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 22.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план
Ай. № | Тема | Программа эчтәлеге | Методик алым | Пособие |
С Е Н Т Я Б Р Ь 1 | Уен: “Чәнечкедән курыкмыйм” | Уч төпләрендә бигуди тәгәрәтү алымын формалаштыру; балаларның зирәклеген үстерү; предметларның төсе һәм зурлыгы белән таныштыру. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Д/у “Чәнечкедән курыкмыйм” |
2 | Әвәләү: “Пирамида” | Боҗралар әвәләү күнекмәләрен формалаштыру һәм аларны сапка кертергә өйрәтү; төсләр белән таныштыру; глазомерны үстерү. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Д/у “Сап һәм боҗралар” |
3 | Көнбагыш орлыгыннан “Керпе” ясау | Көнбагыш орлыгыннан “Керпе” ясау күнекмәләре булдыру; фикерләү сәләтен үстерү; предметларның зурлыклары белән таныштыру. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Д/у “Керпеләр прогулкада” |
4 | Д/у “Могъҗизалы капчык” | Тотып карап предметларны тану күнекмәләрен формалаштыру; тактиль хисне үстерү; балаларның сөйләм телен үстерү. | Аңлату Сорау-җавап күрсәтү | Капчык, шакмак, кечкенә шариклар, таякчыклар һәм башка вак уенчыклар |
О К Т Я Б Р Ь 1 | Бармак гимнастикасы “Яшелчәләр” | Куллар белән “кәрзин” ясауны камилләштерү; бармакларны баш бармактан башлап бөгүне үстерү; балаларның сөйләм телен баету. | Текст ятлау Хәрәкәтләр күрсәтү | |
2 | Лэпбук белән шөгыльләнү | Балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерү; кызыксынучанлыкларын арттыру; дустанә аралашуны булдыру. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Кулдан ясалган лэпбук |
3 | Ярма арасыннан предметларны табу | Балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру; тоемлау хисләрен камилләштерү; вак моторикаларын үстерү. | Аңлату Мактау | Савыт белән ярма, вак уенчыклар |
4 | Таякчыклардан геометрик фигуралар төзү | Уйлап эш итү күнекмәләре формалаштыру; кул хәрәкәтләре координациясен үстерү; балаларның сөйләм телен үстерү. | Аңлату Күрсәтү Булышу Индивидуаль якын килү | Таякчыклар |
Н О Я Б Р Ь 1 | Массажерлар белән күнегүләр | Уч төпләрендә массажерлар белән күнегүләрясау алымын формалаштыру; балаларның зирәклеген үстерү; кызыксынучанлыкларын арттыру. | Аңлату | Массажерлар |
2 | Бармак курчаклары белән уеннар | Бармак уеннары аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; модельләштерү алымын кулланып, предметны тасвирларга өйрәтүне дәвам итү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү. | Бердәм эшчәнлек | Бармак әкияте “Теремкәй” |
3 | Шнурлар бәйләү | Балаларның уйлау-фикерләү, күзаллау сәләтен формалаштыру; вак моторикаларын үстерү аша сөйләм телләрен камилләштерү. | Аңлату Күрсәтү Булышу Индивидуаль якын килү | Шнурлар |
4 | Конструктор төзү | Балаларның уйлау-фикерләү, күзаллау сәләтен формалаштыру; вак моторикаларын үстерү аша сөйләм телләрен камилләштерү. | Аңлату | Конструктор |
Д Е К А Б Р Ь 1 | “Фасольдән узор төшерү” | Тәрбияче әйтүе бенча эш итәргә, фасольләрне дөрес тотарга өйрәтү; бармакларның сыгылучанлыгын үстерү; балаларның кызыксынучанлыкларын арттыру. | Аңлату Күрсәтү Индивидуаль якын килү Бердәм хезмәт | Кызыл һәм ак фасоль |
2 | “Кәгазь белән эш” | Кәгазьләрне бөкли белү күнекмәләрен камилләштерү, үстерү; балаларның фикерләү сәләтен арттыру; төгәл үтәү күнекмәләре булдыру. | Тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне кабатлау | Кәгазь битләре |
3 | Бармак театры “Теремкәй” | Бармакларны чиратлаштырып уйнату алымнарын формалаштыру; балаларның зирәклекләрен, кызыксынучанлыкларын арттыру. | Ятлау кабатлау | Бармак театры курчаклары |
4 | Пластилиннан “Курчакка күчтәнәч” | Балаларның күзаллауларын, фантазияләрен үстерү; дөрес хәрәкәтләр ясап әвәләү алымнарын формалаштыру; вак моторикаларын үстерү. | Аңлату Күрсәтү Индивидуаль якын килү Мактау | Пластилин Такта Курчаклар |
Я Н В А Р Ь 1 | Комда рәсем ясау | Балаларның уйлау-фикерләү, күзаллау сәләтен формалаштыру; вак моторикаларын үстерү аша сөйләм телләрен камилләштерү. | Аңлату Күрсәтү | |
2 | “Төймәләү” | Куллар координациясен формалаштыру; фикер йөртү сәләтен үстерү; вак моторикаларын камилләштерү. | Аңлату Күрсәтү Индивидуаль якын килү | |
