"Патриотик тәрбия бирүдә уеннар"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Шарифуллина Фарзания Халиулловна

Представление практического материала в региональном семинаре по теме: “Формирование активной позиции родителей при осуществлении нравственно-патриотического воспитания дошкольников” на базе МБДОУ детский сад №24 «Росинка» города Елабуги ЕМР.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriotik_trbiya.docx16.04 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

“Салават күпере” 34нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы

Патриотик тәрбия бирүдә уеннар

                                                                                                    Тәрбияче:

Шәрифуллина Ф.Х.


Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга hәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең hәм дәүләтнең иҗтимагый әhәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-Ватанга мәхәббәт хисе; аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау; җәмгыятькә hәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрне хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле.

Ата-бабаларыбызның hөнәрләре, тарихы белән таныштыру балаларны шәхес буларак үстерү өчен зур әhәмияткә ия. Танып-белеп, өйрәнеп, бала үзенең ата-анасын, халкын, милләтен ихтирам итәргә өйрәнә, аның байлыгын, тарихын сакларга омтыла.

Кече яшьтән үк төрле түгәрәк, хәрәкәтле уеннар уйнау, әкиятләр уку, йола бәйрәмнәрен үткәрү, халык hөнәрчеләре белән таныштыру нәниләрнең эчке дөньясын өйрәнүдә төп чыганакларның берсе булып кала.

Бала үсә барып, аның аңында инде башка катлаулырак төшенчәләр иңә, мәсәлән, “дөнья”, “галәм”, “Туган тел”, “Туган ил”, “Туган йорт”, әти-әни h.б. Табигать белән бәйләнгән йола бәйрәмнәрендә катнашу, балаларны татар халкының зур рухи байлыгы булуы, аның акыл белән эш итэ белүе тагын бер кабат инандыра, бу аларда әхлак тәрбиясе бирүдә бер чара булып кала.

Балаларда кече яшьтән үк гражданлык hәм патриотик хисләр тәрбияләү өчен төрле алым чаралар кулланабыз. “Бу нәрсә?”, “Аера бел”, “Калфакны бизә”, “Читекне бизә”, “Рәсемне җый” кебек дидактик уеннар уйныйбыз.

“Читекче”, “Чүлмәк сатыш”, “Башмакчы”, “Яшерәм яулык”, “Түбәтәй”, “Миңлебай” кебек халык уеннарын балаалар бик теләп уйныйлар. Шушы уеннар аша сабыйларда кече яшьтән үк туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялибез.

Балаларның Армия, Ватанны саклаучылар, Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын киңәйтү максатында төрле хикәяләр, шигырьләр укыйбыз. Бу темага “Рәсемне җый”, “Флагны җый”, “Алабуга кунаклары”, “Син кайда яшисең?” кебек hәм башка бик күп төрле дидактик уеннар уйныйбыз.

Киләчәктә дә төрле яңа уеннар аша, җирле hәм милли төбәк өлешләрен кулланып, без балаларда милли аң hәм үзаң, чын граждан булу хисләре тәрбиялибез, нәниләрне татар халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштырып, җәмгыятькә hәм үз халкыңа хезмәт итәрдәй кешеләр итеп тәрбияләрбез дип ышанып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.

Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә....

Презентация "Мәктәпкә әзерлек төркемендә патриотик тәрбия"

Туган җирем – Татарстан,Үзем – Идел баласы.Туган телем – татар теле,Мәккәм – Казан каласы....

Ата-аналар өчен анкета сораулары "Патриотик тәрбия"

Ата-аналар өчен анкета сораулары "Патриотик тәрбия"...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Патриотик тәрбия

Патриотик тәрбия...

Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрнеяклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-а...

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юлларыУрмаем-горурлыгым,Данлы туган төбәгем.Синдәй матур җирне әлеБеркайда юк күргәнем....