Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!
план-конспект по физкультуре на тему

Сираева Ландыш Илшатовна

Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл katnash_torkemd_fizkultura_eshchnlege.docx25.55 КБ

Предварительный просмотр:

КУЯНГА ЯРДӘМ ИТИК

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Өйрәтү:

-Гимнастик стенкага менәргә һәм икенче гим. стенкадан төшәргә өйрәтү;

-Каршылыклар аша сикерү;

-Гимнастик скамейкада тигезлек саклап йөрү;

-Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;

Сәламәтлек:

-Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү;

Аралашу:

-Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү;

Социальләштерү:

-Кечкенәләргә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;

Музыка:

-Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү;

Атрибутлар: туплар, 2 гимнастик скамейка,  бала санынча обруч, мата, комлы капчыклар.

 

1 өлеш.

Балалар музыка астында залга керәләр.

Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, безгә бүген урманнан Куян килгән.

Куян: исәнмесез, балалар! Мин сездән ярдәм сорап килдем. Минем кызым Йомшаккай урманда йөреп керергә дип чыгып китте дә югалды. Миңа аны эзләп табарга ярдәм итегезче!

Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Моның өчен безгә урманга барырга кирәк. Безнең сәфәр гадәти түгел. Сез каршылыкларны җиңәргә, үрләргә менәргә, куышларга керергә әзерме?

Балалар: Әзер!

Тәрбияче: Әйдәгез, киттек. Куян безгә урманга юлны күрсәтер.

Урманга Йомшаккайны

Эзләргә без барабыз,

Күп кенә каршылыкларны

Җиңәргә тырышабыз.

Тәрбияче: Уңга борылдык! Бер, ике, бер, ике.

Музыка астында бер-бер артлы колоннада бару. Туплар алу.

  1. Туп өстә, аяк очларында атлау.
  2. Туп баш артында, үкчәләрдә атлау.
  3. Туп  ике кулда, куллар алга сузылган,  “ приставной шаг” белән атлау.
  4. Гади адым белән бару. Сулышны тигезләү. Борын белән тирән итеп сулыш алу, авыздан әкрен генә “с” авазын әйтеп һаваны чыгару.
  5. Күнегүләр өчен тезелү.

 

2 өлеш.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле нинди матур алан. Йомшаккайны эзли башлаганчы без көч җыйыйк. Күнегүләр эшләп алыйк.

Туплар белән күнегүләр.

1. Төп торыш: туплар ике кулда аста; 1-2 тупны өскә күтәрү, уң аякны артка кую.

Сузылу; 3-4 т. т. кайту (6-8 тапкыр) 

2. Т.т аякларны җинелчә аеру, туп ике кулда, 1-тупны алга күтәрү; 2- гәүдәне уңга бору; 3-туры басу; 4-т.т.кайту.(6-8 тап)

3. Т.т. – аяклар иң киңлегендә туп аста ике кулда, 1-3- иелү, тупны бер аяктан икенче аякка тәгәрәтү. Т.т. кайту (5-6 тапкыр).

4. Т.т.- аяклар киң итеп куелган, тупны ике кул б-н тоту, куллар өстә, 1-2 уңга иелү, уң аякны алга чыгару, 3 – туры басу, 4 – төп торышка кайту. Сул яккада шулай ук эшләү. (6-8 тапкыр).

5. Т.т балалар идәнгә утыра, куллар б-н артка таяналар, аяклар алга сузылган, туп аяк очында, 1-2- аякларны күтәрү, тупны эчкә тәгәрәтү һәм тотып алу, 3-4- т.т. кайту.

6. Т. т балалар эчләренә яталар, туп ике кулда алларында, 1-2- алга сузылу, тупны алга чыгару; 3-4- т. т. кайту. (6-8 тапкыр).

7. Т. т куллар билдә, туп идәндә, туп тирәли сикерү, 3-4-тап.

Колоннага тезелү, гади йөрү, тупны кәрзингә салу.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, менә нинди дус, тату, өлгер икән сез. Болай булгач, куян кызын табачагыгызга ышанам.

3 өлеш. Төп хәрәкәтләр:

Парлап  эшләү ысулы кулланыла. Зурлар кечкенәләргә ярдәм итә.

Тәрбияче: Балалар, куян кызын сазлыктагы таллар арасыннан эзләп карыйк. Сазлык аша безгә түмгәкләрдән сикереп чыгарга кирәк.  Ике аякта бергә обручтан обручка сикереп бару (2-3 тапкыр)

Куян: Минем кызым күренмәдеме?

Балалар: Юк.

Куян: Бәлки елганың аръягыннан карарсыз? Ләкин сак булыгыз егылмагыз.

Тәрбияче аңлата: гимнастик скамейкадан каршылыкларны җиңеп бару (кулны ян-якка сузып, гәүдәне төз тотып, уртада предмет аша атлау, зурларга башка мендәрчек куела). 

Куян: Минем кызым күренмәдеме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Әллә тауга менеп киттеме икән? Әйдәгез, менеп карыйк. Тәрбияче аңлата: Гимнастик стенкага менү һәм икенче ягына чыгып төшү. Зурлар биегрәк менә. Кечкенәләр менгәндә зурлар ярдәм итә.

Агач артыннан елаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, менә бит Йомшаккай кая булган( агач артыннан уенчык куян ала).

Куян: Рәхмәт, сезгә балалар!

Тәрбияче: Куянкай,  моннан соң әниеңнән башка өйдән чыгып китмә, акыллы бул. Әйдәгез әле, Йомшаккай белән уен уйнап алыйк. 

4 өлеш. Хәрәкәтле уен: “Үз урынынны тап”

Балалар обруч тирәли тезелеп басалар, музыка астында обруч тирәли йөриләр һәм музыка туктагач һәр бала бер обручка кереп баса, бер балага обруч җитми.

 

5 өлеш. Релаксация (тыныч кына урман тавышы, кошлар сайравы  яңгырый)

Тәрбияче: Балалар, без урманга шундый сирәк киләбез. Бу мөмкинлектән файдаланып калыйк. Ял итик, урманның саф һавасын сулыйк. Уңайлы итеп ятыгыз, аякларны бергә, куллар уңайлы итеп куйдык, күзләрне йомдык. Кояш җылыты, тәнебезгә рәхәтлек бирә. Зәңгәр күк йөзендә болытлар ага. Әкрен искән җил безнең битебезне иркәли. Без тирән итеп сулыш алабыз һәм әкрен генә һаваны чыгарабыз. Тәнебез сихәтлек ала, кәеф яхшыра, безнең елмаясыбыз килә. Күзләрне ачабыз, әкрен генә торабыз.

Куян: Балалар, мин сезгә сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Ә сәламәт булу өчен витаминнар да кирәк. Шуңа күрә мин сезгә кишер алып килдем. Сез аны юып ашагыз. Ә без кызым белән кайтып китәбез, рәхмәт сезгә.

6 өлеш: Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең нинди дус, тату, чыдам, батыр икәнлегегезне күрдек. Балалар, сезгә урманга сәяхәт ошадымы? Нәрсә ошады? Йомшаккайга нинди киңәш бирерсез?  Ә хәзер өйгә кайтыйк.  

Колоннада атлап музыка астында чыгып китү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Катнаш төркемдә чыгарылыш кичәсе.

Көй яңгырый. Залга кечкенәләрне җитәкләп мәктәпкә әзерлек төркеме керә. (һәр бала каршында –зурлар өчен кашыклар, кечкенәләр өчен шалтыравыклар ята)...

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план

Катнаш төркемдә вак моториканы үстерү буенча перспектив план...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....