3 | “Капкачлы тренажер» | Фикер йөртү һәм күзаллап эшләүне формалаштыру; балаларның зирәклеген үстерү; предметларның төсе һәм зурлыгы белән таныштыру. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Д/у “Капкачлы тренажер» |
4 | Уен “Болын” | Фикер йөртү һәм күзаллап эшләүне формалаштыру; балаларның зирәклеген үстерү; предметларның төсе белән таныштыру. | Аңлату Күрсәтү Булышу | Д/у “Болын” |
Ф Е В Р А Л Ь 1 | Уен “Карусель” | Уен аркылы балаларда төсләрне аеру һәм вак моториканы үстерү күнекмәләрен формалаштыру; сөйләм телен үстерү. | Аңлату | Д/у “Карусель” |
2 | Әвәләү “Пластилинлы мозайка” | Картонга пластилинны учларда тәгәрәтеп ясалган кечкенә шариклар формасында ябыштыру аркылы балаларның вак моторикаларын һәм күзаллауларын үстерү. | Аңлату Бердәм хезмәт | Картон, пластилин |
3 | Д/у “Коры бассейн” | Балаларның вак моторикаларын үстерү. | Аңлату Сүзле биремнәр | Коры бассейн, вак уенчыклар |
4 | Оригами “Бака” | баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерү, игътибарын ныгыту, аның иҗади активлыгын стимуллаштыру | Аңлату Күрсәтү Индивидуаль якын килү | Төсле кәгазь |
М А Р Т 1 | Кызыл һәм ак фасольне аеру | Фасольне төсенә карап аеру күнекмәләре формалаштыру; вак моторикаларын үстерү. | Аңлату Бердәм хезмәт | 2 савыт, кызыл һәм ак фасоль |
2 | “Мәрҗән тезү” | Балаларның вак моторикасын үстерү, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерүләренә ирешү. | Аңлату Бердәм хезмәт | Калын җеп, сәйләннәр |
3 | Уен “Золушка” | Балаларны чеметеп тоту күнекмәләре белән таныштыру; пөхтә эшләргә өйрәтү; куллар координациясен үстерү. | Аңлату Бердәм хезмәт | Төрле ярмалар, термометр савытлары |
4 | “Бармакларга исем кушу” уены | Бармакларны чиратлаштырып уйнату алымнарын формалаштыру; балаларның зирәклекләрен, кызыксынучанлыкларын арттыру. | Ятлау кабатлау | Уң кулыбызны табыйк, Әйдәгез, санап карыйк. Башлыйк чәнтидән, Иң кечтекидән. Чәнти була – бер, Исемсез – ике. Урта бармак – өч Имән бармак – дүрт, Бишенчесе – баш бармак. Әнә нинди зур тармак – Менә биш күпме була, Бөкләгәч йодрык була. |
А П Р Е Л Ь 1 | Лэпбук белән шөгыльләнү | Балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерү; кызыксынучанлыкларын арттыру; дустанә аралашуны булдыру. | Аңлату Күрсәтү | Лэпбук |
2 | Карандаш белән уеннар | Бармак уеннары аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; модельләштерү алымын кулланып, предметны тасвирларга өйрәтүне дәвам итү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү. | Аңлату Күрсәтү | Карандашлар |
3 | “Борчактан көнбагышны аеру” уены | Борчакны конбагыштан аеру күнекмәләре формалаштыру; вак моторикаларын үстерү. | Аңлату Күрсәтү | |
4 | “Манный ярмасы белән уеннар” | Балаларның уйлау-фикерләү, күзаллау сәләтен формалаштыру; вак моторикаларын үстерү аша сөйләм телләрен камилләштерү. | Аңлату Күрсәтү | Манный ярмасы |
М А Й 1 | “Аквариум” | Балаларның бармаклар белән тою күнекмәләрен ныгыту; чисталык кагыйдәләрен саклау; кызыксынучанлыкны арттыру. | Аңлату Күрсәтү | Савыт белән су, уенчыклар |
2 | Башваткыч лабиринт | Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү; уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү. | Аңлату Күрсәтү | |
3 | Чәнечкеле туплар белән массаж | Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту, психологик халәт тудыру | Аңлату Күрсәтү | Чәнечкеле туплар |
4 | Макароннан композиция төзү | Балаларның күзаллау сәләтен, фантазияләрен үстерү; вак моторикаларын ныгыту. | Аңлату Бердәм хезмәт | Төрле макароннар |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2011/11/02/picture-29238.jpg)
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.
Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...
![](/sites/default/files/pictures/2013/11/28/picture-258834-1385656830.jpg)
Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план
Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...
Театраль эшчәнлек буенча перспектив план
Гильманова Эльмира Хайдаровна воспитатель МБДОУ№130 Казань 19.07.2014.Театраль эшчәнлек буенча перспектив план...
![](/sites/default/files/pictures/2018/09/07/picture-675442-1536340355.jpg)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/21/picture-935422-1506012299.jpg)
Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план
Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план...