Катнаш төркемдә чыгарылыш кичәсе.
план-конспект занятия (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Көй яңгырый. Залга кечкенәләрне җитәкләп мәктәпкә әзерлек төркеме керә. (һәр бала каршында –зурлар өчен кашыклар, кечкенәләр өчен шалтыравыклар ята)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл katnash_torkemd_chygarylysh_kichse.docx24.12 КБ

Предварительный просмотр:

Катнаш төркемдә чыгарылыш кичәсе.

(катнаш төркем)

                                   Сахапова Гөлнара  Салих кызы

                                              МБМББУ «Таңбатыр» балалар бакчасы

                                  Тукай районы Күзкәй авылы

Көй яңгырый. Залга кечкенәләрне җитәкләп мәктәпкә әзерлек төркеме керә. (һәр бала каршында –зурлар өчен кашыклар, кечкенәләр өчен шалтыравыклар ята)

1 бала. (кечкенәләрдән)

Китәсез инде мәктәпкә

Зур булып үстегез.

Бик тә безне сагынсагыз

Яңадан килерсез.

2 бала.

Бүген саубуллашу бәйрәме

Мәктәпкә илтә юллар.

Ничек кенә теләсәк тә

Булмас инде кайтулар.

3 бала.

Әти-әни диеп елап

Әкрен генә тәпи атлап

Апаларга елыштык,

Бердәм, күпме елаштык.

Бигрәк нәни идек шул,

Бигрәк бәби идек шул

Инде елллар үтеп китте

Уллар, кызлар үсеп җитте.

4 бала.

Кирәк чакта усал краш та,

Ягымлы сүз дә таптыгыз.

Без китә дип еламагыз,

Апалар! Исән –сау булыгыз!

5 бала.

Бераз гына моңсу да

Шатлыклы да көнебез

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Алда мәктәп, кулда сумка

Куанабыз барыбыз

Барыгызга рәхмәт әйтеп

Без мәктәпкә барабыз.

Көй яңгырый. УМК. Туган телдә сөйләшәбез. 2-3 яшь №6. Балалар көйгә инструментларда уйныйлар.

Тәрбияче: Хөрмәтле әти-әниләр! Әби – бабайлар! Сезнең өчен дә, безнең өчен дә бүген балалар бакчасында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Балаларыбыз, тормыш юлындагы беренче белем баскычын үтеп, зур, мавыктыргыч белем дөньясына – мәктәпкә юл алалар. Кемнәр алар?

Тәрбияче: Әйе, бүген инде сез зур. Ә кайчандыр, беренче тапкыр килгәндә сез бик кечкенә идегез. (һәр бала турында сөйләп китә)

(Музыка яңгырый “Буратино”, залга Буратино керә.)

Буратино: О! Малайлар һәм кызлар! Исә ә-ә-әнмесез!

Нинди хөрмәт белән җыйналдыгыз соң әле сез? Балалар җавап бирәләр.

Мәктәпкә?! Нәрсә калган ул мәктәптә? Нишлиләр соң анда?

(балалар җавап бирәләр) Ә кем өйрәтә соң анда укырга, язарга? Укытучы? Ә мине өйрәтәсе дә юк, мин инде бөтен нәрсәне дә беләм. Менә миндә карагыз нәрсә бар.(акчалар)

Тәрбияче: Ә күпме соң анда, ничә сум ?

Буратино: Күпме дип, күп инде.

Тәрбияче: Санап күрсәт әле Буратино.

Буратино: 1 3 5 4 6 – әй күп инде.

Тәрбияче: Димәк белмисең?

Балалар, әйдәгез ярдәм итәбез Буратинога.

(балалар акчаларны саныйлар)

Тәрбияче: Күрдеңме Буратино, белемле меңне, белемез берне егар дигәннәр бит.

Буратино: Күрәм киләләр,әнә тау башыннан төшеп киләләр.

Тәрбияче: Кемне күрдең кем килә?

Буратино: Кот Базилио белән, лиса Алиса киләләр, хәзер точно егалар мине , акчаларымны алалар, йөгердем мин, басуга барып ачкаларымны утыртып куим әле.

