Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.
учебно-методический материал (старшая группа) по теме

Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна

Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_trbiya.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.

       Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.

Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.

Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки

шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Кечкенәләр төркемендә һәр төр тереклеккә мәрхәмәтле караш тәрбияләү балага бик якын һәм аңлаешлы әйберләр аша алып барылырга тиеш. Бу, иң беренче чиратта, уенчыкларга кагыла. Җанлы әйберләргә охшаган уенчыкларга (курчаклар, аю, песи, куян һ.б.) бала җанлы әйбергә караган шикелле карый: кызгана, ярата, иркәли, сөя, кирәк чакта ачулана да. Уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү аша балада кешеләргә һәм башка тереклек ияләренә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек хисләре тәрбияләргә була. Уйнаганнан соң уенчыкларын пөхтәләп җыеп куйса, вакытында аларны юып-чистартып торса, бала аның белән озаграк та уйнаячак һәм кайгыртучанрак та булып үсәчәк. Тәрбияче һәрчак бу кагыйдәләрнең үтәлүенә игътибар итеп торырга тиеш.

Уртанчылар төркемендә балаларның табигать белән кызыксынулары тагын да арта, игътибарлылыклары үсә бара. Алар инде табигатьнең матурлыгын күреп кенә калмыйлар, ә аның белән кызыксыналар, төрле күренешләрне аңлатырга, аларга бәя бирергә омтылалар. Бигрәк тә, үсемлекләрнең, хайваннарның кеше ярдәменә мохтаҗ булуларын, балаларның аларга һәрвакыт сак карарга тиеш икәнлекләрен тәрбиячеләр гел аңлатып торалар. Өлкәннәрнең бу өлкәдә нинди эшләр башкаруын күрсәтеп, алар белән кызыксындыралар, чөнки бала барысын да үрнәктә күреп үсәргә тиеш.

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, хезмәт итү, иптәшләренә, өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту да бик мөһим нәрсә булып тора. Зуррак төркемнәрдә балалар күмәк эшләрне үзләре теләп башкарырга өйрәнергә тиешләр. Тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше икәнлеген бала кечкенәдән үк белеп, күреп үсәргә тиеш. Ул һәрвакытта да үзенең яхшы эшләре белән өлкәннәрне шатландыра һәм  нинди дә булса файда китерә алуын күреп, гел шуңа омтылырга тиеш.

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән илебезнең тынычлыгын саклауга, бу тынычлыкны саклаучы солдатлар һәм офицерлар хезмәтенә бәйле сөйләшүләр үткәрү аларда кыюлык, Туган илне саклауга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. Балаларны үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә матур әдәбият әсәрләрен уку, патриотик темага төрле альбомнар, рәсемнәр карау да уңай нәтиҗә бирә.

Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының үзләренә хас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, шул исәптән татар халкының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре һәм Республикабызның иҗтимагый тормыш вакыйгалары, символикасы белән даими таныштырып тору кирәк. Милләтебезнең дини йолалары, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгате һәм архитектурасы, музыка сәнгате белән таныштырып тору да Туган илне ярату хисе тәрбияләргә булыша.

Безнең балалар бакчасында бу өлкәдә эшне камилләштерү һәм системалаштыру максатыннан чыгып, төрле эшләр эшләнә: зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә бәйләнешле сөйләм үстерү өчен перспектив планнар төзелде. Тарихка багышланган кайбер дәресләр һәм гамәли сынлы сәнгать дәресләре интеграль характерда үткәрелә. Балалар Сөембикә манарасы, Казан Кремле һәм башка тарихи урыннар белән танышкач, пластилиннан, үзле балчыктан төрле манараларны, биналарны ясыйлар. Болай эшләү балаларга тарихи урыннарны ныграк хәтердә калдырырга һәм күзалларга ярдәм итә.

Планда шулай ук төрле риваятьләр, легендалар өйрәнү дә каралган. Аларны уку, төрле төсле рәсемнәр белән бәйләп аңлату Татарстаныбызның тарихи урыннары белән таныштырырга ярдәм итә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага б...

Презентация "Мәктәпкә әзерлек төркемендә патриотик тәрбия"

Туган җирем – Татарстан,Үзем – Идел баласы.Туган телем – татар теле,Мәккәм – Казан каласы....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...