                              (йөгереп чыгып китә)

Тәрбияче: Бик сәер кунак булды бу, кисәк кенә пәйдә булды да югалды.

Балалар мин килгән кеше күрмәдем, бәйрәмебезне дәвам итеп бер җыр җырлыйк әле.

Җыр: Балалар бакчасында. Н.Гайсин сүзләре, Н.Зарипов муз.УМК. Туган телдә сөйләшәбез. 4-5 яшь №3.

Кот Базилио һәм лиса Алиса керәләр.

Алиса: Ну Базилио, бигрәк әкрен инде син. Синең аркада Буратиноны югалттык.

Базилио: Мяу! Син бит, әйдә кафега керәбез, әйдә кафега керәбез. Кердек инде,ашадык, ә түләргә акча юк. Теге бай Буратино кая китте микән?

Б.А.(бергә) Буратино! Буратинооооо!

Алиса: Ай, Базилио, кара әле монда без үзебез генә түгел икән бит. Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!

А.б. Сез нишләп йөрисез, уттай эш өстендә бер эшсез.

Алиса. Базилио: Эшсез, ничего себе эшсез. Кара әле боларны, аларда гына инде эш, үләрсең прямо.

Алиса: Без ме? Менә сез кем буласыз, башта шуны белик әле?

А.б: Тәрбияче.

Базилио: Тәрбияче!? Ә  тагын кемнәр эшли бу балалар бакчасында? (балалар җавап бирәләр)

Алиса: Вот! Сезгә рәхәт монда, балалар бакчасында уйныйсыз, йоклыйсыз, ашыйсыз – санаторий. Ә без, җиргә яхшылык таратып хәлдән таябыз.

А.б: Ничек итеп яхшылык таратасыз соң сез.

Базилио: Менә Буратиноны тапсак, акчаларын талап, әй санап бирербез дигән идек.

А.б: Балалар санады инде, тагын нинди планнар?

Алиса: Буратино белән уйнарбыз дигән идек.

А.б: Әйдәгез әле, башта безнең белән уйнап алыгыз, аннары карарбыз.

Уен: “Санның урынын билгелә” Саннарны тәртип буенча тез. Әти-әниләр ярдәм итәләр, ләкин дөрес тезелмиләр. Балалар төзәтәләр.

              Көй яңгырый, туктауга тезелергә тиеш булалар.

А.б: Сез бит, цифрларны да танымыйсыз икән. Ә Буратиноның кая киткәнен без сезгә әйтмибез, чөнки сез алдакчылар,  уйларыгыз да мәкерле.

Алиса.Базилио: Әй, харап булган әйтмәсәгез, берәр саный белмәгән бала табарбызда, алдап акчаларын алып китәрбез әле, исебез киткән ди.

Алиса: Әйдә Базилио, бу балалар бигрәк күп беләләр, икенчеләрен эзләп килик.

                                           (китәләр)

Җыр: Габдуллина Розалия. Балалар татар биюенә киенә торалар.

Бию: “Шаян бию”

Әби керә.

Әби: И ии собыхан алла, бигрәкләр дә матур бииләр, читтән генә крап тордым.Карале күпме бала җыелган бу бакчага. Шундый матур бәйрәмдә шулай булыр шул. Исән саулармы барчагыз да? Оныкларым өчен сөенеп килдем әле мин дә. Бигрәкләр уңганнар инде үзләре, бигрәк булганнар.Кая әле бер дога кылыйк утырып. Дога кыла. Мин әйтәм, кайчан үсеп җиткәннәр диген ә? Аның болары да бик тырышка охшаганнар.

А.Б. Шулай әбекәй. Инде озакламый боларына да мәктәпкә барасы булыр, күп калмады.

Әби: Балалар, бакчагызның исеме ничек соң? “Таңбатыр”! Тәмле итеп ашаталармы соң үзегезне?

А.Б. Әбекәй, алар үзләре дә оста пешекчеләр, әйдәгез крап китик.

Бию “Пешекчеләр”

Әби: Минем бигрәк тә менә болары белән сөйләшәсем килгән иде. Сез кемнәр соң? 

(балалар үзләре белән таныштыралар, киләчәктә кем булырга теләүләрен әйтәләр)

Әби: Теләкләрегез тормышка ашсын балалар. Ә мәктәптә ничәлегә укырсыз микән соң? (җавап) Ә бишле нинди була ул, язып күрсәтегез әле, балалар.(Язалар) Булдырдыгыз балалар. Ә минем сезгә тагын биремнәрем бар әле. Шуларны чишә алырсыз микән. Дөрес булмаса төзәтегез.(мисаллар язылган кәгазләр тапшыра) Булдырдыгыз әфәрин! Мин балалакайларым кайтым әле, мәктәпкә дә кереп чыгармын, мондый уңган балаларны обязательно 1 класска укырга алыгыз дип директор абыегызга әйтеп чыгам әле. Бигрәк күп беләсез шул, булдырасыз.

(чыгып китә)

Нежной грустью “До свидания!”

Скажем группе мы родной

Мы ведь с ней не раставались

Разве только в выходной!

Здесь строителями были

Докторами и портными.

В нашей спальне сотни раз

Отдыхали в тихий час.

Накрывали стол к обеду,

Изучая этикет,

И в альбомах рисовали

Дом, деревья и рассвет!

И не раз в часы досуга,

Сидя тихо на ковре,

Вместе с книгой побывали

В доброй сказочной стране.

В сентябре другие дети

В группу новую придут,

Ну а мы закроем двери:

Нас дела большие ждут.

“Детский сад»

1.Рано утром детский сад

Малышей встречает

Там игрушки ждут ребят

В уголке скучают

Припев:

Красный мяч, синий мяч

Куклы медвежата

Детский сад, детский сад

Любят все ребята

2. Мы водили хоровод,

Голубей кормили

Поливали огород

Песенку учили.

3.Вот стемнело во дворе

Нам пора прощаться.

С детским садом детворе

Жалко расставаться.

                                        Звучит музыка входит Бармалей.

Бармалей: Аха! Вот вы все где? Здравствуйте детишки, девчонки и мальчишки! Вы меня ждали? (ответы) Я слышал вы куда то уплываете? Нет!? Ааа вы значит улетаете? Нет!? А, вы узжаете? Как нет? Но вы прощаетесь с детским садом, правильно? Я и говорю, сейчас сюда, как лошадка прискачет самолёт и вы на нем поплывёте в свою школу.( по ситуации, ответу детей) А на чём можно плыть? А летать? А ездить можно на чём угодно. Можно ездить на папе, садишся на него и едешь куда хочешь. Ой раз вы такие умные помогите мне разобраться с этими мешками. Там в мешке лежииииит (руку засовывает) такая при такая, большая при большая.... ай! Ну растёт в саду на дереве? (дети перечисляют) А в другом мешке.... растёт в огороде – что? (Перечисляют) Правильно! Но я не знаю сколько их, давайте посчитаем. Девочки будут считать фрукты, а мальчики овощи.

Мы сейчас с вами разделимся и посчитаем, сколько их, в каждом мешочке. (высыпает из мешков в перемешку дети собирают и считают, выбирают какая цифра соответствует)

Бармалей: Я должен быть злой Бармалей, мне с вами так весело, что я даже стал добрым. Эх! Ну ладно уж! Оставлю вам конвертик с сюрпризом, потом откроете и посмотрите, а мне пора. Не шалите в школе, мне все видно, мигом прийду, прививку поставлю, в угол всать заставлю. До свидания ребята!

Ведущая: Ребята! Я, в конверте  нашла какие то буквы, интересно какое слово можно составить из этих букв. Конечно слово МАМА.

               (ребята приглашают своих мам на танец)

                                       Танец с мамами.

Җыр: “Сау бул бакча”

А.Б Кайчандыр сез кечкенә булдыгыз, ә хәзер зур кызлар һәм малайлар. Һәм инде бүген балалар бакчасында соңгы саубуллашу вальсын башкарасыз.

Бию: Вальс.

Торт чыга, балалар шәм өрәләр.

Сүз бакча мөдиренә бирелә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

физик культура һәм матаматикадан катнаш эшчәнлек

Физик культура һәм матемавтикадан катнаш эшчәнлек                    Зурлар төркеме өчен шөгыль кон...

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план...

Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план...